4 нче сыйныф укучыларының башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе.Сыйныфтан тыш чара.
методическая разработка (4 класс)

Гимадеева Рамзия Раисовна

4 нче сыйныф укучыларының башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Хуш, башлангыч мәктәбем!

(4 нче сыйныф укучыларының башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе.)

 

 

Алып баручы. Исәнмесез,хөрмәтле кунаклар! Без бирегә шатлыклы да , моңсу да кичәгә җыйналдык. 4 ел буе үз канатыбыз астында тоткан укучыларыбызны 5 сыйныфка озатабыз.

                           Бәйрәм бүген безнең йөрәктә,

                          Хис ташкыны дулый күкрәктә.

                           Укучымның моңсу карашы

                           Озату сүзен яза йөрәккә.

Алып баручы.Сыйныфтагы 9 укучы да, укуларын уңышлы тәмамлап, 5 сыйныфка күчерелә. Классыбызда иң шаян, иң уңган,тырыш кызлар-егетләр белем алды.Әле кайчан гына сез мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идегез. “1 сентябрь кайчан җитә?”- дип, әти-әниләрегезне аптыратып бетердегез.Мәктәптә сезне укытучы апагыз елмаеп каршы алды, җитәкләп Белем иленә  алып керде.Шул көннәрнең ничек узуын хәтергә төшерик әле.

 РОЗАЛИНА.Чәчәкләр тотып кулга,

                Без чыктык озын юлга.

                Һәркем белә, әлбәттә,

              Без барабыз мәктәпкә!

               Безне котлый әтиләр:

             -Бик дәү үстегез,-диләр.

             Өйрәтәләр әниләр:

              -Әйбәт булыгыз,-диләр.

             Дәү әти, дәү әниләр:

-Хәерле  юл, хуш!-диләр.                                                                                                                            

РИНАТ. Бүгенгедәй  күз алдымда тора

             Очар коштай йөргән чакларым,

            Сумка тотып, белем алырга дип,

             Борма сукмак буйлап атлавым.

МИЛӘҮШӘ. Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың.

              Яңа көч, яңа дәрт йөрәктә.

             Син инде уйнарга бармыйсың,-

           Кыңгырау чакыра мәктәпкә.(Кыңгырау шалтырата)

 Алып баручы.Кадерле дуслар! сезне иң беренче дәрескә дәште кыңгырау . Матур иртәдә аның тавышын тыңладыгыз.Аннары, укытучы апагызга ияреп, чиста, якты класска кердегез.Дөрес утырырга,китап-дәфтәрләрне ничек куярга өйрәндегез.Белем иленә сәяхәт Әлифбадан башланды.Моннан 4 ел элек сез  аны кадерләп кулыгызга алдыгыз.  Башта хәрефләр танырга, иҗекләп укырга, аннары җөмләләр төзергә өйрәндегез.

ЗӨЛФӘТ. Әлифба, син барлык фәннәрнең

              Тәүге баскычы.

             Син кадерле туган телнең

             Алтын ачкычы.

АЛИЯ. Кайчан  гына нәни килеш

              Мәктәпләргә бергә килгәнбез.

             Белем үрләренә менә-менә,

              Бишенчегә инде җиткәнбез.

    Райнур  . Рәмзия апа укытты

                          Икедә,өчтә,дүрттә.

                         Аңа әйтер сүзләребез

                          Безнең ,әлбәттә,күп тә.

 СУЛТАН . Нәрсә генә теләсәк тә,

                  Аз булыр сыман аңа.

                  Сау- сәламәт һәрвакыт  шат

                    Һәм тыныч яшә апа.

АЗАМАТ. Хезмәт юлыгызда сезнең
                Очрамасын киртәләр.

                 Бик күп сабыйларны тагын

                  Өйрәтегез иркәләп.

ИСЛАМ. Ягымлы сезнең сүзегез
                 Сөйкемле карашыгыз.

                  Тугызыбызны да бертигез
                 Тиң күреп яраттыгыз.

ЗӨЛФӘТ.     Кирәк чакта мактадыгыз

                   Кирәгендә сүктегез.

                   Бер сүз белән әйткән чакта

                   Безгә күп көч түктегез.

АЛИЯ. Укытучым, ничә сынасам да,

                      Гел елмаеп карый күзләрең.

                      Җыелыштык синең янәшәңә

                     Әйтергә дип рәхмәт сүзләрен.

 

ИСЛАМ. Кайгырганда юатучы,

               Безнең өчен ут йотучы,

             Гаделлеккә өйрәтүче,

            Рәхмәт сиңа,Укытучы!

.

АЗАМАТ.Ул өйрәтте каләм тотарга һәм

              Тәүге сызыкларны сызарга.

             Ул өйрәтте, хәрефләрне теркәп,

              Иҗекләрдән сүзләр ясарга.

РИНАТ. Күзәтте  ул һаман гомерем юлын,

              Ялгышларым булса төзәтте.

              Хезмәт яратырга, туган җиргә

              Тугрылыкка мине өйрәтте.

              Кыенлыклар килсә, әле дә ул

              “Бирешмә!”-дип гүя эндәшә.

               Күңелемдә шулай гомерем буе

               Укытучым килә янәшә.

МИЛӘҮШӘ. Инглиз теле - бик авыр фән,

                     Ә без аны сизмәдек.

                     Алисә апаны яратып

                     Олы җанга тиңләдек.

                      Зур уңышлар насыйп булсын

                      Сезгә алдагы көндә.

                      Сөйләшә беләбез бүген

                        2түгел,3 телдә.

РОЗАЛИНА. - Рәхмәт Сезгә,  Линар абый,

Без сезне онытмабыз.

Физкультура дәресенә

Күңелне суытмабыз.

Нинди генә күнегүләр

Эшләмәдек дәрестә

Зур уңышлар насыйп булсын

Абый сезгә һәр эштә.

СУЛТАН. Алсу,Зөлфия,Гөлфия апа,

Бик зур рәхмәт Сезгә дә,

Апабыз юк чагында

Кердегез бит безгә дә.

РАЙНУР .Чисталыкны саклаучы техничка апабыз Ләйсән апа!

Чиста тотасыз мәктәпне

Бүген сезгә шигырь аша

Әйтәбез зур рәхмәтне.

Эшләрегез уң булсын

Изге булсын юлыгыз

Салкын судан сакланыгыз

Сызламасын кулыгыз.

 

МИЛӘҮШӘ. Биредә безнең өчен иң газиз, иң якын кешеләребез дә бар әле.Алар-әти-әниләребез.Алар безгә җил-яңгыр тидермичә үстерүчеләр, тырышып уку өчен барлык шартларны да тудыручылар.

РАЙНУР.Тик син генә, әнкәй, тик син генә

              Сабый чакта мине баккансың.

              Төн йокыңны бүлеп уянгансың.

              Юрганымны килеп япкансың.

АЛИЯ. Син әйткәнсең, әни, күз нурым дип,

              Хәтеремдә калыр бу сүзең.

             Гомер буе якты маяк булып,

             Нур сибәрмен сиңа мин үзем.

АЗАМАТ. Әткәй-әнкәй- минем пар канатым.

             Сез булганга, дөньям түгәрәк.

            Иңне-иңгә, җанны-җанга куеп

           Яшик әле , яшик бергәләп.

ИСЛАМ. Акыллы сүзең, алтын киңәш белән

             Авыр чакта ярдәм итәсез.

            Адашканда, ак юл күрсәтүче

             Күңел күзе- ул сез икәнсез.

ЗӨЛФӘТ.Сезгә саулык телим һәр адымда,

               Тигез бәхет телим һәрвакыт.

              Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән

             Карыйм  сезгә сөеп, яратып.

 

Алып баручы.Инде сүзне әти-әниләргә бирик.

(Әти-әниләр балаларын тәбрик итәләр)

Укучы. Хуш, башлангыч, сагынып сиңа килгәч,

              Безнең күңел янә сафланыр.

              Һәр бүлмәңдә, бер истәлек булып,

             Эзләребез мәңге сакланыр.

Укучы. Хуш, башлангыч! Бәлки әле, безне

             Онытмыйча искә алырсың.

             Ә син безнең йөрәк түребездә

             Гүзәл мизгел булып калырсың.

(Җыр “Хуш,балачагым”)

         

       

                         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сау бул, башлангыч - сыйныфтан тыш чара.

Зал бәйрәмчә бизәлә, стенага “Сау бул башлангыч!” дигән язма эленә, балаларның матур язу, математика, рус теле дәфтәрләреннән, технология дәресендә укучылар иҗат иткән эшләрдән күргәзмә о...

"Сәламәтлек театры". Башлангыч сыйныфларда сыйныфтан тыш чара.

Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше булдыру, спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту, бер-береңә карата миһербанлылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып төзелде....

Сөмбелэ бәйрәме.1 нче сыйныф өчен әдәби укудан сыйныфтан тыш чара.

Көз ел фасылына карата сыйныфтан тыш чара.Яшелчә, җиләк җимешләр турында кыска шигырьләр белән  бакчадагы  күренеш.Җыр- биюләр кичәгә тагы да бер ямь өсти....

"Көзге уңыш"(Сөмбелә)бәйрәме(Башлангыч сыйныф укучыларының рус төркемнәре өчен)

Башлангыч сыйныф укучыларының  рус төркемнәре өчен"Көзге уңыш" бәйрәме. "Шалкан" әкиятенә нигезләнеп язылган....

Башлангыч сыйныф укучыларына эхлак тэрбиясе биру

Башлангыч сыйныф укучыларына эхлак тэрбиясе биру...

Выступление на педсовете "Башлангыч сыйныф укучыларына заманча технологияләр кулланып белем һәм тәрбия бирү"

        Укыту системасына электрон технологияләр дә ныклап үтеп керде. Белемле, тәрбияле, көндәшлеккә сәләтле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешл...

сыйныфтан тыш чара , 1 нче сыйныф

сыйныфтан тыш чара , 1 нче сыйныф...