«Алтын көзнең матурлыгы су өстендә чагыла»
план-конспект занятия по рисованию (старшая группа)

Камалетдинова Раузия Гайфутдиновна

Нәфис-нәфасәти белем бирү өлкәсе буенча Арча шәһәренең зурлар төркеме тәрбиячеләре методик берләшмәсенә эш тәҗриәсен уртаклашып күрсәтелгән ачык шөгыль конспекты

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rsem_yasau._altyn_koz.docx20.56 КБ

Предварительный просмотр:

Белем бирү өлкәсе: нәфис-нәфасәти үсеш

Оешкан белем бирү эшчәнлеге: рәсем ясау. 
Тема: “Алтын көзнең матурлыгы су өстендә чагыла”

Алым: традицион булмаган (чагылдыру )

Максат: балаларны традицион булмаган (чагылдырып , көзгедәгечә) ясау алымы белән таныштыру.

Бурычлар:

  1. Балалар сәнгатенең бер төре буларак юешләп эз калдырып ясау ысулын өйрәтү .
  2. Акварель буяулар белән дөрес эшләү буенча эшне дәвам итү.
  3. Балаларны гармонияле төс төзергә өйрәтү.
  4. Агачлар ясау техникасын ныгыту.
  5. Рәсемдә көзге тәэсирләр чагылдыру өчен мөмкинлекләр булдыру.
  6. Иҗади хыялны үстерү.
  7. Табигать күренешләренә кызыксыну уяту. Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.
  8. Табигатьтә күргәннәрне кәгазь битләрендә чагылдыра белүләренә ирешү.

Материаллар: ак бит А4, акварель буяу, пумала, пумала кую корылмасы, су салу өчен стакан, салфетка.

ОББЭ барышы:

Тәрбияче: Балалар, бездә кунаклар бар, исәнләшик әле кунаклар белән.

Балалар: Исәнмесез.

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар,  нәрсә чәчелгән монда?

Балалар: Яфраклар.

Тәрбияче: Нинди яфраклар икән алар?

Балалар: Көзге яфраклар.

Тәрбияче: Ә кайдан белдегез көзге яфраклар икәнен?

Балалар: Алар сары, кызгылт төстә.

Тәрбияче: Балалар, алар гади яфраклар гына да түгел икән әле,ә биремнәр язылган яфраклар. Укып карыйк  нинди биремнәр икән алар.

  1. Табышмаклар
  2. Җыр
  3. Мәкальләр
  4. Шигырь
  5. Көз айлары
  6. Көз билгеләре.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, барлык биремнәрне дә үтәдегез.

Көзнең матурлыгына сокланып мин дә шигырь яздым әле, балалар.

Сизелмичә үтте җәй дә,

Кердек без алтын көзгә.

Сары түшәк җәелгән  күк,

Карасаң тирә-юньгә,

Әйлән-бәйлән ясап бергә,

Яфраклар бии җилдә.

Агачлар белән хушлашып,

Аннан коела җиргә.

Яр буендагы таллар да,

Суга карап соклана.

Су өстендә дә чагылып,

Көз итә бит тантана.

Шигырь ошадмы сезгә?

Шигырьдә көз су өстендә дә чагыла дигән юллар бар. Бу сүзләрне ничек аңлыйсыз сез?

Балалар: Су буенда үскән агачлар  һәм куаклар көзгегә караган кебек, суда да

күренәләр.

Көзге табигать күренешләрен  карап китик.

Презентация “Алтын көзнең матурлыгы су өстендә чагыла”.

Балалар, сезнен дә алтын көзне су өстендә чагылдырып рәсем ясыйсыгыз киләме?

Урыннарга утырганчы күнегүләр  ясап алыйк.

Физкультминутка :

Яфракларны күр әле

Алтын төскә кергәннәр.

Бар дөньяны күмгәннәр.

Җил чыкканда шаулашалар,

Оча-оча уйнашалар,

Һавада әйләнәләр

Һәм җиргә сибеләләр.

Әйдәгез алъяпкычларыгызны, җиңсәләрегезне киеп утырыгыз да һәм мине

игътибар белән тыңлагыз. Эшнен тәртибен аңлатам һәм ясап күрсәтәм.

Суда чагылган рәсемне ясау өчен башта рәсем ясый торган битне урталай

бөклим. Ачып  битнен өске өлешендә кояш, болытлар, агачлар, сары,

кызгылт, ара-тирә яшел яфраклар, җиргә коелган яфракларны сурәтлим.

Аскы өлешне  зәңгәр төскә буйыйм,  бер нәрсә дә ясамыйм. Анда рәсем үзе

Барлыкка киләчәк. Анысы әлегә сер булып калсын.

Әйдәгез хәзер сез ясап карагыз.

(Балаларның мөстәкыйль эше)

Ә хәзер серне ачам сезгә. Рәсемне ясап бетергәч саклык белән

генә аскы өлешне өске өлешкә каплыйм, басып алам һәм ачам. Ни күрәсез

балалар? Өске өлештәге рәсем аста да барлыкка килде. Сез дә шулай эшләп

карагыз әле.Булдырдыгыз. Нинди матур, үзенә бер төрле көз килеп чыкты.

Рәсемнәрегез  кибеп китсен өчен аз гына өреп алыгыз да элеп куегыз.  

Әйдәгез карап чыгыйк әле нинди рәсемнәр килеп чыкты икән? Барыгыз да

эшне башкарып чыга алдымы ? Кемнең рәсеме бик матур килеп чыкты дип

уйлыйсыз?Өйдә дә бу серле рәсемне ясарга өйрәтәсезме?

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Дөньяның матурлыгы – әнкәйләрдә!” (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Әнилəргə, əбилəргə карата шəфкатьлелек, мəрхəмəтлелек, мəхəббəт хислəре тəрбиялəү; аларны ихтирам итəргə, алар белəн горурланырга өйрəтү; балаларның сəнгатьле сөйлəм күнекмəсен үстерү....

"Урман- җиребезнең, матурлыгы байлыгы"

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән йомгаклау чарасы....

"Урман-җиребезнең матурлыгы,байлыгы"

quot;Урман-җиребезнең матурлыгы,байлыгы"...

" Чага, Чага, чагачак, чыкыраган jедип келт"

Нациоанальный праздник " Чага-байрам" ( Новый год по восточному календарю у алтайцев) проводилось в старшей группе. Основной целью познакомить детей с национальным праздником" Чага-байр...