Йомры икмәкнең туган көненә хәзерләнү.
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Вазиева Хания Минзяновна

 

Балаларны  кыргый җәнлекләрне танып белергә өйрәтү, сөйләм телләрен үстерү, төсләрне, төзү татериалларының исемнәрен  ныгыту,  әхлак, экологик тәрбия бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yomry_ikmk_nen_tugan_konen_zerlnu.1.doc17.04 КБ

Предварительный просмотр:

          Беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле.

                        Йомры икмәк нең туган көненә хәзерләнү. 

Муниципаль мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе “Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы”  югары категорияле   тәрбияче Вәҗиева  Хәниянең  эш  тәҗрибәсеннән

Максат:балаларны  кыргый җәнлекләрне танып белергә өйрәтү, сөйләм телләрен үстерү, төсләрне, төзү татериалларының исемнәрен  ныгыту,  әхлак, экологик тәрбия бирү.

Җиһазлау: проектор,  ноутбук,  пластилин салынган тәлинкә, әвәләү тактасы; дидактик   уен  “ Вазага чәчәкләрне тутыр”, төзү материаллары, картина. 

Тәрбияче: Балалар, безгә кунакка апалар килгән, әйдәгез,  алар белән матур итеп исәнләшик әле.

Балалар: Исәнмесез, хәерле иртә.

 I.Кереш өлеш.

Тәрбияче: Балалар, үстегезме соң инде сез? Я, күрсәтеп бирегез әле.

Балалар: (хәрәкәтләр белән күрсәтәләр)

Менә идән. ( кулларны сузып, идәнне күрсәтү)

Менә түшәм.(кулларны  өскә таба сузып күрсәтү)

Көн дә шулай зур үсәм.( аяк очларына басып, кулларны өскә сузып тору)

Тәрбияче: Үскән кешеләр бик акыллы, тәртипле, иптәшләре белән дә дус була. Сез  иптәшләрегез белән  дусмы? Ягез,  җитәкләшеп,  бер – берегезгә карап  елмаегыз  ә ле?

Балалар җитәкләшеп басалар, бер - берләренә карап елмаялар.

II.Төп өлеш. Өйрәнгәннәрне ныгыту.

Тәрбияче: Менә шундый  ышанычлы дуслар булганда,  юлга чыксаң да була? Мин сезне бүген  әкиятләр иленә сәяхәткә алып барырга уйладым.  Барасызмы?

Балалар: Барабыз.

Балалар җитәкләшеп,  музыкаастында урында атлап торалар.

(Йомры икмәк әкияте күренеше слайдтан күсәтелә.)

1 слайд.  Әби - бабай  рәсеме.

Тәрбияче: Без сезнең белән, әкият дөньясына эләктек.

Сез кемнәрне күрәсез?

Балалар: Әби белән бабайны.

Тәрбияче: Аларны кайсы әкияттә күргәнегез бар?

Балалар: Чуар тавык,  Шалкан,  Йомры икмәк.

Тәрбияче:Бүген без “Йомры икмәк” әкиятенә эләктек. Әби белән бабай Йомры икмәкнең туган коненә үткәрергә булганнар. Дуслары килеп җитми дип, кайгырып утыралар. Берәр  хәл булгандыр. Чакырырга булышабызмы балалар?

Балалар: Булышабыз.

Тәрбияче: Йомры икмәккә юлда барганда иң берече нәрсә очрый ?Күрсәгез таныйсызмы? 

2слайд. Куян рәсеме.

Балалар: Куян.

Тәрбияче: Ул нинди?

Балалар: йомшак, озын колаклы, тиз йөгерә, куркак.

Тәрбияче: Нәрсә ярата куян?

Балалар: Кишер, кәбестә ярата.

Тәрбияче: Чәчәкләр үстерергә дә ярата икән. Туган көнгә  ваза белән чәчәк алып барасы булган. Аның нигәдер елыйсы килеп тора әле, ул күңелсез.

И балалар, чәчәкләре  чәчелеп беткән бит. Туган көнгә соңга калмасын, булышыйк. (өстәлдә кызыл, зәңгәр, сары төстәге вазалар һәм  шундый ук төстә чәчәкләр ята)

Дидактик уен “ Чәкне вазага урнаштыр”. Максат: чәчәкләрне төсләренә туры килгән вазаларга урнаштыру, төсләрне танып белү, кул моторикасын үстерү.

Тәрбияче: Йомры икмәккә чәчәкләрен бүләк итәр. Сезгә рәхмәт әйтте.

Юлыбызны дәвам итик. (Җитәкләшеп урында атлау хәрәкәтен эшләү).

Тәрбияче: Куяннан соң йомры икмәкнең каршына нәрсә килеп чыккан?

Балалар: Бүре.

3 слайд: Бүре рәсеме.

Тәрбияче: Бүре нинди әле ул ?

Балалар:  Усал, соры, үткен тешле.

Тәрбияче: Бүре нинди хайван?

Балалар: Ул кыргый хайван.

Тәрбияче: Ул да туган көнгә ашыга, уенчыкларын  җ ыя алмый  интегә. Булышабызмы?

Дидактик уен: “ Төзү материалларының исемнәрен ата!”.

Максат:  төзү материалларын танып, исемнәрен дөрес атарга өйрәтү, кушу буенча алып килү, игътибарлылык тәрбияләү.

Ничек уйлыйсыз, балалар, без тагын нәрсәне очратырбыз?

Балалар. Аюны очратабыз.

Тәрбияче: Аю кыш көне нәрсә эшли соң ?

Балалар: Аю йоклый.

Аю йоклаган картина куела. УМК.

Тәрбияче :Кайчан йокысыннан уяна.

Балалар: Яз килгәч.

Тәрбияче:  Аны уятырга кирәк. Тизрәк яз җиткәнен белсен. Яз җиткәнне каян беләбез?

 Яз турында физкульминут.

Киң итеп җәеп колач,

Килде яз, килде яз.

Елмаеп тора кояш, көн аяз, көн аяз.

Кыш буе яткан карлар

Эределәр, эределәр.

Сыерчыклар, каргалар килделәр, килделәр.

Тәрбияче: Каргалар нинди төстә?

Балалар: Кара төстә.

Тәрбияче: Алар ничек кычкыра?

 Авазлар өстендә эш:

 Балалар: Кар - кар дип.

Тәрбияче: Такмагын да әйтеп күсәтегез инде?

Рәсем кую.УМК

Карга әйтә кар- кар.

Мичтә бәлеш бар, бар.

Берсен генә алыр идем

Өйдә кеше бар, бар.

Кошлар тавышын тыңлау.

Аю уяна.

Тәрбияче:Менә,  кошлар тавышына аю да уянды. Юлыбызга  тагын нәрсә очрар микән?

Балалар: Төлке.

4 слайд: Төлке рәсеме.

Тәрбияче: Төлке нинди әле ул?

Балалар: Хәйләкәр.
Тәрбияче: Төлке нәрсә ярата?

Балалар: Тавык ярата.

Тәрбияче: Тавык нинди кош?

Балалар: Йорт кошы.

Тәрбияче: Ягез, төлке кебек кыланып күрсәтегез әле?

Балалар  йөреп килә.

Тәрбияче: Төлке йомры икмәкнең туган көненә барам,  дип  мактанып басып тора. Ул бара торсын. Ә без нишлибез, балалар ? Сезнең дә туган көнгә барасыгыз киләме соң?

Балалар: Әйе, бик  килә.

Тәрбияче: Әйдәгез, алай булгач, күчтәнәчкә вак бәлеш пешерик.

(Балалар өстәл артына барып утыралар, түгәрәк хәрәкәтләр белән вак бәлеш  әвәлиләр.)

III өлеш. Әвәләү.Музыка кую.(Вак бәлешләрне подноска салып кую.)

Тәрбияче: Без дә йомры икмәкнең   дуслары  булырбыз. Бергә рәхәтләнеп уйнарбыз.Күңел ачарбыз.Аңа нинди җыр бүләк итәрбез, я кабатлап карыйк әле.

VI.Җыр. “Дустым бар”.

 (Вак бәлешләрне подноска салып, кулга тоту.Музыка астында атлап бару.)

Йомгаклау.

Тәрбияче: Сезгә шөгыль ошадымы? Рәхмәт, сез бик матур җаваплар брдегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Йомры икмәкнең туган көне”

“Йомры икмәкнең туган көне”Максат:-Балаларның сүз байлыгын үстерү, сөйләмдә активлаштыру. “Нинди?”, “нәрсә?”, “ничек?” “кайда яши?” сорауларына җавап бирергә өйрәтү.-Урман төшенчәсе белән таныштыру, а...

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

“Туган көнгә әзерләнәбез”

Конспект НОД по закреплению и повторению пройденного материала УМК по татарскому языку с детьми старшей группы...

«Куянкайның, туган көне» Ачык ишекләр көненә әзерләнгән икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллау формалаштыру эшчәнлеге.

Максат:1) Балаларның санау күнекмәсен үстерү; бер-күп төшенчәрен ныгыту; зур һәм кечкенә төшенчәләре турында мәгълүмат бирү, предметларның зур һәм кечкенәнен аера белергә өйрәтү.2) Уйлау-фикерләү сәлә...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...