Әдәби укудан дәрес конспекты.
план-конспект занятия по чтению (3 класс)

Гимадеева Рамзия Раисовна

Тема: " Бүләк зур булмас,укыган кеше хур булмас".

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема. Бүләк зур булмас, укыган кеше хур булмас.

Максат. Белергә тиеш:

-Укыган кешенең беркайчан да югалып калмавы, һәр эш яки күренешкә карата үз фикере булуына төшендерү;

-Укылган әсәрләр аша балаларда хезмәт сөючәнлек тәрбияләү;

 Башкара алырга тиеш:

-Уртак фикерне таба белү

ТБУУГ: кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

РУУГ:  үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.

Бурычлар;

Әсәрләрне укып, уртак фикерне таба белергә өйрәтү;

Укыган кешенең беркайчан да югалып калмавы, һәр эш н ки күренешкә үз фикере булуын төшендерү;

Белем алырга ихтыяҗ булдыру.

Материал. И. Юзеевнең «Хатасыз ничек язарга?», Р. Миң-нуллинның «Хаталар өстендә эшләү», Л. Леронның «Инша» иңкәясе, Г. Моратның «Үскәч кем булырга?», Р. Низамованың • Табигать күренеше» әсәрләре.

Җиһазлау. Дәреслек, 2 нче кисәк, дареслек-хрестоматия.

                      Дәрес барышы.

I. Дәресне оештыру. Мотивация.

Уку, белем алу турында мәкальләр уку, мәгънәләрен ачыклау.

Укымаган — бер телле, укыган — ике телле.

Укыган — уңар, укымаган туңар.

Укыган ил узар, укымаган ил тузар.

Күп яшәгән ни белер, күп укыган шул белер.

Атай гыйлеме белән галим булып булмый.

Кадерле, балалар! Соңгы мәкальдә әйтелгәнчә, кеше  белеме белән генә белемле булып булмый икән. Шуңа күрә кип сезне мөстәкыйль рәвештә белем алырга чакырам.

Актуальләштерү.

Л. Леронның «Инша» хикәясен һәр баланың укуы, соңыннан фикер алышу.

В.Нуриевнең «Инша» хикәясенең эчтәлеген сөйләү.

Ике әсәрне чагыштыру, уртак һәм аермалы якларын табу.

Өй эшләренең үтәлешен тикшереп бәяләү.

Бала нинди авырлыклар белән очраша?

— Язма эшләрдә булган хаталарны мөстәкыйль рәвештә төзәтү өчен кагыйдәләр, белешмә сүзлекләр белән эшләү күнекмәләре җитеп бетми.

Авырлыктан чыгу юллары.

Ьәр дәрестә сүзлекләр, белешмә материал белән эш оештыру кирәк. Балаларны дәреслекне аңлап укырга өйрәтү, кирәкле сүзләрне табу кагыйдәләрен аңлату сорала.

Яңа материалны аңлату.

И. Юзеевнең «Хатасыз ничек язарга?» шигырен уку:

шигырьдәге көлкеле урынны табу;

«телефон» сүзенең язылышын сүзлектән тикшерү.

«Диктант язганда, ничек дөрес икәнен үзең белмәсәң, кыен хәлдә каласыңны чамалый идеңме? Синең белән мондый хәлләр булганы бармы?» сорауларына җавап алу.

Р. Миңнуллинның «Хаталар өстендә эшләү» шигырен уку:

әсәрнең көлке тоелган урынын сайлап уку.

Сорау һәм биремнәрне үтәү:

тирләп-пешеп төзәтерлек булгач, укучылар диктантны ничек язганнар дип уйлыйсың?

сүзләрнең дөрес язылышын нинди сүзлектән караргя кирәк?

сүзләрне ничек тизрәк эзләп була? һ. б.

Белемнәрне беренчел ныгыту.

Р. Низамованың «Табигать күренеше» хикәясен уку.

Хикәя эчтәлеген бергәләп анализлау (төркемнәрдә).

Сухомлинский турында укытучы аңлатуы.

«Табигать күренеше» төшенчәсен ничек аңлауларын тикшерү.

Мөстәкыйль эш.

Г. Моратның «Үскәч кем булырга?» шигырен уку, «Мин  кем булырга телим?» соравына җавап эзләү.

Әти-әни, әби-бабайларының фикерләрен сайлап уку.

Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

В. Маяковскийның «Кем булырга?» әсәрен укытучының укуы, бергәләп фикер алышу.

Дәрескә йомгак. Рефлексия.

«Язма эшләрне хатасыз эшләү өчен ниләр белергә кирәк?» соравына җавапны төркемнәрдә эзләп табу.

Дәрес турында балалар фикерләрен сорашу.

Үзбәя.

Өй эше. 1) Табигать күренеше турында сочинение язарга һәм «Серле ачкыч» мәктәп клубына җибәрергә;

2) «Әти җыры» китабыннан «Табигать күренеше» хикәясен тулысынча укырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби укудан тест

Тест по чтению 4 класс...

1 сыйныфта әдәби укудан эш программасы

Татарстан Республикасынын  Мәгариф  министрлыгы  тарафыннан раслап тәкъдим ителгән 1 нче сыйныф өчен «Әлифба»  (а...

1 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы

Әдәби укудан эш программасы, 1 сыйныф.( ФГОС "Перспектив башлангыч мәктәп" )...

1 нче сыйныфта әдәби укудан эш программасы

       Әдәби уку фәненнән эш программасы “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стан-дартлары таләп...

Әдәби укудан ачык дәрес

Әдәби укудан шагыйрь Г.Тукай иҗатына багышланган дәрес эшкәртмәсе....

3 нче сыйныфта укудан дәрес конспекты.

Тема: "Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп"....