татар теле эш программасы 1 сыйныф
рабочая программа (1 класс) по теме

татар теленнән 1 сыйныфның татар төркеме өчен эш программасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1nche_klass_yazu_tat.gruppa.doc249 КБ

Предварительный просмотр:

                                              Аңлатма язуы.

Татар теле фәненнән киңәйтелгән тематик планлаштыру  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим  ителгән,  «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы “(татар балалары өчен, 1-11 нче сыйныфлар, Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2011 ел ) нигезләнеп  төзелде.

Киңәйтелгән тематик планның әчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомүм күнекмәләр, татар теле курсы буенча махсус белем һәм кунекмәләр тәшкил итә.  

      Рус мәктәбенең башлангыч  сыйныфларында  укучы татар балалары өчен төзелгән  татар теле программасы  түбәндәге  максат һәм бурычларны үз эченә ала:

  1. Укучыларда  ана телен өйрәнүгә  кызыксыну, омтылыш,  эзләнүгә  теләк уяту, үз  милләтеңә,  телеңә  мәхәббәт тәрбияләү  кебек уңай сыйфатлар  булдыру.
  2. Балаларда  татар теленнән мәгълүматлылык  булдыру:

а) фонетика,  лексикология, сүз ясалышы,  грамматика, стилистикага  караган башлангыч  мәгълүмат  бирү;

б) телебезнең орфоэпиясе, лексикологиясе, грамматикасы һәм пунктуациясеннән күнекмәләр булдыра башлау. Хәрефләрдән  иҗекләр һәм сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр  һәм  җөмләләр  төзергә өйрәтү.

  3. Укучыларда  аралашу  өлкәсенә караган мәгълүматлылык булдыру.Сөйләм  эшчәнлеге  төрләре буенча әйткәнне  аңларга,  аңлаганны  тыңлаучыга  җиткерергә, дөрес һәм матур итеп укырга, укыганның  эчтәлеген  сөйләргә, аерым  темаларга  әңгәмәләр кора белергә,  аралашканда  тел чараларыннан  урынлы файдаланырга өйрәтү.

 4. сөйләм осталыгы һәм  күнекмәләре  булдыру.

 5. Укучыларда  татар этнокультура  мәгълүматлылыгын  үстерү.

        Татар телен өйрәтүнең  метод һәм алымнары  да күп төрле.  Шулар  арасыннан  катнаш,  тәрҗемә  итү,  таныштыру,  аудиовизуаль,  күзәтү,  әңгәмә, эксперимент  методларын  файдалану  телгә өйрәтүдә  максатка  ярашлы була.  Билгеле,  метод һәм алымнарны укучыларның  яшь үзенчәлекләрен  искә алып,  укытуның  максаты һәм бурычларыннан,  тәкъдим  ителгән  материалның  эчтәлегеннән,  укучыларның  белем  дәрәҗәсеннән,   тел һәм  сөйләү  материалын  үзләштерә  алу  мөмкинлекләреннән   чыгып   файдалану  уңай  нәтиҗә  бирәчәк.

       Программаның  эчтәлеге  рус  мәктәпләренең  башлангыч  сыйныфларында  татар телен  укытуның  максаты  һәм  бурычларыннан  чыгып  билгеләнә.  Анда,  беренчедән,  балаларның   сөйләмен үстерү  күздә тотылса,  икенчедән,  татар теле  буенча  системалы  фәнни  белем  бирүгә  дә   аерым  игътибар  ителә.

        1 нче сыйныфта  “Телдән әзерлек чоры”нда,  татар әдәби   тел нормаларына  өйрәтү  өчен,   ундүрт  тема  һәм  аларның   тасвирламалары  бирелде.  Алар  буенча  әңгәмәләр  оештыру – бик җаваплы  эш,  чөнки  балаларның  күбесе  беренче  тапкыр тематик  принцип  нигезендә  системалы  рәвештә  татарча  сөйләшү  күнекмәләре  булдыра  башлый. Шуңа  күрә  эшнең  ни  дәрәҗәдә  нәтиҗәле  булачагы  әлеге  чорның  уңышлы   үтүенә  бәйле.

Сөйләм үстерү өчен темалар.

Телдән әзерлек  чоры ( 1 4 сәгать):

1.Танышу – 1 сәг.

2. Безнең мәктәп – 1 сәг.

3. Безнең гаилә – 3 сәг.

4.Ашамлыклар – 1 сәг.

5.Кеше – 2 сәг.

6. Ос- баш һәм аяк киемнәр – 1 сәг.

7.Уеннар – 1 сәг.

8. Авылда – 2 сәг.

9.Кошлар.Шәһәрдә – 1 сәг.

10.Бәйрәмнәр – 1 сәг.

     Әлифба чоры.( 34 сәгать)

    “Әлифба  чоры”нда  татар         һәм рус телләрендә  бердәй  әйтелешле   авазлар  кергән  сүзләрне  дөрес  әйтергә  өйрәтү,  алар  белән   иҗекләр,  сүзләр,  сүзтезмәләр  һәм  җөмләләр  төзетү  күз  уңында  тотыла.  Әйтелешнең үзенчәлекләрен  балаларга  күрсәтүдә  техник чаралардан  файдалану,  дәресләрдә  төрле  уеннар  уйнау  да  уңай  нәтиҗәләргә  китерә.

    Әлифбадан соңгы чор.  Татар теле (51 сәгать)

 Сөйләм. Җөмлә. Сүз. Җөмлә ахырында тыныш билгесе. Авазлар һәм хәрефләр. Сүзләрне юлдан - юлга күчерү. Баш хәреф белән башлап языла торган сүзләр. Басым. Татар телендәге сүз төркемнәре.

Аерым темалар буенча өйрәнгән сүзләрне, сүзтезмә һәм җөмләләрне диктант итеп язу. Матур язу күнегүләрен үтәү. Сөйләм күнекмәләрен үстерү.

                              Укучыларның белеменә,  эш осталыгына һәм күнекмәләренә  таләпләр.

       I сыйныфны тәмамлаганда,  укучылар татар  телендәге  барлык аваз һәм хәрефләрне  гамәли танып белергә, аваз белән хәрефнең төп аермасын (авазны әйтәбез, ишетәбез, авазлардан  сүзләр төзеп сөйлибез; хәрефне күрәбез, таныйбыз, хәрефләрдән сүзләр төзеп укыйбыз, язабыз) практик аңлауга ирешергә тиеш.

      Укучылар башкара алырга тиешле эшләр:

- сүзләрне авазларга таркату, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү;

- сузык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү;

- сүздән тыш та калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү;

- сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану;

- сүзләрне иҗекләргә бүлү;

- җөмләләрне  сүзләргә таркату.

       Баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язу. Басма, язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу. Әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрне, шундый сүзләрдән төзелгән 3 – 5 сүзле җөмләләрне ишетеп дөрес язу. Җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч, нокта куеп язу.

      Телдән 4 –5 җөмләле кечкенә хикәяләр төзү.Сыйныфта телдән җыр,шигъри куплетлар, мәзәк, әкиятләр уйлап чыгаручыларны хуплау.

                                            Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен язмача тикшерү

I сыйныфта белем, осталык, күнекмәләргә агымдагы тикшерү уздырыла. Грамотага өйрәтү чорында өйрәнелгән баш һәм юл хәрефләрне, иҗекләрне гади структуралы сүзләрне әйтеп, сүзләрне һәм күләме ягыннан кечкенә җөмләләрне язма һәм басма шрифтлы тексттан күчереп яздырырга мөмкин.

        Уку елы азагында контроль эш итеп басма шрифтлы текстны күчереп, кечкенә күләмле текстны ишетеп язу тәкъдим ителә.

        I сыйныфта ел дәвамында 2-3 юл һәм баш хәреф, 2-3 иҗек, 2-3 сүз яки 2-3 сүздән торган җөмлә әйтеп яздырыла.  Ел азагында 15 сүздән торган текст яки диктант итеп, яки күчереп язу өчен тәкъдим ителә. Эш телдән әйтеп бәяләнә, нәтиҗәләрнең программа таләпләренә туры килү-килмәве ачыклана. Ишетеп яки күчереп язган текстта хаталар саны 5-тән артмаса, эш канәгатьләнерлек дип санала.

           

                                 

   1 нче сыйныф өчен  татар теле дәресләренең календарь-тематик планы

Т/с

Дәреснең темасы

Сәгать саны

Дәрес төре

Укучыларның эшчәнлеге төрләре

Көтелгән нәтиҗә

Үткәрү ва-кыты

план

факт

    Телдән әзерлек чоры –  сәг.

Ι.  Тема: Танышу - 1 сәг.

1

Кереш дәрес. Раслау һәм инкарь җөмләләр.

1

яңа тема

Микродиалоглар төзү. Яңа күнекмәләр.

Укучыларның сөйләм телен үстерү өстендә эшләү.  Өйрәнгән сүзләр ярдәмендә бу/кем/ нәрсә, нинди , нишли сорауларына җавап бирергә өйрәнү. Сорау һәм раслау җөмләләрне дөрес төзү. Исемнәрнең күплек санын дөрес ясау. Сөйләмдә сан һәм исем тезмәләрен дөрес куллану.

Баш килештәге зат алмашлыкларын аңлату. Аларны сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

Безнең  мәктәп –3 сәг.

2

Кем, нәрсә соравына җавап бирүче сүзләр.

1

яңа тема

Микродиалоглар дөрес язу күнекмәләре.

3

Уку – язу әсбаплары.

1

яңа тема

Яңа сүзләр өстендә эшләү.Парлап диалоглар төзү. Язу күнегүләре.

4

Нишли соравына җавап бирү.

1

катнаш

Микродиалоглар төзү. Тәрҗемә итү.

Безнең  гаилә  -  2 сәг.

5

Гаилә әгъзаларының исемнәре

1

яңа тема

Диалоглар төзү.. Яңа сүзләрне сөйләмдә куллану.

6

Әти-әниләребез  һөнәре.

1

яңа тема

Яңа сүзләрне сөйләмдә куллану. Микродиаоглар төзү. Язу күнекмәләре.

Ашамлыклар – 2 сәг.

7

Ашамлык  исемнәре. Милли  ризыклар.

1

яңа тема

Тәрҗемә итү. Язу күнекмәләре. .

Дидактик уен.

8

Савыт-саба исемнәре. Нишли  соравына җавап биргән сүзләр.

1

яңа тема

Текстны ишетеп аңлау. Дидактик уен.      Язу.

Кеше – 2 сәг.

9

Тән төзелеше атамалары.

1

яңа тема

Микродиалоглар төзү. Сөйләм телен үстерү.Язу күнегүләре.

10

Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр. Нишли  соравы.

1

яңа тема

Тәрҗемә итү. Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү. Хәреф элементлары язу.

Өс-баш һәм аяк киемнәре -1 сәг.  

11

Предметның  билгесен  белдергән сүзләр. Диалоглар  төзү.

1

яңа тема

Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү. Тәрҗемә итү. Язу күнекмәләре.

         Уеннар – 1 сәг.

12

Уенчыклар һәм уеннарның атамалары.

1

яңа тема

Схема ярдәмендә күнегүләр эшләү. Язу күнекмәләре.

Хәрефләрдән иҗекләр, иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзи белү. Исемнәргә дөрес итеп тартым кушымчаларын ялгарга һәм сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.

Бәйрәм белән котлау, бүләк тапшырганда әйтелә торган сүзләрне дөрес һәм урынлы куллану. Бәйрәмнәргә карата хис-тойгыңны белдерү.

Авылда – 2 сәг.

13

Яшелчә , хайван исемнәре

1

яңа тема

Яңа сүзләрне сөйләмгә кертү. Тәрҗемә эше. Кроссворд чишү.

14

Яшелчә, җиләк-җимеш билгеләре

1

яңа тема

Яңа сүзләрне сөйләмгә кертү. Микродиалоглар төзү. Схема буенча сүзтезмәләр төзү.

Кошлар- 1 сәг.

16

Кошлар исемнәре. Кышлаучы  һәм күчмә кошлар.

1

катнаш

Схема буенча сүзтезмәләр төзү. Сораулар төзү һәм җавап бирү.

Шәһәрдә - 2 сәг.

17

Шәһәр тормышына караган атамалар.

1

катнаш

Уку. Тәрҗемә эше. Диалог төзү.

18

Предметның  эш-хәрәкәте.

1

Уку. Сорауларга җаваплар. Диалог төзү.

Бәйрәмнәр – 2 сәг.

19

Милли бәйрәм –Сабантуй.

1

яңа тема

Тәрҗемә итү. Әңгәмә. Җөмләләр төзү.

20

Туган көн. Үз-үзеңне  тоту кагыйдәләре

8 Март, Яңа ел, Корбан бәйрәм. Котлау үрнәкләре.

1

катнаш

Әңгәмә. Сорауларга җаваплар. Дид. уен.

Сорау җөмләләр төзү. Язу күнекмәләре. Санамыш өйрәнү. Диалог төзү.

   ӘЛИФБА ЧОРЫ – 44 сәг.

1

Җөмлә һәм сүз. Аваз һәм хәреф.

1

катнаш

Сорау җөмләләр төзү. Тәрҗемә итү. Диалог төзү.

Татар телендәге авазларны дөрес әйтергә һәм татар хәрефләрен дөрес укырга өйрәтү.

Хәрефләрдән иҗекләр төзү, аннан соң иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр төзеп уку. Сүзтезмәләрдән җөмләләр  төзү күнекмәләре тәрбияләү. Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

Эчтәлеген аңлап, кирәкле урыннарда паузалар ясап, сүз басымын дөрес куеп уку.

2

А, а хәрефе һәм а авазы.

1

катнаш

Уку. Язу күнекмәләре. Сорауларга җаваплар. Схема буенча сүзтезмәләр..

3

Ә,ә хәрефе һәм ә авазы.

1

катнаш

Гаилә темасы буенча сөйләшү. Схема ярдәмендә күнегүләр үтәү. Монолог төзү.

4

 Ы, ы хәрефе һәм ы авазы

1

катнаш

Сораул җаваплар. Ишетеп аңлау. Тәрҗемә итү. Язу күнекмәләре. Санамыш өйрәнү.

5

Э, э-е хәрефе һәм э авазы.

1

яңа тема

Микродиалоглар төзү. Язу күнекмәләре. Тәрҗемә эше.

6

И,и хәрефе һәм и авазы.

1

катнаш

Уку. Тәрҗемә эше. Сорауларга җаваплар.

 7

У, у хәрефе һәм у авазы.

1

катнаш

Уку. Тәрҗемә эше. Сорауларга җаваплар.

Язу күнекмәләре. Ишетеп аңлау.

8

Ү, ү хәрефе һәм ү авазы.

1

яңа тема

Диалог төзү. Тәрҗемә күнегүләре. Сорауларга җаваплар.

9

О, о хәрефе һәм о авазы.

1

бел.сист.

Сораулар төзү. Тәрҗемә эше. Язу күнекмәләре.

10

Ө,ө хәрефе һәм ө авазы.

1

бел.сист.

Уку. Тәрҗемә эше. Дидактик уен.

11

Н,н хәрефе һәм н авазы.

1

катнаш

Сорауларга җаваплар. Тизәйткеч өйрәнү.

12

Л,л хәрефе һәм л авазы.

1

бел.сист.

Тәрҗемә эше. Ребус чишү. Язу күнекмәләре.

13

М.м хәрефе һәм м авазы.

1

яңа тема

Тәрҗемә эше. Уку. табышмаклар чишү. Тизәйткеч өйрәнү.

14

Р, р хәрефе һәм р авазы.  

1

яңа тема

Уку. Тәрҗемә итү. Язу күнекмәләре. Дидактик уен.

15

Й,й хәрефе.

1

катнаш

Уку. Тәрҗемә эше. Тизәйткеч өйрәнү.

16

ң хәрефе һәм ң авазы.

1

бел.сист.

Уку. Сорауларга җаваплар. Тәрҗемә эше.

17

Я,я хәрефе һәм йа авазы.

1

яңа тема

Уку. Тәрҗемә эше. Сорауларга җаваплар. Язу күнекмәләре.Рәсем буенча әңгәмә.

18

 Ю, ю хәрефе һәм йу, йү авазы.

1

бел.сист.

Сорауларга җаваплар. Тәрҗемә эше.

19

Е, е хәрефе һәм е авазы.

1

яңа тема

Уку. Тәрҗемә эше. Сораулар төзү.

Әлифба  чорында татар һәм рус телләрендә бердәй әйтелешле авазлар белән таныштыру, алар кергән сүзләрне  дөрес уку.

А.о, w, гъ,къ, х, ч, ы  авазларының әйтелеш үзенчәлекләре һәм бу авазларны язуда дөрес күрсәтү.

Татар телендәге ә, ө, ү, җ, ң, һ авазлары кергән сүзләрне, сүзтезмәләр һәм җөмләләрне дөрес уку.

20

Д, д хәрефе һәм д авазы.

1

яңа тема

Тәрҗемә эше. Сорауларга җаваплар. Монолог төзү.

21

Т,т хәрефе һәм т авазы.

1

бел.сист.

Уку. Сорауларга җаваплар. Тәрҗемә эше. Язу күнекмәләре.

22

З, з хәрефе һәм з авазы.

1

яңа тема

Схема буенча сүзтезмәләр төзү. Тәрҗемә эше.

23

С,с хәрефе һәм с авазы.

1

катнаш

Уку. Тәрҗемә эше. Язу күнекмәләре.

24

Г,г  хәрефе һәм г авазы.

1

бел.сист.

Уку. Тәрҗемә эше. Сорауларга җаваплар.

25

К,к  хәрефе һәм к авазы.

1

катнаш

Кайда? соравына җавап бирү. Табышмак чишү. Язу күнекмәләре.

26

В,в хәрефе һәм ( w) авазы.

1

катнаш

Сораулар төзү. Сорауларга җаваплар. Дидактик уен.

27

Ф,ф  хәрефе һәм ф авазы.

1

яңа тема

Тәрҗемә эше. Тизәйткеч өйрәнү.

28

Б,б хәрефе һәм б авазы.

1

яңа тема

Сораулар төзү. Табышмаклар чишү.

29

П,п  хәрефе һәм п  авазы.

1

бел.сист.

Диалог төзү. Язу күнекмәләре.

30

Ж,ж  хәрефе һәм  ж авазы.

1

яңа тема

Уку. Тәрҗемә эше. Схема буенча сүзтезмәләр төзү.

31

Ш,ш хәрефе һәм ш авазы.

1

яңа тема

Тәрҗемә эше. Сорауларга җаваплар. Табышмак чишү.

32

Җ,җ хәрефе һәм җ  авазы .

1

катнаш

Тәрҗемә эше. Язу күнекмәләре. Сораулар.

33

Ч,ч хәрефе һәм ч авазы      

1

бел.сист.

Схема буенча җөмләләр төзү. Кроссворд чишү.

34

Х,х  хәрефе һәм х  авазы.

1

яңа тема

Сорауларга җаваплар.Тәрҗемә эше.  

Уку. Тәрҗемә эше. Кроссворд чишү. Язу күнекмәләре.

35

Һ,һ хәрефе һәм һ авазы.

1

яңа тема

Тәрҗемә эше. Схема буенча җөмләләр төзү.

36

Ё,ё  хәрефе һәм  ё  авазы.

1

катнаш

Уку. Тәрҗемә эше. Сорауларга җаваплар.

37

Щ, щ хәрефе һәм  щ  авазы.

1

бел.сист.

Монолог төзү.Дидактик уен.

38

Ц,ц хәрефе һәм ц авазы.

1

бел.сист.

Тәрҗемә эше. Язу күнекмәләре. Дид. уен.

39

Ь билгесе ( нечкәлек һәм аеру билгесе).

бел.сист. тикшерү

Сорауларга җаваплар. Монолог төзү. Тест үткәрү.

40

Ъ билгесе ( калын һәм аеру билгесе) Һөнәрнең һәркайсы яхшы.

1

яңа тема

Схема буенча сүзтезмәләр төзү. Тәрҗемә эше. Диалог төзү.

41

Туган тел. Г.Тукай.

1

яңа тема

Уку. Схема буенча җөмләләр төзү. Сорауларга җаваплар.

42

Ике аваз белдерүче хәрефләрне кабатлау.

1

Яңа тема

Тәрҗемә эше. Схема буенча сүзтезмәләр төзү.

43

Сузыкларны, тартыкларны гомумиләштереп кабатлау

1

Яңа тема.

Авазларны дөрес әйтү, дөрес язу. 

44

Саубул, Әлифба.    

1

Яңа тема

Уку. Тәрҗемә эше. Сорауларга җаваплар.

Әлифбадан соң чор

1-2

Сөйләм. Җөмлә. Текст.

2

Катнаш

Рәсем буенча диалог төзү.  Сорауларга җаваплар. Дид. уен.

Җөмләләрне  сүзләргә таркату. Җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгеләү. Бирелгән темага 2-3 җөмлә төзү һәм язып кую.

3-5

Җөмлә. Сүз.

3

Катнаш

Сөйләмне барлыкка китерүдә җөмләнең әһәмиятен аңлату. Аерым сүзләрдән җөмләләр төзү, сүзләр арасындагы бәйләнешне аңлату. Язу күнекмәләре.

6-7

Җөмлә ахырында тыныш билгесе.

2

Катнаш

Төрле интонация белән әйтелгән җөмләләрдән соң  кирәкле тыныш билгеләрен  куеп  язу. Диалог. Тизәйткеч өйрәнү.

Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә куя белергә тиеш.

8-9

Авазлар һәм хәрефләр.

2

Ныгыту дәресе

Табышмаклар чишү. . Рәсем буенча сүзтезмәләр төзү. Яңа сүзләр өйрәнү.

Аваз белән хәрефнең төп аермасын (авазны әйтәбез, ишетәбез, авазлардан  сүзләр төзеп сөйлибез; хәрефне күрәбез, таныйбыз, хәрефләрдән сүзләр төзеп укыйбыз, язабыз) практик аңлауга ирешергә тиеш .Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы..

10

Сүз һәм иҗек.

1

Катнаш

Уку. Сүзләрне иҗекләргә бүлеп язу. Рәсем буенча  предметларның исемен язу.

11-12

Сузык һәм тартык авазлар. Сузык авазлар.

2

Катнаш

 Иҗекләрдән сүзләр төзү, сүзләрне иҗекләргә бүлү. Табышмаклар чишү. Бишек җырын ятлау.

13

Тартык авазлар.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

Сүзгә фонетик анализ ясарга өйрәтү.

Рәсемнәр буенча кроссворд чишү.

Тартык аваз хәрефләрен алыштырып  яңа сүзләр ясау һәм язу.

14

Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

15-16

Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

 Сүзлек диктанты.

2

Яңа белем үзләштерү дәресе

Уку. Сүзләрне иҗекләргә бүлеп язу. Язу күнекмәләре.

Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм иҗекләп юлдан юлга дөрес күчерә белергә тиеш

17

 Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

Хаталар өстендә эш.

1

Булган белем-не тикшерү

Диктант язу (Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү һәм

өлгерешен исәпләү).

18

Баш хәреф белән башлап языла торган сүзләр.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

Күчереп язу. Шигырьдәге исемнәрне табып күчереп язу.

Кеше исемнәрен, фамилияләрне, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу.

19

Хайван кушаматлары.

1

Яңа белем үзләштерү дәресе

 Яңа сүзләр хисабына балаларның сүзлек байлыгын арттыру, картинага карап хикәя төзү.

Кеше исемнәрен, фамилияләрне, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу күнекмәләре. Рәсем буенча  җөмләләр төзү.

20-21

Шәһәр, авыл, елга исемнәре.

Күчереп язу.

2

Яңа белем үзләштерү дәресе

22

Сузык һәм тартык авазлар..

1

Ныгыту дәресе

Сүзгә фонетик анализ ясау. Күп нокталар урынына  кирәкле хәрефләрне куеп язу.

Кроссворд чишү.

Сузык  һәм тартык аваз хәрефләрен дөрес  язу һәм уку.

23-24

Сузык аваз хәрефләре. Э-е хәрефләре.

Ныгыту дәресе

Э, е., о, ө, ый, йо, йө, я, ю, е,в,к,г хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу күнекмәләре.

Уку. Күчереп язу күнекмәләре.

Рәсемгә карап һәм бирелгән сүзләр ярдәмендә  җөмләләр төзү.

Табышмаклар чишү. Күп нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп язу.

Рәсемдәге предмет исемнәрен  әйтү һәм язу.

Авазларның артикуляциясен чагыштыру, сүзләргә аваз-хәреф һәм иҗек анализы ясау күнекмәләре .

Өйрәнелгән   хәрефләрне  сүзләрдә дөрес язу.

Э, е, о, ө, ый, йо, йө, я, ю хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу һәм уку.

25

Ө-е хәрефләре.

1

Ныгыту дәресе

26

О-ы хәрефләре.

1

Ныгыту дәресе

27

Я хәрефе.

1

Ныгыту дәресе

28

Ю хәрефе.

1

Ныгыту дәресе

29-30

Е,е хәрефләре.

2

Ныгыту дәресе

31

Тартык аваз хәрефләре. Й хәрефе.

1

Ныгыту дәресе

В, к, г, й,  хәрефләре булган сүзләрне дөрес язу һәм уку.

32-33

В хәрефе.

2

Ныгыту дәресе

34

К,г хәрефе.

1

Ныгыту дәресе

35-36

Басым.

2

Сүзләргә басым куеп язу. Уку. Тәрҗемә эше. Язу күнекмәләре.

 Сүзләрне дөрес басым куеп уку һәм басымның урынына карап сүзнең мәгънәсе үзгәрүен аңлау.

37

Диктант.

1

Булган белемнәрне тикшерү

 Диктант язу (Укучыларның белемен, күнекмә һәм дөрес яза белүләрен тикшерү һәм

өлгерешен исәпләү).

Үткән  белемнәрен  кулланып  дөрес язу.

38-39

Хаталар өстендә эш.

Сүз төркемнәре. Кем? Нәрсә? сорауларына җавап биргән сүзләр.

2

Яңа белем үзләштерү дәресе

Предметларны атаган һәм кем? Нәрсә? сорауларына җавап биргән сүзләр язу. Шул сүзләрне, сораулар куеп, җөмлә эчендә табу.Әкиятне  дәвам итү. Рәсемдәге предмет исемнәрен табу һәм аларга дөрес сорау кую күнекмәләре.

Сүзләргә сорауларны дөрес куя һәм шул сораулар буенча предметны белдергән сүзләрне таба белү.Кем? һәм  нәрсә? соравына җавап биргән сүзләрне  аера белү.

40

Контроль күчереп язу.

1

Булган белемнәр-не тикшерү

Сүзләрне, җөмләләрне, сүзле текстны, хәрефне бозмыйча, төшереп калдырмыйча, алмаштырмыйча һәм хәреф өстәмичә, каллиграфик дөрес язу күнекмәләре.

Сүзләрне, җөмләләрне, сүзле текстны, хәрефне бозмыйча, төшереп калдырмыйча, алмаштырмыйча һәм хәреф өстәмичә, каллиграфик дөрес язу.

42-43

Нишли? Нишләде? сорауларына җавап биргән сүзләр.

2

Яңа белем үзләштерү дәресе

Предметларның эшен, хәрәкәтен белдергән һәм нишли? Нишләде? Нишләр? кебек сорауларына җавап булган сүзләрне табу һәм язу. Шул сүзләрне, сораулар куеп, җөмлә эчендә табу. Табышмак чишү.

Сүзләргә сорауларны дөрес куя һәм шул сораулар буенча аның эшен һәм хәрәкәтен белдергән сүзләрне таба белү.

44-45-

46

Нинди? Кайсы? сорауларына җавап биргән сүзләр.

3

Ныгыту дәресе

Предметларның билгеләрен белдергән һәм нинди? Кайсы? сорауларына җавап булган сүзләрне табу һәм язу. Шул сүзләрне, сораулар куеп, җөмлә эчендә табу . Бирелгән шигырьне кулланып рәсем буенча хикәя төзү.

Сүзләргә сорауларны дөрес куя һәм шул сораулар буенча предмет билгесен белдергән сүзләрне таба белү

47-51

Контроль  диктант. Сүз төркемнәре.

  Хаталар өстендә эш. Үткәннәрне кабатлау.

4

Кабатлау дәресе

Диктант язу. Хаталар өстендә эш.


«Согласовано»                                                    « Согласовано»                                                                           « Утверждено»

          Руководитель МО                                    Зам.  директора по УР                                                                     Директор МБОУ                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                          

____________ / Э.Ф.Гаязова/                               МБОУ «СОШ № 175»                                                                   «СОШ №175»

    Протокол №1      от                                                  ___________/Г.М.Багавиева/                                                        __________/А.С.Валеева/                                                                                                                                          

    «_27_» августа 2012г.                                          от «_28_» августа  2012г.                                                              Приказ №  _______                                                                                                                                                                                                                                                

                                                                                                                                                                                       от «_29_» августа 2012г.

                                                                                                 

                                                                                                                                                                       

                                                                                                   РАБОЧАЯ  ПРОГРАММА

                                                                                         

                                                                                       по  татарскому языку

для обучающихся 1в класса( татарской группы)

Ахтямовой Гульназ Мингалиевны

учителя  татарского языка и литературы

второй квалификационной категории

муниципального бюджетного

общеобразовательного учреждения

«Средняя общеобразовательная школа № 175»

Советского района г. Казани

                                                                                                           Рассмотрено на заседании

                                                                                                        педагогического совета

                                                                                 Протокол № 2

                                                                                                    от «_2_»августа  2012г

 

                                                                                                          2012 – 2013 учебный год

Татар теленнән  тематик план.

Сыйныф :     1в, д

Укытучы: Гафарова Гөлнаара Галимхан кызы

Сәгатьләр саны: 99  

 Атнага 3 сәг.

“Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту прогаммасы” нигезендә төзелде. 1-11 нче сыйныфлар, Казан, “Мәгариф”, 2010.

Дәреслек. Әлифба. Рус теледә башл. гомуми белем бирү мәкт. 1 нче с-фы( татар телендә сөйләшүче балалар ) өчен д-лек Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова.  Казан, “Мәгариф-Вакыт” , 2012.

                   Татар теле: рус теледә башл. гомуми белем бирү мәкт. 1 нче с-фы( татар группалары) өчен д-лек.                                                                                                               Ф.Ф.Харисов, Г.Д.Сираҗиева.”Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012.

                     С.Г.Вагыйзов “Язарга өйрәнү дәфтәре” Казан, “Мәгариф”, 2009.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле. Эш программасы. 2 класс

Татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат : телне аралашу чарасы буларак  үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле ситуацияләре кысаларында белем бирү, күнекмәләр...

3 класс татар теле эш программасы

Уңышка ирешү өчен тел дәресләрен уку дәресләре белән тыгыз алып бару отышлы. Татар теле дәресләрендә өйрәнгән грамматик структуралар уку дәресләрендә сөйләмдә ныгытыла, лексик материал активлаштырыла....

ПНШ 4 класс татар теле эш программасы

Рабочая программа по татарскому языку для 4 класса ФГОС "Перспективная начальная школа"...

ПНШ 4 класс татар теле эш программасы

ПНШ 4 класс татар теле эш программасы...

3 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы

3 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

2 сыйныф өчен туган телдән (татар теле) эш программасы

Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен туган телдән (татар теле) эш программасы (УМК "Перспектив башлангыч мәктәп", атнага 2 сәгать исәбеннән, елга 68 сәгать)....