Сценарий праздника 8 марта в национальной (средней) группе «Красота всего мира - в матерях» (на татарском языке)
материал (средняя группа) по теме

 

өньяның матурлыгы – әнкәйләрдә!”

Составили: Шамсутдинова Сирина Абдулловна, Рахимова Лилия Фанисовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8_mart.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

Сценарий праздника 8 марта в национальной  (средней) группе

 «Красота всего мира - в матерях» (на татарском языке)

“Дөньяның матурлыгы – әнкәйләрдә!”

Балалар залга керәләр. Ярым түгәрәк ясап басалар.

Ильяс: Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген

             Балалар бакчасында.

             Әниләрне, әбиләрне,

             Бакчадагы апаларны

             Чакырдык барчасында!

Зилə:  Яз көлə-көлə килə

           Гөрлəвеклəр көлешə

            Биек тауның башларнда

            Ак каеннар серлəшə.

                     Тамчы җырын, кошлар моңын

                      Гүзəл яз алып килгəн

                      Юлларына бөрелəнгəн

                      Умырзаялар тезгəн.

Җыр: «Яз»

А.б: Көннəрне җылытып, алсу нурлар сибүче кояшы, түбəлəрдəн тамучы шаян, көмеш тамчылары белəн бергə күңелле яз киде! Ә сез белəсезме соң, язның иң беренче бəйрəме нинди бəйрəм əле?

Балалар: Әнилəр бəйрəме.

А.б: Әйе, язның беренче бəйрəме – 8 МАРТ. Ул безнең кадерле əнилəребез, əбилəребез, апаларыбыз, сеңеллəребез, матур кызларыбыз бəйрəме. Без сезнең барыгызны да яз бəйрəме белəн котлыйбыз. Сезгə сəламəтлек, гаилə бəхете телибез. Күклəрегез һəрвакыт аяз, күңеллəрегез тыныч һəм шат булсын!

        Альберт: Бүген әниләр көне,

                             Бүген җирдә тантана.

                            Кояш шуңа көлә бүген,

                            Гөлләр шуңа шатлана.

        Раид: Минем əни бик əйбəт

                  Гел көлеп кенə тора.

                 Улым дип əйтеп

                         Сөеп, иркəлəп тора.

А.б: Әни! Шушы кечкенə генə сүзгə ни кадəрле наз, җылылык сыйган. Алар безнең нəни генə шатлыгыбызны да зур итеп күрə белəлəр, кечкенə генə кайгыбызны да иң беренче булып уртаклашалар, шукланып алсак та кичерə белəлəр.

        

Җыр “Әнием, кадерлем”

А.б.: Әйдəгез əнилəрне беренче бəйрəм белəн котлап аларга иң изге, иң матур телəклəребезне, матур сүзлəребезне əйтик əле!        

Даша: Әнием – кадерлем!

Регина: Әнием – якты йолдызым!

Малика: Әнием – бəхетем!

Егор: Әнием – сөеклем!

Адель: Әнием – җимешем!

 Алия: Әнием – алтынным!

Азалия: Әнием – якты кояшым!

Динар: Әнием – йомшагым!

Лейсан: Әнием – җилəгем!

Ясмина: Әнием – чəчəгем!

Камилла Ш.: Әнием – матурым!

        

А.б.: Безне назлап үстергәнгә

Балалар: Әниләр, рәхмәт сезгә!

А.б.: Хәрвакыт эшчән булганга

Балалар: Әниләр, рәхмәт сезгә!

А.б.: Хәрвакыт тырыш булганга

Балалар: Әниләр, рәхмәт сезгә

Татар халык биюе (утыралар)

А.б: Ә хəзер башкарылачак татар халык биюе бу залда утырган барлык əнилəргə бəйрəм бүлəге булсын.

А.б: Ребята, скажите, пожалуйста, за что вы любите своих мамочек? Они у вас какие? (ответы детей: добрая, красивая, ласковая и т.д.).

Егор и Владик тоже хотят поздравить своих мам.

Егор: С праздником сегодня

        Маму поздравляю,

        Крепко я за шею

        Маму обнимаю.

Владик: Самая красивая

             Мамочка моя

             Целый день послушным

             Быть обещаю я.

А.б.: А давайте мы нашим мамам подарим еще одну песенку! (встают врассыпную)

Җыр: «Мамочка моя»

А.б: Әнилəребез кояштай озын гомерле булсыннар. Гел шулай яшь, гөл чəчəклəр кебек балкып торсыннар.

А.б: Әнинең куллары иң-иң йомшак, иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга бөтен кайгыларың югала. Ә «Балам» дип əйтсə очар канатлар үсə. Әйдəгез, əнилəребезнең тавышларыннан танып карыйк.

(Әнилəр белəн уен. Бала əнисен тавыштан танып белə уены)

А.б: Әнилəребез дөньяда иң гүзəл затлар булу белəн бер рəттəн, иң тырыш, бар эшне булдыра торган алтын куллы əнилəр дə əле алар. Алар кайларда гына эшлəмилəр.        Әнилəрегез эштəн бик арып кайталар, өйдə аларга сез ничек ярдəм итəсез икəн, əйдəгез тыңлап карыйк əле:

Зарина: Мин əнигə булышам,

         Табак савыт юышам.

           Чистарган савыт-сабаны

           Шкафларга да куешам.

Лейсан: Гөллəргə сулар сибəм.

           Керлəрне дə юышам,

           Идəнне дə юышам,

           Әнием кебек эш остасы

           Булу өчен тырышам.

А.б.: Ребята, а теперь мы станцуем для наших дам парный танец!

Парлы бию “Становись скорей в кружок”

А.б: Дəү əнием, əбием! Балалар сез дə əйтеп карагыз əле бу сүзлəрне. Нинди матур яңгырый бу сүз! Әни дигəн сүз кебек үк якын һəм кадерле. Сез аларның күзлəренə, кулларына игътибар иткəнегез бармы? Аларның куллары җыерчыклы, лəкин сезне иркəлəгəндə аннан да йомшак куллар юктыр мөгаен.

А.б: Сабыр, йомшак күңелле əбилəребез бүгенге бəйрəмгə килүегез өчен зур рəхмəт! Гел шулай якты йөзле, əмле сүзле булып оныкларыгызны сөендереп, оныкларыгыз сезне сөендереп яшəсеннəр иде...

Регина: Әниемнең әнисе – әбием була минем.

            Әби генә түгел әле, ул минем дәү әнием.

Камилла С.: Я бабуленьку родную очень крепко поцелую

             Ведь бабуленька моя очень-очень добрая!

Песня «Про бабушку»

Яз кызы керə - Ясмина (бер кулында чəчəклəр салынган кəрҗин тоткан, ə икенче кулында зонтик):

        Мин ерактан килдем сезгə, язлар иленнəн

        Урман аланының ал чəчəклəр үскəн җиреннəн.

        Зəңгəр болытлы, Лəйсəн яңгырлары белəн

        Килдем язгы сулар кебек ашкынып.

        Исəнмесез, балалар! Исəнмесез, кунаклар!

        

Балалар һəм алып баручы: Исəнмесез, Яз кызы! Сине бик көттек.

Яз кызы: Белəм-белəм! Сез мине бик яратасыз. Салкын кыштан соң мин җылы, көннəр, йөгерек сулар, Лəйсəн яңгырлар алып килдем!

А.б: Әйдə, Яз кызы, рəхим ит, түрдəн уз! Җылы Лəйсəн яңгырлардан соң җир йөзе яшəреп, шау чəчəккə төренер. Әйдəгез, кызлар, Лəйсəн яңгырын искə төшереп биеп алыйк.

Бию: «Умырзая» (чәчәкләр белəн)

А.б: Ана – изге Кеше. Әнилəребезне челтерəп аккан саф сулы чишмəлəргə тиңлəп була. Чөнки, чишмəлəрне элек-электəн изге урын итеп караганнар. Аларны карап, чистартып торганнар. Әнилəрне дə кадерлик, хөрмəт итик, рəнҗетмик! Аларга чәчәкләребезне тапшырыйк.

Ясмина: Бүген бүлəклəр, чəчəклəр

             Сезгə иң тəмле сүзлəр

             Бер көн түгел, ə ел буе

             Дəвам итсен бу көннəр.

А.б: Кадерледəн-кадерле əнилəребез, дəү əнилəребез, апаларыбыз, сеңеллəребез. Сезне тагын бер кат бəйрəм белəн котлыйбыз! Сезгə зур уңышлар телибез!

(Балалар музыка астында чыгып китəлəр)

Кулланылган әдәбият:

  1. Г.З. Гэрэфиева “Сомбелэне кем белэ?”- Казан. “Хэтер нэшрияты, 2003.-191б.
  2. Ф.Ю.Юсупов, З.Ф. Камалова “Голбакча”.- Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1990.
  3.  Арнольд А. И. «Праздники новые и старые».
  4. Журнал «Дошкольное воспитание», 2002г, №5


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника 8 марта в национальной (средней) группе «Красота всего мира - в матерях» (на татарском языке)

“Дөньяның матурлыгы – әнкәйләрдә!”  Составили: Рахимова Лилия Фанисовна, Шамсутдинова Сирина Абдулловна...

Конспект НОД по формированию элементарных математических представлений, по закреплению пройденного материала по татарскому языку в старшей группе.

Конспект НОД по формированию элементарных математических представлений, по закреплению пройденного материала по татарскому языку в старшей группе....

сценарий утренника,посвященного Дню Матери на татарском языке "Ана боек исем"

В сценарии использованы песни и танцы из УМК дисков.....

Сценарий праздника, посвященного 8 марта для детей подготовительной группы «От всего сердца»

Сценарий праздника, посвященного 8 марта для детей подготовительной группы «От всего сердца»...

Сценарий на День Матери на татарском языке

Сценарий на День Матери для дошкольников старших и средних групп. Мама-самое близкое, дорогое и родное для любого человека. Именно поэтому, праздник День Матери является основным праздником в детском ...