Сценарий вечера “70 лет со Дня победы”
методическая разработка (подготовительная группа) на тему

Сценарий вечера “70 лет со Дня победы”(на татарском языке)                                          Бөек Җиңүгә 70 ел!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл boek_zhinug_70_el.docx22.08 КБ

Предварительный просмотр:

                                          Бөек Җиңүгә 70 ел!

6-7 яшьлек балалар өчен Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе.

Максат: Халык бәйрәмнәре турында балаларың белемнәрен киңәйтү.

Бәйрәм тантаналарында катнашасы, бәйрәм шатлыгын башкалар белән

уртаклашасы килү теләге булдыру.

Балалада патриотик хисләр, туган якка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

Катнашучылар: Алып баручылар, мәктәпкә әзерлек төркем балалары.

Репертуар: Аудио язма «Вставай, страна ограмная» , « Герман  көе»,

« Сагынам дуслар»,  « День Победы».

Җыр: «Солдатлар»,  «Ветераннар».

Бию: «Дулкыннар биюе», «Матрослар биюе».

Музыка залы бәйрәмчә бизәлә.Балалар залга керәләр, ярым түгәрәк ясап басалар.

1--------      ( « Марш Прощание славянки»)

1 алып баручы:       Сугыш килде безгә сорамыйча,

                               Шакымыйча керде ишектән,

                               Кабатладык шулчак тешне кысып;

                               Без җиңәргә тиеш ничек тә.

2 алып баручы: 1941 елның 22 июнендә немец- фашист илбасарлары безнең илебезгә басып керделәр, шәһәрләрне, авылларны талый, яндыра башладылар. Халкыбыз , бердәм булып, дошманга каршы көрәшкә күтәрелде.

2------ Аудио язма тыңлау  «Вставай, страна огромная»

( Балалар урыннарына утыралар).

1 алып баручы: Сугыш 4 ел буе барды. Халкыбыз исә, еш кына мөмкин  булмаганнарның чиген узып, Бөек җиңүгә үзенең өлешен кертте. Рәхимсез сугыш миллионлаган кешеләрнең тормышын корбан итте. Ул һәр гаиләгә кайгы- хәсрәт китерде.

1 бала: Алды ялкын ил һәм дәүләтләрне

              Алды ялкын кыш һәм җәйләрне.

              Туган якның данлы сабан туе,

              Канлы сабан туйга әйләнде.

2бала:   Ирләр китте, кызлар елап калды

              Шаулап калды иген өлгереп:

              Басу капкасына чаклы озата барды

              Яше- карты барысы өзелеп.

2 алып баручы: Сугышның беренче көннәреннән үк Татарстанның 560 мең курку белмәс батыр уллары, кызлары ,башка ил халыклары белән беррәттән, Ватанны сакларга күтәрелделәр. Илебезне азат итү өчен алар үзләрен аямыйча көрәштеләр.  

3------Аудио язма тыңлау  «Герман көе». Язма әкеренәя...

1 алып баручы: Сугыштан  безнең халкыбызның 300 меңгә якын сугышчысы кире әйләнеп кайтмады.  Аларның күбесе батырлар булып тарихка кереп калды. Сугыш елларында Татарстанның 200 дән артык егет һәм кызы Советлар Союзы Герое дигән югары мактаулы исемгә лаек булды, 29-ы Дан    орденының Тулы кавалеры, 100 меңнән артык сугышчыга орден һәм медальләр тапшырылды.

3бала:  Сугышта солдат гомере

              Була,  диләр, бик кыска.

              Ышанмагыз, дөрес түгел:

              Солдат үлми сугышта.

Ә хәзер сезнең белән Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка»  шигырен тыңлап үтик.

«Кызыл ромашка»  Муса Җәлил шигыре укыла .

2 алып баручы:  Әйе, фашистларның совет халкына булган кансызлыгы, җәберләве шагыйрьләрнең иҗаты аша яшь буынга килеп иреште. Муса Җәлилнең   «Вәхшәт»  дигән шигырен укып та без моңа тагын бер кат ышана алабыз.

Бу шигырьне дөнья күләм, республика конкурслары лауреаты Ибрагимов Айрат сөйли.

«Вәхшәт»  шигыре Муса Җәлил ( Ибрагимов А.А.. укый, музыка уйный һәм рәсемнәр күрсәтелә).

5 төркем балалары башкаруында «Дулкыннар»  биюен карыйк.

4------«Дулкыннар»  көенә бию (кызлар бии).

1 алып баручы:  Сугыш тынып торган арада солдатлар җырлап, биеп күңелләрен күтәрә торган булганнар. Шулай ук әти-әниләренә, балаларына, сөйгән кызларына хатлар язганнар.

(Окоп күренеше, өч бала чыга, хат язып утыралар.

5------«Сагынам дуслар» җыры яңгырый. Җыр әкеренәя, балалар шигырьләрен укыйлар.)

             Тезгә куеп хатлар язганнар,

             Сугыш тынган алсу таңнарда.

             Туганнарын өзелеп, сагынып

              Сәлам юллап туган якларга.

1бала:   Әнкәем, хат язам:

              Ничек соң хәлләрең?

              Юрама яманга,

              Килмәсә хәбәрем.

2 бала:   Әткәем, хат язам:

               Юк башым игәнем,

               Һәрвакыт хәтердә

                « Сынатма»! дигәнең.

3 бала:   Сөйгәнем, хат язам

               Сугышның үзеннән.

               Тик шәүләм сүнмәсен,

                Китмәсен күзеңнән.      

 ( Җыр дәвам итә, балалар урыннарына утыралар.)

2 алып баручы: Әнә шул хатларны укып, тылда калган хатын- кызлар тагын да дәртләнеп, ашны- ялны белмичә, җиңү көнен якынайттылар. Ә батыр сугышчыларыбыз үзләренең гомерләрен кызганмыйча, илебезнең бәйсезлеге өчен көрәштеләр.

«Җиңү килде»  шигыре укыла. Ибрагимова М. Ф.

Утлы еллар үтте, җиңү килде.

Күпләр әйләнеп безгә кайтмады.

 Исән-саулар Берлингача җитеп,

Туган авылларына атлады.

Җиңү көне, күктән күзем алмыйм,

Күгәрченнәр уйный очынып,

Зәңгәр күктә ап-ак канатлары

Көмеш кебек китә чагылып.

Җиңү көне җиңел бирелмәде,

Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.

Йөрәк җылый һәрбер солдат өчен,

Егермеләп миллион җан өчен.

Яңгыра җыр, тыйнак илем өчен,

Рәхмәт, Ватан, җиңдең, талпындың.

Яңгыра җыр,батырларың өчен,

Горурлыгы булып халкымның!

6------Аудио язма тыңлау: «День Победы», ( музыка әкеренәя).

1 алып баручы:  Җиңү килде, җирне нурга күмеп,

                             Шатлык белән күзне чылатып.

                              Килде ул көн горур күкрәкләрдә

                              Орден- медальләрне чылатып.

Без быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез.Һәр ел саен без  бу көнне шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез.Без - яшь буын, үсеп баручы буын батырларыбызны онытырга тиеш түгел.

1 бала: Бабайларның, әтиләрнең

             Дан юлыннан атлыйбыз.

             Өлкән буын батырлыгын

              Йөрәкләрдә саклыйбыз!

2 бала:  Ил чигендә сакта торыр

              Диңгез кичәр буын без.

              Хезмәтебездә Ватанга

               Тугрылыклы булырбыз.

«Моряклар»  биюе.

3 бала:  Шундый матур илебезне

               Саклаучылар булырбыз.

               Кирәк икән аны яуда

               Яклаучылар булырбыз.

7-------Җыр:  «Бабай да солдат булган».

2 алып баручы: Ә беләсезме, сугышта бит безнең бабайларыбыз гына түгел, әбиләребездә катнашкан. Әйдәгез, Риназны тыңлап карыйк әле.

Шигырь:Шәүкәт Галиев «Солдат әби».

1 алып баручы: Балалар, илебез күгенең 70 ел аяз булуы белән без ветераннарыбызга бурычлы. Барыбызга да озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын!

4 бала:  Ветераннар,ветераннар,

              Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!

              Сез булганга матур булып,

              Алсу булып ата таңнар.

5 бала:  Ветераннар, ветераннар,

              Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!

              Тарих белән бергә атлый

               Сез яулаган бөек даннар.

6 бала:  Ветераннар, ветераннар,

              Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!

              Тормышыгыз матур булсын,

              Якты булып атсын таңнар.

8-------Җыр: «Ветераннар». Башкара  Камалиева Р.

2алып баручы: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кичәбез ахырына якынлашты. Тагын бер тапкыр Җиңү көне белән котлыйбыз сезне!

1 алып баручы:  Һәр туар таң җирдә тыныч булсын,

                             Имин булсын иде дөньялар.

                             Аяз күгебезне болыт капламасын

                             Балкып янсын күктә йолдызлар!

Ветераннарга, килгән кунакларыбызга балалар чәчәкләр бүләк итәләр.

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий военно-спортивной игры «Вперед, к Победе!», посвященный Дню Победы!

Актуальность: гражданско-патриотическое воспитание детей, возрождение и повышение престижа военной службы, воспитание у детей чувства взаимовыручки и товарищеской поддержки, пропаганда здорового ...

Сценарий тематического праздника посвященного ко дню Победы для детей старшего возраста на тему: ДЕНЬ ПОБЕДЫ - ГЛАВНЫЙ ПРАЗДНИК

Сценарий тематического праздника посвященного ко  дню Победы для детей старшего возраста на тему: ДЕНЬ ПОБЕДЫ - ГЛАВНЫЙ ПРАЗДНИК Цель: воспитание нравственно-патриотических чувств.Задач...

Сценарий вечера досуга "День Победы"

Сценарий для детей старшей и подготовительной группы....

Что для нас Победа? сценарий открытого досуга, посвященного годовщине Великой Победы. старшая – подготовительная группы

Что для нас Победа?сценарий открытого досуга, посвященного годовщине Великой Победы. старшая – подготовительная группы...

Сценарий военно - спортивных соревнований «Наша славная Победа!» посвященных 75 годовщине Победы в ВОВ.

В сценарии представлен материал детско-родительских соревнований....

Сценарий музыкально- спортивного развлечения ко Дню Победы «Мы- юные наследники Победы!»

Сценарий разработан для детей второй младшей и средней групп....