Конспект занятия “Язгы матурлык”
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Зарипова Алсу Рашидовна

Конспект занятия “Язгы матурлык”    

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_od_yazgy_maturlyk.docx29.44 КБ

Предварительный просмотр:

                   

Тема:

“Язгы матурлык    

Интеграль белем бирү өлкәләре:

Сөйләм үстерү, социаль-коммуникатив үсеш, танып белү үсеше.

Төре:

Танып белү аша  сөйләм телен үткәрү.

Эшчәнлекнең специфик төре:

 Дидактик уеннар,   экспремент  танып белү үсеше.

Максат:

Балаларның яз турында     белемнәрен гомумиләштерү.

Бурычлар:

  Бәйләнешле сөйләм үстерү, сөйләмдә сыйфатларны дөрес куллану белергә өйрәтү.  Ситуатив сораулар ярдәмендә логик фикерләвен үстерү: үз фикерләрен әйтә һәм дәмилли белергә ирешү.

    Яз турында мөмкин кадәр билгеләр табу: сүзлек байлыгын үстерү, мәкальләр әйтә, схема ярдәмендә 1,2,3 сүзле җөмләләр төзү; тел шомарту өчен авазлар кабатлау.          

   Балаларны табигатьтәге язгы үзгәрешләр белән таныштыруны, яз турында хикәя төзеп сөйләргә өйрәтүне дәвам итү, табигатькә карата күзәтүчәнлек һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Методик алымнар һәм оештыру формалары:

Табышмак әйтү, сөенеч мизгеле, сорауларга җавап, әңгәмә, техник чаралар куллану,  дидактик уен, эш алымнарын күрсәтү, мактау, исемнәрен татарча өйрәнү, уеннар аша хәтердә ныгыту.

 Җиһазлар:

 Аудио-видео язмалар, экран , яз темасына карата рәсемнәр, ярдәмлек схемасы, кошлар рәсемнәре,музыка тыңлау.

Алдан эшләнгән эш:

  Табигатьне күзәтү, язгы бакчага экскурсия, яз турында рәсемнәр карау, мәкаль, әйтемнәр, шигырьләр ятлау.

 Алга таба эш:

Балалар белән альбом,  яңа уеннар ясау.  

 

  Белем бирү эшчәнлегенең барышы:

Тәрбияче: Хәерле көн балалар. Бүген без сезнең белән   урманга барабыз.(урман рәсеме). Ләкин     урамда   кайсы ел фасылы икәнен белмим.  Мин сезгә  бер табышмак әйтәм. Шул табышмакларның җавабын тапсак – сез  кайсы  ел фасылы икәнен  белерсез. Игътибар белән тыңлагыз:

 Боз һәм кар эреде,

 Сулар йөгерде.

 Елап елгалар,

 Яшьләр түгелде.

  Көннәр озая,

 Төннәр кыскара.

 Бу кайсы вакыт

Я, әйтеп кара?

Балалар: Яз.  (слайд)

Тәрбияче: Дөрес, яз турында нәрсәләр әйтергә була? Д/у “Нинди?”.  Күк йөзе нинди? Кар нинди була?

Балалар:  Сулы, җепшек, пычрак.

Тәрбияче: Көн нинди?

Балалар:  Җылы, озын, кояшлы.

Тәрбияче:  Кар эрегәч нәрсә барлыкка килә?

Балалар:  Гөрләвекләр.  (слайд)

Тәрбияче:  Гөрләвекләрдән кәгазь көймә йөзеп килгән. Әйдәгез, тәрәзә янына килегез әле, урамны күзәтик. Сез анда нинди үзгәрешләр күрәсез?

Балалар: Кояш җылыта, кар эри, гөрләвекләр ага, тамчылар тама.

Тәрбияче:  Бу кайчан була.

 Балалар: Яз көне .

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес балалар. Мин сезне сихри дөняга алып килдем.    Ә хәзер   түбәндәге язманы  кыңлатам.  Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз да тыңлагыз. Магнитафонда П.И.Чайковскийның “Ел фасыллары” әсәре   турында фрагмент яңгырый. Тәрбияче шул арада  яз күренешләре сүрәтләрен рәсемнәр элә.  

Тәрбияче: Күзләрне ачыгыз. Рәсемнәрдә кайсы ел вакыты сүрәтләнгән? Балалар рәсемнәргә карап сөйлиләр.  (слайд)

Җиргә кояшлы, матур яз килде.

Кояш җылыта, урамда бик җылы.

Кар эри, гөрләвекләр ява.

Түбәдән тамчылар тама.

Күктә бер болыт та юк, күк йөзе зәп-зәңгәр.

Җылы яктан кошлар кайта.

Тәрбияче: Беренче чәчәчкләр күренә, алар умырзаялар.(слайд)

 “Балалар, сез ничек уйлыйсыз, яз тизрәк килсен өчен нәрсә кирәк?”  

Балалар:  Кояш .  (слайд)

Тәрбияче: Әйдәгез бергәләп, без дә кояшны чакырыйк эле (Ш.Маннурның “Кояш чык-чык-чык” шигыре сөйләнә).

Тәрбияче: Менә кояш та чыкты, язгы кояш нинди?

 Балалар:  Сары, якты, җылы, ягымлы .

Тәрбияче:  Ә кояш җылыткач агачларда нәрсәләр барлыкка килә? (яфраклар) .Ә җирдә нинди үзгәрешләр күрәсез?

Балалар:  Яшел үлән белән каплана .    (слайд)

Тәрбияче: Яз көне тагын нәрсәләр үсә? (чәчәкләр).Иң беренче, язгы чәчәкнең исеме ничек?   ( Яз турында шигырьләрне дә искә төшерик әле.)

Көннәр аяз, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы –

Сагынып көткән яз килә.

 Кояш көлеп карый безгә,

Күзләр чагыла,

Елгалардан бозлар ага

 Диңгез ягына.

Яз килә! Яз килә!

Сыерчыклар килә,

Гөрләшеп, сайрашып

Җырчы кошлар килә.

Тәрбияче: Карагыз әле, безнең агачка да кошлар кунган.  Нинди кошлар икән? Җылы яктан нинди кошлар кайта  Ә бу кошлар ничек атала?  (слайд)

Дид. уен: “Кайсы кош югалды?”

 Дид. уен: “4 нчесе артык” (Кайсы кош артык?)

 Тәрбияче: Рәхмәт, балалар! Ә хәзер әкрен генә урыннарыгызга утырабыз. Рәсем буенча сораулар ярдәмендә хикәя төзү. Рәсемне карап була ,ә иснәп буламы?   Яз көнне урманда тәмле исләр тарала. Кошлар сайрый,ә кош тавышын ишетеп буламы? (балаларның җаваплары,экеспремент үткәреп алу)

Тәрбияче:  Хәзер, балалар, мин сезгә   хикәяне сөйләп күрсәтәм, игътибар белән тыңлагыз. ( 1-2 баладан   сөйләтеп карау, балаларның җаваплары)

     Ял минуты “Яз”

 Киң итеп җәеп колач (кулларны як-якка җәяләр)

 Килде яз, килде яз (кул чабу хәрәкәтләре белән)

 Елмаеп тора кояш (кулларны өскә күтәрәләр)

 Көн аяз, көн аяз (кул чабу хәрәкәтләре белән).

 Кыш буе яткан карлар

 Эределәр, эределәр (кул хәрәкәтләре белән)

 Сыерчыклар, тургайлар

 Килделәр, килделәр (очу хәрәкәтләре белән).

 Тәрбияче:  Ә хәзер балалар, сезнең белән “Дусларын тап” уенын уйнап алырбыз.  Балалар өстәлендә түбәндәге   карточкалар. Шул карточкалар белән сүзләр төзеп уйнау. М-н: (ка, ре, ры, ра, ку, на, ба, бу, са). Балалар шул сүзләр  белән сүзләр төзиләр: кара, бүре, бару, сары, сара, кура, кала, куна, һ.б. (Балаларның эшләгән эшләренә анализ ясау).

 Тәрбияче: Хәзер тагын бер уен уйныйбыз.  Мин сезгә җөмлә схемалары күрсәтәм һәм сез шул схемалар буенча 1,2,3 сүздән торган җөмлә төзергә тиеш буласыз.  

___  ___  ___  ___. (Ямьле яз килеп җитте).

___  ___  ___.  (Күктә кояш елмая).

___  ___. (Гөрләвекләр ага).

Тәрбияче: Ә без  хәзер яз турында   мәкальләр сөйләп үтәбез.  (балалар белән сөйли)

“Язның байлыгы – кояш ”.

“Язгы хезмәт – көзге хөрмәт”.

“Язгы көн – ел туйдыра”.

Тәрбияче: Д\Уен    “ Минем арттан кабатлау”

Тәрбияче: Лә-лә-лә – яз килә.

Ма-ма-ма – түбәндәге тамчы тама.

Рый-рый-рый – кошлар сайрый.

Тәрбияче: Яз турында бик күп беләбез икән, ләкин безгә төркемгә кайтырга кирәк. Күзләрне йомдык.(музыка яңгырый).  Шөгельгә анализ.

               

                                             Әдәбият:

  1. «Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе» Закирова К.В.
  2. «Балачак-уйнап-көлеп  үсәр чак» Закирова К.В., Мортазина Л.Р.
  3. «Гөлбакча» Юсупов Ф.Ю., Камалова З.Ф. .

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспекты занятий Занятия по развитию речи Конспект итогового занятия по развитию речи «В гости к бабушке»

Конспекты занятийЗанятия по развитию речиКонспект итогового занятия по развитию речи        «В гости к бабушке»...

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

План конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему “Кояш ничек язга булышты".

Тема: Кояш ничек язга булышты.Максат: Кучмэ кошлар, терехэм тере булмаган табигатьтэге язгы узгэрешлэр турындагы белемнэрен ачыклау хэм тирщнщйту. Эзер рэсемнэр(таяну) кулланып язгы узгэрешлэр т...

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

“Язгы матурлык”

Максат: табигатьнең матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү; балаларның язгы табигатьтә булган үзгәрешләр турында күзаллауларын үстерү; бәйләнешле сөйләм телен үстерүне дәвам итү, сүзлек байлыгын арттыр...

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?» план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?»Программное содержание: 1. Образовательные: учить пользоваться условной меркой при  определении величины предметов....

Конспект занятие по развитию речи с детьми старшей дошкольной группы по теме «Транспорт» с использованием интерактивной доски (на основе конспектов логопедических занятий Нищевой Н.В.) + Игры для ИД к занятию.

В современном обществе интерактивные технологии прочно вошли в нашу жизнь. Мы уже на представляем себя без компьютеров и геджетов. А как же иначе, ведь они так облегчают жизнь, дают неогранниченный ис...