Конспект сюжетно-ролевой игры "Театр уйныйбыз"
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) по теме


Театр белән таныштыру.Сәнгать төркеме белән таныштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл s.r.igra_.docx23.84 КБ

Предварительный просмотр:

Сюжетлы – рольле уен «Театр уйныйбыз»

Уенның максаты: Театр белән таныштыру. Театр профессияләре, театрның тормышы белән таныштыру. Рольләрне аера белергә өйрәтү һәм  рольгә кереп уйнау. Сәнгат төркеме белән таныштыру ( актер, режисссер, гример, музыкантлар),  “Шалкан” әкияте буенча тетр кую.

Материаллар: Афиша, билетлар өчен материаллар, “Шалкан” әкиятенә” декорацияләр һәм костюмнар

Геройлар: шалкан, бабай, әби,әти, әни, малай, кыз, песи, эт, тычкан.

Костюмнар: әбигә яулык һәм алъяпкыч, бабай        шапка һәм кафтан, песи, эт, тычканга шапкалар.

Башка дәресләр белән уртаклык: сюжетлы- рольле уен,  музыка, әдәби әсәрләр, сөйләмне үстерү.

Әңгәмә: “Мин ничек театрда булдым”

Уенның барышы.

Тәрбияче:  Балалар, әйдәгез без сезнең белән бүген Г. Камал  театрына барабыз. Барабызмы? Әйдәгез киттек. Карыйк әле, бүген безнең нинди театрлар уйналына икән. (Афиша карыйбыз). Аха, бүген театрда “Шалкан “әкиятен куялар.  Карыйбызмы?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Әйдәгез алайса, билетлар алырга киттек.

Кассир:         Иртәдән бирле билетлар сатам,

                Бар билетлар шимбәгә

         “Шалкан” әкиятенә

Килегез , алыгыз!

        Тәрбияче: Исәнмесез!. “Шалкан”әкиятенә билетлар бармы? Ничә сум?

        Кассир: Әйе, билетлар бар.  Ничә билет бирим?

        Тәрбияче: Мина 1 билет бирегез.

        Кассир: Мә, 1 билет.

Тәрбияче: Рәхмәт. Сау булыгыз!

Кассир: Сау булыгыз!

        Бала 1. Мина билет бир?

        Кассир: Ничә?

Бала 1: 1 билет

Кассир: Мә билет.

Бала 1: Рәхмәт. Сау булыгыз!

Кассир: Сау булыгыз!

(Һәрбер бала белән диалог үткәрелә)

Тәрбияче: Билетлар алдык, ә хәзер, әйдәгез, чишенәбез. Гардеробка киемнәребезне бирик.

Кием-салым алучы:  

Тәрбияче: Исәнмесез. Кофтаны алыгыз!. Рәхмәт.

Кием-салым алучы:  Мә, номерны.

Тәрбияче: Рәхмәт.

1 бала:  Кофтаны алыгыз! Рәхмәт!.

Кием-салым алучы:  Мә, номерны.

1 бала: Рәхмәт!.

(Һәрбер бала белән диoалог үткәрелә)

Тәрбияче: Залга кергәнче, әйдәгез, без сезнең белән буфетка барып киләбез.  Чәйләр эчәрбез.

Буфетчик:  Исәнмесез! Нәрсә кирәк?

Тәрбияче: Ә сездә ниләр бар?

Буфетчик:  Чәк-чәк, өчпочмак, кыстыбый, өлеш, алма,чәй

Тәрбияче: Мина чәй һәм өчпочмак бир.

Буфетчик : Мә, чәй һәм өчпочмак. Тәмле булсын!

Тәрбияче: Рәхмәт.

1 бала:  Мина чәк-чәк бир.

Буфетчик: Мә, чәк-чәк. Ашыгыз тәмле булсын!

1 бала: Рәхмәт.

(Һәрбер бала белән диoалог үткәрелә)

Тәрбияче: Киемнәрне салдык, ашадык, ә хәзер киттек инде театр карарга. Ләкин башта безнең билетларыбызны  билетер тикшерәчәк. Ул тикшергәч кенә, без залга утәчәкбез.

Билетер:  Мин билетлар тикшерәм,

                Билетсез  залга кертмим

Сезнен урын бельэтажда,

Ә сезнеке- партерда

Барысы бергә: Исәнмесез! Менә безнең билетлар.

1 бала: Мә, билет.

Билетер: Бир, билет

Билетер: Рәхим итегез!

Барысы бергә: Рәхмәт!

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, урыннарны табабыз һәм утырабыз. Тиздән театр башлана. (Балалар урындыкларга утыралар, театр башлана)

“Шалкан” әкияте күрсәтелә

А.Б. Бабай шалкан утырткан. (Музыка. Бабай шалкан утырта). Шалкан зур булып үскән.( Шалкан- бала, әкренләп күтәрелә башлый). Бабай шалканны тарта башлый. Тарта-тарта, ләкин тартып чыгара алмый.

Бабай: Тартам-тартам, ләкин чыгара алмыйм.

А.Б. Бабай әбине чакырган.

Бабай: Әби, кил монда

Әби: Киләм-киләм, бабай.

А.Б. Әби бабайга, бабай шалканга. Тарталар- болар, тарталар, ләкин тартып чыгара алмыйлар. Әби әнине чакыра.

Әби: Әни, кил монда.

Әни: Киләм бабай, киләм әби.

А.Б. Әни әбигә, Әби бабайга, бабай шалканга. Тарталар болар, тарталар, ләкин тартып чыгара алмыйлар. Әни Әтине чакыра

Әни: Әти, кил монда.

Әти: Киләм-киләм, әни.

А.Б. Әти әнигә, Әни әбигә, Әби бабайга, бабай шалканга. Тарталар болар, тарталар , ләкин тартып чыгара алмыйлар.  Әти малайны чакыра

Әти: Малай, кил монда

Малай: Киләм.

А.Б. Малай әтигә, Әти әнигә, Әни әбигә, Әби бабайга, бабай шалканга. Тарталар- болар,тарталар, ләкин тартып чыгара алмыйлар.  Малай кызны  чакыра.

Малай: Кыз, кил монда

Кыз: Киләм.

А.Б. Кыз Малайга, Малай  әтигә, Әти әнигә, Әни әбигә, Әби бабайга, бабай шалканга. Тарталарболар, тарталар болар, ләкин тартып чыгара алмыйлар.  Кыз Акбайны чакыра.

Кыз: Акбай, кил монда

Акбай: Гав, Киләм.

А.Б. Акбай Кызга, Кыз Малайга, Малай  әтигә, Әти әнигә, Әни әбигә, Әби бабайга, бабай шалканга. Тарталар- болар, тарталар болар, ләкин тартып чыгара алмыйлар.  Акбай Мияуны чакыра.

Акбай: Мияу, кил монда

Мияу: Мяу, киләм.

А.Б. Мияу Акбайга. Акбай Кызга, Кыз Малайга, Малай  әтигә, Әти әнигә, Әни әбигә, Әби бабайга, бабай шалканга. Тарталар-тарталар болар, ләкин тартып чыгара алмыйлар.  Мияу тычканны  чакыра.

Мияу: Тычкан, кил монда,

Тычкан: Пи-пи, киләм

А.Б.  Тычкан Мияуга, Мияу Акбайга. Акбай Кызга, Кыз Малайга, Малай  әтигә, Әти әнигә, Әни әбигә, Әби бабайга, бабай шалканга. Тарталар болар, тарталар болар һәм шалканны тартып чыгаралар.

Музыка уйный. Геройлар баш ияләр.

Тәрбияче: Балалар, театр сезгә ошадымы? Кемнәр сезгә күбрәк ошады?

(Балаларның җаваплары) Бик матур булды, шулай бит. Ә хәзер инде, киемнәребезне алабыз да, өйгә кайтабыз.

Кулланылган әдәбит: 

  1. Н.Ф. Губанова “ Развитие игровой деятельности”.-Мозаика Синтез, Москва, 2010.
  2. К.В. Закирова “Уйный –уйныйүсәбез”.-Мәгариф Нәшрияты, Казан, 2005
  3. К.В. Закирова “Әй уйныйбыз, уйныйбыз...”.-Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013.

Әңгәмә: “Мин ничек театрда булдым”

Күптән түгел мин театрда булдым. Миңа анда бик ошады, шуңа күрә сезгә сөйлисем килде.Тетрга килгәнче, бөтен төштә афишалар өленеп тора, бу афишалар буенча без үзебезгә ошый торган спектакльне сайлый алабыз. Анда спектакльнең исеме һәм актерларның исемнәре язылган.

Театрда бәйрәм хисе тора.  Анда бик күп утлар, матур заллар, матур киенгән кешеләр. Бөтенесе дә звонок булганын көтеп торалар, карый торган залга керер өчен. Караучылар билеттагы урыннарны табып утыралар. Сценада занавес ябык, шуның өчен караучылар нинди спектакль булганын белмиләр. Ут сүнә, занавес ачыла, актерлар чыгалар һәм спектакль башлана.

Спектакль караганда мин шуны аңладым, кешеләр  безнең өчен ничек тырышалар, спектакль матур һәм күңелле булсын өчен. Театрда төрле профессиядәге кешеләр эшли: сценарист, режиссер, актер, декоратор, рәссамнар, гример, костюмер, музыкантлар. Театрда тагын кассирлар, билетерлар, кием-салым алучылар, буфетта эшләүчеләр бар. Ничек уйлыйсыз, бу кешеләр нәрсә белән шөгыльләнәләр?:

Әңгәмәдән соң, тәрбияче театр уйнарга чакыра. Балалар үзләренең рольләрен алалар. Ә калган балалар- театр караучылар булалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект сюжетно-ролевой игры "Музей"

Конспект составлен по итогам работы по музейно-педагогической программе "Здравствуй, музей!"  Задачи конспекта воспитывать  эмоциональный отклик на художественный образ произведения, учить о...

Моделирование сюжетно -ролевой игры "Поликлиника" старшая группа Конспект сюжетно-ролевой игры "Поликлиника"

Содержание игры:Способы вовлечения в игру детей, имеющих различные способности, особенности и интересы.Ситуация удивления для развития и обогащения сюжета.Усложняющие занятия для детейОборудование...

Конспект сюжетно-ролевой игры «Больница для игрушек» по руководству сюжетно - ролевой игрой «Больница для игрушек» во 2 младшей группе

Задачи :1) познакомить детей с работой больницы, формировать у детей представленияо профессии врача и медицинской сестры, развивать интерес к работебольницы;2) формирование игровой деятельности:...

Конспект сюжетно-ролевой игры «Супермаркет» в подготовительной группе Конспект НОД «Супермаркет»

Конспект сюжетно-ролевой игры «Супермаркет» в подготовительной группе....

Конспект сюжетно-ролевой игры «Лесная больница» во второй младшей группе «В» Тема: Сюжетно-ролевой игры «Лесная больница»

Конспект сюжетно-ролевой игры «Лесная больница» во второй младшей группеЦель: формирование игровых умений, создание условий для сюжетно-ролевой игры.Задачи:1. Формировать умение прини...

Конспект сюжетно-ролевой игры в первой младшей группе «У врача» Сюжетно – ролевая игра «У врача».

Конспект сюжетно-ролевой игры в первой младшей группе «У врача» Сюжетно – ролевая игра «У врача». Цель: Дать возможность самостоятельно планировать игровые задачи; учить использовать предметы замест...