конспект занятия в подготовительной группе "Музейга сәяхәт"
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Балаларны музей белән таныштыру, балаларда музейга карата кызыксыну уяту.Милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау.Балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл muzeyga_syaht.docx16.87 КБ

Предварительный просмотр:

Конспект занятия для подготовительной к школе группы

ТЕМА: Музейга сәяхәт

Максат: Балаларны музей белән таныштыру, балаларда музейга карата кызыксыну уяту.Милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау.Балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Кереш өлеш:

Исәнмесез, балалар!

Мин сезне бүген музейга сәяхәткә чакырам.

-Нәрсә соң ул музей? Кайсыгыз белә?

Балалар: Музейда элекке заман әйберләре саклана.

 Әйе дөрес, музей ул, элекке заманда әби- бабайларыбыз кулланган әйберләр: савыт-саба, эш кораллары, кигән киемнәре саклана торган урын.

Кунакчыллык, чисталык, пакълек, кешелеклелек – татар халкының иң күркәм сыйфатлары.

Менә әби белән бабай. Әйдәгез әле, әби белән бабайның киемнәренә игътибар итик.Безнең әбиләребез һәрвакыт ак яулыктан һәм калфактан йөргәннәр. Ак яулык ул татар халкының чисталык билгесе булып саналган.

Карагыз әле, бу калфакка! Нинди матур! Әбинең калфагын, бабайның түбәтәен алтын, көмеш укалы , аллы- гөлле җепләр белән гаҗәеп матур, нәфис милли бизәкләр төшереп чиккәннәр.

Безнең  бабайларыбыз милли бизәкләр белән чигелгән бик матур камзоллар киеп йөргәннәр.

Әбиләребез үз куллары белән чиккән алъяпкычлар , бик матур чигүле күлмәкләр һәм бизәкле матур читекләр киеп йөргәннәр.

Күрегез әле, балалар. Бу бишек. Әбиләребез сабый балаларны шул бишеккә салып тирбәткәннәр һәм бишек җырлары җырлап йоклатканнар. Ул заманда хәзерге кебек җиһазлар булмаган. Йортта бердәнбер җиһаз булып өй түрендәге сәке саналган.Сәке түрендә самовар булган. Безнең әби-бабаларыбыз бик кунакчыл булганнар.Кунакны кайнар самовар чәе белән сыйлаганнар. Бу сәкегә утырып иртәнге, көндезге һәм кичке ашны ашаганнар.Кич җиткәч сәке йоклау урыны булып та кулланылган.

Бүлмәнең бер почмагында  мич урнашкан.Бу зур мичтән гаилә учагы җылысы бөркелеп тора.Шушы зур мичкә тыгып чуенда аш,ботка пешергәннәр.Мич өй эчен дә җылыткан.Мич башында җылыда кечкенә сабыйлар йоклаганнар.

Әби- бабаларыбыз өй эчен керосин лампалары белән яктыртканнар. Керосин лампалары мич өстендә сакланганнар. Бу керосин лампасы яктысында әби-бабаларыбыз кич утырып чигү чиккәннәр, читек теккәннәр,чабата ясаганнар, бәйләм бәйләгәннәр.

Татар авылының өй түрендә сандык булган. Сандыкта буыннан-буынга тапшырылган байлыклар саклана:

   Әбиләрнең сандыгында

Сакланмый ниләр генә

Әйдәгез, сорыйк үзеннән

Ачып күрсәтсен безгә.

Сандыкта татар  хатын-кызларының милли киемнәре, алъяпкычлары,беләзекләре,чулпылары, колак алкалары сакланган.

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Конспект занятия в подготовительной группе «Зимующие птицы» для детей подготовительной группы

Программное содержание: закрепить знания детей об известных им зимующих птицах, изучить их особенности и особенности поведения в зимнее время, развивать у детей наблюдательность, воспитыват...

Конспект занятия в подготовительной группе по окружающему миру и развитию речи (подготовительная группа)

МБДОУ ВМР «Васильевский детский сад общеразвивающего вида»Конспект занятия по ознакомлению с окружающим и развитию речи с детьми подготовительной группы.Воспитатель: Смирнова М. Б., март 2...

Конспект занятия в подготовительной группе: Развитие эмоционального интеллекта «Театр эмоций» для детей подготовительной группы.

Конспект занятия в подготовительной группе: Развитие эмоционального интеллекта «Театр эмоций» для детей подготовительной группы. Подготовила Педагог-психолог:Винничук Ирина Мирославовна Цель занят...

Конспект занятия в подготовительной группе «Зимующие птицы» для детей подготовительной группы

Конспект занятия в подготовительной группе «Зимующие птицы»для детей подготовительной группы...