Шигырь конкурсы "Тукай безнең күңелләрдә" "Хыялый төш"
материал по чтению (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Гимадеева Рамзия Раисовна

Бөек шагыйребез Г.Тукайга багышланган шигырь.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hyyalyy_tosh.docx14.32 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Коркачык башлангыч  гомуми белем  бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гимадеева Рәмзия Рәис кызы.

Хыялый төш.

Мин төш күрдем.....

Тукай дустым белән

Кырлай урамнарын буйладык,

Яшел хәтфә кебек болыннарда

Күбәләкләр куып уйнадык.

Аннан төштек инеш буена

Күренмәсме диеп су анасы  

Алтын тарак тотып кулына .

Очрамасмы диеп  шук малай

Йөгерә-йөгерә басма буенда.

Шул арада , кинәт, сихри тынлык,

Шүрәлеле кара урманнар,

Чү ,ашыкма, дустым, ашыкма ,

Былтыр тавышы килә еракта

Сөйләшәдер кебек ул анда.

Иртәнге таң нуры иркәләгән

Сахра-кырлар шау-шу чәчәктә.

Болыннарда очкан күбәләкләр

Кунып-кунып һәрбер җиләккә...

Тараталар җәйнең хуш исен.

Күпме гомер узган, сизелә.....

Искә алып балачак елларын

Яшьлек тавышы яңгырый биредә,

Сызып-сызып күңел кылларын.

Эх! Шунда кинәт төшем өзелә...

Мин Тукайны күрдем төшемдә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кешенең күңел дөньясы. Хиснең сәбәбе. К Мостафин "Эш" шигыре.

Хиснең дәрәҗәсе турында белемнәрне ныгыту....

Вечер поэзии Ш.Галиева (Ш.Галиевның шигырь кичәсе 1-4 кл).

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Экранда Ш.Галиевның портреты, стенада шагыйрьгә багышланган газеталар.Мультимедиа презентация.Алып баручы:Исәнмесез  кадерле дуслар, бүген без сезнең белән Ш.Галиевның шигыр...

Шигырь

Юк моннан да бөегрәк максатМоннан мөһим , изге хезмәт юкБар байлыгын биреп балаларгаКеше күңелен бизи педагог....

Эссе. Чынга ашкан хыялым.

Эссе.  Чынга ашкан хыялым.   ...

Габдулла Тукайның "Безнең гаилә" шигыре өстендә эш.

Габдулла Тукайның иҗаты белән таныштыру, шигырьләрен, әкиятләрен укуда теләк тудыру...

"Һөнәрем-минем хыялым" Эссе

Укытучы һөнәрен сайлауга нәрсәләр ярдәм итте....