Мероприятие ко Дню Матери в подготовительной группе (на татарском языке).
материал (подготовительная группа) по теме

Выступление детей совместно с мамами помогает достичь  положительной взоимосвязи между ребенком и матерью.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eniler_beyreme_programmasy.docx30.93 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы     “Миляшкай” Олы Кайбыч балалар бакчасы” муниципаль    бюджет мәктәпкәчә белем биру учреждениесе

Әниләр кененә багышланган  «Әнием минем» дигән бәйрәм сценариясе.(Өлкәннәр хәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен).

                                              Тәрбияче: Р.Ф.Гумерова

                           2015 ел.

Алып баручы 1. Хәерле кич, хөрмәтле әниләр!  Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык.

Алып баручы 2.  Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.

1.а.б.  Слова «Мама, мать- одни из самых древних на Земле». Все люди уважают и любят матерей. Словом «Мать» называют и свою Родину, чтобы подчеркнуть , что она по- матерински относится к своим детям. Во многих странах отмечается «День Матери». Люди поздравляют своих матерей и приезжают к ним в гости, дарят подарки, устраивают для них праздник. И мы сегодня собрались здесь чтобы поздравить своих мам.

2.а.б.   Мама- самое красивое, самое нежное слово на Земле.  Лучшего праздника нет на земле, чем День матери. С днем матери спешу поздравить всех, кого зовут прекрасным словом «Мама». Пусть в жизни вам сопутствует успех! Поклон вам, уважения и слава.

Алып баручы 1.  Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

Алып баручы 2. Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык….

Алып баручы 1.  Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнен балаларыгыз!

 

Балалар кереп, тезелеп басалар. (Балаларнын фотолары белән презентация куела)

Балалар шигырь сөйлиләр.

 Күрәсезме бүген кояш

Ничек назлы елмая?

Әниемнең бәйрәмен

Ул да бит көтеп ала.

Встану утром рано

Поцелую маму

Подарю цветов букет         

Лучше мамы друга нет!

 

Әнием, сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын,

Әнием, гомерләрең.

Елмайса йөзеннән аңлыйм
Әниемнең теләген.    
Дөнья кинлегенә тиңлим
Әниемнен йөәген,


Яраткан әниләребезне

Кирәк безгә сакларга.

Аларның ышанычларын

Һәрвакытта акларга.

Әниемнең кызы юк бит,        

Мин әнигә бер генә.                  

Кызы да юк, эше дә күп        

Әнинең берүзенә.        

Әниемнең кызы юк шул,

Мин булышам әнигә.

Аш пешерәм, өй җыешам,

Кер юышам әнигә.

Кибеттән сөт апкайтам,

Ипигә дә йөгерәм.

Әниемнең кызы юк та –

Малае бар бер дигән.

Алып баручы 2. Әйе, әни һәрбер кеше өчен дә иң кадерлесе, иң яхшысы, иң матуры, гомумән, иң – иң тормышта әһәмиятлесе.

– Балалар, кайсыгыз әниегезне җир йөзендә иң кадерле кеше дип уйлый, кулыгызны күтәрегез әле. Әлбәттә, барысы да шулай уйлый. Кадерле, әниләр, балаларыгызның җырын бүләк итеп кабул итегез.

 

Җыр башкарыла.      “Мама дорогая”

Әни җирдә иң кирәкле кеше.

Әниләрнең белик кадерен.

Җил – давыллардан саклап үстерә ул

Кызганмыйча бөтен гомерен.

Җылы наз ул, әнием – синдә генә,

Иркә сүзләр – синең телдә генә,

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең, әнием, теләгең дә!

Люблю тебя мама, за что не знаю.

Наверно за то , что дышу и мечтаю.

И радуюсь солнцу и светлому дню,

 За это тебя, я родная люблю.

За небо, за ветер, за воздух вокруг.

Люблю тебя мама , ты лучший мой друг!

Көн дә ничә тапкыр “Әни” дибез,

Рәхәт тә соң әни диюләр,

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр.

Әни диеп язып куйым,

Йөрәгемнең түренә.

Әни бит ул бер генә,

Белик кадерен генә.

Учларымда кояш минем,

Күңелемдә гел яз минем,

Син булганда янәшәмдә,

Бердәнберем,  газиз әнием!

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бию башкара.

Бию “Поппури”

Алып баручы 1. Ә хәзер, иң кызыгы башлана! Без әниләребезне конкурс программасында катнашырга чакырабыз! Уеннарга актив катнашырсыз дип ышанып калабыз. Ә хәзер безгә ике әни кирәк.

Алып баручы 1. Алдагы бирем “Баш хисапчы” дип атала. Әниләр, акчаларны саный – саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш буласыз.

– Балагызның исеме ничек?

– Балагызның фамилиясе ничек?

– Балагызга ничә яшь?

– Балагызның әтисе ни исемле?

– Балагызның аяк киеме размеры?

– Балагызның туган көне кайчан?

– Балагызның күз төсен нинди?

– Балагыз нинди группага йөри?

– Балагыз ничәгә кадәр саный белә?

Әниләрнең назы белән

Без керәбез һәр көнгә

Кояш кирәк җир йөзенә,

Әни кирәк һәркемгә.

Әни кебек булсам иде! –

Аның назлы сүзләре.

Их, яратам әниемне-

Аның нурлы күзләре.

Дөньяда иң яхшы әни,

Беләсезме, кемнеке?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Ул әни бит – минеке.

 Әни кебек булсам иде!

Гел елмаеп торсам иде.

Тирә – юньгә, әни кебек

Гел нур чәчеп торсам иде!

Мөмкин булса, җыеп  учларыма

Бирер идем кояш нурларын,

Әни кеше генә кочагында

Назлый белә кызын, улларын.

Әнием, син бер генәм,

Иң якыным, гөл генәм,

Дөньяларда иң яраткан

Якын кешем син генә.

Газиз әниләрне котлап,

Җырларбыз да, биербез.

“Бәйрәм белән сине, әни!

Бәхетле бул! – диярбез.

Пусть звенят повсюду песни

 Про любимых наших мам.

 Мы за все, за все родные

 Говорим «Спасибо Вам!»

Алып баручы 2. Ә хезер Зурлар төркеменә йөрүче Курмаева Сабина  дәү әниләргә бүләк итеп җыр башкара.

Җыр: “Дәү әнигә”

Алып баручы 1.  Кадерле әниләр! Без сезгә кечкенә генә бүләкләр әзерләдек. Хәзер шул бүләкләребезне сезгә тапшырабыз. Бүләкләребез көйммәтле, шуңа да иң элек сертификатларын бирәбез, ә инде аннан соң бүләкләрен. Көйгә серле капчык җибәрәм, көй туктагач шуннан бер бүләк сертификатын аласыз да безгә әйтәсез.

Бүләкләр:
1. Дачада киемнәр өчен кечкенә элгеч. (Кадак)
2. Тап бетерүче машина. (Бетергеч).
3. Ерак арага уй – фикерләрне җиткерүче җайланма. (Конверт)
4. Пылесос «Метисам». (Кисточка)
5. Универсаль рюкзак. ( Пакет)
6. Мини-палас. (Кулъяулык)

7. Хрусталь ваза. (Пыяла банка)

8. Яза торган машинка. (Ручка)

9. Электрощипцы. (Кер элгече)

10. Диетик чара. (Сагыз)

11. Күп сөйләшүдән чара. (Пустышка)

12. Уй – фикерләрне теркәүче. (Карандаш)

13. Табак – савыт юучы машина. (Губка)
14. Эмальны ялтырату өчен кулланма. (Теш щеткасы)

Алып баручы 2 Әлбәттә, бу шаярту бүләкләре булды. Ә хәзер, әниләр өчен иң кадерле бүләкләр балалары чыгышы.

Рәхим итеп карагыз.

Зурлар төркеме башкаруында бию “Җырлыйм әнием”

Музыка астында мәктәпкә әзерлек төркеме тозелеп баса.

Җыр: “Әниләр бәйрәме”

Музыка астында мәктәпкә әзерлек төркеме утыра.

Балалар утыралар. Сюрприз моменты. Клоуннар керә.

(Бим белән Бом килеп керәләр)

Бим: Бом, карале, монда нинди күп балалар һәм кунаклар җыелган. Әйдә исәнләш.

Бом: Юк, Бим, әйдә син беренче исәнләш.

Бим: Юк, Бом,  син беренче исәнләш.

Бом: Юк, Бим, син исәнләш.

Бим: Исәнмесез, әбиләр һәм бабайлар!

Нәрсә көләсез, әллә дөрес әйтмәдемме?

Бом: Хәзер, хәзер дөреслим.

Исәнмесез, маймыллар һәм кызлар! Әллә мин дә ялгыштыммы?

Бергә: Хәзер менә шарикларыбызны гына борып куик та. (Боралар, бер – берсенә карашып)

– Исәнмесез, шук малайлар, матур кызлар һәм хөрмәтле әниләр!

Бом: Сез безне таныдыгызмы?

Бим: Мин – Бим булам!

Бом: Ә мин – Бом булам!

Я, әле, әйтеп карагыз әле. (Балалардан әйттерәләр)

Бим: Балалар, сез нинди бәйрәмгә җыелдыгыз соң?

Балалар: Әниләр бәйрәменә.

Бом: Ә сез әниләрегезне яратасызмы соң?

Бим: Әйдә тикшереп карыйк, әниләренә назлы сүзләрне дөрес әйтәләрме икән?

Бом: Хәзер, мин сезгә сүзләр әйтәм, әнигә әйтә торган матур сүз булса “әйе”, яки “юк” дип җавап бирерсез. Шулай итеп башладык.

Бим: Матурым.

Бом: Кечкенәм.

Бим: Мин сине яратам.

Бом: Балам.

Бим:   Һ.б.

Бом: Булдырдыгыз!

Бим: Э хәзер тиз генә физзарядка ясап алыйк.

Бом: Безнең белән тезел рәткә

Ясыйк бергә физзарядка!

Бим: Кулны куйдык үкчәгә,

Тезләргә һәм жилкәгә.

Ян-якка, билгә,өскә,

Көлми торабыз көчкә.

Ха-ха-ха, хи-хи-хи.

Бом: Без бердәм, без көчле,

Күрегез безнең көчне!

Тыпырдыйбыз. Чәбәклибез,

Елмаябыз һәм көләбез.

Бим: Алабыз бер серләшеп,

Биибез бергәләшеп!

Музыка астында бии бии Клоуннар чыгып китәләр.

Балалар музыка астында төзелешеп басалар. Кулларына бүләкләр таратыла.

Булэклэр тараткан вакытта мэктэпкэ эзерлек торкеменнэн Хуснутдинова Карина жыр башкара “До чего же хорошо”

1 Алып баручы:

Бәйрәм бүләксез булмый ул.

Барыгыз да беләсез.

Балагыз  ничек тырышканны,

Хәзер менә күрерсез!

2 Алып баручы:

Нәни куллары белән  ул

Тик сезгә, диеп кенә.

Әзерләде бүләген

Бик зур көч куеп менә.

 

Алып баручы 1. Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге  бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен. Алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.

 

А.Б. 2. На этом наш праздник заканчивается. И мы еще раз поздравляем Вас, милые мамы! И пусть не покидает вас терпение, которое так необходимо сейчас вам всем. И пусть все восхищаются вашей красотой. Ведь вы - самое прекрасное, что есть. Вы – самый красивый, нежный  цветок в мире. До свидания!

«Бәхеттә-шатлыкта” җыры яңгырый


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Игры из бросового материала для обучения детей татарскому языку по УМК».

Одна из важнейших форм обучения детей татарскому языку - игра. Во время игры дети, сами того не замечая, усваивают определенную лексику, овладевают языковыми умениями, речевыми навыками и таким образо...

• Образовательная деятельность по закреплению пройдённого материала УМК по обучению татарскому языку старшей группы "Акбай у нас в гостях"

Конспект занятия по закреплению пройденного материала УМК по татарскому языку по теме “Овощи, посуда, одежда” с детьми старшей группы “Акбай у нас в гостях&rdquo...

• Образовательная деятельность по закреплению пройдённого материала УМК по обучению татарскому языку старшей группы "Приглашение на выпускной бал"

Образовательная деятельность по закреплению пройдённого материала УМК по обучению татарскому языку старшей группы "Приглашение на выпускной бал"...

• Образовательная деятельность по закреплению пройдённого материала УМК по обучению татарскому языку старшей группы "Моя семья"

Образовательная деятельность по закреплению пройдённого материала УМК по обучению татарскому языку старшей группы "Моя семья"...

Конспект по закреплению пройденного материала УМК по татарскому языку с детьми подготовительной группы «Учимся говорить по-татарски»

Закрепление пройденного материала УМК по татарскому языку с  детьми подготовительной группы...