План самообразования Шафигуллиной Ч.М., воспитателя МБОУ "Большеуськинская НШ-ДС"
материал на тему

Шафигуллина Чулпан Маликовна

План самообразования

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan_samoobrazovaniya.docx30.05 КБ

Предварительный просмотр:

 

                        МББУ «Зур Өске башлангыч мәктәп-балалар бакчасы»

Тәрбияченең үз белемен күтәрү өстендә эш планы

2017-2022 уку елына

Тема: Балаларга үз саф татар телендә матур итеп, әдәби телдә сөйләшергә өйрәтү, сөйләмнәрен үстерү

Тәрбияче: Шәфигуллина Чулпан Мәлик кызы

      Максат: 1. Федераль дәүләт белем бирү стандарт шартларына туры китереп  профессиональ дәрәҗәне күтәрү. Яңа стандартка таянып эшләү.

2.ФДББС белем бирү өлкәсе “Сөйләм үстерү” буенча, заманча технологияләр кулланып максат куеп, эшнең нәтиҗәлелеген үстерү.

3.Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү эшчәнлекләрен заманча технологияләр кулланып үстерү (проект эшчәнлеге)

4.Инновацион технологияләр кулланып балаларның сөйләмнәрен үстерү.

 Бурычлар:

1. ФДББС таләпләрен үтәү өчен шартлар булдыру.

2. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга заманча технологияләр кертү (проектлар методы, уен технологияләре, проблемалы өйрәтү технологияләре, ситуатив бурычлар өйрәтү).

3. Эшнең нәтиҗәсенә билге куеп алга таба үз белемеңне үстерүгә план төзү.

4. Сүзле-логик фикерләү сәләтен үстерү; сөйләм игьтибарын, фонематик кабул итүне, артикуляцион һәм тавыш аппаратын үстерү.

5. Балаларны яшьтәшләре эшчәнлегенә һәм шәхес буларак кызыксынучанлыкларын якларга өйрәтү.

6. ФДББС таләпләренә туры китереп, үз белемеңне күтәрү темасы буенча инновацион методик материаллар эшләү.

7.Үз белемеңне күтәрү темасы һәм инновацион эшчәнлекләр буенча эш тәҗрибәңне уртаклашу.

Сайланган теманың мөһимлеге:

- Сөйләм теле ул- аралашу чарасы

- Сөйләм телен баету

- Бәйләнешле, грамматик яктан дөрес булган монолог һәм диалог формасындагысөйләм телен үстерү.

- Иҗади сөйләмнәрен үстерү

- Аваз һәм культуралы интонацияле сөйләмнәрен үстерү

Сөйләм үстерү өлкәсендә тәрбияченең төп бурычы- балаларга үз саф татар телендә матур итеп, әдәби телдә сөйләшергә өйрәтү аеруча зур әһәмияткә ия булып тора.

Балаларда сөйләм телен үстерү процессында – матур әдәбият, балалар фольклорын өйрәтү төп рольне уйный. Бу вакытта баланың фикерләү сәләте, хисчәнлеге, күзаллавы, сөйләме, тәҗрибәсе арта, әйләнә-тирә дөньяны күбрәк аңлый башлый.

Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү формасы:

  • Балага шәхси якын килеп эшләү- шәхси план буенча
  • Төркем белән- мәктәп-бакча белән бергә.

Көтелгән нәтиҗә:

  • Профессиональ дәрәҗәңне күтәрү, профессиональ эшчәнлектә уңышларга ирешү.
  • Сценарийлар, чаралар, бәйрәм иртәләре, компьютер технологиясе кулланып эшчәнлекләр эшләү.

Педагогик эшчәнлекнең нәтиҗәләрен  тәкъдим итү формасы

  • Белем бирү өлкәсендә эшчәнлекләр
  • Портфолио
  • Әңгәмә
  • Иҗади отчет
  • Мастер-класс
  • Педагогик проект
  • Эксперименталь,  инновацион эшчәнлекнең нәтиҗәләре турында хисап.
  • Профессиональ конкурслар
  • Тема буенча презентация

Мәктәп-бакча шартларында тәрбияләнүче балалар белән эш формасы

  • Балалар белән эшләү өчен әйтемнәр, әкиятләр, хикәяләр картотекасы булдыру. Әйтемнәрне режим моментларында куллану. Балаларга рәсемле, матур китаплардан библиотека булдыру.
  • Шигырьләр ятлау, интонация белән сөйләргә өйрәнү.
  • Табышмаклар чишәргә өйрәнү.
  • Дидактик уеннар уйнау: “Лото”, “Парын тап”, “Кем баласы”, “Киселгән картиналар” (Йорт хайваннары, кыргый хайваннар, предметлар, яшелчә һәм җиләк-җимешләр, киемнәр һ.б.)
  • Таныш әкиятләр буенча театральләшкән уеннар уйнау.
  • Әкият элементларын кулланып физик тәрбия эшчәнлеген эчтәлекле итеп алып бару.
  • Музыка эшчәнлеген,  халык уеннары, биюләре, җырлары, көйләре белән үрелдереп алып бару.

Әти –әниләр белән эш формасы:

  • Әти –әниләр өчен консультацияләр уздыру: «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмнәрен үстерү”, “Минем яраткан әкиятләрем”, “Әни миңа әкият укы әле, яисә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нинди әкиятләр укырга”, “Фольклорның балалар сөйләм үсешенә йогынтысы”
  • мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүгә юнәлдерелгән күнегүләр, уеннар  тәкъдим итү.
  • төркемдә театр үзәге булдыру;
  • әти-әниләр ярдәме белән татар һәм рус костюмнары булдыру;
  • татар һәм рус халык аваз иҗаты  буенча китаплар булдыру.

Формалашу

2017- 2018

  • Булган категорияңә туры китереп материалларны тәртипкә салу;
  • Күрше авыл тәрбиячеләрнең эшчәнлеген өйрәнү;
  • Методик тема буенча программа һәм әдәбият белән танышу.

2018- 2019

  • Педсоветларда, конференцияләрдә чыгыш ясау, конкурсларда, семинарларда катнашу.
  • Ачык белем бирү эшчәнлеге, уеннар, чаралар, күңел ачу кичәләре үткәрү.

2019- 2020

  • Профессиональ казаныш презентацияләре, семинарларда, конференцияләрдә катнашу; педагогик басмаларда публикацияләр бастыру, интернет челтәрендә  материаллар урнаштыру һ.б
  • Тәрбияләнүчеләрнең иҗади, практик эшләрен, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның конкурсларына җибәрү.
  • Халык аваз иҗатын өйрәнү өлкәсендә үз белемеңне камилләштерү.

2020- 2021

  • Методик тема таләпләре буенча, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны өйрәтү һәм тәрбияләүнең яңа формалары, методлары һәм алымнары белән танышу.
  • Балалар белән эшләү өчен методик һәм күрсәтмә әсбаплар, дидактик уеннар әзерләү.
  • Психологик-педагогик җыелмаларда, журналларда һәм интернет ресурсларда материаллар урнаштыру.

2021- 2022

  • Белем бирү өлкәсендә ачык эшчәнлекләр эшләү һәм үткәрү, мастер –класслар, эзләнү темасы буенча тәҗрибәне уртаклашу.
  • Балаларның яшь үзенчәлекләренә, федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп  дидактик уеннар, күрсәтмә һәм демонстрацион материалларны баетуны дәвам итү.

Кулланылган әдәбият:

1. Н.Е.Веракса, Т.С.Комарова,М. А. Васильева. Основная общеобразовательная программа дошкольного образования «От рождения до школы». – М.: Мозаика-синтез, 2014.

2.“Гөлбакча”: балалар бакчалары өчен хрестоматия: балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр өчен кулланма”, Казан, “Татар китабы нәшрияте”, 1990

3.Шаехова Р.К.      “Региональная программа  дошкольного образования» 2012

2. Кашапова М.Ф., «Уйныйк әле балалар” Балалар бакчасында уеннар Казан 2011

3. Закирова К.В. “Балачак –уйнап –көлеп үсәр чак” Балалар бакчасында уеннар Казан 2012

4. Зарипова З.М. “Үстерелешле уеннар” Балалар бакчасында уеннар Казан, 2013

5.З.М.Зарипова.”Балалар бакчасында бердәм белем бирү эшчәнлеге”Казан, 2013

6. Закирова К.В. “На поляне детства” Казан 2011

 7. Закирова К.М. “Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе” Казан 2013

 8. Мирхазова Н.Р., «Мин бәхетле гаиләм белән” Казан 2011

 9.  Закирова К.В., «Балачак аланы», хрестоматия, Казан, РИЦ, 2011.

 10. Зарипова З.М. “Бал бабай” Яр Чаллы, 2015

 11. Зарипова З.М. “Триста шестьдесят пять игр для дошколят” Набережные Челны, 2015

12. Ибрагимова З.Г.,  “Шома бас” “Танцуй веселей”, методическое пособие, 2012.

13.  Ибрагимова З.Г. “Шома бас”, видео приложение, 2012.

14.  Хәзрәтова Ф.В.”Туган телдә сөйләшәбез”. Тәрбиячеләр өчен методик кулланма(2-3 яшь), Казан: Тат. Кит. Нәшр., 2013.

 15. Хәзрәтова Ф.В.,”Туган телдә сөйләшәбез”. Тәрбиячеләр өчен методик кулланма(3-4 яшь), Казан: ФОЛИАНТ, 2013.

16 . Зарипова З.М.,” Туган телдә сөйләшәбез”. Тәрбиячеләр өчен методик кулланма(4-5 яшь), Казан: ФОЛИАНТ, 2012

 17. Зарипова З.М.,” Туган телдә сөйләшәбез”. Тәрбиячеләр өчен методик кулланма(5-7 яшь), Казан: ФОЛИАНТ, 2012.  

18.Татарча мульфильмнар.

19.Татар әкиятләре.

20.Туган телдә сөйләшәбез. Методик кулланма өчен аудио кушымта (2-3 яшь).

21.Туган телдә сөйләшәбез. Методик кулланма өчен аудио кушымта. (3-4 яшь).

22.Туган телдә сөйләшәбез. Методик кулланма өчен аудио кушымта (4-5 яшь).

23.Туган телдә сөйләшәбез. Методик кулланма өчен аудио кушымта (5-7 яшь).

24.Л.И. Пензулаева.  Физическая культура в детском саду. Старшая группа Мозаика-Синтез, 2015


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Перспективный план по самообразованию на 2015 -2016 г. Тема самообразования Радивиловой Елены Ивановны воспитателя средней группы №10: «Развитие сенсорных способностей дошкольников».

Перспективный план по самообразованию на 2015 -2016 г.Тема самообразования Радивиловой Елены Ивановны  воспитателя средней группы №10: «Развитие сенсорных способностей дошкольников»....

План самообразования по теме «Развитие мелкой моторики дошкольников второй младшей группы» План самообразования на 2016-2017 уч. год воспитателя Мамонтовой О.И.

План самообразования по теме«Развитие мелкой моторики дошкольников второй младшей группы» План самообразования на 2016-2017 уч. год воспитателя Мамонтовой О.И....

План самообразования Шафигуллиной Р.И.

План самообразования Шафигуллиной Р.И....

Индивидуальный план самообразования воспитателя Тема самообразования: Формирование математических представлений через дидактические игры

Цель: изучение актуальности использования занимательного игрового материала при формировании элементарных математических представлений у дошкольников....

План самообразования на 2021-2025г. воспитателя Галаутдиновой А.Р.

План самообразования На тему: «Развитие познавательных способностей  детей дошкольного возраста через ознакомление с окружающим миром»...

Индивидуальный план самообразования воспитателя Тема самообразования : « Речевое развитие детей в младшей группе через сказку »

Речь - великий дар природы, благодаря которому люди получают широкие возможности общения друг с другом. Однако на появление и становление речи природа отводит человеку очень мало времени – ранни...