Музейга сәяхәт
план-конспект занятия (старшая группа)

Конспект по ознакомлению детей с экспонатами мини - музея ДОУ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл muzeyga_syaht.docx22.41 КБ

Предварительный просмотр:

Музейга сәяхәт.

(зурлар төркеме балалары белән музейда үткәрелгән шөгыль барышы)

Максат:

1) Борынгы әби-бабаларыбыздан сакланып калган әйберләр белән таныштыру;

2) Сөйләм телен үстерү;

3) Татар халык көнкүреш әйберләренә кызыксыну уяту,хөрмәт тәрбияләү.

  Җиһазлау: Кагыйдәләрне искә төшерү өчен билгеләр; киемнәр,сөлге,чабата,читек,чигелгән яулык, алъяпкыч, чулпы, беләзек, йөзек, күлмәк, камзул һ.б.

  Барышы:

      -Исәнмесез,балалар!  Бүген без сезнең белән бакчадагы кечкенә музейга сәяхәткә барабыз.Сәяхәткә чыкканчы кагыйдәләрне искә төшерик әле:

  -Кычкырмаска.

  -Кул белән кагылмаска.

  -Бу экспонатны күз белән генә карарга.

  -Бу экспонатны иснәргә генә мөмкин.

      -Ә хәзер юл алыйк. Балалар, музей дигәч сезнең күз алдыгызга нәрсә килеп баса?(элекке әйберләр, хәзер кулланмый торган предметлар)

     -Әйе, бик дөрес.Музей ул безнең элеккеге әби-бабайларның борынгы көнкүреш әйберләре, җиһазлары, беләзекләре, йөзекләре, намаз китаплары һ.б. Музейда алар бик күп еллар саклана.

      -Балалар, сез монда нәрсәләр күрәсез? Күлмәк. Камзул-озын яки кыска, җиңле яки җиңсез, ачык яки ябык изүле, өч, биш, җиде итәкле булырга мөмкин.Бай хатын-кызлары камзулны парчадан, ефәктән, бәрхеттән тектергән.Асылташлар белән бизәп эшләнгән каптырма исә камзулны тагын да баетып торган һәм сәламәтлекне саклаган.

      -Түбәтәй.Түбәтәй-тарихи халыкларда ирләрнең төп баш киеме.Түбәтәй бары тик гади тукымалардан тегелгән, чөнки йон,ефәк электрлаша.

                   Балкып тора түбәтәйләр,

                   Энҗе бөртекләр белән.

                   Алар монда килгән, гүя,

                   Чын әкият иленнән.

     -Бу нәрсә? Калфак.

Калфак-татар хатын-кызларының рухи матурлыгы, күңел байлыгын тегү-чигү эшенә осталыгын, зәвыгын чагылдыручы төрки халыклардан киң таралган баш киеме.Аның тарихы болгар чорына барып тоташа.

                   Бәрхетләрдән тегелгән,

                   Ука белән чигелгән.

                   Нәкышләре көмешләргә,

                   Алтыннарга күмелгән.

      -Ә монысы нәрсә?  Читек.

                    Бизәк төшкән итекләрне

                    Читекләр дип йөрткәннәр

                    Аларны татар кызлары

                    Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

      -Әйдәгез,“Түбәтәй “уены уйнап алабыз (балалар түгәрәккә басалар, кулдан-кулга түбәтәйне бирәләр, көй тәмамланганда түбәтәй кемдә кала, шул бала җәза үти).

                   Түбәтәеңне кигәнсең

                   Ераклардан килгәнсең.

                   Төскә матурлыгың белән

                   Шаккатырыйм дигәнсең.

                   Түп-түп түбәтәй

                   Түбәтәең укалы.

                   Чиккән матур түбәтәең

                   Менә кемдә тукталды.

      -Ә бу чабата. 985 елда бер вакыйга була.Руслар Болгар иленә яу белән килә. Сугыш барышында болгарлар җиңелә башлый. Күп кенә болгар сугышчылары әсирлеккә төшә.   Әмма сугышның язмышын үзгәртерлек шундый вакыйга була.Руслар болгар сугышчыла-рының аякларында читекләр күрәләр һәм таң калалар. Ник дисәң, аларның аякларында   чабата була.

     -Ә монысы, балалар-кырлы бәләк. Моның белән йон носкиларын ышкып юганнар, аннан уклау таягына простыняны чорнап шушы бәләккә ышкыганнар һәм үтүкләгән кебек булган.

      -Кеше һәрвакыт матурлыкка, гүзәллеккә омтыла. Матур күренү өчен төрле муенса, алка,   беләзекләр кулланалар. Чулпы хатын-кызларның чәчләренә үреп куя торган бизәнү әйберләре. Чулпыларга гарәп хәрефләре белән изге теләкләр, догалар язылган. Көянтәле чулпы ул беръюлы ике толымга кушып үрелгән һәм чәчне янәшә тоткан тәңкәләр.

      -Балалар, сәяхәтебезне дәвам итәбез.(Өстәлдә кулъяулык, сөлге, чиккән әйберләр).

                  Сөртенсәң-сөлге кирәк,

                  Көрәшсәң-сөлге кирәк,

                  Батырларга сабантуйда,

                  Бирелгән сөлге бүләк.

     -Әйдәгез әле,без сезнең белән ял итеп алыйк әле. Көз турында “Көзге уен” дигән ял итү уены уйныйбыз.

      -Ә хәзер без әниләр кулы белән чигелгән сөлгене бүләк итеп музейда калдырабыз.

      -Сезгә музейга сәяхәт ошадымы? (балалар җавабы).Монда экспонатлар гел тулыланып тора, без музейга тагын килербез әле.                                                          


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Музейга Сэяхэт

https://cloud.mail.ru/public/DH24/ixEsQSfKT...

музейга юлны онытмыйк

музейга сәяхәт...

конспект занятия в подготовительной группе "Музейга сәяхәт"

Балаларны музей белән таныштыру, балаларда музейга карата кызыксыну уяту.Милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау.Балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм...