Чыгыш . Мәктәп һәм бакча арасында дәвамчанлык.
статья (1, 2, 3, 4 класс)

Гимадеева Рамзия Раисовна

«Мәктәпкә әзер булу – укый, яза, саный белү генә түгел,

Мәктәпкә әзер булу – укырга өйрәнергә әзер булу.»

                                          Леонид Абрамович Венгер

Скачать:


Предварительный просмотр:

«Мәктәпкә әзер булу – укый, яза, саный белү генә түгел,

Мәктәпкә әзер булу – укырга өйрәнергә әзер булу.»

                                          Леонид Абрамович Венгер

Бүгенге көндә мәгариф системасындагы эшчәнлек көн саен үзгәреп тора. Шуны исәпкә алып, без, укытучылар, тәрбиячеләр балаларны шул үзгәрешләрне җиңеп чыгарлык итеп тәрбияләргә тиешбез.         Бүгенге көндә мәктәпләр, балалар бакчалары федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыру буенча эш алып баралар. Федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыруның төп принциплары булып дәвамчанлык һәм үсеш тора. Дәвамчанлык үзе ике яклы: балаларның балалар бакчасында үз-үзләрен тотышлары, үз-үзләренә бәя бирүләре формалаша, ә бу мәктәптә ныклы белем алу өчен төп юнәлеш булып тора. Алар мәктәпкә барганда ныклы ышаныч белән баралар. Бу төр эшчәнлек белән алар мәктәп системасына бик тиз һәм җиңел ияләшәләр. Балаларның мәктәптәге өлгерешләре аларның балалар бакчасында алган белем-тәрбияләренә нигезләнә.  Федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыруның бурычлары булып түбәндәгеләрне атап булыр иде: мәктәпкә әзерлекле балаларның сәламәтлекләрен ныгыту һәм саклау; балаларга мәктәптә уңышлы белем алу  өчен киң кырлы белем бирү.

      Башлангыч мәктәп укытучыларын еш кына тиешле дәрәҗәдә белем һәм күнекмә бирмәүдә гаеплиләр.Соңгы елларда башлангыч мәктәп тә мәктәпкәчә яшьтәге балалар алдында таләпләр куя.Бу дәвамчанлыкның формаль ягы гына.Башлангыч мәктәп белем бирүнең беренче этабын узган балалар белән эшли.Ә кайбер очракларда  бу этапны узмаган балалар белән дә эшләргә туры килә.6-7 яшьлек балаларның күбесендә сөйләм күнекмәләре  җитәрлек үсеш алмый.

    Балалар мәктәпкә ныклы әзерлек белән килсен өчен балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчанлык булуы бик кирәк. Бала мәктәпкә укырга кергәнче, мәктәп белән бакча арасында һәрвакыт ныклы элемтә булырга тиеш. Узара дәресләргә керү, анализлау һәм бала белән индивидуаль эшләү дә зур нәтиҗәләр бирә.

     Коркачык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе белән “Шомырткай” балалар бакчасы - белем бирүнең бер үк юнәлештә эшләүче ике чиктәш буыны ул.  

 Без бер коллектив булып күп еллар дәвамында бергә эшлибез.   Ел башында мәктәп һәм балалар бакчасы арасында дәвамчанлык планы төзелә.

 План нигезендә безнең мәктәп укытучылары балалар бакчасына занятиеләргә керә, мәктәпкә укырга керүче баланы кечкенәдән үк күзәтә. Тәрбияче белән киңәшеп җитешмәгән якларны төзәтәбез.Баланың психологик әзерлеге бик  кирәк. Бу әзерлек баланың мәктәп куйган тәләпләр системасына җавап бирә алучанлыгы белән билгеләнә. Бала мәктәпкә тулы әзерлек белән килгәндә генә, аңа ныклы белем бирү уңайлырак. Бакчага йөргән бала хәреф таный,  саный, сәнгатьле итеп сөйли белә. Бакчага йөрү дәверендә баланың сәләтләре төрле яктан ачыла.          

       Мәктәпкәчә яшьтәге бала  укуга әзерлекле булганда гына уңышка ирешә ала. Әгәр бала мәктәпкә әзерлексез килсә,класста ул үзен уңайсыз хис итә,чөнки балага бөтенләй яңа булган мохитка күнегергә туры килә.

  Без һәрбер бәйрәмнәрне, кичәләрне, чараларны бергә уздырабыз. Бакчага йөрүче  балалар даими мәктәпкә экскурсиягә киләләр: класслар һәм китапханә белән танышалар. Балалар бакчасы балалары каршында мәктәп балалары концерт, театрлар күрсәтәләр. Мәктәптә “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә укырга керүче балалар да чыгыш ясыйлар. “Белем бәйрәме”ндә исә балалар бакчасын тәмамлап киткән  балаларны бакчага кунакка чакыралар. Мәктәпкә укырга керүче балалар һәм мәктәп балалары белән берлектә төрле ярышлар үткәрәбез.

      Иң мөһиме шул: мәктәпкә барасы бала физик яктан чыныккан, сау-сәламәт булырга тиеш. Мәдәният йортының    ишеге балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен дә,мәктәп укучылары өчен дә   һәрвакыт ачык. Алар “Көрәш” ,”Тхэквандо”,”Оста куллар”,” Милли фольклор” “Нечкәбил”курчак театры түгәрәгенә йөриләр

 Авыл күләмендә мәдәният йортында үткәрелгән чараларда балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә җыр, бию, шигырь сөйләү осталыкларын күрсәтәләр. Шушы барлык эшләр нәтиҗәсендә безнең мәктәпкә ныклы әзерлек белән киләләр, балалар бакчасыннан мәктәпкә күчүдә авырлык сизмичә, уңышлы гына укып китәләр

Чыгышымны тәмамлап шуны әйтәсем килә. Балалар – безнең киләчәгебез! Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк! Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен, сәламәт укытучылар,тәрбиячеләр  кирәк! Барчагызга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, рухи матурлык телим  !                                                                          


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче сыйныф укучылары арасында А. Алиш иҗатына багышланган "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе

Татар язучылары белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан....

Мектепалды даярлық пен бастауыш сынып арасындағы сабақтастық

Мектепалды даярлық пен бастауыш сынып арасындағы сабақтастық...

Тема: Теркәгечләр. Тиңдәш кисәкләр арасында һәм, ә, ләкин, әмма сүзләре.

Максат: 1)Теркәгечләр һәм тиңдәш кисәкләр белән танышуны дәвам итү; тиңдәш кисәкләрне теркәгечләр белән үзара дөрес бәйләү һәм тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәнү;2) фикерләү сәләтен , дөрес язу күне...

“Балаларны рухи-әхлакый тәрбияләүдә дәвамчанлык”

.Бала әхлак тәрбиясен иң беренче чиратта гаиләдә ала.Нәрсә соң ул дәвамчанлык? Минем фикеремчә, бу - баланың аң һәм физик үсешендә өзеклек яки кискен сикереш ясамыйча, гаиләдә, балалар бакчасында алып...

Сәгать һәм минут. Алар арасында бәйлелек.

Сәгать һәм минут темасына технологик карта...

Мәктәп-бакча ачылу тантанасы.

2020 елның 30 августында авылыбызда яңа мәктәп-бакча ачылды. Ул бик матур урынга урнашкан, тирә-ягы яшеллек. Анда белем һәм тәрбия алу өчен бөтен шартлар да тудырылган....