Икенче кечкенәләр төркемендә «Теремкәй» әкиятенә сәяхәт темасына белем бирү эшчәнлеге
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

Галиахметова Разиля Рауфовна

«Теремкәй» әкиятенә сәяхәт

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1_shogyl.docx27.15 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының                                         «Биектау «Байгыш» катнаш төрдәге балалар бакчасы» мәктэпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе»

Икенче кечкенәләр төркемендә ана теленнэн                                  белем бирү эшчәнлеге

Тема: «Теремкәй» әкиятенә сәяхәт

                                                                                                                                                                                                   Тәрбияче: Галиахметова Р. Р                                                      

                                                                               

Максат:  

Театральләштерү аша  балалар сөйләменең дөрес һәм сәнгатьлелеген үстерү;

Бурычлар:

1.Балаларны кыргый хайваннар белән таныштыру һәм хайваннарның үзенчәлекле якларын танып әйтә белергә гадәтләндерү;                                        2.Балаларның игътибарлылыгы, хәтерен үстерү өстендә эшләү ;                              3.Әкиятләргә уңай караш, дуслык, хезмәтне ярату тәрбияләү;

Көтелгән нәтиҗәләр: : балаларның логик фикер йөртүләре,  сәнгатьле һәм бәйләнешле сөйләм үсә,әкиятләр белән кызыксынучан иҗади шәхес тәрбияләнә.

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү, сөйләм теле үсеше, иҗтимагый аралашу үсеше, физик үсеш, нәфис-нәфасәти үсеш. 

Алдан үткәрелгән эш: “Теремкәй” әкиятен уку, презентация, мультфильм карау, кыргый хайваннар турында әңгәмәләр, рәсемнәр карау, бармак театры, күләгә театры күрсәтү.

Шәхси  эш: шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү, баланың роленә хас сыйфатларны өйрәнү,күрсәтү.

Ата-аналар белән эш: театр өчен декорацияләр ясау, киемнәр тегү.

 

Җиһазлау: Теремкәй (өй макеты),  әкият геройлары  өчен  киемнәр,  кәрзин, җиләк-җимеш, яшелчә муляжлары, агачлар, музыкаль үзәк.

   

   Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар. Тәрбияче балалар белән үзенчәлекле исәнләшә: үзенең ике учын да һәр баланың учларына тидереп чыга. Балалар да үзара шулай исәнләшәләр.

 

Тәрбияче:   Балалар, болай исәнләшкәндә без бер-беребезгә кулларыбызның җылысын бирдек, аңа яхшы кәеф, сәламәтлек теләдек. Әйдәгез ,әле-яхшы кәефне безгә килгән кунаклар да телик. Алар белән дә исәнләшик.

Хәерле көн!

Балалар, эйтегез эле мина, сез ял коннэрендэ эти-энилэр белэн кайларга барасыз? Ничек вакытны уткэрэсез?

Балалар: Паркка, циркка .. 

Тэрбияче. Э сезнен театрда булганыгыз бармы? (балалар жавабы)

Анда нишлилэр? (балалар жавабы).                                                                                                                                            

 Тэрбияче. Балалар, сез әкиятлэр яратасызмы? (балалар жавабы).  Күрәм күзләрегез ничек ялтырый башлады. Димәк, яратасыз!                                                          Ә сез әкиятләрне күп беләсезме? Ягез эле мин сезне тикшереп карыйм. 

Нәкъ урман уртасында

Киң аланда бар икән.

Зур да түгел,тәбәнәк тә.

Бик матур бер өй икән.

Бу өйдә дус яшиләр-

Киек җәнлекләр икән.

Балалар. Теремкэй 

Тэрбияче. Балалар карагыз эле, теремкэй янында ниндидер чемодан бар. Нинди чемодан икэн ул? Ачып карыйк эле (ачабыз, ачылмый). Монда

Ниндидер язу да бар. Эйдэгез укып карыйк эле. Әгәр сез табышмакларга дөрес җавап тапсагыз, чемоданда нәрсә барын белерсез?  (Тэрбияче табышмаклар укый)

1. Алгы тәпие кыска,

    Чабарга ул бик оста.

    Соры тунын сала да,

    Ак тунын кия кышка. (Куян)

2. Кышлар буе өнендә

    Йоклый көнен-төнен дә.

    Бик яратканга күрә,

    Төшенә дә бал керә.  (Аю)

3. Хәйләкәрнең хәйләкәре,

    Ялагай дип атыйлар.

    Туны белән койрыгын

    Бөтен җирдә мактыйлар. (Төлке)

 

4. Өрә белсә, кеше белән

    Дус булырга уйлый ул.

    Әкиятләр искә төшсә,

    Елый-елый улый ул. (Бүре)

 

5. Суда яши, балык түгел, сикерә ләкин куян түгел. (Бака)

6. Мыегы бар, песи түгел, койрыгы бар, эт түгел, көрән, ләкин бүре түгел. (Тычкан) 

Тэрбияче. Бик дорес жавап бирдегез балалар.  Хэзер эдэгез ачып карыйк эле чемоданны. (чемоданны ачабыз). Карагыз эле балалар нинди матур жэнлек костюмнары монда. Нинди экият геройларыныкы икэн алар?

Балалар. Теремкэй экияте геройларыныкы.

Тэрбияче. Әйдәгез, геройларның теремкэйгэ мөрәҗәгать иткәндә нинди сүзләр әйткәннәрен искә төшерик.  Алар бер үк тавыш белән сөйләшэләрме? Тычкан нинди тавыш белэн сойлэшэ? Бака үзен ничек тоткан? Ә куян? Төлке ничек хәрәкәтлэнэ? Хэзер эйдэгез, бергэлэп бу экиятне уйнап карыйк.

Мин авторның сүзләрен сөйләрмен, э сез кемнэр буласыз? (артистлар)

Тэрбияче. Хормэтле тамашачыларыбыз рәхим итеп сезгэ “Байгыш” театр торкеменен  “Теремкәй” әкиятен тэкдим итэбез.

Тэрбияче.

Борын-борын заманда

Ерак тугел, якында,

Безнен урман артында

Бер теремкәй торган ди… 

                                                                                                                                                                                                                          Тычкан –Чыелдык. ( Көйгә бии – бии Самира чыга)

Чиылдык мин-тычкан кызы.

Кечкенә димәгез,бик акыллы тычкан,мин.

Ай,нинди матур өй! Монда кем яши?

(Йортка керә, тәрәзәдән карый)

Бер кемдә юк, монда мин яшим.

                               

Бака- Бакылдык.(көйгә Альмир чыга )

Бака-бака бакака, бака  җәйне ярата,

Болыт күрсә, яңгыр килә, диеп хәбәр тарата!

Бака суык яратмый,бака җылы ярата.

Терем-терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?

                                                                                                                                                                                                                      Тычкан - Чыелдык. Бу мин  Тычкан –Чыелдык, ә син кем?

Бака - Бакылдык. Мин  Бака- Бакылдык!

Тычкан - Чыелдык.  Әйдә бергә яшик! 

 Куян (койгэ Булат чыга) 

Ай - яй матур Теремкәй,  (килә,шакылдата)
Теремкәйдә кем яши?

Бер - бер артлы.  

- Бу мин  Тычкан - Чыелдык,

- Мин  Бака - Бакылдык,

- Ә син кем?

Куян - Озынколак.

Мин - Куян, Куян

Кечкенә генә.

Бик йомшак кына,

Бик куркак кына.

Мине дә кертегез әле! 

Бергәләп: Әйдә бергә яшик!

Төлке - Хәйләбай. ( көйгә Гузэл чыга)

Терем-терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?                              

Бер – бер артлы.  

- Бу мин  Тычкан - Чыелдык,

- Мин  Бака - Бакылдык,

- Мин Куян - Озынколак.

Бергәләп: Ә син кем?

                                                                                                                                                                                                                                                      Төлке-Хәйләбай. Мин Төлке Хәйләбай! Кертегез әле мине. 

Бергәләп: Әйдә бергә яшик!

                                                                                                                                    Бүре – Сорыколак. (Шомлы көйгә Эмирхан чыга)

Терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?                              

Бер –бер артлы.  

- Бу мин  Тычкан –Чыелдык,

- Мин  Бака- Бакылдык,

- Мин Куян –Озынколак.

- Мин - Төлке-Хәйләбай.

Бергэлэп: Ә син кем?

Бүре – Сорыколак.  

Мин  Бүре -  Сорыколак

Булырмын тыйнак кунак.

Тизрәк-тизрәк, кертегез.

Өшеде хәтта колак.

Алып баручы: Ай-яй! Әйдәгез әле,тамашачылар белән бергә җылынып  алыйк,әле. Кулларны җылытабыз( кул чабулар),аякларны җылытабыз(аяк дөбердәтүләр) Булдырдыгыз! Бүрене теремкәйгә кертәбезме?(бүре теремкәйгә кереп китә)

 

 Аю - Камытаяк.  

 Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?                          

Бер - бер артлы.  

- Бу мин  Тычкан - Чыелдык,

- Мин  Бака - Бакылдык,

- Мин Куян - Озынколак,.  

- Мин  Бүре - Сорыколак ,

Бергэлэп: Э син  кем?

 

Аю - Камытаяк.  

Мин Аю - Камытаяк,

Бер мичкә бал ашасам да,

Хич туймас минем тамак!

Ай, нинди шәп йорт, минем дә монда яшисе килә.

Кертегез әле мине дә.

 Бергәләп: Әйдәгез  бергә яшик!

Тэрбияче:  Туктагыз әле ,туктагыз, дусларым,ашыкмагыз!

Сез “Теремкәй “әкиятен беләсезме? Әйдәгез төшерик әле, аю өйгә кергәч ни була? (балалар жавабы)

Безнең матур өебез дә җимерелсә без кайда яшәрбез? Нишләргә инде безгә хәзер?

Мин тылсым кулланып теремкәйне зурайтып карыйм эле.

Әфсен-төфсен өй зурайсын!  Юк,тылсым көче генә җитми монда, дуслык-бердәмлек көче кирәк.

Инде хәзер нишләргә? (өйне зурайтырга)        

Куяннар,төлке,бүре төзү материаллары-йомшак зур кубиклар алып килә, төзелеш башлыйлар.(күңелле көйгә)

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.

 Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия.  Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...

Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эшчәнлеге "Көзге урманнга сәяхәт"

     Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эшчәнлеге “Көзге урманга сәяхәт”Максат:.  Табигатьтәге  матурлыкны күрә һәм аңлый белергә өйрәтү.Тәрбия бурычы:...

Икенче кечкенәләр төркемендә турыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен шөгыльнең конспекты

Икенче кечкенәләр төркемендәтурыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен  шөгыльнең конспекты                         ...

Икенче кечкенәләр төркемендә танып белү һәм рәсем шөгыленнән"Миләш тәлгәше" темасына конспект

Воспитывать в детях интерес к изобразительной деятельности, любовь к природе -Учить детей рисовать ягоды рябины, используя пальцевую живопись (рисование одним пальцем) -Развивать у детей мелкую мотори...

Язгы урманга сәяхәт. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге

Язгы урманга сәяхәт. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге...

1 нче кечкенәләр төркемендә “Көзге урман аланында” темасына белем бирү эшчәнлеге

ldquo;Көзге урман аланында” танып белү һәм нәфис-эстетик үсеше өлкәсе (тирә-юнь белән танышу һәм әвәләү) буенча интеграль оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты...

Икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллаулар буенча "Геометрик фигуралар" темасына шөгыль конспекты

Икенче кечкенәләр төркеме өчен гади математик күзаллаулар буенча шөгыль конспекты....