И минем туган авылым, и минем туган җирем!
классный час (4 класс) на тему

Фаттахова Алсу Мохлисулловна

Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_zhir.doc42 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

“К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

И минем туган авылым, и минем туган җирем!

(4 г сыйныфында сыйныф сәгате)

                       

                        Сыйныф җитәкчесе: Фаттахова Алсу М.

2017-2018 нче уку елы

И минем туган авылым, и минем туган җирем!

Максат: 1) Туган якка, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү;

               2) Данлыклы якташларыбыз белән танышу.

Үткәрү формасы: ике команда арасында уен-ярыш.

   Туган ил! Нәрсәдән башлана соң ул? Туган ил “әннә” дип ачылган туган телдән, әни укыган әкиятләрдән башлана, минемчә. Бүген безнең класс сәгатенең темасы: “ Туган ягым, туган телем мәңге сиңа гашыйк мин”.

    Әйдәгез, сүзне туган телдән башлыйк. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен искә төшерик.

И туган тел, и матур тел

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем,

Син туган тел аркылы.

Әйдәгез, бергәләшеп “Туган тел” җырын башкарыйк.

Туган оясыннан аерылган кош,

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

Туган җирем Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирем кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Балалар, сез туган телне әйбәт беләсезме? Яле, тикшереп карыйк. Мин мәкальнең башын әйтәм, ә сез соңгы сүзен әйтәсез.

Командаларга чиратлап, мәкальләр әйтелә.

  1. Акылы кысканың теле            (озын).
  2. Ялкау атның йөге һәрвакыт   (авыр)
  3. Башланган эшнең беткәне     (яхшы)
  4. Юмарт кешенең күңеле          (киң)
  5. Эше җайлының ашы да          (тәмле)
  6. Без капчыкта                            (ятмый)

Хәзер мин мәкальнең  башын әйтәм, ә сез ахырын.

  1. Алтын- көмеш яуган җирдән,

(Туган-үскән ил артык).

 

     2) Туган илнең кадерен

         (Читтә йөргәч белерсең).

  1. Үз илем алтын бишек

(Башка илнең төбе тишек).

      4) Рәхәт булса да торган җир

           (Сагындыра туган ил).

Ә хәзер һәр командадан татар телен яхшы белүче берәр укучыны чакырабыз.

“Сабантуй” сүзеннән яңа  сүзләр ясарга.

(Сабан, туй, табан, ас, ай, набат, тас, уй, буй, ут, ат, таба, ант, ау, сан, бант, тана, бас)

Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? Ә хәзер без “Әкиятләр иленә” кунакка барабыз.

 

Бу өзекләр кайсы әкияттән?

  1. Урман эче бик якты,

Күктә айлар калыкты

Көлдән күмәч аламын,

Әниләргә барамын,

Әниләргә барамын.          (“Гөлчәчәк”)

              2) Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич белән,

                   Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән,

                   Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман,

                   “Шык”та “шык” кемдер тәрәзәгә чиртә бер заман.   (“Су анасы”)

               

3) Билгеле бу кара урманда һәр ерткыч та бар,

     Юк түгел аю, бүре, төлке-җиһан корткыч та бар.

     Һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши

     Очрата аучы булып урманда йөргән кеше.

     Бик куе булганга, монда, җен-пәриләр бар, диләр,

     Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар, диләр.   (“Шүрәле”)

         4)  Әй, абыем, Фәрхетдин,

  Түбәтәең Бәрхеттин.

  Чалбарың да буй-буйлы

  Камзулың да юл-юллы.

   Күлмәгең дә бик тәти,

   Укалыдыр хәтта ки.

   Шунысы гына тик кызык

  Койрыгың калган чыгып.              (“Мырауҗан агай хәйләсе”)    

  1. Аланлыкта атып килә,

Имеш әнә алсу таң.

Салкын чишмә суын ала,

Имеш, сылу Айчулпан.

Чулпылары чыңлавыннан

Гөлләр ачыла, имеш.

Бар тирә-як тылсымлы бер

Нурга манчыла имеш.                  (“Айбулат”)

  1.  Китте болар. Бара һаман, бара

       Күренмидер күзләренә ак һәм кара,

       Бара болар. Күпме баргач, алла белә,

       Юл өстендә үлгән бүре башы таба  ( “Кәҗә белән сарык”)

(Җавапларга  йомгак ясала)

Ә хәзер Фәнис Яруллинның “Туган ягы кирәк кешегә” шигырен тыңлап китик.

Читтә йөргән чакта, сагындырып

Керер өчен төнлә төшенә,

Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә.

Зур уңышлар яулап, заманалар

Матур бәя бирсә эшенә,

Шатлыкларын ишеттерер өчен

Туган ягы кирәк кешегә.

Йөри-йөри күңелең тупасланса,

Тузан кунса яшьлек хисенә,

Күңелләрне сафландырыр өчен

Туган ягы кирәк кешегә.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга,

Олысына һәм дә кечесенә

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.

Һәр кеше өчен туган як газиз булган кебек, һәр мәртәбәле, данлыклы шәхес

туган төбәкнең бизәге булып тора. Бүген без районыбызның йөзек кашы булырдай кешеләр белән танышырбыз. Сезгә өй эше итеп, берәр данлыклы якташыбыз турында чыгыш әзерләргә кушылган иде.  Сүз сезгә.

Һәр команда берәр данлыклы якташыбыз турында чыгыш ясый.

                                           

        Кадерле балалар! Бүген сез туган телебезнең, туган ягыбызның матурлыгын тагын бер кат бәяләдегез. Туган ягыбызның бизәге булырлык кешеләр булып үсегез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - Татарстан

Мероприятие по татарскому языку...

Открытый урок “Туган җирем- Татарстан.”( Моя Родина- Татарстан")

Открытый урок " Туган җирем- Татарстан"для 4 класса...

Класстан тыш чара "Туган җирем буйлап сәяхәт"

Презентация на тему:  "Туган җирем буйлап сәяхәт!!...

Минем туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган «Туган тел» мастер-класс бәйгесе.Минем туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем. Скачать: https://cloud.mail.ru/public/8UsR/K...

Минем туган ягым, минем мәктәбем, минем профессиональ эшчәнлегем

Кили башлангыч мәктәбендә       1992 нче   елдан эшлим. Педагогик эш стажым – 27 ел.Укытучы буларак тормыш девизым- Укучылар өчен һәр дәрес ачыш, һәр дәрес...

Туган авылым - Якуп авылы

Стихотворение " Туган авылым - Якуп авылы"...