Гимадеева Рамзия Раисовна

сайт учителя начальных классов

"Мин - Укытучы" Йөрәгемне балаларга бирәм". (Сухомлинский)

Профессия: Учитель начальных классов

Профессиональные интересы: Внеклассная работа, компьютер.

Увлечения: Спорт, сад, книги.

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: село Куркачи, Высокогорский район.

Место работы: Филиал МБОУ Ямашурминской СОШ " Куркачинская НОШ"Высокогорского муниципального района Республики Татарстан

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/ramziya-gimadeeva

Быть учителем!- душа мне подсказала

Видно быть с детьми- судьба моя!

О себе

      Мин, Гимадеева Рәмзия Рәис кызы, 1973 нче елның 18 нче июнендә Биектау районы Ямаширмә авылында туганмын. 1990нчы елда 11 нче классны тәмамлап, Арча педагогия училищесына укырга кердем. 1993 нче елда аны уңышлы тәмамлап туган авылыма кайттым. Хезмәт юлымны Татар Әйшәсе тугызъеллык мәктәбендә башладым. Аннан Коркачык башлангыч мәктәбендә дәвам иттем. Укучыларым  район, республика  күләмдә конкурсларда чыгыш ясап, призлы урыннарга лаек булдылар. Бергәләшеп төрле проектлар эшлибез. Үз хезмәтемне тырышып, намус белән башкарам. Төрле профессиональ  конкурсларда катнашам. Укучылар белән  әдәби кичәләр үткәрәм. Хезмәттәшләрем  белән эш тәҗрибәмне бик теләп уртаклашам.

   “Үзем турында”

Гади генә авыл баласымын,

Гади генә  бер укытучы.

Күңел кылларымны моңлы иткән

Авыл һавасының шифасы.

Укытучымын, әллә шуңа

Кеше язмышына җан атам,

Кеше дөньясының гүзәллеген,

Күңел матурлыгын яратам.

Басар өчен әрнү-газапларны

Җан азыгы- җылы сүз белән

Йөрәк түрләреннән ургып чыккан

Туган теле кирәк дип беләм.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

"Китап  алсаң  кулыңа, нур  сибелер  юлыңа"

      Кешелекнең бөтен  уй- фикерләрен, бай тәҗрибәсен, гыйлемен, күпкырлы  тирән  мәгълүматын  үзенә туплаганга  белем  чишмәсе-  китап  турында  акыл  ияләре бик  тирән  мәгънәле сүзләр  әйткәннәр. "Китап- галим, телсез  мөгаллим", "Китап- тормыш  көзгесе", "Китапта үткәннең каны, бүгенгенең  җаны, киләчәкнең таңы" кебек  бик  тә  тирән  мәгънәгә ия  булган  әлеге  сүзләр  буыннан- буынга  тапшырылып  килә. 

 

    Зифа Кадыйрова "Язмыш сынавы", "Сагынырсын мин булмам",Котеп узган гомер","Синсез уткэн язлар","Бэхеткэ юл кайда".

    Фанис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала".

Мой взгляд на мир

Һәр кеше дөньяны яратырга тиеш. Аны һәркем үзенчә кабул итә. 

 

Моё портфолио

Мәктәп – минем  өчен  иҗади  эш  бүлмәсе, укучыларымның  икенче йорты.    Мин  бәхетле,  чөнки    25 ел  буе иртән    мәктәп ишеген  ачып керәм дә яраткан эшемә  чумам. Күңелле  ыгы-зыгы, балаларның  шат  тавышлары  каршы ала мине.  25ел  буе  мин  һәр көнне  мәктәпкә  сөенеп, ашкынып  киләм. 

Мои публикации:
Воспитательная работа
Математика
ОРКСЭ
Разное
Русский язык
Сценарии праздников
Технология
Физкультура
Чтение
Публикации моих учеников:
Литературное творчество
Другое
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: