Габдулла Тукайның "Безнең гаилә" шигыре өстендә эш.
план-конспект урока (3 класс) на тему

Һадиева Резеда Мәҗит кызы

Габдулла Тукайның иҗаты белән таныштыру, шигырьләрен, әкиятләрен укуда теләк тудыру

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Габдулла Тукайның “Безнең гаилә” шигыре өстендә эш

Дәрес тибы: ЛГКК- уку дәресе.

Максат:

              1. Белем бирү максаты:

               а) яңа лексика белән таныштыруны дәвам итү, сөйләмдә куллануны камилләштерү;

               в) татарча текст уку күнекмәләрен камилләштерү.

               2. Үстерү максаты:

               а) хәтерне үстерү;

               б) нәтиҗә ясарга өйрәтү;

               в) эмоциональлекне үстерү;

               3. Тәрбияви максат:

                а) Г.Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен укуда теләк тудыру;

                б) ата-анага ихтирам хисе тәрбияләү;

               4. Милли төбәк компоненты:Г.Тукайның шигырьләрен һәм әкиятләрен искә төшерү.

                 

Җиһазлау:Г.Тукай портреты; дәреслек; сүзлекләр; копьютер; презентация; «Туган тел” җыры; таблицалар ; Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева “Татарский язык в таблицах”  

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше:

 а) Укучылар белән татарча исәнләшү, хәерле көн теләү, хәлләрен сорашу:

  -Исәнмесез! Хәерле көн, укучылар!

  -Исәнмесез! Хәерле көн!

  -Хәлләрегез ничек?

  -Рәхмәт, яхшы! Сезнең хәлләрегез ничек?

 -Рәхмәт минем дә хәлләрем яхшы. Павел, кәефең ничек?

- Рәхмәт, кәефем әйбәт! Сезнең кәефегез ничек?

-Рәхмәт минем дә кәефем әйбәт.

   б) Кунаклар белән таныштыру:

 - Бүген безгә кунаклар килде, әйдәгез, кунаклар белән исәнләшегез әле.

   - Исәнмесез! Хәлләрегез ничек?

  б) - Бүген сыйныфта кем дежур?

  -  Сыйныфта мин дежур. Бүген 8нче октябрь, пәнҗешәмбе. Сыйныфта барысы да бар.

II. Белемнәрен актуальләштерү. 

 Узган дәрес темасы буенча сораулар бирү:

  • Укучылар, без сезнең белән узган дәрестә Г.Тукайның тормыш юлы белән танышкан идек. “Тормыш юлы” – татарча ничек була?
  • Биография.
  • Дөрес, молодцы!Әйдәгез, тормыш юлын искә төшерик.
  • Г.Тукай кем ул?
  • Г.Тукай –бөек шагыйрь.
  • Ул нинди әсәрләр язган?
  • Ул бик күп шигырьләр дә, әкиятләр дә язган. “Су анасы”, “Шүрәле”.....
  • Ул ничә ел яшәгән?
  • Ул 27 ел яшәгән.
  • Шагыйрьнең туган көне кайчан?
  • Аның туган көне 26 нчы апрель.
  • Ул көнне Казанда нинди бәйрәм була?
  • Ул көнне Казанда шигырь бәйрәме була.
  • Бу кемнең һәйкәле?
  • Бу Габдулла Тукайның һәйкәле.
  • Сез Г.Тукайның тормыш юлын беләсез икән. Ә хәзер кем диалог төзеп сөйләп карый?
  • Исәнме...
  • Сәлам....
  • Г.Тукай кем ул?
  • Г.Тукай –бөек шагыйрь.
  • Ул нинди әсәрләр язган?
  • Ул бик күп шигырьләр дә, әкиятләр дә язган. “Су анасы”, “Шүрәле”.....
  • Ул ничә ел яшәгән?
  • Ул 27 ел яшәгән.
  • Шагыйрьнең туган көне кайчан?
  • Аның туган көне 26 нчы апрель.
  • Ул көнне Казанда нинди бәйрәм була?
  • Ул көнне Казанда шигырь бәйрәме була.
  • Сау бул.
  • Сау бул.
  •  Рәхмәт! Ә кем текстны сөйли?
  • Габдулла Тукай – бөек шагыйрь. Ул бик күп шигырьләр, әкиятләр язган.

      Аның әсәрләрен өлкәннәр дә, кечкенәләр дә бик яраталар.

                 Шагыйрьнең тормыш юлы бик авыр була. Габдулла Тукай әтисез-әнисез үсә. Ул  барысы 27 ел яши.

             26 нчы апрель – шагыйрьнең туган көне. Ул көнне Казанда шигырь бәйрәме була.

- Рәхмәт! Бик матур сөйләдегез.

  1.  Шигырь өстендә эш.
  • Ә хәзербез Г.Тукайның “Безнең гаилә” шигырен тыңларбыз. (Слайтта бала шигырь сөйли.) Сез уйлагыз: гаиләдә ничә кеше яши? Алар кемнәр?

Шигырь укыла.

Балалар җавап бирә:

- Гаиләдә алты кеше, песи җиденчесе.

- Алар әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай.

Укучылар шигырьне укыйлар:

- эчтән укыйлар;

- кычкырып укыйлар;

          4. Кагыйдә белән таныштыру:

                  Когда мы обращаемся к родителям ласково, с любовью, то говорим:

                          әткәй, әнкәй, әбекәй, бабакай.

          5.  Шигырь буеча сорауларга җавап бирү:

               - “Безнең гаилә” шигырендә ничә кеше, кемнәр бар?

               -  Песи ничәнче?

               - Песи нәрсә эшли?

                - Песинең хезмәте нинди?

           6.   Ял минуты.

               -Я, балалар күрегез, тышта әнә һаман көз.

               - Әйе, әйе, күрәбез, көз килгәнен беләбез.

                - Я, балалар сөйләгез, ничек итеп килә көз?

               - Кошлар очты көн якка,

                  Канат кагып еракка.

                  Аюлар өн казыды бик тирән итеп базны.

                  Балаклар да тындылар, су төбенә чумдылар.

                  Агачлар, ялангачлар, җай гына селкенделәр.

                 Тик безгә күңелле көз- без мәктәпкә йөрибез.

           7.   Слайдлардан рәсемнәр карау, сорауларга җавап бирү:

                 - Бу кемнең гаиләсе?

                 - Гаиләдә ничә кеше?

                 - Алар кемнәр?   (3 слайд)

            8.    Телефон шылтырый.

                   - Әйе, тыңлыйм. Безгә тагын кунаклар килгән, керсеннәрме ?

                   - Әйе, керсеннәр.

                   Дәрескә Суанасы, Шүрәле, Кәҗә белән Сарык, Бала белән Күбәләк, Маэмай керәләр.

                   - Исәнмесез. Сезгә кунакка килдек, без нинди әкиятләрдән?

                    Балалар һәрберсен әйтеп чыгалар.

  • Суанасы
  • Шүрәле.
  • Кәҗә белән Сарык.
  • Бала белән Күбәләк.
  • Мәэмай.
  • Дөрес балалар. Бу әкият геройларын кем иҗат иткән?
  • Габдулла Тукай.
  • Рәхмәт сезгә геройлар. Айнур “Кызыклы шәкерт” шигырен сөйли. Геройлар чыгып китәләр.
  1. -Мин сезгә бер дата күрсәтәм, ул нәрсәне аңлата?

           2011 нче ел  26 нчы апрель 125 ел(яшь).

        Бу дата 2011нче елның 26нчы апрелендә Габдулла Тукайның тууына 125 яшь - ди.  

Без зур юбилей уздырдык, сез дә бу чарада катнаштыгыз. Дәресебезне Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз.

III. Йомгаклау өлеше.

Сез бүген дәрестә барыгыз да бик яхшы эшләдегез, билгеләрне мин сезгә дәрес вакытында әйтә бардым инде, көндәлекләрегезне китерерсез.

  • Өй эше итеп Г.Тукайның “Безнең гаилә” шигырен укырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая

Стихотворение моей ученицы к  юбилею Габдуллы Тукая...

"Габдулла Тукайга 128 яшь" презентация

Башлангыч сыйныфларында  уку дәресендә куллану өчен  материал...

Презентация " Габдулла Тукай"

Г. Тукай считается одним из основоположников татарского языка, он один из первых написал о его выдающейся роли:Родной язык - святой язык, отца и матери языкКак ты прекрасен! Целый мир в твоем богатств...

Презентация " Габдулла Тукай"

Г. Тукай считается одним из основоположников татарского языка, он один из первых написал о его выдающейся роли:Родной язык - святой язык, отца и матери языкКак ты прекрасен! Целый мир в твоем богатств...

Ко дню рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая (материал на татарском языке)

Габдулла Тукай является самым любимым поэтом татарского народа. Дети очень много знают о нем. Урок музыки обобщает знания детей о поэте....

Габдулла Тукай "Бала белән күбәләк"

Урок на тему Габдулла Тукай “Бала белән күбәләк” был проведен в 1 классе с рускоязычными учащимися. На уроке использовались мультфильмы, с сайта http://balarf.ru/о-бала....

Габдулла Тукай турында....

Укучыларның белемнәрен тикшерәбез: Тест биремнәре...