Мәктәпкә илтә юллар
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)

Конспект ООД по развитию речи в подготовительной к школе группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt.ana_tele_2_tochnyy.docx22.1 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Түбән Кама муниципаль районы

муниципаль үзидарә мәктәпкәчә   белем бирү учреждениесы

 “83 нче санлы гомуми үстерешле балалар бакчасы”

“Мәктәпкә илтә юллар”

ана теленә өйрәтү буенча мәктәпкә әзерлек төркемендә

күрсәтелгән эшчәнлек  конспекты

                                                           Төзеде:

                                                                                  рус һәм татар

                                                                                           телләре тәрбиячесе

                                                                                   Сәламова Л.Ә.
                                                                         

Түбән Кама шәһәре

Тәрбияче: Хәерле көн,балалар.

Балалар: Хәерле көн.

Тәрбияче: Балалар,карагыз әле,өстәлдә нинди матур чәчәк ята.  Сез ул чәчәк ничек аталганын беләсезме?  

Балалар: Җиде таҗ- цветик семицветик.

Тәрбияче: Җиде таҗлы чәчәк бу. Ә ни өчен ул шулай аталганын кем белә икән?

Балалар: Чөнки аның җиде таҗы бар. Таҗлары төрле төсле.

Тәрбияче:Ул чәчәк гади түгел, ә серле. Чәчәкнең серен белер өчен безгә аның бөтен таҗларын ачарга кирәк. Карагыз әле, чәчәк таҗларына саннар язылган. Шундый ук саннар-  биремнәр конвертлар  тышында да язылган.Безгә ул конвертларны ачарга кирәк. Таҗлар  җиде булгач, конвертлар саны да җиде. Башлыйбызмы? Алайса, җиде конвертны эзләп табып,өстәлгә китереп куярга тәгъдим итәм. Аларны берәм -берәм ачарбыз.

(Конвертлар балалар эзләп табарлык итеп алдан яшерелә).

Тәрбияче: Бу конверт кайда иде?

Балалар:  Өстәл өстендә. (Өстәл астында,урындыкта, урындык астында...)

1 нче санлы конверт ачыла.

1 нче бирем.“Үзең турында сөйлә”

Балалар түгәрәк ясап басалар. Бер бала( корреспондент) сораулар бирә, калганнар җавап бирәләр:

-Синең исемен ничек?

-Сиңа ничә яшь?

-Син кая яшисең?

-Нинди балалар бакчасына йөрисең?

-Балалар бакчасының исеме ничек?

-Синең тәрбиячеләрнең исеме ничек?

-Сезнең гаиләдә кемнәр бар?

-Әниеңнең исеме ничек?

-Әтиеңнең исеме ничек?

-Синең дустың кем?

-Нинди уенчыклар белән уйнарга яратасың?

Бер бала үзе турында сөйли.

Тәрбияче: Балалар, бу таҗларда саннар гына түгел, хәрефләр дә язылган. Беренче хәреф – Ә  хәрефе. Биремнәрне  дөрес үтәсәк,эшчәнлек ахырында  хәрефләрдән сүз дә килеп чыгар. Н

 

2 нче бирем. “Картина буенча сөйлә”.

Балалар урындыкта утыралар.

Тәрбияче: Балалар, сез балалар бакчасында ниләр эшлисез?

Балалар: Уйныйбыз, ашыйбыз, рәсем ясыйбыз, җырлыйбыз, биибез, гимнастика ясыйбыз.

Тәрбияче: Хәзер менә бу картина буенча сөйләргә кирәк була. Картинаның исеме “Саф һавада” (на прогулке). Бу  икенче бирем булачак.

Тактада картина рәсеме бирелә. Балалар картина буенча сөйлиләр.

3 нче бирем. “Йорт хайваннарын тап”.

Интерактив такта ярдәмендә уйнала торган  электрон уенда балалар йорт һәм кыргый хайваннарны аералар.

Балаларга  хайваннарны ачарга, аннан аның исемен, кайда яшәгәнен әйтергә  кирәк. Тактада йорт хайваннарын гына калдырырга тәгъдим ителә.

4 нче бирем. “Була. Булмый” уены.

Балалар түгәрәктә басып торалар.

Тәрбияче: Ничә ел фасылы бар?

Балалар: Дүрт.

Тәрбияче:  Кем санап күрсәтә?  Әдилә, рәхим ит.

Әдилә: Яз,җәй,көз,кыш.

Тәрбияче: Минем сүзләр белән риза булсагыз, сикерергә, риза булмасагыз – кул чабарга тәгъдим итәм.

- Яз көне кар ява.

- Кыш көне күбәләкләр оча.

- Көз көне агачлар яфрак яра.

- Җәй көне чыршы бизиләр.

- Кыш көне кар бабай ясыйлар.

- Кыш көне су коеналар.

- Кыш көне тау шуалар.

- Көз көне уңыш җыялар.

- Көз көне кошлар җылы яктан кайта.

5 нче бирем.  Җөмлә төзе.

Балалар бирелгән рәсемнәр буенча җөмлә төзиләр.

6 нчы бирем. Билборд.

Бирелгән сүзләр арасыннан гаилә әгъзаларын табарга һәм сызарга кирәк.

7 нче бирем. “Портфельне тутыр”.

Тәрбияче: Балалар. сез мәктәпкә барырга әзерме,шуны тикшереп карыйк эле. Тиз һәм дөрес итеп портфельне җыярга кирәк. Өстәлдә уенчыклар белән бергә мәктәп кирәк – яраклары ята. Балалар ике командага бүленә. “ Бер,ике, өч -  командасы буенча портфельне тутыралар. Аннан тикшереп карыйбыз:

-Әмирхан, бу нәрсә?  - Бу пенал.

-Ә бу нәрсә? – Бу машина.

-Балалар, мәктәптә машина кирәкме? – Юк, кирәкми.

-Әдилә,бу нәрсә? – Бу курчак.

-Мәктәптә курчак кирәкме? –Юк. Кирәкми.

Тәрбияче:  Балалар.без сезнең белән бөтен биремнәрне үтәдек.  Нинди сүз килеп чыкты?

Балалар: АФӘРИН!

Тәрбияче: Мин дә сезгә “Афәрин” дип әйтәм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Адымнар нык, юллар имин булсын.

Барыбызның да максатыбыз уртак - нәниләребез сау - сәламәт, таза, нык, акыллы булып үссеннәр иде. Шушы максаттан чыгып без әти-әниләр белән төрле чаралар, күңел ачулар үткәрәбез....

"Юллар имин булсын!"

Зурлар төркемендә юлда йөрү кагыйдәләре өйрәтү...

НОД по обучению детей татарскому языку в подготовительной группе «Путешествие в зоопарк» по проекту «Без хәзер инде зурлар – мәктәпкә илтә юллар.

НОД по обучению детей татарскому языку в подготовительной группе «Путешествие в зоопарк» по проекту «Без хәзер инде зурлар – мәктәпкә илтә юллар.Автор: Галимова Гульназ Ильфаковна, воспитатель татарск...

Мәктәпкә илтә юллар

открытое мероприятие...

Могҗизалы юллар.

Юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту....

Юллар имин булсын!

конспект НОД...