Зурлар төркемендә сөйләм теленнән ачык эшчәнлек “Кышкы уеннар”
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Низамова Ляля Минсалиховна

Сөйләм үстерү эшчәнлеге:

ҮстерүБалаларның  күзәтүчәнлекләрен, гади нәтиҗәләр ясый белү сәләтен, бөйләнешле  сөйләм телен, иҗади күзаллауларын  үстерү.

Белем бирү. Балаларның  кышкы уеннар  турында тулы җөмлә белән сөйли белү күнекмәләрен ныгыту. Бирелгән сораулар аша диалогик сөйләм формаларын камилләштерү.

Тәрбия. Балаларда кызыксыну уяту, табигатькә карата  сакчыл караш , экологик бөйләнешләрне күрә белү сыйфаты тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyshky_uennar.docx15.64 КБ

Предварительный просмотр:

Зурлар төркемендә сөйләм теленнән  ачык эшчәнлек “Кышкы уеннар”

Эшчәнлек барышы.

Балалар, мин сезгә табышмаклар әйтәм .ә сез җавапларын әйтегез.

Тәңкә карлар сипкән

Җирне ап-ак иткән

Чыршы,каен,имән

Кардан чикмән кигән

Бу кайчак?

Балалар “Кыш”

Ак ашъяулык таптым

Җир өстенә яптым.

Балалар “Кыш”

Җир өстендә ак мамык  

Бу нәрсә “Кар”

Тәрбияче( рәсемне күрсәтеп).Әйтегез әле,бу рәсемдә кайсы ел фасылы сүрәтләнгән ?Балалар Кыш

Тәрбияче: Сез кышны яратасызмы?

Балалар: Әйе яратабыз.  

Тәрбияче( кулындагы хатны күрсәтеп).

Балалар: җылы якта яшәүче балалар безгә хат язып җибәргәннәр.Алар  үзләренең кыш турында белмәүләре,аны күргәннәредә булмавын язганнар,бездән ярдәм сораганнар.Әйтегезәле җылы якта яшәүче балаларга ничек булышып була икән?

Балалар: хат язарга,кыш рәсемен ясарга,фотога төшереп җибәрергә.

Төп өлеш.Рәсем карау “Кышкы уеннар”

Тәрбияче: балалар бу рәсемдә кайсы ел фасылы сүрәтләнгән?

Тәрбияче: ә кыш икәнен кайдан белдегез? Кар яуган,балалар җылы киенгәннәр,

Тәрбияче: игтибар белән карагыз әле ,балалар нинди кышкы уеннар уйныйлар?.балаларның җаваплары Әйдәгез әле бу рәсем буенча кечкенә хикәя төзибез .Бу рәсемне без кышкы уеннар диа атыйбыз.

Балаларга яңа телшомарткыч өйрәтү

Чаңгычының чаңгысы

Шуа ,шуа шомара.

Физминутка “Кар,кар,кар ява”.

Кар,кар,кар ява бураннарны туздыра.

Кулларга төшеп эри,үзе бик тиз туңдыра.

Йомшак карны алабыз,аннан туплар ясыйбыз.

Кар атышып уйныйбыз,бик күңелле яшибез.

Менә ял итеп алдык,ә хәзер әйдәгез эшебезне дәвам итик.Балалар

без сезнең белән кыш турында күп сөйләштек.Әйдәгез җылы яктан хат язган балаларга бүләк ясыйбыз.Алар бүләкне күреп       сөенерләр,кышны яратырлар.Аларга бүләк ясыйк.

Пластилиннан кар бабай әвәләү,кыш рәсеме ясау,кар бабай рәсемен буяу.

Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек.Тема:    «ЗӘҢГӘР ТҮБӘЛЕ ӨЕБЕЗ». Максат: Балаларга  табигать - безнең уртак өебез  булуын аңлату.Бурычл...

Зурлар төркемендә «Уйный, уйный үсәбез» проекты буенча “Күңелле уеннар” йомгаклау эшчәнлеге

Мин-Шакирова Гөлшат Шәйхелисламовна балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче булып 17 ел балалар бакчасында эшлим.Шушы эшләгән еллар дәвамында рус  балаларын татар теленә өйрәтүдә төрле про...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча эшчәнлек конспекты. Темасы: “Күңелле сәяхәт”.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар”проекты буенча эшчәнлек конспекты. Темасы: “Күңелле сәяхәт”....

Зурлар төркемендә интегральләштергән эшчәнлек “Карабүрек, песнәкләр килде безгә кунакка ”

Балалар кошлар турында белемнәрен тулыландыралар. Кошлар белән кызыксынулары арта. Аларның табигатьтәге ролен ачыклыйлар....

Зурлар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлеки “Туган якка кыш килде”

Максат: Кышкы табигатькә соклану хисе уяту,сакчыл караш тәрбияләү,логик фикерләү сәлатләрен үстерү,ел фасыллары белән таныштыруны дәвам итү,кышкы табигатькә хас билгеләр турында белемнәрен ныгыту,күре...

Зурлар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлек “Көз белән саубуллашу”

Максат:– Балалар белән көз турында белемнәрне барлау.– Көз билгеләрен искә төшереп, рәсемнәр буенча хикәя төзеп сөйләү.– Җиләк-җимеш, яшелчәләрне кабатлау.– Өйрәнгән табышмакла...

Уртанчылар төркемендә сөйләм теле буенча эшчәнлек “Кышкы урман”.

Тәрбия бурычы: балаларда табигатькә, тереклек ияләренә карата сак караш, шəфкатьлелек, миһербанлык хислəре тəрбиялəү.Үстерү бурычы: балаларның игътибарын, кабул итүләрен, хәтерен, күзәтүчәнл...