2 сыйныф өчен туган телдән (татар теле) эш программасы
рабочая программа (2 класс) на тему

Аминова Рамиля Равилевна

Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен туган телдән (татар теле) эш программасы (УМК "Перспектив башлангыч мәктәп", атнага 2 сәгать исәбеннән, елга 68 сәгать).

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2kl_-_tatar_tele_-_rp.docx51.34 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе

“Биеш урта гомуми белем бирү  мәктәбе”

      “Каралды”                                                                     “Килешенде”                                                          “Расланды”

Башлангыч сыйныф укытучыларының                          Укыту-тәрбия  эшләре буенча                               “Биеш урта гомуми

ММБ утырышында                                                           директор урынбасары                                              белем бирү мәктәбе” директоры

Җитәкчесе ________ / Сөнгатуллина Г.Р./                      _________ /Прокофьева А.Д /                                 ___________/Замдиханов З.А./

 ____   нче санлы беркетмә                                                                                                                                         Боерык №  _____________________

“___” ____________ 2018 нчe ел                              

                                                                                 

       

Беренче квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Әминова Рамилә Равил кызының

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган телдән (татар теле)

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

                                                                                                                                                             

 Педагогик  киңәшмә

                                                                                                                                                           утырышында   каралды

                                                                                                                                                      Беркетмә №_________  

                                                                                                                                                                               “ ___“_________2018 ел

                                                                                        2018-2019 нчы уку елы

Аңлатма язуы

2 нче сыйныфлар өчен туган телдән (татар теле) эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

  • Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе  ”Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2018-2019 нчы уку елына укыту планы.
  • Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе  ”Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең башлангыч сыйныфлары өчен гомуми  белем бирү программасы;
  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының тарафыннан рөхсәт ителгән  “ Рус телендҽ башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән (1-4 нче сыйныфлар ) программа” (Төзүче-авторлар – Ф.Ф.Харисова, Ч.М.Харисова) – Казан., 2016.

        

Татар теле предметының  максаты һәм бурычлары:

  1. Россиядә телләрнең һәм мәдәниятләрнең күптөрле булуы, телнең милли үзаңны үстерүгә нигез булуы турында тәүге караш формалаштыру.
  2. Ана телен өйрәнүгә карата кызыксыну, омтылыш уяту, үзмилләтеңә һәм аның теленәмәхәббәт хисләре тәрбияләү.
  3. Ана теленең барлык яруслары буенча да компетенөияләр формалаштыру.
  4. Аралашу өлкәсенә караган мәгүлүматлылык булдыру. Сөйләм эшчәнлеге төрләреннән урынлы файдаланырга өйрәтү.
  5. Телдән һәм язма сөйләм осталыг         һәм күнекмәләре булдыру.
  6. Әхлакый һәм эстетик зәвыктәрбияләү, иҗади шчәнлек сәләтен үстерү

        

Укыту фәненең уку планында тоткан урыны

       Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе “Биеш урта гомуми белем мәктәбе”нең 2018-2019 нчы уку елына укыту планында каралганча, туган тел (татар теле) дәресләре өчен эш программасы атнага 2 сәгать исәбеннән елга 68 сәгатькә төзелде.

     Укытуның көтелгән нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗәләр

- укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту;

- тел аша әйләнә-тирә тормышка игътибар, дөрес мөнәсәбәт булдыру;

- укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;

- баланың үзенә һәм башкаларга бәя бирүенә, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү.

Метапредметлы нәтиҗәләр

  • аң -белем үстерү;
  • проблемаларны мөстәкыйль рәвештә таба алу;
  • эзләнү юлларын һәм нәтиҗҽләрен ачыклау;
  • логик фикерләү:чагыштыру, синтез, анализ ясый белү;
  • конфликтлы ситуацияләрдән чыгу юлын табу;
  • укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

- эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;

 - укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

 - укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;

 - эш сыйфатына бәя бирә белү;

 - эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белүне камильләштерү линейка, бетергеч, карандаш;

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

 - дәреслек белән эш итә белү;

 - хәрефләрне, хәреф кушылмаларын, сүзләрне дөрес яза белү;

 - текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;

 - укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү;

 - предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү;

- укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;

- сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү;

- башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;

- парларда эшли белү.

Предмет нәтиҗәләре

  • сүзләрне, җөмләләрне, 35-40 сүзле текстны, хәрефләрен бозмыйча, төшереп калдырмыйча, хәреф өстәмичә, урыннарын алыштырмыйча, аңлаешлы, пөхтә итеп, каллиграфик дөрес язу;
  • сузык һәм тартык авазларны, калын (нечкә) сузыкларны икеләнүсез аеру; өйрәнелгән теориягә таянып, аларга анализ ясау, бирелгән аваз схемасына, характеристика тиешле авазлар, сүзләр сайлау;
  • сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм, иҗекләп, юлдан-юлга күчерү кагыйдәләренең катгый булмавын аңлау (аларның вариантларын белү);
  • сүздә шул хәрефләрнең эшен, вазыйфасын аңлату;
  • өйрәнелгән сүзләрдә калын (нечкә) тартыкларны сузык аваз хәрефләре яки ь, ъ белән күрсәтү;
  • кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл, елга атамаларын, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу;
  • е, в, г, й, к, н, ң, о, ө, х, һ, э, ю, я хәрефләре, ый, йо, йөкушылмалары булган сүзләрне дөрес язу;
  • янәшә килгән бертөрле ике тартык аваз хәрефләре булган  кәккүк, Габбас кебек сүзлҽрне, нечкә (калын) аеру билгесе кергән гади, программада булган сүзләрне дөрес язу һәм юлдан-юлга күчерү;
  • сүзгә фонетик анализ ясау:иҗекләргә бүлү, авазларны сүздәге тәртиптә ачык, дөрес итеп әйтеп, хәрефләрен атап чыгу, сузык (тартык) авазларны билгеләү, сузыкларның калын(нечкә) төрләрен аеру;
  • үзең язганны бирелгән үрнәк белән чагыштырып төзәтү;
  • сүзләргә дөрес сорау кую һәм шуның нигезендә предметны, предметның эш һәм хәрәкәтен, билгесен белдергән сүзләрне таба белү, кем? нәрсә? сорауларына җавап биргән сүзлҽрне аера белү;
  • җөмләнең баш кисәкләрен табу, җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгеләү; җөмлә башындагы сүзне баш хәреф белән язу, әйтелү максатына карап, җөмлә ахырында нокта, сорау билгеләрен куеп яза белү;
  • уку, уеннар, көндәлек тормыш, җәнлекләр, кош-кортлар турындагы темаларга 4-5 җөмләдән торган бәйләнешле текст төзеп сөйләү һәм язу;
  • сүзлекләрдәге сүзләрнең әйтелешен, кулланышын, язылышын истә калдыру: аваз, авыз, авыл, бәрәңге, бияләй, борын, вакыт, гомер, гыйнвар, дөрес, дүшәмбе, елга, җавап, җиңел, җомга, җөмлә, җылы, йөрәк, караңгы, көньяк, кыңгырау, маңгай, Мәскәү, муен, онык, оя, пәнҗешәмбе, савыт, сәгать, сәлам, сеңел, сишәмбе, тавык, тавыш, тәмле, төньяк, уен, уңыш, хайван, хөрмәт, һава, һаман, чаңгы, чәршәмбе, чия, шәһәр, шуа, эссе, юан, якшәмбе.

                                                                                                    Укыту предметының эчтәлеге

       

Аралашу компетенциясен үстерү

Укытучының (иптәшенең) сорауларын аңлап, гади җөмләләр белән җавап бирү. Укытучы тәкъдим иткән темага 4-6 җөмлә төзеп әйтү, бирелгән диалогны (монологны) дәвам итү. Укылган өзекнең төп фикерен үз сүзләрең белән әйтү. Темаларны өйрәнү вакытында сүзлек һәм аңлатмалы диктантлар язу.

Аерым рәсемнәр яки әйберләрне сурәтләп биргәндә, исем, сыйфат һәм фигыльләрне дөрес куллану

Тизәйткеч, санамыш, табышмак, мәкаль-әйтемнәр ятлау. Матур язу күнекмәләре булдыру.

Аралашу компетенциясен булдыру түбәндәге темалар буенча эшләгәндә тормышка ашырыла:

Уку-язу әсбаплары.                          Татар теле дәресендә.

Яшелчә бакчасында.                        Туган көнем.

Яраткан ризыгым.                            Әниемә булышам.

Укыган мәктәбем.                            Милли ризыклар.

Якын дусларым.                               Шәһәр транспорты.

Җәйге ял.                                          Туган як табигате.

         Лингвистик компетенцияне үстерү

1нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга күчерү. Аерым сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне дөрес уку һәм язу. Бирелгән иҗекләрдән сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп әйтү һәм язу. Тәкъдим ителгән җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Алардан кем? нәрсә? нинди?кайсы? нишли? сорауларына җавап бирә торган сүзләрне табу,  алар белән җөмләләр төзү. Баш хәреф белән языла торган сүзләр. Дәресләрдә өйрәнгән  язучыларның исем-фамилияләрен дөрес язу.

                                                                                                              Авазлар һәм хәрефләр

Сузык авазлар һәм хәрефләр. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны дөрес әйтү. Сингармонизм законы.

Сузык авазларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы.

Татар һәм рус телләрендә [а],[э],[о],[ө],[ы] авазларының әйтелеш үзенчәлекләре, бу сузыкларны белдерә торган хәрефләр һәм аларның дөрес язылышы. Я,ю,е хәрефләре, алар кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу.[w],[гъ],[къ],[х],[ч] тартыкларын дөрес әйтү, аларны белдерә торган хәрефләрнең язылышы. Татар теленең үзенчәлекле тартыклары [җ],[ң],[һ]. Бу хәрефләр кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләре булдыру.Ц, щ хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

Сүзлек һәм аңлатмалы диктантлар язу.

Сүз

Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Иҗекләрнең калынлыгы-нечкәлеге сузык авазларга бәйле булуы. Сүз басымы турында мәгълүмат бирү. Сүз тамыры. Аны дөрес табарга өйрәнү.

Морфология

Исем. Аның мәгънәсе, сораулары турында белгәннәрне ныгыту. Ялгызлык исемнәр, аларның дөрес язылышы. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары.Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы, аларны рус теле белән чагыштыру.

Фигыль. Аның мәгънәсе, сораулары. Фигыльләрнең заман формалары турында төшенчә бирү. Аларны рус теле белән чагыштырып күрсәтү.

Сыйфат. Аның мәгънәсе, сораулары белән таныштыру. Предметның төрле билгеләрен белдерә торган сүзләр буларак, аларны сөйләмдә дөрес куллану. Татар һәм рус телләрендә сыйфатларның сыйфатланмышка иярү үзенчәлеге.

Бирелгән җөмләләрдән, әзер текстан өйрәнгән сүз төркемнәрен табу, андый сүзләрне русчадан татарчага тәрҗемә итү, сөйләмдә дөрес куллану.

Синтаксис

Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү. Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат бирү, аларның урнашу тәртибен күзәтү, аны рус теле белән чагыштыру. Бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү күнекмәләре тәрбияләү. Тәрҗемә күнекмәләре булдыру.

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

                                                                       

                                                              Этнокультура компетенциясен үстерү

Телләрнең һәм мәдәниятләрнең күптөрлелеге. Милли мәдәни күренеш һәм аралашу чарасы буларак тел.

Татар халык авыз иҗаты әсәрләреннән (әкият, мәмәлләр, мәзәкләр, мәкаль һәм әйтемнәрдән) милли мәдәни эчтәлектәге сүзләрне, аларның мәгънәләрен аңлатмалы һәм телара сүзлекләрдән табу.

Халыкның тормыш-көнкүрешенә караган сүзләрне, рус теленнән кергән алынмаларны табу, мәгънәләрен аңлау, рус теле белән чагыштыру.

Халык җырларын тыңлау, аларны өйрәнү.

“Әдәби уку” дәреслегеннән текстлар уку һәм милли үзенчәлекләрне белдергән сүзләрне табу.

Төрле әкиятләр буенча эшләнгән мультимедия чараларын файдалану.

Бүлекләр, темалар

Сәгатьләр саны

Дәресләрне

оештыру формалары

Укыту эшчәнлеге төрләре

1

1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

Авазлар һәм хәрефләр. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Предмет һәм билгене белдерүче сүзләр. Баш хәрефтән язылучы исемнәр. Җөмлә.                      

9

Катнаш

Гамәли эш

Контроль тикшерү

Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга күчерү. Аерым сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне дөрес итеп уку һәм язу. Бирелгән иҗекләрдән сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп әйтү һәм язу. Кем? Нәрсә? Нинди? Кайсы? Нишли? Сорауларына җавап бирә торган сүзләрне табу, укучылардан алар белән җөмләләр төзетү.

2

Авазлар һәм хәрефләр

Алфавит. Сузык авазлары һәм  аларның хәрефләре.

Калын һәм нечкә сузыклар. Йа, йә, йу, йү, йы, йэ аваз кушылмалары. Тартык авазлар һәм хәрефләр. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. ь , ъ хәрефләре.

25

Татар теленең алфавиты һәм аны өйрәнү. Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. [а], [э], [о], [ы] сузыкларын белдерә торган хәрефләр һәм аларның дөрес язылышы. Я, ю, е хәрефләре. Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. [w], [гъ], [къ], [х], [ч] тартыклары, аларны белдергән хәрефләрне дөрес язу. Татар теленең үзенчәлекле тартыклары [җ], [ң], [һ]. Ц, щ хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу. ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

3

Сүз һәм җөмлә

Сүз һәм җөмлә. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Сүз басымы турында төшенчә.

6

Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Татар теленең иҗек калыплары белән таныштыру. Татар телендә сүз басымы. Аны дөрес куярга өйрәнү. Рус телендәге сүз басымының урыны.

4

Морфология    

Исем сүз төркеме. Берлек һәм күплек сандагы исемнәр. Борын авазына беткән исемнәргә күплек кушымчасы ялгау. Фигыль. Фигыльнең барлык һәм юклык формасы. Фигыль заманнары. Сыйфат сүз төркеме.

17

Исем, аның мәгънәсе, сораулары турында белгәннәрне ныгыту. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары.  Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы. Аларны рус теле белән чагыштыру. Фигыль, аның мәгънәсе, сораулары. Заман формалары турында төшенчә бирү. Сыйфат, аның мәгънәсе, сораулары белән таныштыру. Сыйфатларның сыйфатланмышка иярү үзенчәлеге. Предметның төрле билгеләрен торган сүзләр буларак, аларны сөйләмдә дөрес куллану.

5

Синтаксис

Сүзләрдән сүзтезмәләр төзү. Сүзләрдән   җөмләләр төзү. Җөмләнең баш кисәкләре. Җөмләнең иярчен кисәкләре. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.

8

Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү. Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат бирү, аларның урнашу тәртибен күзәтү, аны рус теле белән чагыштыру

6

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

3

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

7

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

КАЛЕНДАРЬ  - ТЕМАТИК ПЛАН

Атнага – 2 сәгать (елына – 68 сәгать).

Диктант язу – 11 сәгать (контроль диктант-4, сүзлек диктанты-4, кереш, сайланма, иҗади диктант-3).

Изложение язу – 1 сәгать.

Сочинение язу – 1 сәгать.

Дәрес темасы

Сәг.саны

Үткәрү вакыты

Искәрмә

План буенча

фактик

1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау  (9 сәгать)

1

БСҮ. Исәнме, мәктәп! 

Сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне  дөрес итеп уку һәм язу. Сүзлекләр белән эшләү.

1

4.09

2

Сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү.

1

8.09

3

 БСҮ. Яшелчә бакчасында.                       

1

11.09

4

Сүзләрне юлдан- юлга күчерү

1

15.09

5

Баш хәрефтән языла торган сүзләрне кабатлау.

1

17.09

6

Кем? нәрсә? нинди? кайсы? нишли? сорауларына җавап булган сүзләр.

1

20.09

7

Бирелгән иҗекләрдән сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү .

1

24.09

8

Кереш  диктант “Чишмә”

1

27.09

9

Хаталар өстендә эш.

БСҮ. Әкият “Төлке белән торна”.

1

1.10

                                                                             Авазлар һәм хәрефләр  (25 сәгать)

10

Алфавит .

Алфавитны гамәли куллану күнегүләре.

1

4.10

11

Сузык авазлар һәм хәрефләр.

1

8.10

12

Күчереп язу. Җ.Тәрҗеманов  “Көз”.

1

11.10

13

[а] авазы һәм а  хәрефе

1

15.10

14

[ә] авазы һәм ә хәрефе.

1

18.10

15

Грамматик биремле контроль диктант №1

1

22.10

16

[о] авазы һәм о хәрефе

1

25.10

17

[ө] авазы һәм ө хәрефе. 

1

29.10

18

[у],  [ү] авазлары һәм у, ү хәрефләре

1

8.11

19

[ы] авазы һәм ы хәрефе

1

12.11

20

[э] авазы һәм э хәрефе. Сүзлек диктанты№1

1

15.11

21

[йа] , [йә] кушылмалары һәм я хәрефе.

 БСҮ. “Уку-язу әсбаплары”.

1

19.11

22

[йу] , [йү] кушылмалары һәм ю хәрефе

1

22.11

23

[йы] , [йэ] кушылмалары һәм е хәрефе

1

26.11

24

Я, ю, е хәрефләренең язылышын  ныгыту. Сүзлек дитанты №2 

БСҮ.

1

29.11

25

Тартык авазлар һәм аларның хәрефләре.

1

3.12

26

Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

1

6.12

27

[в] , [w] авазлары һәм в хәрефе

1

10.12

28

[х] , [һ] авазлары һәм х, һ хәрефләре        

1

13.12

29

[к] , [къ], [г] , [гъ]  авазлары һәм к, г хәрефләре.

1

17.12

30

2 чирек өчен контроль диктант  №2

1

20.12

31

Хаталарны анализлау. [ч]  авазы һәм ч хәрефе.

БСҮ. Монологик сөйләм үстерү “Яңа ел”.

1

24.12

32

[ң] авазы һәм  ң хәрефе

1

        10.01

33

Ъ һәм  Ь хәрефләре.

1

14.01

34

Авазлар һәм хәрефләр темасын гомумиләштереп кабатлау. Сүзлек диктанты№3

БСҮ. Туган як табигате.

1

17.01

Сүз (6 сәгать)

35-36

Сүз һәм җөмлә.

2

21.01

24.01

37

Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

1

28.01

38

Татар теленең иҗек калыплары. 

БСҮ “Туган як табигате” рәсем буенча сөйләү.

1

31.01

39

Татар телендә сүз басымы.

1

4.02

40

“Сүз” темасын кабатлау.

БСҮ. Иҗади биремле  диктант

1

7.02

Морфология. (17 сәгать)

41

Исем, аның мәгьнәсе, сораулары.

1

11.02

42

Исем. Кем? Нәрсә? сораулары.

БСҮ “Кышкы уеннар”

1

14.02

43

Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары

1

18.02

44

Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы, аларны рус теле белән чагыштыру.

1

21.02

45

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

1

25.02

46

Исемнәрне кабатлау. Сайланма диктант.

1

28.02

47

Фигыль, аның мәгънәсе, сораулары.

1

4.03

48

Фигыльнең барлык, юклык төре. Фигыльнең күплек саны.

1

7.03

49

Фигыльләрнең заман белән төрләнеше

1

11.03

50

Фигыльнең заман формаларын рус теле белән чагыштыру.

1

14.03

51

3 чирек өчен контроль диктант №3

1

18.03

52

Хаталар өстендә эш. Фигыльләрне кабатлау. 

БСҮ . “Көндәлек режим”

1

21.03

53

Сыйфат, анын мәгьнәсе, сораулары.

1

1.04

54

Сыйфат билгеләре.

1

4.04

55.

Татар һәм рус телләрендә сыйфатларның сыйфатланмышка иярү үзенчәлеге.

1

8.04

56

Сыйфатларны кабатлау. Тәрҗемә итү күнегүләре. Сүзлек диктанты №4

1

11.04

57

БСҮ. Өйрәтү характерындагы изложение  

1

15.04

                                                                                                     Синтаксис ( 8 сәгать)

58

 Хаталар өстендә эш.

Сүзтезмәләр.

1

18.04

59

Сүзләрдән җөмләләргә.

1

22.04

60

Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү.

БСҮ. Диалогик сөйләмне үстерү. “Туган көнем”

1

25.04

61

Җөмләнең баш кисәкләре.

1

29.04

62

Ия, хәбәр – җөмләнең баш кисәкләре.

БСҮ.  “Милли ризыклар”

1

2.05

63

Җөмләдә баш кисәкләрнең урнашу тәртибе.

1

6.05

64

Җөмләдә баш кисәкләрне рус теле белән чагыштыру.

1

9.05

65

БСҮ. Контроль диктант  №4 “Һәйкәл”

1

13.05

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау (3 сәг)

66

Авазлар һәм хәрефләр. Сүз һәм сүзтезмәләр.  

1

16.05

67

БСҮ. Өйрәтү харатерындагы сочинение №1 – “Җәйге ял”.

Сүз төркемнәрен кабатлау.

1

20.05

68

БСҮ. “Исәнме, җәй!”

Йомгаклау. Җәйге биремнәр.

1

23.05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле. Эш программасы. 2 класс

Татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат : телне аралашу чарасы буларак  үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле ситуацияләре кысаларында белем бирү, күнекмәләр...

татар теле эш программасы 1 сыйныф

татар теленнән 1 сыйныфның татар төркеме өчен эш программасы....

2 нче сыйныф өчен туган телдән тест.

2 нче сыйныф өчен туган телдән тест....

1 нче сыйныф өчен Туган телдән дидактик материаллар

Дидактический материал, Татарский язык...

2 нче сыйныф өчен Туган телдән дидактик материаллар

Дидактический материал, Татарский язык...

Тема: Ялгызлык исемнәр 1 нче сыйныф өчен туган телдән дәрес эшкәртмәсе

Максатлар: 1.Укучыларны ялгызлык исемнәр белән таныштыру.2.Аларны телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерү.3. Туган якка, туган телгә карата хөрмәт  һәм ярату хисләре тәрби...

3 сыйныф өчен туган телдән календарь тематик планлаштыру

3 сыйныф өчен туган телдән календарь тематик планлаштыру...