"Урман- җиребезнең, матурлыгы байлыгы"
материал по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән йомгаклау чарасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urman-_zhirebeznen_maturlygy_baylygy.docx20.76 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы”                                                мәктәпкәчә  белем    бирү  муниципаль  бюджет    учреждениесе

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән

“Урман- җиребезнең, матурлыгы  байлыгы”

темасына нигезләнеп үткәрелгән

йомгаклау чарасы

        

        Саба-                                                 

                                                                                                                             «Әллүки” балалар бакчасы

                                                                                                             1 кв. кат.тәрбияче

                                                                                                              Гараева М.М.

Балалар ярым түгәрәк ясап утыралар.  Урман күренеше рәсеме  слайдларда яки рәсеме.  Магнитофонда кошлар тавышы.  Җ. Тәрҗемановның  “ Табигать китабы“ шигыре укыла.

-Әйдәгез урманга,һәм кырга,

Табигать китабын укырга.

Бу китап гаять зур, гаять бай

Анда бар: Җир, Су,Кояш,Ай

Йөрибез  урманда, аланда,

Җәнлекләр, кош- кортлар

Күп анда.....

Хуш исле чәчәкле

Җөмләләр,

Нокталар урынына

Гөмбәләр.

 Биредә сүзләрнең

Яме бар, исе бар,  тәме бар.

Кайберсен авызга кабасың,

Искиткеч  ләззәтен табасын.

Хәтта син йомсаңда күзләрне,

 Укыйсың бу тере сүзләрне.....

  • Балалар  сез ничек уйлыйсыз, бу матур һәм бик мәгънәле шигырьдә  сүз нәрсә  хакында бара?(Җ)
  • Шагыйрь абый Җ. Тәрҗеманов үзенең бу шигырендә кешеләргә нәрсә әйтергә тели?(Җ)
  • Ә сезнең уйлавыгызча табигать нәрсә соң ул?(Җ)
  • Әйе, шагыйрь абый бу шигырендә кешеләрне табигатьне  яратырга, табигать белән һәрвакыт бергә булырга, аны кадерләргә , сакларга өнди. Табигатьнең  искиткеч матур , серле, могҗизалы  дөнья булуын аңлата.
  • Ә сез балалар., гаиләгез белән табигатькә  чыгасызмы?(Җ)  (Урман турында әңгәмә кору.)
  • Урманга баргач, гомумән табигатькә чыккач  без  сезнең белән нәрсәләр күрәбез?(Җ)
  • Әйе, без сезнең белән урманда берсеннән- берсе биек, мәһәбәт агачлар, матур, төрле- төрле куаклар, җиләкле аланнар,, эшләпәләрен кыңгыр салган гөмбәләр,хуш исле чәчәкләр, киң болыннар, төрле җәнлекләр, кош- кортлар, күбәләкләкләр. бөҗәкләр күрәбез. Ә без сезнең белән шугалакка  боз сараена барганда  юлда ниди күренешләр күреп китәбез? (Җ) Әйе , без  юл кырыенда тезелеп утыручы  бик күп төрле агачлар күрәбез.  Ә күбесенчә  нинди агачлар кала юл  буйларында?.  Әйе. Буллдырдыгыз молодцы! Ничек уйлыйсыз,Лесхоз урманнарында  нинди кыргый хайваннар очратырга мөмкин икән?(Җ)
  • Әйе, безнең Саба районы Татарстанның иң матур- иң яшеллек күп үсүче районнарның берсе. Чөнки безнең районыбыз  урманнарга бай. Без сезнең белән бу яктан бик бәхетле, димәк урманнар күп булгач , сулый торган һавабыз нинди була? (Җ)  Бу яктагы урманнарда  куян, төлке, поши  хәтта  аюларны очратырга мөмкин  икән.  Уен “ Агачны таны”Балалар әйдәгез хәзер “Агачны таны!” дигән уен уйнап алабыз Бу уен бик кызыклы.Мин сезгә безнең Татарстаныбызда үсүче агач һәм куак рәсемнәрен таратып чыгам. Әсез рәсем буенча   агач- куакларның  яки үсемлекләрнең исемен, үзенчәлекләрен әйтеп сөйлисез. Булдырдыгыз!
  • Ял минуты үткәрелә:  Язгы урманга килдек,
  •                                       Матур урыннар күрдек.
  •                                       Сылу каеннар уңда.
  •                                       Ямь -яшел чыршы сулда.
  •                                       Сандугачлар  очалар.
  •                                       Бигрәк матурлар алар.
  •                                       Әнә куян йөгерә.
  •                                       Ул бүредән элдертә.
  •                                       Урманда рәхәт булсада
  •                                       Өйгә кайтык балалар.

Ә хәзер мин сезгә бер сорау бирәм, урманнан кайтып киткәндә сез аны рәнҗетеп, пычратып калдырмыйсызмы? Исегезгә төшерегез  әле. Нишләргә кирәк?(Җ)

Үстерешле уен:” Урман кагыйдәләре”( туп белән)( УМК- Туган телдә сөйләшәбез 255 бит)

Табигать һәм кеше” әкияте укыла( метод. кулланма “ Табигать һәм балалар”( Әкиятнеәң эчтәлеге буенча балаларга сораулар бирелә( әңгәмә,җаваплар). Почта ящигына салып”Кызыл китап” алып керә. Балаларга “Кызыл китап “турында мәгълүмат җиткерелә,сирәк калган бетеп баручы үсемлекләр,җәнлек, кош- кортларны саклап калуда тыюлыкларның әһәмияте зур , мәсәлән Раифа тыюлыгы бар.  (Слайдларда күрсәтелә)Республикабызда Кызыл китапка кергән тереклек  турында сөйләшү, әңгәмә кору.

Аз хәрәкәтле уен уйнау:” Җиләк җыйганда”

Блиц- турнир сорауларына җаваплар бирү:

-Тере табигать нәрсә ул?

- Тере булмаган  табигать нәрсә ул?

-Урман безгә нәрсә бирә?

-Урманның файдалы якларын атап чык?

-Үсемлекләр нәрә бүлеп чыгара. Нәрсәне йота?

-“Урман- безнең туендыручыбыз” сүзен ничек итеп аңларга була?”

Молодцы, балалар! Димәк сез барыгызда табигатьне сакларга сүз бирәсезме? (Җ)Табигатебезнең киләчәге үзебезнең кулларда булуы, аны сакларга,якларга кирәклеге хакында сөйләштек. Тагын бер тапкыр “Кызыл китап”,тыюлыкларның безнең тормышыбызның аерылгысыз бер кисәге булуын аңладык.  

 “ Истә тот! шигыре укыла( мет кулланма.” Табигать һәм балалар.»

Балалар сезгә бу кичә ошадымы?  Тагын сезнең нәрсәләр хакында беләсегез килә? Нәрсә кызыклы булды? Игътибарлы  һәм кызыксынучан булуыгыз өчен рәхмәт!

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур да соң кышкы урман

Максат:1.Балаларны кышкы үзгәрешләр,кышкы табигать,кыргый җәнлекләр тормышы белән таныштыру.             -балаларны сәнгать әсәрләренең тагын бер төре-пейзаж белән танышт...

Кышкы урман

Тема:Кышкы урманда.Бурычлар:1)балаларның олылар белән аралашу теләген хуплау,исем һәм сыйфатларны кулланырга өйрәтү:озын колаклы куян,соры бүре;кыргый хайваннарның тышкы билгеләрен һәм гадәтләре...

"Урман кырларга, килде матур көз!"

Урман, кырларгакилде матур көз.Җәй үтте дипҮкенмибез без....

"Урман-җиребезнең матурлыгы,байлыгы"

quot;Урман-җиребезнең матурлыгы,байлыгы"...

Сценарий татарского праздника «Яратыгыз туган илебезне, яратыгыз туган җиребезне», 2023 г.

Максат: Балаларның Татарстан тарихы, халык авыз иҗаты буенча белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту.Бурычлар: Белем бирүче: Балаларны татар халкының милли мәдәният ядъкарьләре, традицияләре, тарихы белән тан...