Украшение фартука татарским национальным орнаментом
план-конспект занятия (подготовительная группа) по теме

Мазитова Резида Ильгизаровна
Украшение фартука татарским национальным орнаментом (конспект занятия на татарском языке),для подготовительной группы.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Отдел дошкольного образования Управления образования Исполнительного комитета г. Набережные Челны

“Детский сад комбинированного вида №6 “ Незабудка”

Конспект занятия по аппликации.

«Украшение фартука татарским национальным орнаментом»

(на татарском языке)

(подготовительная группа)

                                               Составила:

                                                                            воспитатель 1 кв. категории

                                                                                Мазитова Резида Ильгизаровна

Набережные Челны

2011год

Тема: “Татар халык орнаменты кулланып алъяпкыч бизәү.”

Максат: Балаларда татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате турындагы белемнәр үсеше.

Бурычлар: 1. Балаларны татар халык орнаменты белән таныштыруны дәвам итү.

2. Тасманы тигез ике өлешкә бөкләп симметрик фигуралар кисү, төсләрне дөрес сайларга өйрәтү.

3. Татар халкының мәдәнияте һәм сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: алъяпкыч, орнаментлар: туры чыпчык оясы, лалә чәчәге.

Җиһазлау: “Әбием сандыгы”, милли киемнәр, татар орнамент үрнәкләре, кайчы, клей, төсле кәгазьләр, алъяпкыч өлгеләре, каләм, трафаретлар, магнитофон.

Алдан әзерлек эше: бакчабызның “Туган як” музеена сәяхәт.

Индивидуаль эш: Булат, Алия, Язилә белән дөрес кисү күнекмәләрен ныгыту. Балаларның сөйләмендәге хаталарны төзәтү.

Шөгыль барышы:

  Балалар тәрбияче янына ярымтүгәрәк ясап басалар.

  • Балалар, сезнең бүген кәефегез яхшымы?
  • Әйе!
  • Әйдәгез әле бер – беребезгә карап елмаеп алыйк һәм башкаларга да күтәренке кәеф бүләк итик! (Елмаялар)
  • Балалар, карагыз әле, безгә бүген бик күп кунаклар килгән. Әйдәгез алар белән дә елмаеп исәнләшик. (Исәнләшәләр)
  • Балалар, тәрәзгә күз төшерегез әле: бүген шундый матур кояшлы көн! Бәлки шуңа да безнең күңелләр күтәренкедер?! Хәзер күз алдыгызга китерегез: мин – Кояш. Мин сезгә үземнең җылы, якты нурларымны чәчәм, ә сез күбрәк тотарга тырышыгыз. (балалар куллары белән тоту хәрәкәтләре ясыйлар) Әйдәгез бергәләп кояшны, бүгенге көнне сәламлик.

                           Саумы, кояш!

                           Саумы, көн!

                           Дусларым, хәерле көн!

                           Телим сезгә сәламәтлек,

                           Бәхет һәм яшәү дәртен!

  • Балалар, әле яңа гына хат ташучы апа миңа бер хат биреп китте. Әйдәгез, укып карыйк әле. (Хатны укый)

ХАТ:  “Исәнмесез, минем яраткан балакайларым! Сезгә Хәлимә әбиегез хат яза. Сезнең белән күптән күрешкәнебез юк икән. Мин сезне бик сагындым, шуңа күрә үземә кунакка чакырам.

                                                       Хәлимә әбиегез”

  • Кунакка барабызмы, балалар?
  • Өйе.
  • Ә нәрсә белән барабыз соң? Безнең Яр Чаллы шәһәрендә нинди транспортлар йөри?
  • Автобус, трамвай, машина һ.б.
  • Өйдәгез автобус белән барыйк. Утырыгыз, кузгалабыз.

(Музыка астында балалар бүлмә буйлап хәрәкәт итәләр.)

Әби: - Исәнмесез, балакайларым!

  • Исәнмесез!
  • Әйбәт кенә килеп җиттегезме?
  • Өйе.
  • Рәхим итегез, түрдән узыгыз!

(Балалар урындыкларга утыралар.)

Әби: - Балалар, минем үземә бик кадерле сандыгым бар. Аның эчендә минем яшьлегем саклана. (Сандыктага әйберләрне кәрсәтеп сөйли) Менә бу кулъяулыклар бик күптәнге, аларны мин кечкенә чагымда әнием белән чиккән идем. Әзрәк үсә төшкәч, менә нинди матур сөлгеләр чигәргә өйрәндем. (Курчакларга күрсәтеп) Болары минем яраткан уенчыкларым: татар кызы белән татар егете. (Киемнәрен карау) Без яшь чакларда хәзерге кебек клублар юк иде, без аулак өйләргә җыелып җырлар җырлап, уеннар уйнап бик күңелле яши идек. Ә сез, балалар, “Йөзек салыш” уенын беләсезме?

  • Беләбез.
  • Әйдәгез уйнап алыйк.

(“Йөзек салыш” уенын уйныйлар, шигырьләр сөйлиләр)

  • Ай, рәхмәт, балалар, яшьлегемә кайткандай булдым. Менә шундый аулак өйләрдә яшь кызлар чигү дә чигәләр иде. Менә бу алъяпкычымны мин дә аулак өйдә чиктем. Матурмы, балалар? (Әйе.)
  • Сезнең дә шундый матур алъяпкыч бизисегез киләме? (Әйе.)
  • Игътибар итегез әле, минем алъяпкычыма нинди татар бизәкләре төшерелгән? (чәчәкләр, яфраклар, лалә чәчәге, кыңгырау чәчәге һ.б.)
  • Әйе безнең татар халкының төп бизәк үрнәкләре менә шундый (бергәләп бизәкләрне карыйлар, исемнәрен искә төшерәләр)
  • Мин сезгә бүген, балалар, менә бу “туры чыпчык оясы” һәм “лалә чәчәкләрен” биреп җибәрәм, ә сез бакчагызга кайткач, бергәләп алъяпкычлар бизәгез һәм аларны әниләрегезгә, дәү әниләрезгә бүләк итегез, ярыймы, балалар. Алар бик сөенерләр.
  • Мин сезне тоткарламыйм, барыгыз, кайтыгыз. Сезнең эшлисе эшләрегез бик күп әле. Башка вакытта да сезне кунакка көтеп калам. Саубулыгыз!
  • Балалар, автобус белән килгән идек, кайтканда кар бөртекләре булып очып кайтыйк.

Ял минуты: “Без карлар”

      Тәрбияче: Балалар, Хәлимә әбиләрдә кунакта ошадымы сезгә? (Әйе.)

  • Әниләргә, дәү әниләргә бүләк ясыйбызмы соң? Әйдәгез урындыкларга дөрес итеп, аркаларны терәп утырыйк та, эшкә тотыныйк.

(Тәрбияче башта трафарет ярдәмендә бизәк төшерергә, төсле кәгазьләрдән киселгән тасманы тигез ике өлешкә бөкләп төшерелгән бизәкләрне кисәргә өйрәтә, кайчыны дөрес тотып кисү, мөстәкыйль рәвештә узор ясап, аны дөрес ябыштыру күнекмәләрен ныгыта)

Мөстәкыйль балалар хезмәте.

Балалар хезмәтеннән күргәзмә ясау.

  • Балалар, без бүген шөгыльдә ниләр эшләдек? (балалар җавабы)
  • Сезгә шөгыль ошадымы?
  • Миңа да, балалар, бүген сезнең хезмәтегез бик ошады, барыгыз да бик тырыштыгыз. Рәхмәт сезгә! Ә бүләкләрне әниләрегезгә тапшырганда бүгенге сәяхәтебезне дә сөйләргә онытмагыз. Сау булыгыз!

Список литературы:

1.“Воспитание и обучение в детском саду” под ред. ЗакировойК.В.,

Бургановой Р.А. Казань 2009г.

2.Закирова К.В. “Күңел ачыйк бергәләп” Казань.2003г.

3.Закирова К.В. “Уйный – уйный үсәбез” Казань. 2005г.

4. Харисова Л.А., Гарипова В.А. “Татарстан – Родина моя” Казань. 1998г.

5. М.Ф. Кашапова “Иң татлы тел – туган тел”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по рисованию: "Украшение фартука татарским узором" (Старшая группа).

Формировать любовь к Родине на основе изучения национальных культурных традиций;познакомить детей с искуством татарского народа,разновидностями татарского орнамента и его особенностями....

Украшение сапожка татарским национальным орнаментом.

Знакомство с декоративно-прикладным искусством Татарстана. Тема: Украшение сапожка татарским национальным орнаментом....

«Украшение платочка татарским национальным узором»

ООД по художественно эстетическому развитию, средняя группа...

Аппликация «Украшение фартука башкирским орнаментом». средняя группа

Цель: формировать интерес к аппликации.Образовательные задачи: формировать навыки разрезания полоски пополам, предварительно сложив ее, симметрично располагая, составлять элементы башкирского орнамент...

Художественно – эстетическое развитие.Тема: «Украшение фартука башкирским орнаментом»

Цель: Познакомить детей с элементами башкирского орнамента. ...

Конспект по аппликации в старшей группе «Украшение рукавички элементами национального орнамента»

Цель: продолжать знакомить детей с элементами ханты и манси орнамента.Задачи:1. Учить вырезать из бумаги элементы коми орнамента.2. Развивать умение составлять из элементов ханты и манси орнамента узо...