«Дуслар җыелган җирдә” Өлкәннәр төркеме белән кичке уеннар кичәсе.
план-конспект занятия (подготовительная группа) по теме

Мубариева Юлдуз Рифовна

Развлечение  с детьми старших групп на татарском языке "Дуслар жыелган жирдэ" с использованием фольклора татарских и русских народов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon duslar_zhyelgan_zhird.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

«Дуслар  җыелган җирдә”

Өлкәннәр төркеме белән кичке уеннар кичәсе.

 

                                                           Төзеде һәм уткәрде: Кама Тамагы бернче номерлы “Салават күпере” балалар бакчасынын

беренче категорияле тәрбияче Мөбәриева Йолдыз.

Дуслар җыелган җирдә.

Максат: балаларның кичке уеннар, йолалар  турындагы белемнәрен ныгыту, татар һәм рус халык уеннарнының узенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү; балаларда халык аваз иҗатына карата мәхәббәт тәрбияләү;  публикада узен ышанычлы тотарга, кыю булырга ярдәм итү.

Зал урам кебек бизәлә, ике яклап урындыклар урнаштырылган.

 Алып баручы (А.б). Карап тормый ара еракка

                                    Дуслар килгән безгә кунакка

                                    Дуслык бит ул тормыш узәге

                                    Дуслык бит ул бәйрәм бизәге.

Бәйрәмсез бик кунелсез бит

Кунелсездер сезгә дә

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә

Бәйрәмнәр кирәк һәммәбезгә  дә.

(татарча монлы көй янгырый)  Балалар шигырь сөйлиләр.

1.Туган  җирем минем Татарстан

  Үз иркеңдә мәңге шат яшә

  Кошларың да синең “гөлем “диеп

  Саф татарча миңа эндәшә.

 

2. Гүзәл җирне мактап челтерәтә

    Көмеш сулы салкын чишмәләр

   Йомшак сүзле, тәмле телле була

  Чишмәләрнең суын эчкәннәр.

3. Шушы яктан, шушы туфрактан без

Читтә йөрсәк шуңа күрәдер

Чишмә чыңлап,өянкеләр елап

Таллар җырлап төшкә керәдер.

4. Шушы якта  безнең хезмәт калсын

Мирас булып килер яшҗләргә

Шушы яктан,шушы туфрактан без

Шул туфракта язсын яшәргә.

Бүген без кичке уеннарга җыелдык. Элек заманнарда да,безнен әби-бабайларыбыз да яшь чакта ,эшләр беткәч, кичен су буйларында,капка төләрендә кичке уеннарга күнел ачарга җыелганнар. Әйдәгез без дә күнелле итеп шул уеннарны уйнап күнел ачыйк әле.

(Әби белән бабай керәләр)

А.б. Исәнмесез,хәерле кич! Нишләп йорисез кичен?

Бабай: Шушында кичке уен буласын ишетеп, яшь чакларны искә тошерик әле дип килдек.

А.б. Дөрестән дә, без аларны

        искә тошерик әле

       Халык йоласын кайтарып ,

       Бер уйнап алыйк әле.

Уен “Тугәрәктә”

(Рус киемнәре кигән балар керәләр)

Рус баласы: Исәнмесез, здравствуйте!

А.б. Исәнмесез! Менә курше урыс авылыннан да яшьләр кичке уенга төштеләр.

 

 1рус б. Потрудились мы на славу

             И на праздник к вам пришли

             Мы покажем наши пляски

             Потанцуем от души.

Русская пляска.

2 рус б. Наш Татарстан дружбой славится.

            И жить нам в Татарстане очень нравится!

 Тат. баласы: Безнен халык кунакчыл.

                     ”Якты чырай, такта чәй “дип

                      Каршы ала кунакны.

                      Ата – баба гадәтләрен

                      Без дә дәвам итәбез

                     Сезне уенга дәшәбез!

Игра “Плетень”

А.б. Менә көзләр дә ңитте. Козге эшләрне бетердек, шул турыда уен уйнап алыйк эле!

(Кичә җәй коне оештырылса, ңәгй сабан эләре бету турында алып барыла,һәм, шуна ятышлы уен уйналына)

Көз турында шигырь.

“Көз” күмәк  уены.

1 малай. Берәү,икәү, өчәү, дүртәү,

               кызлар бездә бик күбәү:

              Алинэ. Алсу, Ландыш, Айсылу-

              Барысы да бигрәк сылу!

2 мал: Эйдэ ,дуслар, җырлыйк әле

           Уйнаган гармуннарда

           Ал чәчәк күк яшик әле

           Туган якларыбызда!

Җырлы бию “Челтәр элдем читәнгә”

А.б. Күрше егете Иванушканы кызлар белән бик матур җыр башкарасы килгән,әйдәгез тынлап китик әле.

Песня”Где был Иванушка?”

3б: Барысы да шундый унган
     Барысы да шундый булган

      Йөзләре кояш кебек

     Торалар нурлар сибеп.

4б. Ә хәзер биеп алыйкәле,

      Сезне матур бии диләр

      Биетеп карыйк әле!

(Бабай белән әби биюе).

Әби (биюдән туктап):

Җитәр,җитәр уздырдын,

 бигрәк тузан туздырдын,

Аягынны шакылдатып

Колагымны тондырдын!

Бабай: Әбиемнен кәҗәсе бакчада кәбестәдә.

            Биемәгәч тә, җырламагач, без монда нәмәстәгә?( Балаларны дәшеп бии башлыйлар)

Бабай: (көй беткәч) Ииии,балалар, күңелем бигрәк яшәреп китте, без эле менә мондый уеннар да уйный идек:

Уен “Чума үрдәк,чума каз”

Бала: Без биибез тыпыр-тыпыр,

         без биибез тып та тып.

         Бер бии башласак,

        Безне булмый туктатып.

Бала: Бас,бас, катрак бас!

         Бии икән дисеннәр,

        безнең яшьләр табанын

        ут чыгара дисеннәр!  

Татар халык биюе “Зәлидә”

Бала: Карагыз әле, малайлар, кызлары бигрәк чибәр.

Әйдәгез кызлар,егетләр, бергәләп җырлап җибәр.

1рус.р: Давайте, девочки, частушки споем!

Частушки.

Тат. баласы:Без дә такмаклар беләбез, әйдәгез без дә җырлыйбыз!

Такмаклар.

А.б. Ә хәзер безнең сезгә “Өч кыз” татар халык әкиятен күрсәтеп узасыбыз килә.

“Өч кыз” татар халык әкиятен сәхнәләштерү.

А.б: Кичке уеннарыбыз ахырына да якынлашты. Бугенге кичәдә күренгәнчә, нинди генә милләт кешесе булсак та бер беребез белән дус, тату, ярдәмләшеп һәм күңелле яшәргә кирәк.  

              Дус яшәргә кирәк җир йөзендә

             Дуслар кирәк һәрбер кешегә

             Дуслык булса яшәу күңелле

            Уңай була һәрбер эшең дә.

Бөтенебезгә дуслар кирәк

Дустан башка булмый яшәргә

Шуңа күрә дөнья буйларп кирәк

Дуслык орлыклары чәчәргә.

Кичәбезне “Кояшлы ил” җыры белән тәмамлыйбыз.

(Ахырда әби белән бабай алып килгән күчтәнәчләрен тараталар)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән күңел ачуның план - конспекты на тему: Экологик әкият. “Кояшка ярдәм итү”

Учить детей любить и беречь природу через сказки. Воспитывать в детях культуру поведения в природе....

Тема: “Җәйге әкият” (II нче кечкенәләр төркеме)

Бу шөгыльдә суз ел фасыллары турында бара....

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен сюжетлы- рольле уеннар картотекасы

Сюжетлы-рольле уеннар аша бала дөньяны танып белергә,матур сөйләшергә өйрәнә,үзен “зулар тормышына” әзерли. ...

Мәктәпкә әзерлек төркеме “ Әкият”-безнең дустыбыз.

. Балаларның әкиятләр белән  кызыксынучанлыгын  үстерү; . Бөек татар  шагыйре Г.Тукай  иҗатына  кызыксыну  уяту; . Балаларны  туган  телдә  Һәм ...

Мәктәпкә әзерлек төркеме “ Әкият”-безнең дустыбыз.

Балаларның әкиятләр белән  кызыксынучанлыгын  үстерү; . Бөек татар  шагыйре Г.Тукай  иҗатына  кызыксыну  уяту; . Балаларны  туган  телдә  Һәм ...

Дуслар җыелган җирдә

Балаларны татар халкының йолалары белән таныштыру....

“Дуслар җыелган җирдә”

Сценарий мероприятия “Дуслар җыелган җирдә”(Мәктәпкә әзерлек балалары өчен)...