Кешенең күңел дөньясы. Хиснең сәбәбе. К Мостафин "Эш" шигыре.
план-конспект урока чтения (2 класс) по теме

Хиснең дәрәҗәсе турында белемнәрне ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uku..doc34.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:         Кешенең күңел дөньясы.  Хиснең сәбәбе.

            К. Мостафин “Эш” шигыре.

Максат: Хиснең дәрәҗәсе турында белемнәрне ныгыту, кешенең  

              күңел дөньясы, аның тагын бер сыйфаты икәнлеген

             белеп калу, хиснең сәбәбе белән таныштыру,   укучының

             таманы аңлауларына ирешү,үзара ярдәмләшү хисләре

             тәрбияләү.

Кулланылган әсәр: К.Мостафин “Эш”шигыре.

Җиһазлау: К.Мостафин портреты, сигнал карталары, моделләр.

Дәрес барышы:

1.Мотивлаштыру – ориентлаштыру.

-Әйдәгез укучылар , бер –беребезгә күтәренке күңелләр телик тә дәресебезне башлап җибәрик.

-Укучылар , искә төшереп үтик әле, узган дәрестә нәрсәләр белән танышкан идек?

2.Актуальләштерү

-Ә хәзер әйтегез әле,хис нәрсә ул?  

                        Модель 1

                        шатлыклы

                        кызгану

        үкенү

                        хәсрәтләнү

                        курку

                        оялу

                        ачу килү

                        үпкәләү

-Менә беренче моделебез бар. Яхшы, ә хиснең дәрәҗәсе турында нәрсә әйтә аласыз?

-Әйдәгез әле сезнең белән магнитафон тасмасыннан ике көй тыңлап үтик, сез игътибар белән тыңлагыз Бу көйләрдә хиснең нинди дәрәҗәләрен күреп була?

-Беренче көй нинди дәрәҗәдә иде?

-Әикенче көйдә хиснең нинди дәрәдәләрен тоябыз?

-Молодцы, бик дөрес әйттегез. Димәк, хиснең дә дәрәҗәләребар һәм төрле була икән.Сез минем белән килешәсезме? (сигналлар )

-Ярар укучылар , әйдәгез өй зшен дә тикшерип үтик һәм берничә укучыга сүз бирик. Яле 1төркем,сезне тыңлап үтик

-Укучылар 1өлештә хиснең дәрәҗәсе нинди?  Хис нинди сүзләргә таянган?

-Безнең иҗади эшләребез дә бар, аларны да тыңлап үтик. (2,3 шигырь тыңлана)

-Менә шигырьләр тыңлап үттек, аларда хиснең дәрәҗәсен күрсәткән сүзләр исегездә калмадымы?

-Әйе ,хиснең төрле дәрәҗәләре бар икәнен дусларыбызның шигырьләрендә дә күрдек.Үткән белемнәрне искә төшереп үттек, үзегезгә бәяләр куярга онытмадыгызмы.

3.Уку мәсәләсе кую.

-Укучылар безнең класста оста мәзәкчеләр дә бар , әйдәгез шуларны тыңлап китик

-Сездә нинди хисләр туды?

--Сез ни өчен кызгандыгыз?        

-Кызганырга сәбәбе бармы?

-Ә ни өчен шатландыгыз?

-Укучылар, хис торганда гына барлыкка килми бит индә.Әйеме укучылар?

-Хис барлыкка килсен өчен нәрсә дә булса кирәкме икән? (Хиснең барлыкка килүенә сәбәп кирәк икән)

-Димәк, хиснең барлыкка килүенә берәр сәбәп кирәк булып чыга бит. Менә моны модельбуенча да күрергә мөмкин.

                     Модель 2

        Эшнең нәтиҗәле булуы

                     Эшнең ахыры аянычлы булу

                     Ниндидер теләккә ирешү

                     Уйларыбызның тормышка ашмавы

-Беренче дәрестә хиснең барлыкка килү сәбәбен күрсәтергә тиеш идек, күргәнегезчә без аны ачыкладык. Каяндыр укып кына түгәл, ә үзебез исбатладык.

-Ә хәзер шушы эшегезгә бәя куегыз.

-(Үзбәя)

-Укучылар без күп авторларыбызның әсәрләре белән таныштык, бүген дәрестә таныш булмаган тагын 1 авторның шигыре белән танышып китәрбез, яле тактага карагыз әле.

       Камил Мостафин-1932 елның 26 нояберендә Зеленодольск шәһәрендә туган 12яшендә шигырьләр яза башлый. Аның “Горур ташлар”. “Урман баласы”шигырьләр җыентыгы бар

-Үз чиратыбызда без аның”Эш “шигыре белән танышып китәбез.Китапның 63 битен ачып, шигыр-ң исеме белән танышыйк.

--Шигыр-ң исемен укыгыз әле.(Эш)

-Эш нәрсә дигән сүз инде, сез аны ничек аңлыйсыз? (Эш- шөгыль,хезмәт)

 -Пышылдап укып чыгыгыз әле, аңлашылмаган сүзләр очрамадымы?

-Ә йолыктым дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз? (Төбе тамыры белән алу)

-Әйдәгез әле бу сүзләрне сүзлекләргә язып куйыйк.

-Ә хәзер шигырьне өлешләргә бүлеп укыйык һәм һәр өлештә сүз нәрсә турында барганын ачыклыйк.(Шатланыр өчен төрле сәбәпләр кирәк)

- Сез бу өлешне ничек исемнәр идегез? (Шатлану сәбәпләре)

-2-3 өлешен укып карыйк әле әле, бу өлештә сүз нәрсә турында барыр?

(Эшнең ңәтиҗәсе өчен шатлану)

-Бу өлешкә дә исем уйлыйк әле.(Минем эшем)

-4 өлешне дә укып исем бирик. (Шатлану)

-Әйдәгез әле 1 өлеш белән 4 өлешне чагыштырып карыйк? Автор үзе сәбәпсез шатлык булмый , ә үзә бер сәбәпсез шатланып торам ди.

-Нишли соң ул әллә шаяртамы?

-Әбит автор ни өчен шатланганын белә.Ләкин ул бик тыйнак, мактанасы килми, ул үзенең эшеннән риза булып шатлана.Безгә шуны әйтергә кыенсына, мактану булыр дип уйлый. Бездә бит ниндидер эшебезнең нәтиңәсе булса, шатланабыз,куанабыыз, кайвакыт кайгырып та куябыз, елап та алабыз- боларның барысы өчен дә ниндидер сәбәп кирәк бит, әйе бит укучылар.

-Әйе укучылар, ниндидер хис барлыкка килсен өчен нәрсә кирәк икән. (Сәбәп кирәк)

  • Үзбәя куегыз.

Өй эше.

  1. Хиснең сәбәпләрен күрсәтүче берничә мәзәк уйларга;
  2. Сәнгатьле укырга, геройның рәсемен ясарга;
  3. Сәнгатьле укырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

классный час "...Әкият кешене батырлыкка, матурлыкка илтә"

классный час "...Әкият кешене батырлыкка, матурлыкка илтә"...

КВН . Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы.

Бу КВН үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында кабатлау максатында төзелгән. Анда кызыклы сораулар, табышмаклар,  танып белүгә биремнәр кулланылган. Кызыклы конкурслар бар....

Шэфкатьлелек бизи кешене

2 класста класс сэгате...

Компьютрлар дөньясы

әти-әниләр җыелышында доклад өчен...

Могҗизалар кыры "усемлекләр дөньясы"

могҗизалар кыры "усемлекләр дөньясы"...

Могҗизалар кыры "хайваннар дөньясы"

могҗизалар кыры "хайваннар дөньясы"...

Минем иң яхшы дәресем "Хайваннар дәньясы серләре" -3кл

Минем иң яхшы дәресем "Хайваннар дәньясы серләре" -3кл...