Вечер поэзии Ш.Галиева (Ш.Галиевның шигырь кичәсе 1-4 кл).
методическая разработка по чтению (2 класс) по теме

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Экранда Ш.Галиевның портреты, стенада шагыйрьгә багышланган газеталар.Мультимедиа презентация.

Алып баручы:Исәнмесез  кадерле дуслар, бүген без сезнең белән Ш.Галиевның шигырьләр кичәсенә җыелдык.Сезнең  алдыгызда 1-4 сыйныф укучылары чыгыш ясый.

Ш.Галиевның тормыш юлы турында мәгълумат.

Шагыйрь  Шәүкәт Галиев 1928 нче елның 20 нче ноябрендә Татарстанның Апас районы Олы Бакырчы авылында туа.

Беренче шигырьләрен 1945 нче елның гыйнваренда яза башлый.

Ш.Галиев төрле жанрларда –лирика,юмор-сатира, һәм балалар өчен язылган 47 китап авторы. Аның күп шигырьләрендә очраган Шәвәли персонажи татар баласының яраткан дустына әверелде.

Ш.Галиев –Ганс Христиан Андерсен исемендәге почётлы дипломга лаек, Г.Тукай исемендәге Дәүләт лауреаты һәм Татарстан Республикасының Халык шагыйре.

 Алып баручы:

Балалар , Ш.Галиевның шигырьләр илендә кемнәр генә яшәми. Карагыз әле, ниндидер малай килә.Кем икән ул? (сәхнәгә Шәвәли чыга)

                                           “МИН” шигыре.

Мин Шәвәли- шук малай

Үткен малай,Ут малай.

Мин бик уңган,Өлгер мин.

Юк-бар белән көлдермим

Бик тапкыр мин,

Җыйнак мин.

Мин

Мин

Мин

Мин бик тыйнак

Мин!

-Мин сезнең яныгызга дусларым белән килдем! Дусларым килегез әле монда!

(сәхнәгә Шәвәлиләр чыга)

1 нче Шәвәли:Быел батыр кем дисәң

                          Батыр калды Шзвзли

                          Зур мәйданда берүзе

                          Басып калды Шәвәли.

2 нче Шәвәли:Басып калды Шәвәли

                            Екты ул барчасын да

                            Батыр калды Шәвали

                            Балалар бакчасында.

3 нче Шәвәли:Кайчак, елап, әтине

                            Җиңәрмен дип ышанам

                            Шундый кире, бирешми

                            Ул да миңа охшаган!

4 нче Шәвәли:  Усал эт күргәч

                            Ул болай диде:

                                     Мин тәмле түгел

                                     Ашама мине!

5 нче Шәвәли:      Күнегә торгач, Шәвәли

                                     Тәмам остарып җиткән-

                                     Йөз метрлы араны да

                                     Илле метрда үткән!

6 нчы Шәвәли:     Йөз суда,

                                     Чум,коен-

                                     Булырсың

                                     Чумпион!

7 нче Шәвәли:      Ялгыш аягына баскач,

                                     Тизрәк гафу үтендем,

                                     Борынымны ялап алды

                                     Кәефе килде этемнең.

8 нче Шәвәли:   Туган тел-иң татлы тел,

                                     Туган тел- иң тәмле тел.

                                     Тәмле дип, телең йотма-

                                     Туган телне онытма!

Алып баручы:

Сезгә бу шигырьләр ошадымы? Ш.Г бу малайны бик ярата һәм күп шигырьләрен аның турында яза.

Ә хәзер әйдәгез ял итеп алабыз. (музыкаль номер) Гармунда ......... уйный.

Бу гармунчы егет турында матур җыр да бар.Әйдәгез тыңлап карыйк.

“Гармун сайлый бер егет”-җыр

Алып баручы:

Ш.Галиев шигырьләрендә ялкау малайлар да, тырыш малайлар да, шаян малайлар да бар? Ә бу шигырь нинди малайлар турында?(4 малай чыга)

                             “Мактаныша малайлар”

Алып баручы:

Игьтибар белән тыңладыгызмы?Бу малайлар нинди?(ялкау) Дусларым, сез дә шундый малайлар кебек булмагыз, ә Ш.Г.-ның “Курыкма,тимим”шигырендәге тәртипле малай кебек булыгыз.

            “Курыкма,тимим” (2 кл. укучылары тарафыннан инсценировка)

Алып баручы:

Ш.Галиев әле балалар өчен табышмаклар да язган.Әйдәгез әле,аларның җавапларын табыйк.

1.Йөртәләр аны һәрвакыт

Каты-каты типкәләп.

Тиз-тиз генә йөгерә ул,

Тормый бер дә үпкәләп (футбол тубы)

2.Морзе азбукасы белән

Тукылдата тук-тук-тук:

-Тик торганым юк-юк,

Шуңа күрш мин тук,тук! (тукран)

3.Сакаллы булып туган ул,

 Сакаллы сабый булган,

Парикмахерга кермәгән

Сакалын кистермәгән.(кәҗә)

4.Бик күп телләрне белсә дә

Сөйләшми бер телдә дә

Өйрәнмим дисәң өйрәтә

Карышмый беркемгә дә.(сүзлек)

5.лампа түгел яктырта,

Мич түгел-җылыта.(кояш)

6.Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста

Соры тунын сала да

Ак тунын кия кышка.(куян)

7.Йомры, йомшак сары йомгак

Йөгереп йөри чирәмдә.(чеби)

8.Энәсн күп йөзләп,меңләп

Берни тегә алмый юньләп.(керпе)

9. Үлән ашый,май ташый.(сыер)

10.Иртән иртә тора,матур итеп кычкыра. (әтәч)

Алып баручы:

Булдырдыгыз! Рәхмәт сезгә! Менә Ш.Г.-ның “Рәхмәт” шигырендә Сәлимә дигән кыз ничә рәхмәт җыйган?                                     “ Тагын бер рәхмәт”

Музыкаль номер.(татарча бию)

 

“ Җирдә миңа ни кирәк?”шигыре.

 

Алып баручы:

Безнең бәйрәмебезгә килүегез өченбик зур рәхмәт.Киләсе очрашуларга кадәр.Сау булыгыз.

 

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Литературно-художественный вечер «Я помню чудное мгновенье…» (Женские образы в живописи, музыке и поэзии)

Данное внеклассное мероприятие предполагает ознакомление учащихся с шедеврами мировой живописи в их контексте с музыкальными и поэтическими произведениями, посвященными женским образам в искусстве.В с...

Внеклассное мероприятие "Вечер поэзии..."

Внеклассное мероприятие: "Вечер поэзии.." может быть использован  в любой параллели начальных классов, мною он проведен был среди четвертых классов. Приурочоен  к дню осени....

Шәүкәт Галиевнең "Җәйге болында" шигыре.

4нче сыйныфның рус төркемендә әдәби уку буенча дәрес эшкәртмәсе....

Вечер поэзии

Развитие словесного творчества  у детей...

«С чего начинается Родина?» Вечер поэзии Сценарий для детей начальной школы

laquo;С чего начинается Родина?»Вечер поэзииСценарий для детей начальной школы...

План урока литературного чтения "Лирическая поэзия А.С. Пушкина. Стихотворение "Зимний вечер"

Материал разработки может быть использован для уроков внеклассного чтения....