ОД в подготовительной группе по обучению детей татарскому языку.
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)

Заббарова Роза Ивановна

“Әбигә барабыз, бергә күңел ачабыз”

(мәктәпкә әзерлек төркемендә татар теленә өйрәтү буенча белем бирү эшчәнлеге) 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_big_barabyz_berg_kunel_achabyz-_hafizova_1_1.doc630.5 КБ

Предварительный просмотр:

Биектау муниципаль районы «Ласточка» балалар бакчасы

“Әбигә барабыз, бергә күңел ачабыз”

(мәктәпкә әзерлек төркемендә татар теленә өйрәтү буенча белем бирү эшчәнлеге)

Әзерләделәр:

I нче кв. категорияле тәрбияче

Хафизова Г. Г.

I нче кв. категорияле тәрбияче

Заббарова Р. И.

Тема: “Туган көндә - кунакта”

Максат: балаларның сүз байлыгын арттыру, төрле уен ситуацияләрендә сүзләр, сүзтезмәләр, үстерешле диалоглар белән куллана белү күнекмәләрен ныгыту.

Бурычлар:

тәрбия бурычы: балаларда өлкәннәргә хөрмәт, бер-береңә карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү;

үстерү бурычы: балаларның хәтерен, игътибарын, фикерләү сәләтен үстерү, эшчәнлек вакытларында үзләштергән сүзләр һәм гади җөмләләрне сөйләм телендә ныгыту;

белем бирү бурычы: сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, сөйләм күнекмәләренә өйрәтү.

Җиһазлау: ноутбук, проектор, “Кибет” уены өчен ашамлык муляжлары, кызыл, сары, яшел, зәңгәр, ак төстәге шарлар, туп, өстәл, самавыр, һәр балага җитәрлек тәлинкә, чынаяклар, өчпочмаклар, ашъяулык, вазада алмалар, кәнфитләр, аудиоязмада татар халык бию көе, “Әбием-әбекәем” җыры, “Ак калач” җыры, “Карагыз” җыры, “Мин кайтам, кайтам” җыры, һәр балага җитәрлек кечкенә пакет-сумкалар.

Эшчәнлек барышы:

  1. Кереш өлеш

Уңай эмоциональ халәт тудыру

Балалар тәрбияче белән бергә бүлмәгә керәләр.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Т: Хәерле көн!

Б: Хәерле көн!

Т: Хәлләр ничек?

Б: Әйбәт, рәхмәт! Гөлүсә Газизовна, хәлләр ничек?

Т: Әйбәт, рәхмәт!

Ребята, к нам сегодня пришли гости. Поздороваемся с гостями?

Б: Исәнмесез!

Кунаклар: Исәнмесез!

Т: Ребята, какой сегодня прекрасный день! Предлагаю всем пожелать доброго дня.

Б: Хәерле көн миңа! (балалар ике кул белән үзләренә күрсәтәләр)

Хәерле көн сиңа! (уң һәм сул яктагы иптәшләренә күрсәтәләр)

Хәеоле көн барыбызга! (ике кулларын алга сузып кунакларга күрсәтәләр)

Т: Молодцы, балалар, рәхмәт! Ә хәзер утырыгыз. (балалар урындыкларга утыралар)

Ребята, сейчас я Вам загадаю загадку, а Вы внимательно послушайте.

(табышмакны башта татарча әйтәм, әгәр дә балалар авырыксынсалар, русча әйтәм)

Ул түгәрәк, зур, кызыл, сикерә. Бу нәрсә?

Кинешь в речку – не тонет,

Бьешь о стенку – не стонет,

Будешь в землю кидать –

Станет кверху взлетать.

Б: Туп.

Т: Дөрес балалар, туп. А туп у нас не простой, волшебный, заводной, хочет с Вами поиграть, задать вопросы. Уйныйбызмы?

Б: Әйе, уйныйбыз.

Туп белән уен.

Т: Син кем?

Б: Мин – Курбан.

Т: Сиңа ничә яшь?

Б: Миңа 6 яшь.

(Шул үрнәктә һәр баладан сорап чыгам)

  1. Төп өлеш

Телефон шалтырый (аудиоязмада)

Т: Алло! Исәнме, әби! Хәерле көн! Хәлләр ничек? Кунакка чакырасың? Үзеңә генә күңелсез? Ярар, рәхмәт, килербез, көт!

Ребята, мне позвонила әби, у неё сегодня день рождение, әби зовет нас в гости, ей одной скучно. Әбигә барабызмы?

Б: Әйе, барабыз!

Т: Ребята, мы собрались в гости, на день рождение. Как Вы думаете, мы ничего не забыли?

Б: Нужно купить гостинцы.

Т: Әйе, дөрес. Предлагаю сходить в продуктовой магазин за гостинцами.

Дарина, какую считалку ты знаешь? Выбери, пожалуйста, продавца. Дарина, әйдә, сана.

Дарина: 1, 2,  3 – бездә дуслык, бездә көч!

Т: Молодец, Дарина! … будет продавцом.

Сюжетлы – рольле уен “Ашамлыклар кибетендә”

(балалар кибеттән ипи, алма, сөт, чәк-чәк, кофе, чәй, сок, кәнфит алалар һәм алган ашамлыкларын кечкенә пакетларга салалар)

     Сатучы: Исәнмесез!

Бала: Исәнмесез!

С: Нәрсә кирәк?

Б: Алма кирәк.

С: Нинди алма?

Б: Кызыл алма.

С: Ничә алма?

Б: Өч алма.

С: Мә, өч кызыл алма.

Б: Рәхмәт, сау булыгыз!

С: Сау булыгыз!

Т: Гостинцы для әби мы купили, а чтобы создать праздничное настроение я предлагаю взять с собой воздушные шарики. У каждого из Вас есть свой любимый цвет.  Кому какой цвет нравится?

Сүзле уен “Нинди шар яратам?”

- Раяз, син нинди шар яратасың?

Раяз: Мин зәңгәр шар яратам.

Т: Кирилл, син нинди шар яратасың?

Кирилл: Мин сары шар яратам.

(Шул үрнәктә һәр баладан сорап чыгам)

Т: Вот теперь мы можем идти на день рождение. Әби живет недалеко от нашего детского сада и поэтому,  мы пойдем пешком. А чтобы в дороге было веселее, споем песню.

(бабалар тәрбияче белән бергә түгәрәк буйлап атлап йөриләр һәм җырлыйлар. Балаларның кулларында күчтәнәч салынган пакет һәм шар)

Җыр:

Карагыз, карагыз,

Туган көнгә барабыз.

Туган көнгә барабыз,

Җырлап-биеп алабыз.          (2тапкыр)

Уен ситуациясе “Әбидә кунакта”

Т: Вот, ребята, мы и пришли.

Барыбыз бергә: Исәнме, әби!

Әби: Исәнмесез, балалар!

Бергә: Хәлләр ничек, әби?

Әби: Әйбәт, рәхмәт!

Бергә: Әби, туган көнең белән!

Әби: Рәхмәт, балалар!

Т: Ребята, а теперь подарим әби гостинцы и шары.

(һәр бала әбигә кибеттән алган күчтәнәчен һәм шарны бирә)

Б: Әби, мә, алма!

Әби: Рәхмәт, балам.

Б: Әби, мә, чәк-чәк.

Әби: Рәхмәт, мин чәк-чәк яратам.

Б: Әби, мә, сөт.

Ә: Рәхмәт, сөт тәмле. (һ.б.)

Т: А сейчас предлагаю спеть для әби песню “Ак калач”.

( балалар түгәрәккә басалар, әби – уртада)

Җыр “Ак калач”

Әбинең туган көненә

Без пешердек ак ипи.

Менә шундый зур ипи,

Менә шундый кечкенә.

Менә шундый тәмле,

Менә шундый баллы.

Әйе шул, әйе шул,

Әйе шул, ипи тәмле.

Әбинең туган көнендә

Бергә бергә уйныйбыз

Менә шулай сикерәбез,

Менә шулай йөгерәбез,

Менә шулай чәбәк-чәбәк,

Менә шулай тыпыр-тыпыр,

Әйе шул, әйе шул,

Бергә бергә уйныйбыз.

Әбинең туган көнендә

Күңелле ял итәбез.

Менә шулай биибез,

Менә шулай җырлыйбыз,

Лә-лә, лә-лә, лә-лә,

Лә-лә, лә-лә, лә-лә,

Әйе шул, әйе шул,

Котлы булсын туган көн!

Әби: Зур рәхмәт, балалар! Зур рәхмәт! Балалар, мин сезне кунакка килерсез дип көттем. Сезгә тәмле өчпочмаклар пешердем. Әйдәгез әле, өстәл артына утырыз, чәй эчәбез, өчпочмак ашыйбыз.

(өстәлдә һәр балага тәлинкәдә өчпочмак салынган һәм чынаякта чәй куелган)

Т: Балалар, тәмле булсын!

Б: Рәхмәт.

(балалар “ашыйлар”, тәрбияче һәр баладан сорый):

Т: Дарина, син нишлисең?

Д: Мин өчпочмак ашыйм.

Т: Курбан, өчпочмак тәмлеме?

К: Әйе, өчпочмак тәмле.

Т: Азалия, син өчпочмак яратасыңмы?

А: Әйе, мин өчпочмак яратам.

Т: Адель, син нишлисең?

А: Мин чәй эчәм.

(шул үрнәктә һәр балага сорау бирәм)

Т: Әби, безнең балаларның сиңа бер җыр бүләк итәселәре килә. Җырлыйбызмы, балалар? Споем песню для әби?

Б: Әйе, җырлыйбыз.

(әби өстәл артында утыра, балалар җырлыйлар)

Җыр “Әбием - әбекәем”

  1. Балам дия-дия безне

Кадерләп үстерәсең.

Әй матур син әбекәем,

Күзләр тия күрмәсен!

Әй, әбием, әбекәем,

Кояш кебек күңелең.

Сәламәтлек бирсен Ходай

Озын булсын гомерең.

  1. Өебезнең нуры бит син

Рәхмәт яусын үзеңә.

Бәхетле без әбекәем

Син булган өчен генә!

Кушымта шул ук.

Әби: Бик зур рәхмәт сезгә, балаларым, бик матур җырладыгыз! Эх, бер яшь чакларны искә төшереп, биеп алыйм мәллә?

Т: Ребята, әби хочет танцевать. Может все вместе дружно скажем әби, чтоб станцевала?

Балалар: (барысы бергә) Әби, әйдә, бие.

(Әби татар халык бию көенә бии, балалар кул чабалар)

Т: Ай, рәхмәт, әби, булдырдың.

  1. Йомгаклау өлеше

Т: Әби, синең туган көндә безгә шундый ошады, бик күңелле булды. Безгә бакчабызга кайтырга вакыт инде. Ребята, нам уже пора возвращаться в детский сад. Вам понравилось у әби на день рождении?

Б: Әйе, нам очень понравилось у әби.

Әби: Балалар, сезгә күчтәнәчләрегез, матур теләкләрегез, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! Большое спасибо за ваши поздравления, пожелания, внимание. Тагын кунакка килегез. Я жду вас в гости, приходите еще. Не забывайте меня. Мине онытмагыз. Балалар, минем сезгә күчтәнәчләрем бар. (әби һәр балага сок белән чупа-чупс бирә)

Т: Ребята, мы тоже скажем әби “большое спасибо”, “зур рәхмәт”.

Б: Әби, зур рәхмәт!

Әби: Сау булыгыз, балалар!

Б: Сау бул, әби! (балалар җырлый-җырлый әбидән кайтып китәләр)

Җыр:

Мин кайтам, кайтам, кайтам,

Бакчага кайтам, кайтам.

Әйе шул, әйе шул,

Бакчага кайтам, кайтам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия (УМК) для средней группы по обучению детей татарскому языку

Максат: 1. Уенчык атамаларының исемнәрен истә калдыру, тәрбияче биргән сорауларны аңлый алуларына ирешү. 2.Сүз байлыгын булдыру, хәтер, уйлау сәләтен үстерү. 3.Татар тел...

Непосредственно образовательная деятельность в подготовительной к школе группе по обучению детей татарскому языку "В гостях у сказок"

Непосредственно образовательная деятельность в подготовительной к школе группе по обучению детей татарскому языку "В гостях у сказок". На занятии педагог  в форме игры знакомит детей с произведен...

Открытое занятие в средней группе по обучению детей татарскому языку "Продукты питания".

Игра является эффективной и доступной формой деятельности при обучении русскоязычных детей татарской устной речи. Дети даже не задумываются, что они учатся, сами того не замечая, намного лучше усваива...

«Обучении детей татарскому языку по УМК «Говорим по-татарски» (по обучению детей татарскому языку 4-7 лет) посредством познавательно-исследовательской деятельности »

ИНДИВИДУАЛЬНЫЙ ПЛАН ПОВЫШЕНИЯ ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО УРОВНЯ воспитателя (по обучению детей татарскому языку)первой  кв. категории на межаттестационный период на 2018-2023 г. Ахметовой Гульгены Му...

Конспект игровой деятельности с детьми 2 младшей группы по обучению детей татарскому языку Тема: “Алсу кунакка килгән. ”

Цель: Формирование у детей младшего возраста умения различать основныецвета (кызыл, яшел,сары, зәңгәр)Обучающие задачи: Закрепить с детьми понятия «семья» и «дружба».Продолжать...

План самообразования воспитателя (по обучению русскому и татарскому языкам) по теме: " Использование игровых технологий в обучению детей татарскому языку".

План самообразования воспитателя (по обучению русскому и татарскому языкам) по теме: "Использование игровых технологий в обучению детей татарскому языку"....