Минем гаиләм-минем шәҗәрәм
классный час (4 класс) на тему

"Минем гаиләм-минем шәҗәрәм" темасына тәрбия  сәгате конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_gailm-minem_shzhrm.docx19.23 КБ

Предварительный просмотр:

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәм

Максат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,

ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте турында күзаллауны тирәнәйтү, үз гаиләң белән горурлану хисләре, өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: шаҗәрәләр, гаилә альбомнары, әбиләр, әти-әниләрнең кул эшләре.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.
  2. Кереш әңгәмә.

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәннәрне онытма син!

Бел син ерак бабаларның

 Ничек итеп көн иткәнен,

Ни иккәнен, ни чәчкәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Исеңдә тот аларның син

 Сугышларда кан түккәнен,

Туган җирнең иреге өчен

 Зинданнарда интеккәнен, һәр карыш җир сугарылган

 Шәһит җаннар каннарында

Үткән яулар шәүләсе бар

Туган якның таңнарында,

Һәр нигезнең, һәр авылның,

 һәр каланың үткәне бар

Гыйбрәт алырлык мирасның

Калганы бар, киткәне бар.

Горур сүз әйт, сорасалар:

Ни кавемнән? Нинди җирдән?

Киләчәккә аек карар

Үз тарихын анык белгән!

Хәтерләүдән курыкма син!

Ил үткәнен онытма син!

-Укучылар, бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара? Автор безгә нәрсә дип мөрәҗәгать итә?

Бүгенге тәрбия сәгатебезнең темасын ачыклаганчы, берничә сорауга җавап бирик әле. (Кроссворд чишү)

1Олы абыйның хатыны сезгә кем була?

2.Сездән олы кыз туган.

3.Әтинең яки әнинең әнисе.

4.Сездән кечкенә кыз туган.

5. Гаиләнең башлыгы.

-Укучылар, нинди сүз килеп чыкты? Димәк, бүгенге класс сәгатебезнең темасы гаилә белән бәйле. Ул “Минем гаиләм- минем шаҗәрәм” дип атала.

-һәр авылның, һәр шәһәрнең тарихы булган кебек, һәр гаиләнең, һәр нәселнең тарихы бар.

  • Укучылар, әле яңа гына санап киткән кешеләрне бер сүз белән ничек атап була?
  • Туган.        „ .
  • Туган сүзенең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз?
  • Туган сүзе белән тагы нинди сүзтезмәләр төзеп була?

(йөрәккә якын кешее, туып үскән җирне, бер гаиләдә яшәгән кешене)

-Без сезнең белән туган җир, туган авыл, туган ил, туган тел, туган як, туган йорт дидек. Туган йорт. Бу сүз нәрсәне аңлата? Сезнең туган йортыгызда кемнәр яши? (укучыларның җаваплары)

  • Кечкенә сеңлегез яки энегез туды, ди. Ул сезгә кем була?
  • Бала туа. Дөньяга яңа кеше килә. Гаиләгә яңа ямь, юаныч, куаныч, бәхет өстәлә, шуның белән бергә яңа туган сабый ата- анасына өстәмә мәшәкатьләр дә алып килә. Аларның иң беренчесе- балага исем кушу.

Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Исеме җисеменә туры килә торган, матур, мәгънәле, аһәңле, җиңел һәм анык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан.

-Укучылар, сез үзегезнең исемнәрегез нәрсә аңлатканын беләсезме?

(Исемнәрнең мәгънәләрен ачыклау)

-Һәр гаилә әгъзәсенең исеме дә шулай ук фамилиясе дә була.

-Фамилия каян килеп чыга?

  • Фамилияләребез безнең бабаларыбыз исемнәреннән ясалган.

“Илен белмәгән - игелексез Халкын белмәгән-холыксыз

Нәселен белмәгән-нәсәпсез”, дип халык юкка гына әйтмәгән.

Адәм баласына үзенең 7 буын бабасын белү фарыз, дигәннәр борынгылар. Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының, үз халкының чыгышын белә, һәм менә балаларга үз шаҗәрәләренең тарихын белү кирәк, дибез.

-Сез нәсел шаҗәрәләрегезне беләсезме?

Укучылар чыгышы.

-Хәзер без сезнең белән гаилә альбомнары, әти-әниләрнең кул эшләре белән танышып китәрбез.

  • Әле безнең укучыларның әниләренә багышлап язган иншалары да бар. Хәзер аларны тыңлап китик.
  • Вакыт чаба. Яңадан-яңа буыннар җиргә килә тора. Буыннарны онытмыйк, һәрчак истә тотыйк. Алар белән гогурланыйк.

и

III. Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләм-минем терәгем!

Гаилә көненә багышланган класс сәгате....

Мини-презентация. Как создать мини-сайт?

В данной презентации представлена информация о том, что такое мини -сайт, как его создать, зачем?...

Методическая разработка "Создание мини-проекта "Широкая масленица"(паспорт мини-проекта)

Возраст детей начальной школы является благоприятным для формирования культурно-нравственных основ через изучение устного народного творчества и декоративно-прикладного искусства посредством проектной...

Минем туган ягым, минем мәктәбем, минем профессиональ эшчәнлегем

Кили башлангыч мәктәбендә       1992 нче   елдан эшлим. Педагогик эш стажым – 27 ел.Укытучы буларак тормыш девизым- Укучылар өчен һәр дәрес ачыш, һәр дәрес...

Сыйныф сәгате "Минем гаиләм-минем шәҗәрәм"

Минем гаиләм – минем шәҗәрәм....