Тема: Ялгызлык исемнәр 1 нче сыйныф өчен туган телдән дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (1 класс)

Гимадеева Рамзия Раисовна

Максатлар: 1.Укучыларны ялгызлык исемнәр белән таныштыру.

2.Аларны телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерү.

3. Туган якка, туган телгә карата хөрмәт  һәм ярату хисләре тәрбияләү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы                                                                                                                                      Биектау муниципаль районы Коркачык башлангыч мәктәбе                                                                                                                                                                                                                      

        Тема: Ялгызлык исемнәр

1 нче сыйныф   өчен туган телдән дәрес эшкәртмәсе

УМК -“ Перспективалы башлангыч мәктәп”

                                         

                                                       Башлангыч сыйныф укытучысы

                               Гимадеева Рәмзия Рәис кызы                                      

                                         2021нче уку  елы

Тема: Ялгызлык исемнәр.

1 нче сыйныф.

Туган телдән дәрес эшкәртмәсе.

 Максатлар: 1.Укучыларны ялгызлык исемнәр белән таныштыру.

2.Аларны телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерү.

3. Туган якка, туган телгә карата хөрмәт  һәм ярату хисләре тәрбияләү.

Дәрес төре: Яңа материалны өйрәнү.

Җиһазлар: дәреслек, карточкалар, кроссворд,   конвертлар,   рәсемнәр,  сүзләр  язылган    карточкалар,”Сабантуй”,  “Көмеш кыңгырау”  газеталары,проектор.

                                           Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.Психологик уңай халәт тудыру.

  - Рәхмәт ,кояш!

Таң китердең,

Бар дөньяны ялт иттердең.

Нурың төште бүлмәбезгә,

Җылы,рәхәт һәммәбезгә.

-Исәнмесез, укучылар! Сезгә хәерле, матур көн телим.Укудан ямь, тырышлыктан тәм табып, әлеге дәресебезне файдалы итеп үткәрик.Кәефләрегез шушы смайлик кебек әйбәт булсын.

2.Актуальләштерү.

 - Укучылар,әйдәгез әле , дәрескә әзерлекне тикшереп китик.(Укучылар җавабы). Партада безнең пенал,дәфтәр, дәреслек.

Барыгызның да шул әйберләре  бармы ? (Бар)

- Ә нәрсә өчен  без дәрескә әзерлекне тикшерәбез ?( Укучылар җавабы) Кирәкле әйберләр эзләп дәресне бүлдермәс өчен.

-  Укучылар, ә дәресне без нәрсәдән башлыйбыз ? (Укучылар җавабы) Число,сыйныф эше язудан һәм матур язу күнегүләреннән.

Число язу.  Матур язу күнегүләре. Дөрес  язу.

- Ә  хәзер,  укучылар,  дәфтәрләрегезне  ачыгыз.  Дөрес  итеп  утырыгыз.  “Дөрес  утыру  ничек  була?”.  Шушы  сорауга  бергәләп  җавап  бирик  әле.

(Балалар  стенага  беркетелгән  “Дөрес  утыр”  кагыйдәсе  буенча  бергәләп  сөйлиләр).

Язганда дөрес утырам,

Тигез тора җилкәләр

Баш иелми, баш бармаклар

Күз читенә тисәләр.
-- Ручканы мин дөрес тотам,
Дәфтәрне—авыш итеп.
Яза башлыйм хәрефләрне
Дөрес һәм матур итеп.

  • Укучылар, безнең сыйныфта ничә укучы бар? ( 5)
  • Ә ничә кыз,ничә малай? ( 4малай һәм 1 кыз)
  • Укучылар, мин сезнең һәрберегезгә ничек дәшәм?( исем белән)
  • Менә хәзер һәрберегез дәфтәргә матур итеп үз исемегезне языгыз.

Хәзер укучылар тактага язылган җөмләне укыгыз әле.   

Казан – Татарстанның башкаласы.(Дәфтәргә язу)

Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.

-Бу җөмләдә сүзләр ничек язылган?(...)

-Ни өчен Казан, Татарстанның сүзләре баш хәрефтән язылган?(...)

 3. Яңа тема өстендә эш.

-Бүген без дәресебезне баш хәрефтән язылучы сүзләр турында алып барырбыз. Темабызның исемен ачыклау өчен сез кроссворд чишәргә тиеш.

   Кроссворд чишү

  1.       я

2.

              Л

3.

              Г            

   4.          

             ы

   

5.

            з

6.

             Л

7.

            ы

 

8.          к

  1. Якшәмбе көн.(ЯЛ)
  2. “ Алма!” – дисәң дә, алалар,

Нәрсә соң ул? – балалар.(АЛМА)

    3.Явым-төшем.(ЯҢГЫР)

    4. Чебиләр ярата торган ярма.( ТАРЫ)

    5. Әйтәбез һәм ишетәбез.(СҮЗ)

    6. Баш киеме.(БАШЛЫК)

   7.” Яңа ел “ бәйрәме аннан башка узмый .(ҖЫР)

   8.  Күз өстендә ...(КАШ)

(вертикаль баганада Ялгызлык дигән сүз барлыкка килә.)

Димәк, дәресебезнең темасы - Ялгызлык исемнәр.

 

 

 

 

 

 

 

-Дөрес, ялгызлык исемнәр.

 Теманы балалардан "ачтыру".

−Балалар, кем әйтә ала, нәрсә  ул ялгызлык исем? (Баш хәреф белән язылучы сүзләр.)         

        -Димәк бер үк төрдән булган әйберләрне, кешеләрне бер-берсе белән бутамас өчен нәрсә уйлап тапканнар? (Кешенең, предметның үзенә генә бирелә торган исем.)

        -Шул исемнәр нәрсә дип аталалар?(Ялгызлык исемнәр дип.)

4.Ныгыту.

1) Текст  уку.

- Укучылар, хат ташучы апа безгә хат китерде. Әйдәгез, ул  хатны бергәләп  укыйк  әле.

- Хатны һәммәгез дә укый алсын  өчен, мин аны күбәйткеч аша  чыгарып  сезгә   дә    тараттым. Хәзер   шуның   эчтәлеге   белән   танышып  чыга аласыз.  Бик игътибар   белән   пышылдап укып чыгыгыз әле.

               (Укучылар текстны башта эчтән генә укып  чыгалар, аннары берсе кычкырып укый.)

Мин арча районы кәче авылында яшим. Без өйдә 5 кеше: әти,

әни, әби, энем һәм мин. Без бик тату яшибез. Бездә яшәүче акбай белән ак тәпине дә  бик  яратабыз.  

Безнең   авыл   бик   матур.   Ул ерактан   ук   күренеп   тора. Без яшәгән район зур. Аның аша казансу елгасы  ага. Мин туган ягымны бик   яратам.

- Укучылар, текстта нинди хаталар бар? Бер – берегез белән  киңәшләшеп карагыз әле. (Укучылар  парларда  киңәшләшәләр)

Хаталарны табалар, үзара киңәшләшкәннән соң,  нәтиҗә  ясала.  (Проектор  белән эш)

      -Ялгызлык исемнәренә нинди сүзләр керә?( (-Кеше, кушаматлар, шәһәр,  елга, күл, газета, журнал, оешма  исемнәре Газета, журнал, оешма исемнәре куштырнаклар эченә языла: “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау”  һ.б.

        Шунлыктан  безгә  баш  хәрефтән  языла  торган  сүзләрне  бик  яхшы  итеп  өйрәнергә  кирәк  булачак.  Әйдәгез,  нинди  сүзләр  баш  хәрефтән  языла  -  тактага  бергәләп  модель  төзик.  

2)(Тактага  “Баш  хәрефтән  языла  торган  сүзләр”  дигән  карточка  эленә.  Укучылар  баш  хәрефтән  языла  торган  сүзләрне  әйтәләр,  укытучы  тактага  карточкалар  беркетә  бара.)

Тактада  түбәндәге  модель   төзелә.

 

     

 

                                                Газета, журнал исемнәре

3)   Физкультминутка  “Кем  дөрес  җыя?”

(Уен  тәртибе  аңлатыла.)

Укучылар  ике  командага  бүленә. Һәр  командага  сүзләр  язылган  бер  үк  төрле  аерым  карточкалар  (Казан,  Бөгелмә,  Чаллы,  Мәскәү,  Идел.  Агыйдел,  Ык,     Зөя,  Айгөл,  Айрат,  Хәсән,  Габдулла,  Актүш,  Сөтлебикә,     Кашка)    һәм  дүртәр  конверт  бирелә.  Конверт  тышларына  я  рәсем  ясала,  яки  язып  куела:  “Шәһәр  исемнәре”,  “Елга  исемнәре”,  Кеше  исемнәре”,  “Хайван  кушаматлары”.  Кайсы  команда  сүзләрне  конвертларга  дөрес  һәм  тизрәк  тутырып  бетерә.


4) Дәреслек белән эш.13 нче күнегү.Ялгызлык исемнәрен  табып әйт.Алар ничек языла? 

 

 5). Карточкалар белән эш. Бирелгән  иҗекләрдән кызлар һәм малайлар  исемнәре язарга                Ай һәм Ил

 

6 ).”Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау”  газеталарыннан ялгызлык исемнәр кергән 2 җөмлә табып уку.

 

7)Балалар, мин сүзләр укыйм, сез ялгызлык исемен ишетүгә басарга тиеш.

    Габдулла, ишек, песнәк, Зәлия, Татарстан, китап, Идел, хәреф, Акбай, Урал, Коркачык, урам, Зарипов, Казансу, Арча.

-Ялгызлык исемнәрен һәрвакыт нинди хәрефтән язабыз?(...)

 5. Рефлексия.

-Укучылар, сез бүген дәрестә нинди яңа белемнәр алдыгыз?(...)

-Ялгызлык исемнәре ничек язылалар?(...)

   Йомгаклау.

  1. Өй эше: 14нче күнегү, 36нчы бит .Язарга .
  2. Дәрескә нәтиҗә ясау.Смайликлар бирү

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 нче сыйныф өчен туган телдән тест.

2 нче сыйныф өчен туган телдән тест....

1 нче сыйныф өчен Туган телдән дидактик материаллар

Дидактический материал, Татарский язык...

2 нче сыйныф өчен Туган телдән дидактик материаллар

Дидактический материал, Татарский язык...

2 сыйныф өчен туган телдән (татар теле) эш программасы

Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен туган телдән (татар теле) эш программасы (УМК "Перспектив башлангыч мәктәп", атнага 2 сәгать исәбеннән, елга 68 сәгать)....

1нче сыйныф өчен Фәтхуллова дәреслегенә туган телдә укудан календарь тематик план

1 нче сыйныф рус төркемнәре өчен календарь тематик план...

1нче А сыйныфы өчен туган (татар) телдән (рус төркеме) календарь-тематик план

1нче А сыйныфы өчен туган (татар) телдән (рус төркеме) календарь-тематик план...

3 сыйныф өчен туган телдән календарь тематик планлаштыру

3 сыйныф өчен туган телдән календарь тематик планлаштыру...