Осталык дәресе.Сырлы өслекле кәгазьдән роза чәчәге ясау.
творческая работа учащихся по технологии (1 класс)

Гимадеева Рамзия Раисовна

   — Бүген дәрестә без сырлы өслекле кәгазьдән роза чәчәге ясарга өйрәнербез.Күңел җылысын биреп, тырышып эшләсәк, бүгенге бәйрәм уңаеннан иң якын кешеләребез, әниләребезгә зур бүләк булыр иде.  Безнең ясаган роза чәчәкләре   хуш исле дә булмаслар,тик шулай да үз кулларың белән ясаган бүләктән дә олы бүләк юктыр.Без бу чәчәкләрне роза чәчәкләре – чәчәкләр патшасы дип атыйбыз, ә саф татар телендә ул гөләп чәчәкләре дип тә, гөлчәчәкләр дип тә очрый.

      –  Букетларны, кешеләр ясаган композицияне кайларда кулланып була? (өйне бизәп була, бәйрәмнәрне бизәргә була, бүләк итеп була)

 ”Букет”-сүзе Француз теленнән алынган. Ул матур итеп җыелган чәчәкләр төркемен аңлата. Чәчәк букетларын борынгыдан бүләк иткәннәр.

  Чәчәк бүләк итү-ул бик зур сәнгать.Ә букетны ясау өчен бик күп айлар өйрәнәләр, хәтта еллар.Чәчәк бүләк иткәндә, кешенең ничә яшьтә булуын, кемгә икәнен һәм ни өчен икәнен белергә кирәк. Аның нинди төр чәчәк яратканын белсәң, бигрәк тә яхшы.

Һәрбер чәчәкнең төсе нәрсәнедер аңлата. Мәсәлән, ак төс-чисталык, пакълык, самимилыкны аңлата. Күпчелек ак төстәге чәчәкләрне туйда бүләк итәләр. Кызыл роза-матурлыкны, мәхәббәтне аңлата. Ә хезмәттәшләргә, дәүләт бәйрәмнәренә флаг төсен чагылдырган чәчәкләр уңай булачак

Скачать:


Предварительный просмотр:

 Тема: “Чәчәкләр – тормыш бизәге”.    Сырлы өслекле кәгазьдән  роза чәчәге ясау (гофрированный кәгазьдән)

Максат:

       1.Кәгазьдән роза чәчәге ясарга өйрәтү;

       2.Эш урынын әзерләү күнекмәләрен, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү;  

  3. Эш вакытында төгәл, пөхтә эшләү серләренә өйрәтү, иҗади караш булдыру, чәчәкләргә сакчыл караш тәрбияләү, эстетик тәрбия бирү. Табигатькә карата мәхәббәт уяту;

                                       Дәрес барышы

1.Кереш өлеш.

   — Бүген дәрестә без сырлы өслекле кәгазьдән роза чәчәге ясарга өйрәнербез.Күңел җылысын биреп, тырышып эшләсәк, бүгенге бәйрәм уңаеннан иң якын кешеләребез, әниләребезгә зур бүләк булыр иде.  Безнең ясаган роза чәчәкләре   хуш исле дә булмаслар,тик шулай да үз кулларың белән ясаган бүләктән дә олы бүләк юктыр.Без бу чәчәкләрне роза чәчәкләре – чәчәкләр патшасы дип атыйбыз, ә саф татар телендә ул гөләп чәчәкләре дип тә, гөлчәчәкләр дип тә очрый. 

      –  Букетларны, кешеләр ясаган композицияне кайларда кулланып була? (өйне бизәп була, бәйрәмнәрне бизәргә була, бүләк итеп була)

 ”Букет”-сүзе Француз теленнән алынган. Ул матур итеп җыелган чәчәкләр төркемен аңлата. Чәчәк букетларын борынгыдан бүләк иткәннәр.

  Чәчәк бүләк итү-ул бик зур сәнгать.Ә букетны ясау өчен бик күп айлар өйрәнәләр, хәтта еллар.Чәчәк бүләк иткәндә, кешенең ничә яшьтә булуын, кемгә икәнен һәм ни өчен икәнен белергә кирәк. Аның нинди төр чәчәк яратканын белсәң, бигрәк тә яхшы.

Һәрбер чәчәкнең төсе нәрсәнедер аңлата. Мәсәлән, ак төс-чисталык, пакълык, самимилыкны аңлата. Күпчелек ак төстәге чәчәкләрне туйда бүләк итәләр. Кызыл роза-матурлыкны, мәхәббәтне аңлата. Ә хезмәттәшләргә, дәүләт бәйрәмнәренә флаг төсен чагылдырган чәчәкләр уңай булачак

2.Төп өлеш.

Сырлы өслекле кәгазьдән   ( Гофрированный) кәгазьдән роза чәчәге ясау өчен кирәкле әйберләр:

1. Гофрированный кәгазь(яшел һәм кызыл)

2. Линейка.

 3. Карандаш.

 4.Җеп.

 8. Кайчы.

9.  Таякчыклар

10.Кәрзин

Эшкә тотынганчы, без куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп үтәргә тиеш.

-Кайчы белән эшләгәндә   нинди кагыйдәләрне белергә тиеш?(........)

Роза чәчәген ясауның технологиясе:

 Кызыл төстәге кәгазьне алабыз, линейка ярдәмендә үлчибез( 30 \7),буен 30см,киңлеген 7см итеп тасмалар  кисәбез. Хәзер роза чәчәген ясый башлыйбыз.Башта без кискән тасмабызны бераз сузып алабыз.Тасмабызның почмагын өчпочмак рәвешендә бөгәбез. Шул өчпочмагыбызны тагын бер кат бөклибез.Сул кул белән тотып торабыз, ә уң кул белән кире якка бөклибез. Шулай һәр тасманы ахырга кадәр ясап чыгабыз. Роза чәчәген хәзер җыя башлыйбыз. Роза чәчәген бушрак итеп җыйсак купшырак, матуррак була. Ясап бетергәч розаның таҗларын матурлап чыгабыз. Әзер чәчәгебезне кызыл җеп белән  тыгыз итеп урап куябыз. Шулай итеп берничә роза ясыйбыз. Розаларны нәни таякчыкка утыртабыз. Яшел төсне алабыз , аннан яфрак формасы ясап кисәбез  һәм ябыштырып куябыз. Әзер розалардан кәрзингә матур композиция җыябыз.

3.Йомгаклау өлеше.

-Роза чәчәген ясар өчен нинди кәгазь кулландык?(..........)

-Эшегез сүзегезгә ошадымы? Эшнең кайсы этабы авыр булып тоелды?(.......)

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Флексагон ясау.Түгәрәк эше.

Түгәрәк эше.Тема: Флексагон ясау.Максат:•      Флексагон турында мәгълүмат бирү.•      Шәхси:математиканың  әйләнә -тирә  белән бәйләнешен а...

План занятия «Практическая работа по изготовлению цветов из ткани – розы. Мифология розы»

План занятияТворческого объединения «Рукодельница»Педагог дополнительного образования Фуника Л.А.Тема занятия выбрана из учебной программы творческого объединения «Рукодельница» первого года обучения....

Кәгазьне бөкләү юлы белән кош ясау

1 сыйныфта технология дәресе эшкәртмәсе...

Камырдан тычкан ясау

хезмәт тәрбиясе бирү...

Җепләр белән рәсем ясау.

Технология дәресенә дәрес эшкәртмәсе...

Оригами юлы белән эт ясау.

Бөкләп юлы белән эт ясау....

Эссе“Минем педагогик осталык”

Мәктәп - ул иң гаҗәеп ил,андагы бер көн дә алдагысына охшамаган, андагы һәр мизгел - ул ниндидер яңалык , кызыклы нәрсә эзләү. Анда күңелсезләнеп утырырга,әрләшергә һәм вакытны бушка үткәрергә мөмкин-...