Минем гаиләм
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) по теме

1. Гаилә  турындагы  белемнәрен  ныгыту, гаилә әгъзалары белән таныштыру, өлкәннәр дөньясына  кызыксыну  уяту.

2. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү.

3. Бәйләнешле сөйләмне һәм мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_gailm.docx16.74 КБ

Предварительный просмотр:

Нуреева Г.С. - тәрбияче

Түбән Кама шәһәре МБДОУ №76

“Минем гаиләм”

 Максат:

1. Гаилә  турындагы  белемнәрен  ныгыту, гаилә әгъзалары белән таныштыру, өлкәннәр дөньясына  кызыксыну  уяту.

2. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү.

3. Бәйләнешле сөйләмне һәм мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау:

Өй  рәсемнәре,  фотоальбомнар,  гаилә әгъзаларының шәхси әйберләре.

Дәрес барышы:

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, килгән кунаклар белән  матур итеп исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез.

(Тактага өй рәсемнәре эленгән)

Тәрбияче: Балалар, бу рәсемгә карагыз әле, анда нәрсә күрәсез?

Балалар: Өй.

Тәрбияче: Ә бу өйдә кемнәр яши?

Балалар: Кешеләр.

Тәрбияче: Ә кешеләр кемнәр алар?

Балалар: Әти, әни, бабай, әби, абый, апа, энем, сеңлем. (Рәсемнәр эленә)

Тәрбияче: Бик дөрес. Ә бер сүз белән аларны ничек итеп әйтеп була?

Балалар: Гаилә.

Тәрбияче: Шулай итеп өйдә кемнәр яши?

Балалар: Өйдә гаиләләр яши.

Тәрбияче: Нинди гаиләләр була?

Балалар: Зур һәм кечкенә гаиләләр.

Тәрбияче: Зур гаиләдә ничә кеше яши?

Балалар: Зур гаиләдә күп кеше яши.

Тәрбияче: Кечкенә гаиләләрдә ничә кеше яши?

Балалар: Кечкенә гаиләләрдә аз кеше яши.

Тәрбияче: Күп гаиләдә кемнәр яши?

Балалар: Әти, әни, бабай, әби, абый, апай, энем, сеңлем.

Тәрбияче: Аз гаиләдә кемнәр яши?

Балалар: Әти, әни, мин.

Тәрбияче: Ә сез нинди гаиләләрдә яшисез?

(Балаларның җаваплары: мин зур гаиләдә яшим. Безнең гаиләдә әти, әни, әби, бабай, сеңлем һәм мин яшим.)

Тәрбияче: Ә кечкенә гаиләләрдә яшәүче балалар бармы?

(Балалар җавабы: мин кечкенә гаиләдә яшим. Әти, әни, мин.)

Тәрбияче: Менә без сезнең нинди гаиләләрдә яшәгәнегезне дә белдек.

Тәрбияче: Ә хәзер  безнең балалар үзләренең әниләре белән эшләгән гаилә альбомнары белән таныштырырлар.

 (Балалар “Гаилә”альбомнары белән таныштыралар)

(Бу мин яшәгән өй. Без анда гаиләбез белән яшибез. Минем әтием-…, әнием-…(исеме), һ.б.)

Тәрбияче: Менә, балалар, сез бер-берегезне гаилә альбомнары белән таныштырып та киттегез.

Физкультминут

Тәрбияче: Әйдәгез бергәләп “Исемең кем?”дигән бармак уены уйнап алабыз.

Бу бармак – бабай,

Бу бармак – әби,

Бу бармак – әти,

Бу бармак – әни,

Бу бармак – нәни бәби,

Аның исеме Чәнти!

Балалар, бу өстәлдә  сезгә таныш әйберләр юкмы? Әгәр дә булса, үзегезнең кулыгызга алыгыз. Аларның кемнеке икәнен ачыкларбыз.

Дидактик уен: “Кем әйбере?”

(Балалар әти-әниләренең, әби-бабайларының әйберләрен дөрес итеп танып ала белергә тиеш).

Тәрбияче: Балалар, сезгә бүген уен-шөгыль ошадымы? Без нәрсә турында сөйләштек? (Балаларның җаваплары)

Бик дөрес. Әти, әни, әби, бабай, балалар – бу гаилә, чөнки болар барысы да гаилә әгъзалары. Әти-әни, әби-бабай – гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре, чөнки алар сезнең турында уйлап, борчылып яшиләр. Шуңа күрә аларны яратыгыз, матур эшләрегез белән куандырыгыз, ягымлы сүзләрегез белән сөендерегез.

Тәрбияче: Ә хәзер без сезнең белән Роберт абый Миңңуллин сүзләренә язылган “Җирдә миңа ни кирәк “ дигән җыр белән уен-шөгылебезне тәмамлыйк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк,

Әти дә әни кирәк.

Без яшәгән өй кирәк.

           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Минем гаилә" шөгыле

Рус балалары өчен  зурлар төркемендә “Минем гаилә”  темасына татар теле шөгыле. Бу шөгыльдә балаларны яңа сүзләр белән таныштыру вакытында татар теленә генә хас булган авазла...

Конспект занятия:"Минем гаиләм."

Формировать правильное представление о семье, роли матери, отца,дедушки, бабушки,брата, сестры. Закрепить представления о трудовых обязанностях членов семьи....

"Минем гаилә"

Белем бирү өчен тәрбия чарасы....

Минем гаиләм.

Минем гаиләм.Максат: 1. Гаилә турындагы белемнәрен ныгыту,гаилә әгъзалары белән таныштыру, өлкәннәр дөньясына кызыксыну  уяту. 2. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү. 3. Бәйләнеш...

Минем гаиләм.

Минем гаиләм.Максат: 1. Гаилә турындагы белемнәрен ныгыту,гаилә әгъзалары белән таныштыру, өлкәннәр дөньясына кызыксыну  уяту. 2. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү. 3. Бәйләнеш...

Дидактик уен «Мин һәм минем гаиләм»

Бурычлар:Балаларның гаилә һәм гаилә әгъзалары турындагы белемнәрен баетуны дәвам итү; исемнәрне сан, тартым белән төрләндерүгә (әни-әниләр, әни – әнием) күнектерү;Балаларның игътибарын, хәтерен, аңга ...