"Һөнәрем-минем хыялым" Эссе
материал

Гинятуллина Ләйсән Мансур кызы

Укытучы һөнәрен сайлауга нәрсәләр ярдәм итте.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon honrem-minem_hyyalym.doc57.5 КБ

Предварительный просмотр:

Ульяновск шәһәре

1З нче номерлы муниципаль белем бирү гимназиясе

                                                     

Эссе

Һөнәрем-минем хыялым

                                           Гинятуллина Ләйсән Мансур кызы

Ульяновск шәһәре

     Методик киңәшмәнең чираттагы утырышы. Бер-бер артлы укытучылар сыйныфларының өлгереше, укыту технологияләре һәм методлары турында сөйли. Мин директорыбыз, үз эшләренә чын күңеленнән бирелгән коллегаларым артыннан күзәтәм: аларның һәрберсе инде бай педагогик тәҗрибә туплаган һәм йөрәкләрендә укучы балаларына карата тирән мәхәббәт һәм хөрмәт хисе йөртүче кешелэр. Әйе, бик күп талантлы педагоглар белән очраштырды мине язмыш, бәлки шуңа да укытучы һөнәрен  мин иң яхшылар рәтенә кертәмен.

      Үземне хәтерләгәннән бирле һәрвакыт балалар белән эшләргә хыялландым. Кечкенә чакта ук «мәктәп-мәктәп» уйнарга яраттым, ә инде дус кызларым белән уйнарга туры килсә, миннән «укытучы» ролен алу өчен аларга бик нык тырышырга кирәк иде.

Менә шулай балачакны күнелле мәктәп еллары алыштырды. Ә бу исә иң якты кичерешләр һәм иң көчле эмоциялэр чоры. Шуна беренче укытучыны да без гомер буена исебездән һэм кунелләребездән чыгармыйбыздыр инде. Мин бүген дә әле язмышымны беренче укытучым Соколова Тамара Григорьевнага тапшырганнары өчен әти-әниемә мең рәхмәтле. Тамара Григорьевна гомерлеккә үрнәк булып истә калучы сирәк кешеләрнең берсе ул. Кызганыч ки, рәхмәт сүзләрен аның турыдан-туры узенә әйтү мөмкин түгел, ләкин булачак һөнәремне сайлауда аның йогынтысы зур булды. Шулай ук язмышымда туганнарның ролен дә билгеләп үтмичә булмый.

      Мин укытучылар нәселенең өченче буыны. Уытучы һөнәренә мәхәббәтне миңа яшьтән ук әбием тәрбияләде. Ул үзе дә 40 елга якын гомерен башлангыч сыйныфларны укытуга багышлады. Үзенең бөтен тырышлыгын, эшчәнлеген ул балаларны туган телләрен һәм мәдәниятен өйрәтүгә юнәлдерде. Бәлки шуңа да, кечкенә чагымда аңа кунакка кайткач, миңа ул халкыбыз тормышыннан, аның тарихыннан булдыра алганча күбрәк сөйләргә тырыша иде. Бигрәк тә миңа аның чигелгән сөлгелэр һәм халкыбызның милли бизәкләре төшерелгэн өс киемнәре саклана торган сандыгын карау ошый торган иде.

      Минем әнием дә әбинең эзеннән китеп, үзенә татар теле укытучысы һөнәрен сайлаган,яраткан эшенә ул 32 ел гомерен бирде.

      Менә шул рәвешле укытучылар гаиләсендә тәрбияләнеп, мин инде уземә бала чакта ук ныклы максат куйдым – Мин үскәч, гаилә традициялэәрен дәвам итеп, татар теле укытучысы булачакмын. Һәм менә 1999 елның 1 сентябрендә, Ульяновск педагогик университетың «Рус теле һәм әдәбияты. Татар теле һәм әдәэбияты» белгечлеге буенча тәмамлап, мәктәп бусагаларын инде тулы канлы укытучы буларак атлап кердем.

      Дөрес, беренче мәлләрдә курку хисе бар иде эле. Тик миңа укучыларымның зур ышаныч белән каравы, ә мәктәп һәм университет укытучыларының зур өметләр баглап калуы миндәге шикне җиңәргә ярдәм итте! Нәкъ менә шушы көннән башлап мин үз һөнәремә чын мәгънәсендә гашыйк булдым. Ул вакыттан сон купме сулар акты, тормышымда күп кенә әйберләр үзгәрде, ана карамастан, мин әле дә үзем сайлаган һөнәргә тугры булып калам. Артымда һөнәри эшчәнлегемнең  29 елы тора, тик узган һәрбер елны мин әле кичәге көн кебек кенә искә алам…

      Һәр көнне мина укучыларымнын йөзләгән күзләре бага. Ә шушы парталар артында исә илебезнең киләчәге утыра. Һәм миңа да шушы киләчәктә яшәргә туры киләчәк. Димәк мин укыткан балаларның нинди булып үсүләренә һәм тәрбияләнүләренә илнең киләчәге генә түгел, шулай ук минем үз киләчәгем дә бәйләнгән.

      Мин гади укытучы гына тугел. Мин – беренче укытучы! Миңа укучының тормышына гына түгел, ә аныә гаиләсенә дә кереп, алар белән тыгыз элемтәдә булырга кирәк. Әти-әниләр миңа бернинди алтыннарга да тормаслык, бәхасез балаларын ышанып тапшыралар. Үзенен баласынын мәктәптә ничек укуы, дуслары, классташлары белән ничек аралашуы турында кызыксынмаган бер генә ата-ана да юктыр. Һәм менә беренче укытучыдан баланың мәктәптәге тормышы ничек булуы, ата-аналарның мәктәпкә карашы формалашу, аларның мәктәп белән хезмәттәшлек итү-итмәве дә миңа бәйләнгән. Зур җаваплылык йөкләнгән миңа: ничек кенә укучыларым һәм әти-әниләр тарафыннан булган ышанычны югалтмаска, тукми-чәчми азакка кадәр җиткерергә соң?!

      Нинди генә хәлдә калса да укытучыда укучыга карата хөрмәт хисе югалмаска тиеш дип саныйм мин. Бары тик хөрмәт, ышаныч, балаларга карата эчкерсез мәхәббәт кенә укытучыга укучыларын чынлап торып аңларга ярдәм итәчәк. Балаларда үз фикерләрен җиткерергә генә түгел, ә аларны яклап чыга белергә, ак белән караны аерырга өйрәтергә, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, актив тормыш позициясе формалаштырыга, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләргә өйрәтергә кирәк. Ә моңа исә бары тик укытучы үзе балаларга кызыклы һәм алар белән бүлешер тәҗрибәсе, белеме булганда гына ирешә алачак.Һәрбер укытучы үз укучыларына безне әйләндереп алган дөньяның яңа чикләрен ачып бирердәй, аерым рухи потенциалга ия булырга тиеш. Миңа исә мондый мөмкинлекне туган ягымның, туган халкымның мәдәниятен, телен өйрәну бирә. Халкымның башка милләтләр белән дустанә яшәве, алар белән даими хезмәттәшлеккә омтылуы, кунакчыллыгы белән горурланып яшим мин. Укучыларымны да рәхәтләнеп татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштырам һәм башка милләтләргә карата да  аларда мәхәббәт тәрбиялим, бу исә бер-берсен тулыландырып яшәүче күп милләтле регионыбызда аеруча мөхим.

      «Эш- тормыштан тәм табуның иң яхшы чарасы» дип әйткән И.Кант. мин бу сузләр белән килешәм һәм көн дә укучыларым янына ашыгып барам, алар белән очрашуны түземсезлек белән көтеп алам.

Иртәгә тагын яңа көн туар һәм  тагын миңа ничәмә-ничә пар күз төбәлер. Укучыларымның күзләре. Һәм әледән-әле мин бу күзләрдә шатлык чаткыларын да, күз яшьләрен дә, ышаныч утларын да курермен. Юк, бу күзләр яратудан да туктамас, кайгыда да калдырмас, алдамас та. Тик менә алар тора-бара үсер һәм инде мәктәпне, укытучыларын калдырып мәктәп бусагасыннан зур тормышка аяк басар. Тик тормыш тукталмый: яна укучылар киләчәк, яңа уку елы башланачак. Ә мин исә аларны һаман да шул хөрмәт һәм мәхәббәт хисе белән җылы итеп каршы алачакмын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мини-презентация. Как создать мини-сайт?

В данной презентации представлена информация о том, что такое мини -сайт, как его создать, зачем?...

Методическая разработка "Создание мини-проекта "Широкая масленица"(паспорт мини-проекта)

Возраст детей начальной школы является благоприятным для формирования культурно-нравственных основ через изучение устного народного творчества и декоративно-прикладного искусства посредством проектной...

Минем гаиләм-минем шәҗәрәм

"Минем гаиләм-минем шәҗәрәм" темасына тәрбия  сәгате конспекты...

Минем туган ягым, минем мәктәбем, минем профессиональ эшчәнлегем

Кили башлангыч мәктәбендә       1992 нче   елдан эшлим. Педагогик эш стажым – 27 ел.Укытучы буларак тормыш девизым- Укучылар өчен һәр дәрес ачыш, һәр дәрес...

И минем туган авылым, и минем туган җирем!

Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты....