Зурлар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлек “Көз белән саубуллашу”
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Низамова Ляля Минсалиховна

Максат:

– Балалар белән көз турында белемнәрне барлау.

– Көз билгеләрен искә төшереп, рәсемнәр буенча хикәя төзеп сөйләү.

– Җиләк-җимеш, яшелчәләрне кабатлау.

– Өйрәнгән табышмаклар, җырлар, уеннарның Уңыш бәйрәмендә кулланачакларын аңлату.

– Балаларны татар халкының миллии бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү.

– Бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koz_bn_saubullashu.docx17.97 КБ

Предварительный просмотр:

Зурлар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлек “Көз белән саубуллашу”

Максат:

– Балалар белән көз турында белемнәрне барлау.

– Көз билгеләрен искә төшереп, рәсемнәр буенча хикәя төзеп сөйләү.

– Җиләк-җимеш, яшелчәләрне кабатлау.

– Өйрәнгән табышмаклар, җырлар, уеннарның Уңыш бәйрәмендә кулланачакларын аңлату.

– Балаларны татар халкының миллии бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү.

– Бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләү.

Балалар күрегез әле безгә никадәр кунаклар килгән бүген .Исәнләшик әле.(Шул вакыт бүлмәгә ишек шакыйлар ,һәм кәрзин бирәләр).Гафу итегез,чишенү бүлмәсендә тәрәзә төбендә бер кәрзин таптым.Кем калдырды икән?

Тәрбияче: Кызык кем калдырды икән?Карыйк әле,нәрсә бар икән анда?(Балалар бергәләшеп карыйлар,анда аудио язма табалар)

Тәрбияче:Тыңлап карыйк әле,нәрсә язылган икән анда?

Балалар утыралар.Аудио язма яңгырый.

Тавыш: Балалар,табышмагымның җавабын тапсагыз,кем икәнемне белерсез.

Әрҗә тулы уңышым.

Басуларны бушаттым.

Агачларны чишендереп

Кошларны юлга озаттым.

Кем соң мин?

Балалар: “Көз” .Бу аның тавышы.

Тавыш: Булдырдыгыз ,балаларТабышмагымның җавабын бик тиз

Балалар,мин сезнең белән хушлашырга телим.Минем урыныма кыш килде.Кыш бар табигаткә хуҗа булды.

Балалар ,көзнеңтавышы нинди иде?

Тәрбияче: Моңсу,күңелсез.

Тәрбияче: Әйдәгез ,без аны сөендерик.Без  бит аңа бүләк ясый алабыз.”Көз” турында без бик күп шигырләр беләбез.Шуларны сөйләп күрсәтик әле.

Тәрбияче: балалар,көз айларын әйтегез әле

Балалар: Сентябрь ,октябрь ,ноябрь.Сентябрь –көзнең беренче ае,октябрь—көзнең уртасы,ноябрь –көзнең ахыргы ае .Урамда кар төшкәли.Агачлардан җил соңгы яфракларны өзеп төшерде.Җәнлекләр үзләренең өннәренә качып беттеләр.

Дид.уен “Көзнең билгеләрен атау”

Көннәр салкын,җылы киемнәрдән йөриләр ,кошлар җылы якка очтылар,агачларның яфраклары коелып бетте,кешеләр яшелчәләрне җыеп алдылар,көннәр кыскарды,көн болытлы,салкын җил исә һ.б

Балалар хәзер тагын бер уен уйнап алырбыз

Дид .уен “Сынамышларны туплыйбыз” - дип атала.

Элек электән безнең әби бабайлар акыллы фикерләрне,җыеп туплапкиләсе буынга тапшырып калдырганнар.Бездә шушыбай мирас белән таныш ул сынамыш,мәкалләрне күбесен сездә беләсез.

1.Көз озын килсә,яз соң килер.

2.Кыр казлары иртә китсә,кыш иртә килер.

3.Кыр казлары киткәндә түбәннән очса,кар тиз булыр.

4.Көнгә көн охшаш тумас,

  Көн саен кояш булмас.

5.Көзге көннең көлүе,көлүе дә елавы.

6.Имәндә чикләвек күп булса,кыш салкын    килә.

7.Кырга барганда мактанма,кайтканда мактан.

8.Көз чәчсәң көлгә чәч,яз чәчсәң сазга чәч.

9.Көз җир сөр,кыш кар сөр.

10.Ни чәчсәң шуны урырсың,җил чәчсәң,буран урырсың.

Интер.актив тактадан рәсем карау “Көзге көн” (балалар рәсем буенча сөйлиләр).

Физминутка “Без шулай ял итәбез”.

Без әле бераз ардык ,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Әаннары артка.

Уңга,сулга борабыз

Аннан карап торабыз

Иң өсләрен сикертәбез.

Бер алга,бер артка сузып

Күңелле ял итәбез

Интер актив уен “Нәрсә артык”?

Рәсем ясау:  Агач кәсәләренә,мамык дискаларын сары төскә буяп ябыштыру.

Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек.Тема:    «ЗӘҢГӘР ТҮБӘЛЕ ӨЕБЕЗ». Максат: Балаларга  табигать - безнең уртак өебез  булуын аңлату.Бурычл...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча перспектив план

Зурлар төркемендэ аралашу (сөйләм телен үстерү) буенча перспектив планАй№Шөгылнең темасыБурычларКирәкле җиһазларсентябрь1Рәсем карау һәм хикәя төзү. “Балалар бакчасында”1.Тәрбияче хезмәте туранд...

Уртанчылар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлек “Салкын кыш”

Уртанчылар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлек  “Салкын кыш” Максат: Балаларның  кышкы үзгәрешләр турындагы белемнәрен ныгыту Кыш билгеләрен искә төшерү.Күрсәтмәләр буенча күмәк ...

Зурлар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлеки “Туган якка кыш килде”

Максат: Кышкы табигатькә соклану хисе уяту,сакчыл караш тәрбияләү,логик фикерләү сәлатләрен үстерү,ел фасыллары белән таныштыруны дәвам итү,кышкы табигатькә хас билгеләр турында белемнәрен ныгыту,күре...

Зурлар төркемендә сөйләм теленнән ачык эшчәнлек “Кышкы уеннар”

Сөйләм үстерү эшчәнлеге:Үстерү. Балаларның  күзәтүчәнлекләрен, гади нәтиҗәләр ясый белү сәләтен, бөйләнешле  сөйләм телен, иҗади күзаллауларын  үстерү.Белем бирү. Балаларның ...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек. Тема : “Тукай әкиятләре буйлап ”

Максат: Балаларның Габдулла Тукай әкиятләре турында булган белемнәрен тирәнәйтү.Бурычлар:Тәрбия бурычы: Әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, ө...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерүдән шөгыль конспекты Тема. "Һөнәрләр илендә"

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерүдән шөгыль конспектыТема. "Һөнәрләр илендә"Бурычлар:1.Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү.2. Балаларның фикер йөртә белү сәләтен, диалогик сөйләмен үстерү.3...