Эссе. Чынга ашкан хыялым.
материал на тему

Хаматдинова Муршида Габделхаевна

 Эссе.  Чынга ашкан хыялым.    

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Эссе. Чынга ашкан хыялым. 23.34 КБ

Предварительный просмотр:

                                                   Эссе

                                             Чынга ашкан хыялым.                              

                                                                                     Вакытында яңгыр яусын

                                                                                     Вакытында җил иссен.

                                                                                     Җирдә кеше үз гомерен,

                                                                                     Матур итеп уздырсын.

       Бу шигырь юлларындагыча кеше үз гомерен матур итеп уздырырга тиеш. Гомеребез матур узсын өчен без эштән, укудан бушаган вакытларыбызны да файдалы итеп, матур итеп уздырырга тиеш. Буш вакытларыбызда нәрсә белән шөгыльләнергә була соң? Дөньяда яхшылыклар, начарлыклар булган кебек, шөгыльләрнең дә төрлесе: начары һәм яхшысы була. Шөгыль сайлау һәркемнең үз эше. Кем нәрсә белән шөгыльләнсә дә була.Үзеңә кирәклесен сайлап алырга гына кирәк. Кешеләр шул шөгыльләре ярдәмендә үзләренә һөнәр дә сайларга мөмкин. Мәсьәлән рәсем ясарга яратучы – рәссам, ашарга пешерергә яратучы – пешекче.

      Минем сайлаган һөнәрем дә шул балачак мавыгуыннан башланды да инде. Язгы гөрләвекләр ага  башлагач, ел саен балачак хәтирәләренә әйләнеп кайтам. Мин икенче сыйныфта укыйм. Күрше әбиебез үлеп китте, бабай ялгызы калды. Оныгы көн саен бабайга иптәш булып, кунарга килә. Кич белән вакытны уздырырга кирәк. Менә беркөнне бабайның, безнең әнигә: “Миниса, зинһар кич белән кызларыңны безгә керт әле,” – дигәнен ишетеп калдым. Оныкка күңелсез булмасын дигәндер инде. Шулай итеп, әни безне көн саен кич белән күршегә кертеп җибәрә иде. Башта бик керәсе килмәсә дә, соңыннан ияләндек. Бабай безгә бик кызык булган, искиткеч озын әкиятләр сөйли иде. Җеннәр турындагы әкиятләрдән соң, урамга чыгарга куркып торган чаклар да булды. Шулай әкиятләр тыңлый-тыңлый, моңарчы таныш булмаган күрше кызыбыз белән дә дуслашып киттек. Гүзәлия минем сеңлем белән бер яшьтә, алар әле мәктәптә укымыйлар. Бу вакытта мин алардан “белемлерәк” булгангадыр инде, мин аларны көн саен “укыта башладым”. Саннарны өйрәтәм, бармаклар белән аларны кушабыз, алабыз. Сеңлем укый белә иде инде. Шулай да аларга хәрефләр өйрәтәм, китаплар укыйм, карның үзлекләрен аңлатам, һ.б.. Икенче елны, алар укый башлагач чиратлашып “укытучы” була башладык. Өстәлне уртага тартып куйдык, түрдә укытучы, аның каршысында ике укучы утыра.Түр стенага, зәңгәр такта чемодан кагып бирде бабай. Ул безгә сыйныф тактасы һәм шкаф ролен үтәде. Бабайның күзләре начар күрә иде. Без уйнаганда ул ятып тора. Күзлеген салып ятса –  безне бәхет баса. “Укытучы” әкрен генә күзлекне барып ала да, киеп куя. Ул күзлек белән бернәрсә дә күрмәгәнлектән, укучылар белән күзлек өстеннән карап кына сөйләшә. Бабай тора башлауга, күзлекне тиз генә куябыз, ә ул сизми дә кала. Бабайның патефоны бар иде. Безнең “мәктәп”тә бәйрәм булганда, ул патефон уйната иде. Илһам Шакиров, Әлфия Абзалова, Таһир Якуповларны тыңлый идек. Ләкин, бервакытта да бабай патефонны безгә ышанып тапшырмады.  Безнең “укытучы” булып уйнауга бабай да бик риза иде, чөнки аның әкият сөйләү вакыты кыскара бит. Безнең биш ел гомеребез шулай  үтте. Бабай үлеп китте, урыны оҗмахта булсын. Шундый күңелле, бәхетле балачагыбыз, тормышка ашкан хыялыбыз, яраткан һөнәребез белән узып баручы гомеребез өчен без аңа бик рәхмәтле. Без  өчебез дә укытучы булдык, өчебез дә – күзлекле. Без әле дә очрашкан вакытта: бабайны, зәңгәр чемоданны, тоткасы селкенеп торган күзлекне, патефонны һәм күңелле мизгелләрне бик еш сагынып искә алабыз.        

        Әйе, мин-укытучы! Минем балачак хыялларым тормышка ашты.

 Минем кулда – кеше язмышлары, алдымда гөнаһсыз сабыйлар. Һәркайсының үз холкы, үз шатлыклары, үз омтылышлары, үз өметләре. Менә мин шул нәниләргә үсәргә, бары яхшы юлларны гына сайлый белергә өйрәтергә тиеш.Уйларым кабат биләп алалар. Минем хезмәтем искиткеч җаваплы бит. Һәр баланың үз дөньясы... Ә ул дөньяны җимерергә һич ярамый...

    “Бала ул тутырырга тиешле буш савыт кына түгел, ә кабыначак ялкын да”. Плутархның сүзләре педагогиканың ике төп юнәлешен билгели. Нәрсәгә өйрәтергә? Ничек өйрәтергә? Моның өчен укучының кызыксынуы да мөһим. Менә шунда ничек кызыксындырырга дигән педагогик проблема туа да инде. Укучыны кабызу өчен, үзең ялкын булырга кирәк. Укытуның төрле методларын, технологияләрен куллану, укучыларда укуга карата кызыксыну уята. Ләкин бу шарт кына да җитми әле. Педагогиканың “алтын ачкычы “ нинди соң ул? Ә бит әзер педагогик рецептлар булмаган кебек, бернинди ачкыч та юк. Һәр педагог балага үз ачкычын табарга тиеш, чөнки укучылар күптөрле. Менә шуннан гади нәтиҗә ясарга була: педагогика – сәнгать, ә чын педагог – рәссам.

  Укытучы – иң авыр, иң катлаулы , иң кирәкле ,шул ук вакытта иң гүзәл,иң гуманлы һөнәрләрнең берсе.Укытучыдан башка төрле һөнәр ияләре генә түгел,укытучылар үзләре дә булмас иде. Бу һөнәр-чын мәгънәсендә һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы! Шуңа күрә бу юлны сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш.Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык –фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакълеге белән дә тәрбия кыла.

 Укытучы даими рәвештә һөнәри белемен камилләштерергә тиеш. Чөнки җәмгыятьнең мәгълүмати үсеше гел алга бара. Фәнни әдәбиятны өйрәнү, белем күтәрү курсларында уку, семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашу, хезмәттәшләрең белән аралашу – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә, булган таләпләрне арттыра. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К. Д.Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, - дип язган.

    Заман сулышын тоеп, заман белән тигез атлап барырга омтылган кешене – заман кешесе диләр. Ә гел үсештә, эзләнүдә булып, заман таләпләренә туры килә торган кеше – һәрчак ихтыяҗ үзәгендә, һәрчак олы тормыш казанында кайнап яши. Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү – укытучы алдында торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә.

     Кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мөхиттә: телевидение, интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укыту- тәрбия эшен компьютер технологияләреннән башка оештырып булмый. Бүгенге көндә беренче юлдашым – ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән балаларда матур әдәбият, фән белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм. Балачак энергиясе иксез-чиксез. Тик аның белән, акыллы идарә итеп, тиешле юлга җибәрә белергә кирәк. Дәрестә укучы иҗат итәргә, нәрсәдер уйлап табарга тели икән, ул очкынны сүндермичә, ялкын итеп кабызырга кирәк. Уку аның өчен җәза түгел, ә кызыклы, мөстәкыйль хезмәткә әверелергә тиеш.

     Педагогик эшчәнлек мозаика кебек, төсләре, формалары, зурлыклары буенча аерым кисәкләрдән тора. Бу күп хезмәт куюны сорый. Бер җыюда гына мозаика уңышлы чыкмаска да мөмкин. Аны кабат-кабат сүтеп җыярга да туры килә. Педагогик эшчәнлек тә нәкъ шундый. Бәлки, дөньяда барлык кешеләрнең бар яктан да камилләшкән булуларын

өмет итү хыял гынадыр, ләкин чын укытучы ул хыялсыз яши алмый. Минем укучым – бу гади генә укучы түгел, ул кызыксынучан, омтылучан таләпчән, татар халкының горурлыгы булырлык күпкырлы шәхес, туган телен дәверләргә алып баручы кеше. Шагыйрә Клара Булатованың “Укытучы бәхете” дигән шигырендә мондый юллар бар:              

                                     Миңа сорау бирсәләр:

                                     –  Бәхет ни ул? –   дисәләр,

                                     Бәхет – шушы: укучылар

                                     Кеше булып үссәләр.

 Бу юлларны укып уйланам. Кешегә бәхет өчен күп кирәкмени? Берәүгә якты караш та җитә, ә икенчесенә җылы сүз кирәк. Ә укытучыга? Ә укытучыга исә, укучыларының уңышы, аларның тәрбияле булуы да җитә. Мин бәхетле укытучы, чөнки тормышта үземнең урынымны дөрес билгеләп, гомеремне яраткан хезмәтемә - яшь буынны тәрбияләүгә багышладым. Менә инде 25 нче елымны балалар арасында эшлим. Мин укыткан укучыларның тормышта үз урыннарын табып, яхшы яшәүләренә сөенеп яшим.

     Әйе, мин бәхетле! Бүгенге учыларыма да  карыйм да сөенәм!.. Һәр көн саен көмеш кыңгырау чыңнарын ишетү, балаларның ягымлы йөзләрен күрү, укучыларыма, аларның әти –әниләренә кирәк булуымны тою, нәни генә сабыйлардан тормыш диңгезендә курыкмыйча йөзүче, көчле рухлы, итәгатьле, намуслы шәхесләр тәрбияләүдә катнашуым – олы бәхет бит ул!

 

  Мин – укытучы! Минем изге бурычым- кешелек өчен изге эшләр генә кылучы балалар тәрбияләү. Шушы максатыма ирешү өчен замана белән бергә алга атлыйм, үзем белән сабырлыгымны, намусымны, изге ниятләремне ияртәм. Барыр юлым, кылган эшем –  яхшы нәтиҗәле булсын иде!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шигырь конкурсы "Тукай безнең күңелләрдә" "Хыялый төш"

Бөек шагыйребез Г.Тукайга багышланган шигырь....

"Һөнәрем-минем хыялым" Эссе

Укытучы һөнәрен сайлауга нәрсәләр ярдәм итте....


 

Комментарии

Закирова Ромия Габдельфартовна

Кешегә бәхет өчен күп кирәкмени? Берәүгә якты караш та җитә, ә икенчесенә җылы сүз кирәк. Ә укытучыга? Ә укытучыга исә, укучыларының уңышы, аларның тәрбияле булуы да җитә. Син бәхетле укытучы, хөрмәтле Мөршидә Габделхәевна, чөнки тормышта үзеңнең урыныңны дөрес билгеләп, гомереңне яраткан хезмәткә - яшь буынны тәрбияләүгә багышлагансың. Менә инде 25 нче ел балалар арасында эшлисең. Укыткан укучыларыңның тормышта үз урыннарын табып, яхшы яшәүләренә сөенеп яшисең икән, димәк, син бик бзхетле. Мин сиңа сокланам.