“Әфганстан – йөрәк ярасы....” (Әфган сугышы ветераннары катнашында үткәрелгән кичә-очрашуның эшкәртмәсе)
методическая разработка (3, 4 класс) на тему

Гимадеева Рамзия Раисовна

  Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру; Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү; укучыларга батырлык, героизм кебек хисләрнең югарылыгын күрсәтү; мондый сыйфатларны булдыруда үзтәрбиянең ролен аңлату.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon metodicheskaya_razrabotka.doc689 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Коркачык гомуми башлангыч белем бирү мәктәбе.

“Әфганстан – йөрәк ярасы....”

(Әфган сугышы ветераннары катнашында үткәрелгән кичә-очрашуның эшкәртмәсе)

                                              Эшләде: Гимадеева Рәмзия Рәис кызы

Коркачык гомуми белем   мәктәбенең

беренче  категорияле башлангыч

сыйныфлар укытучысы .

                   

2015 ел

Әфганстан – йөрәк ярасы.

(Башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрү өчен)

Максат:  Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру; Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү; укучыларга батырлык, героизм кебек хисләрнең югарылыгын күрсәтү; мондый сыйфатларны булдыруда үзтәрбиянең ролен аңлату.

Кичә барышы.

Укытучының кереш сүзе.                    

Батырлык. Бу купшы сүз түгел,

Хәтерләрдән тиз җуела торган.

Мәгънә - асылында, мәңгелеккә

Күңелләргә, җанга уела торган.

Кайсы тауның ташларыннан икән

Батырлыкка һәйкәл куясы? 

Чорлар җиле ташларны да уя, 

Тик мәңгелек хәтер кыясы! 

Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,

Күпме аны күккә күтәрмик,

Ише бармы бөеклекнең солдат

Кылган батырлыкка тиңләрлек?

Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.

Хөрмәтле кунаклар, укучылар! Безнең бүгенге очрашуыбыз нәкъ менә шундыйлар хакында: ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңге яшь булып  калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында.

Әфганстан, исемең шигъри синең,

Җирең сихри, кыя, ташларың!

Изге дуслык бурычын үтәр өчен

Сиңа китте бик күп якташларым...

Кыяларның булмый ак таплары,

Аларның була тик ак ташлары.

Шул ташларны каннарына манып,

Табутларда кайтты якташларым.

                 (В.Һадиуллин “Әфганстан”)

  Әфганстан. Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер үк вакытта сихри дә, ят та, дәһшәтле дә булган бу сүз? Килеп керде дә, барыбызны дә сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте, аналарның төн йокысын качырды, илгә кургаш табутлар кайтарды.

   Әфганстан. Күпләрне тетрәндергән сүз бу. Леонид Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне Үзәк телевидение буенча 1979 нчы елның 25 нче декабрендә игълан итте. Фәкать 1988 нче елның 15 нче маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлады һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. 9 ел 51 көн буена барган сугыш булды бу җирдә.

   Бу сугыш безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты. Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында менә дигән 257 егетен югалтты.

  “Әфган кызалаклары”ның кара таҗы  Биектау  җиренә дә очып кунды: безнең районнан да      4  егетебез  Әфган тауларында башын салды. Аларның исеме безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

(Укучылар чыгышы)

1 нче укучы. Усов Олег Геннадьевич – 1963 нче елда туган, 1984 нче елның 17 нче гыйнварында Кандагар шәһәрендә  һәлак була. Биектау районы   “Бөреле”җәнлек совхозында   җирләнгән .

2 нче укучы. Сержант,спецназ отряды отделениесе командиры Вислобоков Константин Александрович – 1963 нче елда туган, 1983 нче елның   4 нче  декабрендә һәлак була. Биектау  районы  Бөреле авылында җирләнгән.

3 нче укучы. Өлкән лейтенант  Бариев Илфат Мидхәт улы – 1960 нче елда туган, 1989 нче елның  19 нчы гыйнварында һәлак була.  Биектау районы  Кече Битаман  авылында җирләнгән.  

4 нче укучы. Рядовой   Галиуллин  Рәдиф Габделнур  улы– 1961 нче елда туган, 1981 нче елның   17 нче июлендә һәлак  була.  Биектау районы  Зур Кавал  авылында җирләнгән .

         Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши.

        Тын калыйк бер минут, бары тик бер минут,

        Бар дөнья бер минут тын калсын.

        Ах, Әфган җилләре һәм дала гөлләре...

        Чык түгел, гөлләрдән яшь тамсын!

(Әфган сугышында һәлак булганнарны искә алу өчен бер минут тынлык игълан ителә.)

        Онытмыйк! Мәңгелек дан аларга! Аларның соңгы истәлекләре булып, сагынып, өйдәгеләре өчен борчылып, туган якларын җирсеп язган хатлары гына калды.

        ( Усов Олег Геннадьевичның соңгы хаты укыла.)

        Х.Бигичев язмасында “Соңгы хат” җырының бер өлеше уйнатыла.(И.Хөснетдинов шигыре һәм көе.)

        Солдат сугышны үзе сайламый, ул сугышны игълан итми. Бары тик ул, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы калып, югарыдан бирелгән приказны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә.

Һәлак булганнарның авыр туфрагы җиңел булсын. Исән-саулары арабызда йөри. Бер яклары белән дә башкалардан аерылып тормыйлар шикелле алар. Ләкин сез аларның күзләренә төбәлебрәк, җаннарына тикле үтеп керергә тырышып багыгыз. Алар сугыш тузанын, сугыш төтенен иснәгән, яралы гәүдәләр, өзелгән кул-аяклар күргән кешеләр. Алар бездән иң әүвәл шуның белән аерылып торалар, моны бик авыр кичерәләр, оныта алмыйлар. 

15 февраль – совет гаскәрләре Әфган җиреннән чыгарылуга  26 ел тула. Әфганстан сугышында катнашып, туган якларына исән-имин әйләнеп кайтучылар арасында безнең авылдашлар да бар: Сәмигуллин Зөфәр, Ибрагимов Айрат, Гыйлфанов Камил абыйлар. Без бүгенге кичәгә сугыш кичергән, ул мәхшәрне үз    күзләре белән күргән әфганчы Сәмигуллин Зөфәр абыйны чакырдык. Аның бүген безгә, яшь буынга әйтер сүзе бар.

(Әфганчы чыгышы)

(Сораулар бирелә.)

 Коркачык башлангыч мәктәбе укучылары һәм укытучылары исеменнән эчтәлекле һәм матур җавапларыгыз өчен Сезгә зур рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч, аяз күк йөзе телибез.    

Зур сугышлар бетә, ә тарих мәңгелек. Әфган сугышы да тарихыбызга кереп калды. Еллар үткән саен, йөрәкләребезне телгәләп искә төшеп торачак авазлар калды: җан һәм тән яралары алып кайткан исәннәр, мәңгелек ятып калган солдатларның җырлары калды.

Кешенең матурлыгы үз Ватанын яратуда, аны һәр минутта сакларга әзер булуда чагыла. Ватанны ярату – аның уңышлары белән горурлану, үз халкыңа файдалы булу, аңа яхшы яшәргә комачаулаучы барлык нәрсә белән көрәшү дигән сүз. Кешенең нәрсә белән кызыксынуыннан, нинди уй-фикерләр белән яшәвеннән, кечкенә генә мәсьәләләрне булса да хәл итүдә ничек катнашуыннан аның батырлыкка әзерлеге күренә. Хәзер үз-үзегезгә сорау бирегез: үзеңне ничек итеп батырлыкка әзерләргә мөмкин? Нинди хәлләрдә батырлык, тәвәккәллек күрсәтергә туры килде? Сез үзегезнең ихтыяр көчегезне, максатчанлыгыгызны, тәвәккәллегегезне ничек камилләштерәсез? Ватанны яратуыгыз нидә чагыла?

Тормышта һәрчак батырлыкка урын бар, тик аңа юл үзеңдә бурычлылык хисе, сәяси өлгергәнлек, җаваплылык, әхлакый тотрыклылык тәрбияләү аша үтә. В.А.Сухомлинский “Батырлык һәм тәвәккәллек – ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек  тормышта, эштә дә кирәк”. – дип язган. Батырлык, тәвәккәллек, намуслылык, гаделлек кебек сыйфатлар ялкаулык, тәртипсезлек, таркаулык, ялган белән көрәштә дә барлыкка килә. Кешенең героик характеры үзендәге начар сыйфатларны җиңүдән башлана.

Хөрмәтле кунаклар, укучылар!

Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, җирне матурайту өчен яратылган. Без – тынычлык яклы!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кирәкми безгә сугыш !

класстан тыш чара эшкәртмәсе....

Әфганстан – йөрәк ярасы

Сценарий вечера, посвященный   Дню памяти воинам-интернационалистам....

Сугыш урлаган балачак

Авыр булды безнең балачак таЯшьлекләр дә җиңел булмады.Без бит сугыш чоры балалары- Бәхетебезне сугыш урлады....

"Әфганстан -йөрәк ярасы"

Әфган сугышында һәлак булган авылдашларыбызга багышлана...

1812 елгы Ватан сугышы

Дәрес  укучыларны 1812 елгы Ватан сугышы башлану сәбәпләре, кайсы илләр арасында булуы, гаскәр җитәкчеләре,  сугышның кайда һәм кайчан булуы, кайсы гаскәрнең җиңеп чыгуы белән таныштыра. Рос...

Барасы юлың имин булсын! Әти әниләр һәм укучылар катнашында класстан тыш чара.

      Һәркөн саен диярлек ,  балалар катнашында юл һәлакәтләре булып тора. Бу барысы да юл кагыйдәләрен белмәү, дөрес урында юлны чыкмау яки ба-ланың юлда куркып калулары сә...

Барасы юлың имин булсын! Әти әниләр һәм укучылар катнашында класстан тыш чара.

Һәркөн саен диярлек, балалар катнашында юл һәлакәтләре булып тора. Бу барысы да юл кагыйдәләрен белмәү, дөрес урында юлны чыкмау яки баланың юлда куркып калулары сәбәпле килеп чыга. Шуңа күрә балаларн...