Зурлар төркемендә ачык эшчәнлек " Яз билгеләре"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Имамова Оксана Владимировна

Конспект занятия в старшей группе на тему " Признаки весны"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zurlar_torkemend_achyk_eshchnlek_yaz_bilgelre.docx46.58 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  «Яз»

Белем бирү өлкәсендә программа эчтәлеген тормышка ашыру:”Танып белү үсеше”,”Иҗади-эстетик сәнгати үсеш”,”Сөйләм үсеше”,”Социаль-коомуникатив үсеш”

Балаларның  эшләнлек төрләре:уен ,  коммуникатив,танып белү,  музыка.

Тәрбия бурычы: табигатьтәге үзгәрешләрне күрергә өйрәтү, соклану хисләре, балаларда сөйләгәнне игътибар белән тыңлый белү, сорауларга төгәл җавап бирә белү сыйфаты тәрбияләү. Кошларга сак караш һәм кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.

Үстерү бурычы: бәйләнешле сөйләм телен , язгы күренешләр белән кызыксынуларын үстерү. Әйләнә-тирә  дөньяга  эстетик  мөнәсәбәт  формалаштыру.

Белем бирү бурычы: балаларның язгы табигатьтәге үзгәрешләр турында күзаллауларын киңәйтү; үз уйларыңны башкаларга матур итеп җиткерә белү күнекмәсен камилләштерү; сүзлек запасын баету. Яз турында эндәшләр, тизәйткечләр, сынамышлар өйрәтүне дәвам итү. Балаларга кошлар турында белешмә бирү, тышкы билгеләренә карап танырга, исемнәрен әйтергә өйрәтүне дәвам итү.

Материаллар һәм җиһазлар: компьютер, туп, язгы күренеш рәсемнәре, кошлар рәсемнәре, “ Җылы яктан кайтучы кошлар” тавышы, аудиоязмалар.

Шөгыль барышы:

Балалар ярым түгәрәк ясап басып торалар .

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, бүген безгә күпме кунак килгән. Без аларга

бик шатбыз. Әйдәгез әле, алар белән елмаеп исәнләшәбез!

Балалар: Исәнмесез, хөрмәтле кунакларыбыз!

Әйдәгез бер – беребезгә хәерле иртә телибез.

Азаматның шигыре

Тәрбияче: Балалар, мин сезгә бер табышмак та сөйләп китәм, ә сез игътибар

белэн тыңлагыз әле….

Иң иртә ул күренә,

Менеп китә үренә,

Сокланамын эшенә —

Нур сибә бар кешегә.

Тәрбияче: Нәрсә икән ул ?

Балалар: Кояш!

Тәрбияче: Әйе, кояш! Әйдәгез аны чакырыйк.

Кояшкаем чык чык

Майлы ботка бирермен

Майлы ботка казанда

Тәти кашык базарда

Әти китте базарга

Тәти кашык алырга

Тәти кашык сабы алтын

Безгә кирәкми салкын

Музыка “ Кояш нурлары”

Бүлмәгә кояш керә

Тәрбияче: Менә балалар. Кояш безгә кунакка килде.Карагыз әле, ул нәрсәдер алып килгән, нәрсә бу? (хат). Нәрсә язылган микән анда, ничек уйлыйсыз?Табышмакка җавап тапсагыз, кемнән икәнен белербез.

«Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде;

Елап елгалар, яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт? – Я, әйтеп кара.»

Балалар: Яз ае. 

Тәрбияче:  Әйе балалар, кояш безгә яздан  хат алып килгән. Исәнмесез , балалар, кышның бердә китәсе килми, ул минем юлымны кар бураннар  белән  каплады, мин юлны таба алмыйм. Миңа ярдәм итегез.

Тәрбияче:  Балалар, нишлибез язга ярдәм итәбезме.(әйе). Кайда адашты икән яз?

Тәрбияче:  Исегезгә төшерегез әле, яз нинди ел фасылыннан соң килә? (Кыш). Ләкин язга ярдәм итәр өчен безгә биремнәр үтәргә кирәк.

Тәрбияче. Әйтегез әле, балалар, яз белән кыш бер-берсенә охшаганнармы?

Балалар. Юк.

Тәрбияче. Аларның аермасын күрер өчен без сезнең белән бирем үтәргә тиеш.

 “Киресен әйт”биреме.

Тәрбияче: мин җөмләне башлыйм, ә сез киресен әйтегез.

Кышын көннәр салкын, ә язын …. (җылы)

Кышын җир өстендә кар, ә язын… (үлән, чирәм)

Кышын кояш аста, ә язын … (өстә)

Кыш көне кар ява, ә яз көне…. (яңгыр)

Бик яхшы. Молодцы.

Тәрбияче:  Балалар, карагыз әле монда ниндидер эзләр бар, кайда илтә икән бу эзләр? Монда чәчәк бар, нәрсә микән анда? Чәчәктә икенче бирем,  язның билгеләрен санарга. Ләкин җөмләләрне яз җиткәч дип башларга һәм тулы итеп җавап бирергә кушылган.

Түгәрәккә басабыз, чәчәк белән.

1бала. Яз җиткәч кар эри, юкка чыга, җиргә сеңә.

2бала. Яз җиткәч, көн озыная, төн кыскара.

3бала.  Яз җиткәч, кояш яктырак яна, җылыта.

4бала. Яз җиткәч, яшел чирәмнәр чыга.

4бала. Яз җиткәч, агачларда бөреләр барлыкка килә, алар яфрак яра.

5бала.  Яз җиткәч, хайваннар йокыдан уяна.

6бала.  Яз җиткәч, кошлар жылы яктан очып кайта.

7бала.  Яз җиткәч, балалар көймә ясап, суга җибәреп уйныйлар.

8бала.  Яз җиткәч, кешеләр, калын киемнәрен юкага алмаштыралар.

9бала.Яз җиткәч гөрләвекләр ага.

10 бала. Яз җиткәч елгалар боздан арына, күтәрелә.

11 бала.Яз җиткәч беренче чәчәк умырзаялар уяна.

12 бала. Яз җиткәч, түбәләрдән тамчылар тама.

Балалар:

Тамчы там, тамчы там

Тамганынны яратам

Тамган тамчыларга карап

Мин уйнарга яратам

Тәрбияче:  Әфәрин, балалар!

Физминутка “Яз ”

 Тәрбияче. Әйе шул, яз җиткәч  бар табигать уяна. Безнең Алиябезнең  яз турында шигыре дә бар, сөйләп кит әле Алия.

Алиянең шигыре

Яз килде кояш көлде

Дөньяга нур бөркелде

Уянды бар агачлар

Куанды алмагачлар

Тәрбияче:  Балалар, әйдәгез юлыбызны дәвам итик.Эзләр кайда илтер икән безне?

Бүлмәдә серле сандык табалар.

Тәрбияче:  Нәрсә бу балалар?.Нәрсә икән анда, ничек уйлыйсыз? (балаларның җаваплары).Туп нәрсәдер әйтә, минем белән уйнап алсагыз, язны табырсыз ди ул.Әйдәгез әле,

Бер һәм күп уенын уйнап алыйк.

Тәрбияче:  Мин сезгә туп ыргытам, һәм, мәсәлән, агач дим, сез мина

тупны кире ыргытасыз һәм агач сүзен күплек санда әйтәсез…агач- агачлар,

ботак-ботаклар, үлән-үләннәр, бөре-бөреләр, чәчәк- чәчәкләр.

кошлар тавышы аудиоязмасы уйный

Тәрбияче: Дуслар, ишетәсезме, бу нинди тавышлар? Әйе, кошлар сайравы түгелме соң?Ә сез җылы яктан кайтучы нинди кошларны беләсез?

Балалар: Кара карга, торна, сыерчык, тургай, карлыгач, аккош.

Тәрбияче: Ә менә хәзер, шушы кошлар турында эндәшләр әйтик. 

Слайд “Кара  карга”

Тәрбияче: Бу нинди кош балалар?

Балалар: Кара  карга.

Лар лар, лар лар

Килде безгә каргалар

Берсе бәлеш пешерде

Икенчесе булышты

Өченчесе өстәл куйды

Дүртенчесе идән юды

Бишенчесе бәлешне

Үзе ашап бетерде. 

Слайд “Сырчык”

Тәрбияче: Бу нинди кош балалар?

Сыерчык, сыерчык,

Ояңнан очып чык.

Ошаса бу өең,

Түгелсен моң-көең!

Слайд “Тургай

Тәрбияче: Бу нинди кош балалар?

Тор, тор, тургай,

Таң, ата бугай.

Тургай, кил, чыпчык, чык,

Чырык, чырык, чырык! 

Слайд “кошлар”

Тәрбияче:  Балалар, карагыз әле, бу кошлар арасында артык кош юк микән?

Балалар: Күгәрчен ,чыпчык артык чөнки алар кышлаучы кошлар, калган кошлар күчмә кошлар.Ә без кышлаучы кошларга ничек ярдәм итәбез?

Балалар: Җим бирәбез, без аларны кайгыртабыз.

Тәрбияче:  Әйдәгез,

«Кошлар кайтты» уенын уйнап алабыз.

Мин   шигырьне  укыйм, ә сез ,  күчмә  кошларның  исемнәрен ишеткәч, очу хәрәкәтләре күрсәтәсез, кышлаучы кошлар исемнәрен ишеткәч чүгәлисез.

Мондый кошлар кайттылар:

Күке, казлар, аккошлар,

Сандугачлар, песнәкләр,

Ябалаклар, ләкләкләр,

Кара карга, тургайлар,

Сыерчыклар, чыпчыклар,

Карлыгачлар, торналар.

Барыгыз да булганнар,

Барыгыз да уңганнар.

Тәрбияче.Балалар карагыз әле,эзләрдәвам итә,  монда нәрсәдер бар? Нәрсә бу? Ачып карыйбызмы?(әйе). Әйдәгез, җыеп карыйк, нәрсә килеп чыгар икән? Сезнең беләсегез киләме?

“Яз” музыкасы

“Яз” рәсемен җыю

Тәрбияче:   бик җитезләр булдыгыз. Балалар, нәрсә ясалган монда? Сөйләп бирегез әле.

Булдырдыгыз, барлык биремнәрне үтеп чыктыгыз, яз юлны тапкандыр  дип уйлыйм, ул тиздән килеп җитәр.

Ә мин сезгә бер шигырь укыйм.

Өстәлгә сулы вазага

Тал ботаклары куйдым

Яз килүен хәбәр итәр

Бу ботаклар дип уйлыйм

Сап – сары йомшак песиләр

Борыннарын сузалар

“ Яз җитә”, - дип шатланалар

Салкыннарны куалар.

Тәрбияче:  Балалар, әйдәгез язга бүләккә тал ботакларын ясыйк. Рәсемя сау.

Булдырдыгыз балалар. Нинди матур рәсем ясадыгыз.

Рефлексия:   Балалар, сез буген бик тырыш булдыгыз?

Ягез, исегезгә төшерегез әле, без нинди ел фасылы турында сөйләштек?

Нинди уеннар уйнадык? Сезгә шөгыль ошадымы? Нәрсә авыр булды ?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Катнаш зурлар төркемендә ачык шөгыль

Зурлар hәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен сөйләм үстерүдән оештырылган эшчәнлек  конспекты.Тема: Кыш җитте. Кышкы уеннар....

Тема: “Белмәмешнең шәһәргә сәяхәте” (зурлар төркемендә ачык шөгыль)

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркемендә ачык шөгыль...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык эшчәнлек

Тәҗрибә үткәрү: Ни өчен орлыкларны, үсемлекләрне балчыкка утырталар? "Бүлмә гөле"...

Зурлар төркемендә сөйләм теленнән ачык эшчәнлек “Кышкы уеннар”

Сөйләм үстерү эшчәнлеге:Үстерү. Балаларның  күзәтүчәнлекләрен, гади нәтиҗәләр ясый белү сәләтен, бөйләнешле  сөйләм телен, иҗади күзаллауларын  үстерү.Белем бирү. Балаларның ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык эшчәнлек " Минем гүзәл туган ягым"

Конспект занятия в подготовительной группе " Мой родной край"...

Җәяүлеләр иленә сәяхәт (зурлар төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты)

Юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркеме балалары һәм әти-әнләр катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты...

Җәяүлеләр иленә сәяхәт (зурлар төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты)

Юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркеме балалары һәм әти-әнләр катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты...