Уртанчылар төркемендә "Көзге урманга сәяхәт" темасына оештырылган эшчәнлек
материал (средняя группа) на тему

Константинова Лариса Витальевна

Уртанчылар төркемендә "Көзге урманга сәяхәт" шөгыль конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Конспект занятия15.17 КБ

Предварительный просмотр:

Уртанчылар төркемендә “Көзге урманга сәяхәт” темасына оештырылган эшчәнлек

Максат:

-Табигатькә соклану хисләре, агачларга, хайваннарга карата мәрхәмәтлеклек тәрбияләү;

- балаларның сүзлек запасларын, иҗади сәләтләрен, вак кул мускулатураларын үстерү;

-көз ел фасылы, андагы үзгәрешләр, йорт һәм кыргый хайваннар турында күзаллауларын ныгыту.

Җиһазлар: Төркем бүлмәсен бизәү өчен атрибутлар (агачлар, яфраклар, гөмбәләр), йорт һәм кыргый хайваннары, мольберт, агач рәсеме ясалган альбом битләре, төсле буяулар, юеш салфеткалар.

Сүзлек: Табигать, кызгылт-сары, матурлык, энәле, сөяк, ботак, сәяхәт.

Алдан эшләнелгән эш: Бакча тирәсендәге урманга бару, көз турында шигырьләр уку.

Т: Исәнмесез, балалар, хәлләрегез ничек? Әйдәгез әле, бергәләп “Хәерле иртә” уенын уйнап алыйк!

-Хәерле иртә, күзләрем, уяндыгызмы?(күзләрне сыпыру)

         -Хәерле иртә, колакларым, уяндыгызмы? (колакларны сыпыру)

    -Хәерле иртә, кулларым, уяндыгызмы? (кулларны чәбәкләү)

      -Хәерле иртә, аякларым, уяндыгызмы? (аякларны тыбырдату)

                 -Хәерле иртә, кояш,мин уяндым!

Т: Балалар, без сезнен белән сәяхәткә чыгарбыз. Ә сәяхәткә нәрсә белән барып була?

Б:Автобус, самолет, машина, көймә.

Т: Карагыз эле, балалар, безнен автобус килеп тә җиткән түгелме соң инде! Эле монда безне нәрсәләрдер көтеп тә утыра (урындыкларда йорт хайваннары куелган). Эйдәгез, йөртүче итеп Маратны утыртыйк. Без дә кулларга уенчыкларны алыйк та, утырышыйк һәм бераз алар турында сөйләшеп алырбыз.

Т: Әмирә, синең кулыңда нәрсә бар?

Б: Бу эт. Ул сөяк ярата.

Т: ....,ә синдә нәрсә бар?

Б: Бу песи. Ул сөт эчә.

Т:....син нәрсәне тоттың?

Б: Бу ат. Ул чабарга ярата, һ.б

Т: Болар безнең нинди хайваннар дип атала инде?

Б: Йорт хайваннары.

Т:Менә без килеп тә җиттек бугай. Карагыз әле, нәрсәләр күрәсез сез монда?

Б:-Аю, төлке, куян, бүре, керпе.

   -Гөмбәләр, агачлар.

Т: Без кая килгәнбез, балалар?

Б: Урманга.

Т: Бик дөрес, ә нигә бу агачның яфраклары нишләгән?

Б: Саргайган, алар коелалар.

Т: Димәк, урманга нинди ел фасылы килгән?

Б: Көз килгән.

Т: Әйдәгез әле, көз билгеләрен санап чыгыйк?

Б: -Яңгырлар ява. Яфраклар саргая, коелалар. Көннәр салкынча. Без җылы итеп киенәбез.

Т: Әйдәле Әмирә, безгә көз турында шигырь сөйләп күрсәт әле.

Көз килде,

үләннәр саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

җиргә сибелде.

Т: Урманда тагын ниләр яши эле? Без аларны нинди хайваннар дип атыйбыз?

Б: Кыргый хайваннар.

Т: Әйдәгез әле, куян белән “Ак куянкай” уенын уйнап алыйк.

Ак куянкай утыра,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай,

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач,

Тәпиләрен җылыта.

Менә шулай, менә шулай.

Тәпиләрен җылыта.

Т: Әйдәгез әле, шушы матурлыкны фотога төшереп алыйк. Үзебезне фотографлар дип хис итик тә, шалт-шолт итеп алыйк.

 Карагыз  әле, балалар, никтер безнең сүрәтләребездәге агачлар караңгы төстән генә тора. Ә хәзер без аларга, төрле төстәге яфраклар ясарбыз, алар безнең тагын матурланыр.

Т: Мин сезгә хәзер ничек яфрак ясарга икәнлеген аңлатам. Без аны пумала беләш дә, карандашлара белән дә ясамыйбыз, ә бармак очлары белән генә ясарбыз. Бармакларны буяуга манабыз да, агачларга куябыз.

Балалар эше.

Т: Балалар , әйдәгез инде без кире кайту ягына барыйк. Автобуска утырышыйк.

-Без буген кая бардык?

-Урманга.

-Урманда ниләр күрдегез?

-Нәрсә ясадык?

-Шөгылебез тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә аралашулан оештырылган эшчәнлек

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә эшләүче тәрбиячеләр өчен...

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек.Тема:    «ЗӘҢГӘР ТҮБӘЛЕ ӨЕБЕЗ». Максат: Балаларга  табигать - безнең уртак өебез  булуын аңлату.Бурычл...

Мирзасалихова Л.В. "Язгы урманга сәяхәт" уртанчылар төркемендә танып белү үсеше эшчәнлеге конспекты.

Уртанчылар төркемендә танып белү үсеше-нәфис-нәфасәти үсеше эшчәнлеге конспекты.Тема:”Язгы урманга сәяхәт”Максат:балаларның язгы табигать турындагы күзаллауларын формалаштыру.Бурычлары:-сюжетлы картин...

Тема: Уртанчылар төркемендә математикадан эшчәнлек. “Казлар – аккошлар”

Максат: карточкалар ярдәмендә предметметларның санын атау, гади арифметик табышмакларны чишү; бер бөтен предметларның размерын чагыштыру (мәсәлән: зур, кечкенә, озын, кыска, авыр, җиңел, әз, күп); ...

Уртанчылар төркемендә “Театрга сәяхәт” театральләштерелгән эшчәнлек конспекты

Максат: Театральләштергән эшчәнлек аша балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.Бурычлар: 1.Балаларны әкият белән таныштыру; сюжетның үсеше артыннан күзәтү, әкиятнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бир...

Уртанчылар төркемендә физик үсеш буенча оештырылган белем бирү эшчәнлеге

Балаларны хәрәкәт координациясен дөрес саклап йөрү, физик күнегүләр эшләү өчен шартлар тудыру.Кыш ел фасылы сурәтләнгән рәсемнәрне карау; табышмаклар өйрәнү; аз хәрәкәтле, күп хәрәкәтле уеннар уйнау....

Уртанчылар төркемендә әйләнә - тирәне танып белү буенча эшчәнлек . Тема: Йорт һәм кыргый хайваннар

Максат:1. Балаларның йорт һәм кыргый җәнлекләр турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, тышкы билгеләре, үзенчәлекләре, һәм файдалары турында белем бирү ....