Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Сафина Гульия Рашидовна

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек.

Тема:    «ЗӘҢГӘР ТҮБӘЛЕ ӨЕБЕЗ».

Максат: Балаларга  табигать - безнең уртак өебез  булуын аңлату.

Бурычлар:

1.Балаларда әйләнә-тирә табигатькә ихтирам,  экологик культура   тәрбияләү;

2. Тере һәм тере булмаган табигатьне аерырга өйрәтү,сакчыллык, миһербанлылык сыйфатлары тәрбияләү;

3. “Мин болытта сәяхәт итәм” зур булмаган хикәя төзергә өйрәнү;

Сүзлек:

Җиһазлау:

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче шигырь укый:

“Зәңгәр күкле өебез”

Җир өстендә  зәңгәр күк,

Әйтерсең зәңгәр түбә.

Таулар,урманнар,елгалар,

Аланнар,чәчәкләр,

Һәм әлбәттә син дә мин.

Тәрбияче. Нәрсә ул табигать?

Балалар.Кояш, һава, су, үсемлекләр,җәнлекләр, кошлар һ.б..

Тәрбияче. Ә нәрсәне табигать дип әйтеп булмый?

(Кеше үз кулы белән  ясаган әйберләр).

Тәрбияче. Табигатьтә машиналар бармы?

Балалар. Юк,чөнки машина кеше кулы белән ясалган.Ә менә ат һәм дөя – табигать. Кеше аларга утырып йөрсә дә, кулга гына ияләштергән,кыргый хайваннан,йорт хайваны ясаган,табигатьтә алар кешедән башка да яшәгәннәр.

Тәрбияче. Кеше табигатькә охшаган әйберләр дә уйлап чыгара.Мәсәлән:Вертолет-чикерткәгә,су асты көймәсе – китка охшаган. Җир йөзендәге табигатьне ике зур дөньяга бүлеп була: тере һәм тере булмаган табигать.       

Балалар тере һәм тере булмаган табигатьне аермаларын әйтәләр.Тере табигать- үсә,үрчи һәм үлә.

Тәрбияче.Балалар мин сезне тылсымлы аланга чакырам.Безгә кунакка урман бабае килгән.Ул бөтен рәсемнәрне дә бутап бетергән.Уайсы рәсем тере табигать, ә кайсысы тере булмаган табигать һич аңлый алмый.

Балалар берәр рәсем алып,рәсемдә нәрсә сүрәтләнгәнен сөйлиләр.Табигать рәсеме булмаса ,ни өчен икәнен аңлаталар(чөнки кеше кулы белән эшләнгән).Табигать рәсеме булса,шулай ук аңлаталар(тере,тере булмаган).

            Уен “Тере һәм тере булмаган табигать”

            Тәрбияче тере булган табигать  объектларынәйтсә балалар хәрәкәтләнәләр,тере булмаса тик торалар.

Тәрбияче. Безнең һәрберебез стеналы,түшәмле,идәнле өйдә яши- бу безнең гади өебез. Бусагабызны атлап чыгуга, без икенче өебезгә үтәбез. Бу өй - табигать.

Бик борынгы заманнарда кеше өчен табигать - бердәнбер өй булган. Кеше өй сала белмәгән, җанварларга ауга йөргән,балык тоткан, ашау өчен үсемлекләр җыйган. Вакыт үткән һәм кеше күп нәрсәләргә өйрәнгән:өй салырга(агач һәм кирпеч),самолетта очарга, хәтта космоска да очарга.  Шулай булса да табигать кешенең бердәнбер өе булып кала. Ни өчен?

Балалар.Чөнки кеше табигатьтән башка яши алмый(сусыз, кояшсыз, үсемлекләрсез, хайваннарсыз).

Тәрбияче.Ә безнең бүлмәдә табигать бармы?

Балалар.Әйе,гөлләр, һава,кояш нурлары.

Балалар. өй-табигать һәм гади өйне чагыштыралар.

Тәрбияче. Ни өчен безнең өйдә якты?

Балалар.Лампочка яктырта.

Тәрбияче. Лампочканы табигатьтә нәрсә белән чагыштырып була?

Балалар.Кояш белән.

Тәрбияче.Кояш ул яктыртып кына калмый, җылыта да.

Балалар.Аны өйдә җылыткычлар,плитәләр белән чагыштырып була.

Тәрбияче.Табигатьтә яңгыр ява.

Балалар.Өйдә душлар бар.

Тәрбияче.Табигатьтә җил исә.

Балалар.Өйдә вентилятор.

Тәрбияче.Өйдә идән бар.

Балалар.Табигатьтә җир, туфрак.

Тәрбияче.Өйдә идәнгә палас җәяләр.

Балалар.Табигатьтә чирәм,үлән үсә.

Тәрбияче.Гади өйдә стеналар агачтан, кирпечтән.

Балалар.Ә табигатьтә таулар, агачлар үсә.

Тәрбияче.Өйдә газ плитәсендә ут яна.

Балалар.Табигатьтә ут вулканнардан чыга.

Тәрбияче.Табигатьтә кар ява, таулар өстендә бозлыклар бар.

Балалар.Өйдә кар кешенең суыткычында ясала.

Тәрбияче.Табигатьтә - кыргый хайваннар бар.

Балалар.Ә хуҗалыкта - йорт хайваннары

Балаларга табигать өйнең һәм гади өйнең контурларын буярга кушу.         

            Объектларны – парлап буяу. Башта кояшны һәм лампочканы, аннан түбәне һәм болытларны, сөйләү тәртибе буенча буярга.

            Тәрбияче шигырь укый. Җил шаяра, җил уйный,

                                                       Болытларны очыра.

                                                     Болыт - аю артыннан

                                                       Болыт –куян оча.

                                                       Болыт артыннан болыт,

                                                       Һавада узышалар.

                                                       Йә бик әкрен очалар,

                                                       Йә кызулыйлар.

            Балалар, без сезнең белән урамда йөргәндә болытларны күзәткән идек. Алар йә аюга әвереләләр,йә филгә,йә берәр әкият сүрәтенә керәләр.

Безнең рәсемдә дә болытлар рәсеме бар.Алар нәрсәгә охшаганнар?  

Балалар хыялланалар, нәрсәгә охшаганын һәм кайда очканын уйлыйлар.

(Балалар үзләренең хыял болытындагы сәяхәтләре турында сөйлиләр).

Тәрбияче.

Уртак безнең өебез,

Зәңгәр түбә астында.

Зур һәм иркен өебез,

Кояш тирәли оча.

Һәрберебезгә җылылык,

Һәм яктылык җитә.

Саклыйк без өебезне,

Юкка- барга чүпләмик.

Чиста һәм матур булсын

Ул һәрвакытта.

Скачать:

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Экологик тәрбия буенча план – программа.

Балаларга тәрбия һәм белем бирү төрле юнәлешләр буенча алып барыла. Аларның  кайсысын гына алсак та, бик тә мөһим һәм җидти өлкә. Шулар арасында экология тәрбияви яктан бик зур роль уйный....

Экологик тәрбия буенча проект эше: "Агачлар - безнең яшел дусларыбыз"

Балалар бакчаларында экологик тәрбия бирү, туган ягыбызның табигатенә карата сакчыл караш булдыру без - тәрбиячеләрнең төп бурычларының берсе булып тора....

Зурлар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлеки “Туган якка кыш килде”

Максат: Кышкы табигатькә соклану хисе уяту,сакчыл караш тәрбияләү,логик фикерләү сәлатләрен үстерү,ел фасыллары белән таныштыруны дәвам итү,кышкы табигатькә хас билгеләр турында белемнәрен ныгыту,күре...

Зурлар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлек “Көз белән саубуллашу”

Максат:– Балалар белән көз турында белемнәрне барлау.– Көз билгеләрен искә төшереп, рәсемнәр буенча хикәя төзеп сөйләү.– Җиләк-җимеш, яшелчәләрне кабатлау.– Өйрәнгән табышмакла...

“Серле су асты дөньясы” темасына танып белү үсеше буенча зурлар төркемендә интеграцияләнгән эшчәнлек.

Максат: традицион булмаган төрле фигуркаларны тамчытерапия ысулы (пипетка белән буяу) техникасына өйрәтү. Бурычлар: Тәрбияви бурыч: психоэмоциональ киеренкелекне бетерү, игътибарлылык тәрбия...