Безнең Тукаебыз. Сибгат Хәким “Тукайга” шигыре
план-конспект урока по чтению (4 класс) по теме

Асадуллина Гульфина Габделфартовна

4 нче сыйныфта эдэби уку дэресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4_syynyf_d_2.docx16.52 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәби уку дәресе №25        4 сыйныф

Тема: Безнең Тукаебыз. Сибгат Хәким “Тукайга” шигыре

 

Максат: 1. С. Хәким иҗатында Тукайга багышланган әсәрләрне барлау;

2. Шагыйрь иҗатында Тукай образының чагылышын ачыклау;

3. Әсәрләрдәге мотивларны билгеләү. С.Хәкимнең шигырьләрен сәнгатьле укуга ирешү;

4. Укучыларның бәйләнешле сөйләмен,мөстәкыйль фикерләвен үстерү;

5. Шагыйрь иҗаты аша туган якка мәхәббәт хисләре уяту;

Җиһазлау: дәреслек бит 95-96, шагыйрьнең портреты, әсәрләре, магнитофон                               

     Дәрес тибы: Яңа материал үзләштерү.

     Кулланылган метод һәм алымнар: аңлату, әңгәмә, колллектив эш, репродуктив, күргәзмәле, гомуми характеристика, анализ.

                                         Дәрес барышы.

        1.Оештыру өлеше.

           - Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн! Дәресебезне башлыйбыз.

2. Өй эшен тикшерү.

           - Үткән дәресебезне искә төшерәбез. Без кем иҗатын өйрәндек? (Биктимер турында хикәяне тикшерү)

 II. Актуальләштерү.

1. Г. Тукай иҗаты буенча тест эшләү.

2. Шагыйрьләр иҗатыннан өзекләр уку, теманы чыгару.(Тукайны һәркем хөрмәт иткән, үзенең җылы сүзләрен шигырь аша аңлаткан)

 - Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь, Габдулладай;

Ул – караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай.

(Ш.Бабич- “Габдулла әфәнде Тукаев” шигыреннән)

    -  Иң матур моңлы җырларын

         Халкына бирде Тукай.

         Җырлары белән мәңгегә

        Йөрәккә керде Тукай.

    (Ә.Ерикәй – “Тукайга” шигыреннән)

    -  Яздан аерып булмый Тукайны!

    Язда килгән, язда ул янган.

    Язы, киләчәге барлар ничек китсен?!

    Ничек югалалсын дөньядан?!  

(***- Р. Фәйзуллин)

- Синең янда яздан кышка кадәр

    Гөлләр балкыр иде көн саен...

    Әйтер иде илләр: “Күрче, ничек

    Сөя халык үзенең Тукаен...”  

(Х.Туфан – “Чәчәкләр китерегез Тукайга” шигыреннән)

   -   И мөкаддәс моңлы сазым!

        Уйнадың син ник бик аз?
                                       Г. Тукай

      Безгә язмыш бүләк итте аны,
      Һәм шунда ук бармак янады:
      Саклагыз! – дип, - саклагыз! – дип, - зинһар

      Сакладыкмы? Саклый алмадык...

        Һәм ул китте...
       Рәхмәт ишетмичә,
       Сүрелгәндә тып-тын икенде,
       Тыныч кына, әмма озак итеп,
       Яз теләми киткән шикелле...

      Акрын гына ... Гөрләвектәй кибеп,
      Табигатьтән алып бик азын...
      Хәтерләтеп моңлы үз сазының
      Иң ахыргы, иң нык авазын!..

(Рүзәл Мөхәммәтшин -  “Тукай истәлегенә” шигыреннән)

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Укытучы. Укучылар, бүген без Сибгат Хәким дигән зур шагыйрьнең тормыш юлы һәм  “  Тукайга” дигән шигыре белән танышырбыз.

         Физкультминутка.

  Сибгат Хәкимнең “  Тукайга” шигырен тыңлап китәрбез.  .

         Дәфтәрдә практик эш.

Укытучы.Дәреслекнең 97 битендә бирелгән 3 биремне үтибез.  Шигырьдән чагыштыруларны, кабатланган сүзләрне , юлларны, сынландыруларны табып дәфтәргә язабыз. Башта бергәләп табыйк. (бергәләп табу, тикшерү, мөстәкыйль язу)

  • Сорауларга җавап: бит 97-98
  • Сибгат Хәким турында презентация карау

        Йомгаклау.

Укытучы. Укучылар, бу шигырь – Сибгат Хәким  олуг шәхес Тукайга бүләк иткән мәңге сүнмәс җанлы чәчәкләре. Анда халыкның сөекле улы, Сибгат үзе әйткәнчә, Ил улы Тукайга хөрмәтнең иксез-чиксез зур булырга тиешлеге раслана. Сәламләү-чәчәкләр ел әйләнәсендә өзелеп тормаска тиешлеге тасвирлана. Тукайга хөрмәте, шигъриятен җан азыгы итеп кабул итүе – халыкның, кешенең үз-үзенә хөрмәте, үз-үзен дә олуглавы ул. Сибгат үз шигърияте исә – милләтенә бүләк итеп калдырылган рухи чәчәкләре, керсез саф күңеленең сулмас гөлләре.

        1966 нче елда Сибгат Хәкимгә “Сайланма әсәрләр”е өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе бирелде.   

Укытучы. Укучылар, сез бу дәрестә ниләр белдегез? Нәрсәләргә өйрәндегез?  

 5. Йомгаклау.

  - Дәресебезне  Туган як турындагы шигырь белән тәмамлыйбыз.

Укучыларга билгеләр кую.

6. Өй эше. С. Хәкимнең әсәрләрен яттан өйрәнергә.( 1сайлап алырга)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Габдулла Тукайга 128 яшь" презентация

Башлангыч сыйныфларында  уку дәресендә куллану өчен  материал...

Тукайга ияреп."Су анасы" әкияте

Сыйныфтан тыш чара укучыларда туган телне,әдәбиятны өйрәнүгә кызыксыну уяту,аларда миии горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелә...

Сибгат ага Хәким сугыш елларында

                     Бөек Ватан сугышы батыры Сибгат ага Хәкимнең сугыш елларындагы тормышы. Туган илен саклау аның иҗат юлындагы чагылышы...

Габдулла Тукайга багышланган кичә.(Открытое мероприятие посвященное творчеству Г.Тукая)

Габдулла Тукайга багышланган кичә.(Открытое мероприятие посвященное творчеству Г.Тукая)...

Габдулла Тукайның "Безнең гаилә" шигыре өстендә эш.

Габдулла Тукайның иҗаты белән таныштыру, шигырьләрен, әкиятләрен укуда теләк тудыру...

туган як җырчысы-Сибгат Хәким

сыйныф сәгате өчен...

Шигырь конкурсы "Тукай безнең күңелләрдә" "Хыялый төш"

Бөек шагыйребез Г.Тукайга багышланган шигырь....