Итоговое занятие в подготовительной группе на татарском языке
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Гатина Гузель Хаметхафизовна

Оснеовная образовательная область - познавательная. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yomgak_shog_22.04.2021.docx25.3 КБ

Предварительный просмотр:

 Тема:

«Белем илендә”

Төп белем бирү өлкәсе:

Танып белү

Интеграль белем бирү өлкәләре:

Матур әдәбият, сөйләм телен үстерү.

Яшь үзенчәлекләре:

Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Максат:

Балаларда ФЭМП, башлангыч грамотага өйрәтү шөгылләрендә өйрәнгәнншрне ныгыту.

Танып белү өлкәсе:

20 кадәр һәм киресенчә санауны ныгыту, саннарның күрше саннарын атау, мәсьәләләр төзү һәм чишү, ел фасылларын, айларны, атна көннәрен искә төшерү, саннарны ике өлешкә бүлү, сүзләрне уку, иҗекләргә бүлүне ныгыту, хәрефләрдән сүз төзү, сүзгә анализ ясый белүне ныгыту, нечкә, калын тартык, сузык авазларны аера белүне ныгыту.

Сөйләм үсеше өлкәсе:

Татар телендә тулы  җөмләләр ярдәмендә җавап бирергә күнектерү,  “билге”, “тигез була”, “мәсьәлә”, “мисал” сүзләр хисабына сүзлек запасын баету, капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне әйтә белүне ныгыту, сөйләм телләрен үстерү.

Матур әдәбият

Табышмаклар ярдәмендә улау- фикерләү сәләтләрен, игьтибарлыкларын үстерү.

Методик алымнар һәм чаралар:  

Күрсәтү, сорауларга җавап бирү, уеннар уйнау, әңгәмә, үрнәк күрсәтү, мактау, күмәк, индивидуал җавап бирүләр, командада эш.

Җиһазлау:

Бала санынча саннар, сүзләр, хәрефләр, мисаллар белән бирем, сан язылган өйләр, туп, бүләкләр.

Сүзлек өстендә эш:

Ямьсез, йомшак, юмарт, усал, биек, тәбәнәк, киң, тар, озын, кыска, таза, ябык, яшь, карт, иске, коры,юеш, пычрак, әкрен, ко, куркак, аста, өстә, еш, сирәк.

Алдан үткәрелгән эш:

сөйләм үстерү, грамотага өйрәтү, ФЭМП  шөгелләрендә алдан үткәрелгән шөгелләрнең берничә темасын  кабатлау, индивидуал, күмәк әнгәмә, командалы эш.

Алга таба эш:

 Шөгылләрдә, индивидуал эш вакытында үткәннәрне кабатлау,  көндәлек тормышта ямьсез, йомшак, юмарт, усал, биек, тәбәнәк, киң, тар, озын, кыска, таза, ябык, яшь, карт, иске, коры,юеш, пычрак, әкрен, ко, куркак, аста, өстә, еш, сирәк сүзләрен кулланырга өйрәтү; үз фикерләрен берничә тулы, катлаулы җөмләләр белән әйтергә күнектерү.

Эшчәнлек структурасы:

  1. Кереш өлеш: Хат уку. Ярдәм итәргә кирәклеген ачыклау.
  2. Төп өлеш.
  1. Ел фасылларын, айларын атау.
  2. Атна көннәрен атау, аларның белән мәсьәлә чишү.
  3. 20 кадәр һәм киресенчә саннарны төзү. Күрше саннарын атау.
  4. Мисаллар буенча мәсьәлә чишү.
  5. Саннарны өлешләргә бүлү.
  6. Сүзләрне уку, иҗекләргә бүлү.
  7. Командаларга бүленү. Хәрефләрдән сүз төзү. Төзелгән сүзгә сүз анализын ясау.
  1. Йомгаклау.  

Бүләкләр бирү. Кайсы бирем күберәк ошаганын ачыклау.

.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Бүген безнең төркем өчен хат килде. Беләсегез киләме кемнән ул хат? Ул хат мәктәп директорыннан килде. Укып күрсәтимме сезгә ул хатны? (тәрбияче хат укый). Хатта квест үтәргә тәгъдим  ителә. Квестның беренче биреме табигать почмагындагы фикус гөле янында.

Тәрбияче: Балалар монда табышмаклар, безгә ул табышмакларның җавабын табарга кирәк. (табышмакларның җавабы “җәй”, “кыш”, “көз”. “яз”. Балалар хәрбер ел фасылының айларын атыйлар).

Тәрбияче: Ә бер елда ничә ай?

Балалар: 12

Тәрбияче: 12 айны тәртип буенча саныйк. (балалар саныйлар) Әфәрин! (конверт эчендә яңа бирем)

Тәрбияче: яңа бирем “Йокы туйдыру бүлмәсендә 16 нчы номерлы караватта киләсе бирем” (балалар конверт табалар)

Тәрбияче биремне укый “Ә сез атна көннәрен беләсезме? Атна көннәрен атап чыгыгыз”.  Түгәрәккә басу. Тәрбияче балаларга туп ата һәм бирем әйтә. Мәсәлән: “Атна көннәрен әйт”, “Икенче, бишенче, җиденче.. атна көнен әйт”. Атна көннәре белән мәсьәлә әйтү. Мәсәлән “Бүген пәнҗешәмбе, ике көннән соң без театрга барабыз”, “ Бүген шимбә, кичә безгә кунакка әби кайтты. Кайсы көнне безгә әби кайтты?”, “Бүген чәршәмбе, 3 көннән соң без бакчага барабыз. Кайсы көнне без бакчага барабыз?” һ.б. Бүген атнаның кайсы көне?

Балалар: Пәнҗешәмбе

Тәрбияче: Пәнҗешәмбе атнаның ничәнче көне?

Балалар: 4 нче

Тәрбияче: Димәк, 4 санын эзлибез(балалар эзләп табалар) 4 саны артында бирем язылган “Кибеттә сары коробка эчендә киләсе бирем” (балалар биремне эзләп табалар)

Тәрбияче: Коробка эчендә 18 сан, хәзер 1 дән алып 18 кадәр бер-бер артлы төзелешеп басыгыз. Таралышыгыз, ә хәзер  18 дән алып 1 кадәр басыгыз. (Таралышалар, берничә бала күрше саннарын атыйлар)

Тәрбияче: Кемнең саны артында киләсе бирем? Игтибар белән карагыз әле. (биремне укыйбыз). “Мисал буенча мәсьәлә чишегез” Балалар өстәл артына утырыгыз. Тактада 4 мисал язылган. Шул мисаллар буенча мәсьәлә төзибез. Кем төзи ала? (балалар мәсьәлә төзиләр, җавап бирәләр, өстәл артында кәгаздә мисаллар чишәләр)

     7+1=                       9-4=                    10-7=                          6+3=

Тәрбияче: Саннарны чагыштырабыз, тиешле билгеләр куябыз(балалар эшлиләр)

       10  .   14                       9   .  8                               20   .  10                            14   .   17

Тәрбияче: Әфәрин, биремнәрне дөрес эшләдегез. Кемнең биремнәр язылган кәгазь артында киләсе бирем язылган? (биремне укыйбыз)

6 командага бүленәбез, хәрбер командага сан язылган өй бирелә. Бу өйнең һәрбер катында 2 сан яши, ул саннарны бергә кушсаң өйнең төп саны килеп чыгарга тиеш. Кайсы команда беренче булып һәрбер катка саннарны язып куя шул команда җиңүче була. (өйдәге саннар: 10, 9, 8, 7, 6, 5). Балалар иртәгә атнаның кайсы көне? (Җомга) Ә җомга атнаныч ничәнче көне? (бишенче) Димәк 5 санын эзләгез.( 5 санын табалар, 5 саны артында бирем язылган “ Төркемдә сүзләр таралган, һәрберегез бер сүз алыгыз, укыгыз, иҗекләргә бүлегез, капма-каршы мәгънәсен әйтегез” ).

Ямьсез, йомшак, юмарт, усал, биек, тәбәнәк, киң, тар, озын, кыска, таза, ябык, яшь, карт, иске, коры,юеш, пычрак, әкрен, ко, куркак, аста, өстә, еш, сирәк сүзләрен укыйлар, иҗекләргә бүләләр, капма-каршы мәгънәсен әйтәләр.

Тәрбияче: Әфәрин, балалар, бу биремне дә эшләдегез. Кемнең сүзе артында киләсе бирем язылган? (биремне эзләп табалар “Сандык эчендә киләсе бирем”) (Сандык эченнән конверт һәм бирем эзләп табалар)

Тәрбияче: 4 командага бүленегез, һәрбер команда хәрефләрдән сүз төзи, сүзгә анализ ясый. Кайсы команда биремне беренче эшли, шул команда җиңүче була. Бер-берсенең эшләренең дөреслеген капма-каршы командалар тикшерәләр.

Тәрбияче: Балалар, әфәрин, сез барлык биремнәрне эшләдегез, квестны үтеп бетердегез. Монда сандык эчендә ниндидер хат ята (хатны укыйбыз) Сары цилиндр формасы эчендә сезгә бүләк бар.(бүләк эләшәбез). Балалар сезгә шөгыльдә кайсы биремнәр күберәк ошады? (балаларның җавабы)

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

Муниципаль үзидарә мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

“83 нче санлы гомуми үстерешле балалар бакчасы”

11 нче санлы мәктәпкә әзерлек төркемендә

3 нче кварталда үткәрелгән интегрир йомгаклау шөгыленең

план  конспекты:

“Белем илендә”

(белем бирү өлкәсе “Танып белү”)

Төзеде:

83 нче балалар

бакчасы  тәрбиячесе

Гатина Г.Х.

Түбән Кама, 2020-2021  уку елы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по математике в подготовительной группе на татарском языке

Конспект итогового занятия по математике в подготовительной группе на татарском языке "Лунтикка ярдэм итэбез" (Помогаем Лунтику)...

"Янгыр ява - тып та тып" конспект занятия в средней группе на татарском языке.

Конспект музыкального занятия с целью повторения для средней группы на татарском языке....

сценарий осеннего развлечения для детей старшей-подготовительной группы на татарском языке

Персонажи: взрослые - ворона, художник, осень. Дети- 2 мышки, кукушка, лягушка....

Мероприятие ко Дню Матери в подготовительной группе (на татарском языке).

Выступление детей совместно с мамами помогает достичь  положительной взоимосвязи между ребенком и матерью....

Сценарий новогоднего утренника "Золушка" для подготовительной группы на татарском языке

Сценарий новогоднего утренника для подготовительной группы на татарском языке...