Юллар имин булсын!
план-конспект занятия (подготовительная группа) по теме

Салахова Рузалия Тимершаеховна

конспект НОД

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yullar_imin_bulsyn.doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                          Тема : Юллар имин булсын!

Максат: Балаларның  юл йөрү кагыйдәләрен ничек үзләштерүләрен, юл билгеләрен “укый белүләрен” ачыклау . Светофор төсләрен аера белүләрен ,шуның буенча ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү. Балаларда урамда бер – берсенә карата игътибарлы , ярдәмчел, әдәпле булуларын тәрбияләү, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.

Үтәлү формасы: уен – кичә.

Җиһазлау :юл билгеләре , светофор макеты, юл йөрү кагыйдәләре буенча рәсемнәр, кичәнең исеме язылган плакат, регулировщик рәсеме, уенчык машиналар, 4 жезл.

Сүзлек өстендә эш: , регулировщик, кисәтү билгесе, тыю,күрсәтү,боеру,сервис билгеләре.

Алдан эшләнгән эш: әңгәмә уздыру, рәсемнәр карау, урамга экскурсия, дидактик уеннар уйнау, “светофор” уены, сюжетлы – рольле уеннар уйнау, җыр һәм шигырьләр өйрәнү.

Зал бәйрәмчә бизәлгән, әкрен генә музыка тавышы ишетелә.

Кичәнең барышы:

Алып баручы: Хәерле кич балалар. Кадерле кунаклар.Без бүген “Юллар имин булсын! ” дигән кичәгә җыелдык. Балалар без сезнең белән юл йөрү кагыйдәләрен, җәяүлеләрнең юлда йөрү кагыйдәләрен төрле уеннар, табышмаклар, шигырьләр, җырлар аша кабатлап узарбыз. Ә хәзер балалар автобуска утырырбыз һәм “Юллар имин булсын!  ” оешмасына кунакка барырбыз. (Балалар ясалма автобуска утыралар) Автобуста барган вакытта әйдәгез әле әзрак башларны эшләтеп алабыз.

Табышмаклар:

  1. Бер аяклыдыр үзе

Маңгаенда өч күзе  (светофор)

  1. Арбасы бар, аты юк

Утырсаң – алып китә,

Көче йөз атка җитә.   (машина)

  1. Ике аяклы үгез

Маңгаенда куш мөгез  (велосипед)

  1. Барам,барам, очы юк (юл)
  2. Кылга асылына

Тимергә таяна

Утыртып чаба

Теләсәң кая   (трамвай)

Алып баручы : Ә хәзер , әйдәгез, транспортта үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик, хәтердә калдырыйк.

Балалар :

  • Автобус , трамвайга, троллейбуска арткы ишектән керәләр, алгы ишектән чыгалар.
  • Транспорт эчендә тыныч утырырга, кычкырып сөйләшмәскә кирәк.
  • Өлкәннәргә урын бирергә онытмыйбыз.
  • Ишеккә сөялеп барырга ярамый, чөнки ишекләр ачылып китүе мөмкин.
  • Басып баручылар култыксаларга тотынып барырга тиеш, чөнки автобус кинәт туктарга мөмкин. Егылып китү куркынычы бар.
  • Куллар белән ишеккә тотынырга ярамый, бармакларны яисә кулларны кыстыру куркынычы бар.

Алып баручы: Менә без килеп җиттек “Юллар имин булсын!

 оешмасына ”  . Карагыз әле монда светофор да, юл да бар. Әйдәгез әле светофор утларына ничек хәрәкәт итәргә кирәк, искә төшерик әле.

Балалар:

  • Кузгалма! – ди, кызыл төс,
  • Сабыр ит ! – ди ,сары төс,
  • Атлап кит ! – ди, яшел төс.

(Руль тотып , кызыл төскә йөгереп Кирлемән керә)

Алып баручы : Әнә теге малайга сез игътибар итегез, чыгып бара юл аркылы бер гамьсез! – Светофорда – кызыл ут, көт әле! Ул бара, туктамый, инде хәзер нишлибез? Кире малай син юлда ничек йөрергә икәнен белмисеңме әллә? Күрәсеңме, алда кызыл ут яна.

Кирлемән: Төкерәм Светофорына! Мин бит ирекле.Урамда ничек йөрү – һәркемнең үз эше!

Алып баручы: Юк Кирлемән. Алай булмый урамда һәркем куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Менә балаларны тыңла әле?

1 бала: Юлда булсаң – бул өлгер,

             Юл кагыйдәләрен нык бел.

             Светофорның һәрбер төсен

             Юлның билгеләрен бел.

2 бала :  Әгәр әйтсә шофер да;

               Төкерәм тәртибенә,

               Йөрим  үземчә генә!

               Постовой постан китсә?

               Тармвай йөртүче дә

               Кагыйдәләрне бозса?

               Ничек тели  һәр кеше

               Шулай йөрсә һәм узса?

               Алай булса, дисеңме?

               Дускаем, ниләр булыр?

               Син яшәгән бу урам

               Мең  хикмәт белән тулыр.

3 бала:  Менеп барыр машина

              Троллейбус өстенә!

              Кереп китәр трамвай

              Сөт кибете эченә !

4бала:   Була алмый андый хәл!

              Тәртип саклый постовой,

              Кырыс, уяу светофор,

              Тәртипле шофер абый.

Алып баручы: Булдырдыгыз, балалар. Ишеттеңме инде, Кирлемән, һәр нәрсәнең кагыйдәсе була.... Безнең балалар светофор турында җырда беләләр, менә тыңла әле.

“Светофор” җыры Г.Шарифуллина сүзләре.

Уен : “Җитез шофер”

Алып баручы: Кирлемән син бүген җәяүлеләр оешмасына килдең. Ә син җәяүлеләрнең кем икәнен беләсеңме?

Кирлемән: Җәяү йөрүче кешеләр.

                     Мин барысын да беләм.

Алып баручы: Җәяүленең юлда ничек йөрергә тиешлеген дә, бу юл билгеләрен дә беләсеңме?

Кирлемән:  Беләм, ничек инде белмәскә.

Алып баручы: Алайса әйт әле, җәяүлеләр кайдан йөрергә тиеш: тротуарданмы, мостовойданмы?

Кирлемән: Әлбәттә, мостовойдан, ул бит киңрәк.

Алып баручы: Тагын ялгыштың. Балалар нинди кагыйдәне белми ул?

Балалар : Тротуар – җәяүлеләргә,

                 Мостовой – транспорка.

Алып баручы: Кабатла, Кирлемән!

Кирлемән: Чепуха! Шофер мине күрер дә , үзе туктатыр әле.

Алып баручы: Юк шул, Кирлемән. Балалар машинаны кинәт туктатып буламы?

Балалар: Юк, тормозга баскач та, машина туктамый, ул берничә метр юл үтә. Зур тизлек белән барса, озынрак юл үтеп туктый.

Алып баручы: Күрдеңме, Кирлемән, җәяүлеләргә дә юлда йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк икән.Юлда тәртипле йөрмәсәң, бик аяныч хәлләргә очрарсың. Тыңла әле, балалар берничә кагыйдәне сиңа күрсәтеп үтәрләр.

5 бала : Бу билгегә карасаң

              Сөенеп тә куясың.

              Ярый әле машина

              Алмаганнар әтиләр

              Велосипедта гына

             Йөрергә кирәк диләр.

6 бала : Бу билгене күргәчтә

             Сөенә авырулар:

             Димәк, якында гына –

             Ярдәм күрсәтүчеләр.

7 бала : Тукта! – дип әйтә билге,

              Хәвеф – хәтерләр юкмы?

              Әгәр инде булмаса,

              Газга бас та , бар алга.

8 бала : Алга  барсаң да ярый,

              Уңга борылсаң ярый.

              Бу билге рөхсәт бирә

              Алга, уңга борырга.

9 бала: Бу билгене күрсәләр,

            Шоферлар уйланалар.

            Димәк, тиздән мәктәп бар,

            Игътибарга алалар.

10 бала : Тукта, дустым хаталанма,

                Без андый урын түгел

                Уйнарга дип кабаланма

                Юлда ремонт һәм төзелеш

               Аңлавы кыен түгел.

11 бала : Юлда аклы сызык күрсәң -

                Булыр чыгу урыны.

                Мин булмаган җирдән  

                 чыксаң -

                Машина бүлер юлыңны.

Алып баручы: Кирлемән хәзер без балалар белән уен уйныйбыз, син дә безнең белән уйна. Бу уен юл кагыйдәләрен кабатларга булыша.

Уен “Бу мин . бу мин, бу бит минем дусларым”

  • Урамны аркылы чыгам

     Җәяүле сукмагыннан.

  • Карамыйча светофорга

Йөгерә берәү юлдан

  • Кем белә кызыл төснең

Юл ябык, дип әйткәнен?

  • Машина юлында туп

Уйный, нинди бала ул тагын?

Кирлемән: Ә таяк тоткан бу абый

                   Юл уртасында нишли?

Алып баручы:  Ул абый – юл хәрәкәтен көйләүче.

                            Ул юлда иң кирәкле кеше

                            Җәяүлеләр, машина йөртүчеләр

                           Аңа буйсыналар.Алар юлда

                           Хәвеф – хәтер булмасын өчен

                           Көн – төн , җәен – кышын поста тора

                          “Юлда йөрсәң – уяу бул” – ди алар.

Кирлемән: - Ә менә ничек икән!

“Регулировщиклар” биюе

Алып баручы: Балалар, әйдәгез.Кирлемән юл кагыйдәләрен истә калдырсын өчен тагын берничә уен уйнап алыйк әле.

  1. Уен : “Бу рәсемдә нәрсә дөрес түгел?”

(балалар юлда уйныйлар, ә юлда уйнарга ярамый, машиналар таптавы мөмкин. Светофорның кызыл уты яна , ә балалар юл аркылы чыгып бара, юл аркылы светофорның яшел уты янганда гына чыгарга мөмкин һ.б.)

  1. Уен “Дөрес төзегез”
  • Кисәтү билгеләре командасы
  • Тыю билгеләре командасы
  • Сервис билгеләре командасы

(музыка уйнаганда балалар атлыйлар, туктагач, үз командаларына тезеләләр)

Алып баручы: Кирлемән, безнең балалар юл йөрү кагыйдәләре турында шигырьләр дә беләләр әле.Тыңла.

“Урамда ничек йөрергә” Хәләф Гарданов.

Җыр : “По улице” Г.Бойко сүзләре .

Алып баручы:  Юл йөрү кагыйдәләрен

                          Төгәл үтәп йөрсәгез

                          Юл чатында басып торган

                          Светофорны күрсәгез.

                        Шул чагында бәлә - каза

                        Сезне читләп үтәр

                        Кара кайгы, күз яшьләре

                        Сездән мәңгегә китәр

Менә безнең  шуның белән  “Юллар имин булсын! ” дигән кичәбез тәмам.Барыгызга да саулык, иминлек телим.Юлларда һәрвакыт игътибарлы булыгыз!                                    



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Адымнар нык, юллар имин булсын.

Барыбызның да максатыбыз уртак - нәниләребез сау - сәламәт, таза, нык, акыллы булып үссеннәр иде. Шушы максаттан чыгып без әти-әниләр белән төрле чаралар, күңел ачулар үткәрәбез....

"Юллар имин булсын!"

Зурлар төркемендә юлда йөрү кагыйдәләре өйрәтү...

Адымнар нык, юллар имин булсын

Исәнмесез.балалар. Без сезнең белән бүген олы юлга ,зур сәфәргә чыгарбыз....

Сценарий: “Адымнар нык, юллар имин булсын!”

Балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү.  Юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру. Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлылы...

Адымнар нык, юллар имин булсын!

Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен тулыландыру, уеннар,ситуатив мәсьәләрәр аша балаларда игьтибарлылык тәрбияләү....

Адымнар нык,юллар имин булсын!

Балалар бакчасында әти –әниләр белән үткәрү өчен күңел ачу кичәсе....