4 нче сыйныфта уку дәресе.
план-конспект урока по чтению (4 класс)

Гимадеева Рамзия Раисовна

Тема : Татар мифологиясендә Ак бүре. Татарстан гербы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4 нче сыйныфта уку дәресе.31.88 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Коркачык башлангыч  гомуми белем  бирү мәктәбе

4нче сыйныфта әдәби уку дәресе

 

Тема : Татар мифологиясендә Ак бүре. Татарстан гербы.

Үткәрде:

 башлангыч сыйныф укытучысы-Гимадеева Рәмзия Рәис кызы.

        

 

.

 

                                                                       2019 нче ел

Тема:Татар  мифологиясендә Ак бүре.Татрстан гербы.

Максат:1. Тотем хайван буларак Ак бүре образаның  бирелеше белән танышу.  

      2. Татарстан гербы турында өйрәнү .  Татарстан гербының һәр элементы нәрсә аңлатуын белү.
     3. Әти-әнигә, туганнарга карата мәрхәмәтле булу, кешеләр белән итагатьле сөйләшү әдәбе, батырлык, максатчанлык кебек сыйфатлар тәрбияләү;

  Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Бурыч: башка халыкларның культурасына хөрмәт хисләре булдыру; әдәплелек кагыйдәләрен саклап, төрле ситуациядән чыгу юлын табу.

Метапредмет:

Шәхескә кагылышлы УУГ: - укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру

Регулятив УУГ: - максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану; -бәяләү.

Танып белү УУГ: - тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу.

Коммуникатив УУГ: - иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.

 Җиһазлау: Г.М. Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова “Әдәби уку” 1 нче кисәк, төркемнәрдә эшләү өчен биремнәр,  карточкалар, рәсемнәр.

Дәрес этаплары

Укытучы   эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

  Оештыру өлеше, мотивация.

 Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт тудыру

II. Уку проблемасын

кую.

 Максат: Дәрескә максат кую (белгәннәр нигезендә ачыклап бу дәрестә үзләштерелергә тиешле уку мәсьәләсе кую).

III. Уку мәсьәләсен чишү. Максат:  тотемик образ-Ак бүре һәм Ак барс белән таныштыру.

IV.Беренчел ныгыту.

Укытучы сөйләве.

  .Максаты: Дәрестә эшләгән

эшләргә нәтиҗә ясау.

V.Рефлексия. 

Дәрескә гомуми бәя.

Өй эше.

  

Исәнмесез, укучылар! Хәерле , якты көннәр сезгә. Бүгенге дәресемне Ф.Яруллин шигыре белән башлап җибәрәсем килә.

Һич яхшылык эшли алмасаң син

Кешеләргә, бик-бик теләптә,

Яхшы теләк телә,

Ул да кайчак

Зур көч өстәп куя йөрәккә.

  • Ф.Яруллин бу шигыре белән нәрсә әйтергә тели?
  • - Әйдәгез, бер беребезгә яхшы теләкләр телик.

Кәефләрегез ничек?Шул смайликны  күрсәтегез әле миңа.

Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.

 

 

Табышмак әйтү.

Ә хәзер укучылар мин сезгә бер табышмак әйтәм.

Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (Бүре)

Укучылар бүре турында нинди әкиятләр беләсез?

Башка әкиятләрдә бүре образы ничек сурәтләнә? (Мисаллар ярдәмендә аңлату)

.  

Бүре турында нәтиҗә чыгару.

Без бүген дәрестә   нәрсә турында сөйләшербез?

  Әйе, укучылар, бүре турында ,ләкин ак бүре турында. 

Ак бүре дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз?

Аның реаль тормыш белән бәйләнеше бармы? ( Кыскача ак бүре турында сөйләү)

Ак бүре - яшәү һәм үлемнән өстен зат, ул кара урманның кырыс, кодрәтле хуҗасы буларак сурәтләнә. Элек электән төрки бабаларыбыз бүреләрне изге хайван итеп санаганнар, ыруны яклаучы һәм саклаучы дип саналган әлеге хайваннны үтерергә ярамаган .

Дәреслек буенча эшләү.(31-32 битләрдәге текстны уку).  

1.Ак бүре турында энциклопедик материалны уку.

2.”Ак бүре” риваятен уку.

  Сорауга җавап бирү.  

  Ак бүрене нинди итеп күз алдына китерәсез?

Ак барс турында сөйләшү.(Методик кулланма-58бит)

Татарстан һәм Россия герблары белән таныштыру.

Дәреслек буенча эшләү.(33-35 битләрдәге текстны уку).  Укучылар чылбыр рәвешендә укыйлар.

                                  физминутка

    Укылган текст буенча эш.

Аңлаганны тикшерү өчен сораулар:

Һәр  дәүләтнең нинди символлары була?

Татарстанның Дәүләт флагы нинди?

Һәр төс нәрсәне аңлата?

Татарстанның Дәүләт  гербында нәрсә сурәтләнгән?

Герб кайчан кабул ителгән?

 Татарстан Республикасының  башкаласы ?

 

 

 

1.Дәрескә йомгак ясау .( Синквейн төзү)

 

2.  Без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?

- Дәреснең темасы нинди иде?

- Нинди максат иде?

- Максатка ирештекме?

3.Укучылар, бүгенге дәрес темасын үзләштерүегез буенча билгеләр куюыгызны сорыйм.(Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр.Укучылар дәрестә ничек эшләүләренә карап, үзләренә билге куялар, аңлаталар.)-Үзегезгә төсле кәгазьләрегезне алыгыз.

-Кемгә дәрес ошады, дәрестә җиңел булды?(кызыл йолдызларны күтәрә)

-Ә кемгәдер авырырак булгандыр,бәлки? (алар яшел йолдызларны күтәрә)

  •  Синең кәеф  нинди?

Смайликларны күрсәтү.

“Ак бүре” һәм “ Ак барс” турында сөйләргә әзерләнеп килергә.

-Укучылар, Ватаныбызны яратыгыз! Дәүләт символларын ихтирам итегез! Дәресебезне   Татарстан гимн “ын  басып тыңлап тәмамлыйк.

 

 

Балалар бер- берсенә теләкләр телиләр.

Кагыйдәләрне искә төшерәләр.(Балаларның җаваплары )

Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

(1.Укытучы сөйләвен игътибар белән тыңла.

2. Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер!

3.Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир!

4.Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын !

 

Балаларның җавапларын тыңлау.(Бүре)

“Бүре белән кәҗә”  

“Аю,бүре,төлке”

“Батыр әтәч”

“Төлке белән бүре” һ.б.

(Бүре турында нәтиҗә чыгару)

   Бүре – аңгыра,ахмак,юньсез, куркак. Мәсәлән, “  “Аю, Бүре, Төлке”, “ ” әкиятләрендә  аю һәм  бүре төлке тарафыннан алдана. “Батыр әтәч” дигән әкияттә шул ук аю һәм бүре кәҗәдән куркып, качарга мәҗбүр булалар . “ Төлке белән Бүре  дигән әкияттә  буре төлке киңәше буенча, балык тотам дип койрыгын бәкегә тыгып утырган аны , кешеләр кыйный башлагач, бозга каткан койрыгын өзеп кача.      Бүре,   тупас, ахмак, хәтта куркак; еш кына   алдана  , куркып кача яки үтерелә .   Бүре  күп әкиятләрдә хурлыкка кала

Балаларның җаваплары тыңлана.(Бүре турында)

Дәреслек буенча укучыларның текстны укулары.

Укучылар   әсәрнең  нәрсә турында барганын сөйлиләр .

Бүрегә характеристика бирелә.Балаларның җаваплары тыңлана.

   Ак бүре - чисталык, сафлык билгесе. Ак бүре гүзәл яшь егет, әкияти кош, могҗизалы ат рәвешенә кереп, кешеләрнең  вазыйфасын үти алган.Ул халыкны бәладән коткаручы.

Ике  укучы чыгышын тыңлау.( Татарстан һәм Россия герблары  турында чыгыш)

 

Балаларның җаваплары тыңлана.

Төркемнәрдә  эшлибез. Ике төркем:

1.Кластер төзү.(Ак барс турында)

2.“Кем тизрәк“ уены.  Кроссворд чишү:

  1. Россиянең дәүләт гербындагы кош исеме?
  2. Татарстанның дәүләт гербындагы хайван исеме?
  3.  Атаклы татар шагыйре?
  4. Татарстанның дәүләт символы?
  5. Татарстан Республикасы урнашкан дәүләтнең исеме?
  6. Казандагы тарихи манара?
  7. Урманда яшәүче хайван?
  8. Татарстан флагындагы төс?
  9. Татарстанның башкаласы?

Б

Ө

Р

К

Е

Т

Б

А

Р

С

Т

У

К

А

Й

Ф

Л

А

Г

Р

О

С

С

И

Я

С

Ө

Е

М

Б

И

К

Ә

Т

И

Е

Н

А

К

К

А

З

А

Н


3. Дөрес җөмләләр төзергә.

  1. ак, кызыл, яшел , флагта, төсләр, бар.
  2. барс, ак, сурәтләнгән, Татарстан, гербында.
  3. дәүләтендә, Республикасы, Татарстан, Россия, урнашкан
  4. ике, бөркет, гербында, дәүләт, Россиянең, башлы, сүрәтләнгән.
  5. символлары, Россиянең дә, Татарстанның да, дәүләт, үз, бар

Бик әйбәт укучылар. Барыгыз да бик әйбәт эшләдегез.! Эшләрегезне тактага элеп куябыз

Төркемнәрдә эш . (карточкада бирелгән сүзләр буенча  синквейн төзү)

Билге кую.  

 

 

 

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

20 эчендә кушу. 1 сыйныфта математика дәресе.

1 сыйныфта кабатлау дәресе.20 эчендә кушу таблицасын кабатлау....

1нче сыйныфта технология дәресе

1нче сыйныфта технология дәресе...

4 нче сыйныфта уку дәресе.

А.Алишны "Алдакчы Наил" хикәясе аша начар гадәтләрне кисәтү....

1 нче сыйныфта математика дәресе. “Кушылучылар һәм сумма”

“Кушылучылар һәм сумма” темасына 1 нче сыйныфта математика дәресе    «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп  төзелде....

1 сыйныфта математика дәресе

Математика дәресе...

Яхин технологиясе буенча 2 сыйныфта уку дәресе

quot;Сак-Сок" хикәясе буенча дәрес эшкәртмәсе (Яхин технологиясе буенча)...