“Балаларны рухи-әхлакый тәрбияләүдә дәвамчанлык”
статья (1 класс) на тему

Зиннурова Наиля Зайнутдиновна
.Бала әхлак тәрбиясен иң беренче чиратта гаиләдә ала.Нәрсә соң ул дәвамчанлык? Минем фикеремчә, бу - баланың аң һәм физик үсешендә өзеклек яки кискен сикереш ясамыйча, гаиләдә, балалар бакчасында алып барылган укыту-тәрбия эшенең мәктәптә дәвам иттерелүе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygysh.docx23.48 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районы 20 нче гимназия

“Балаларны рухи-әхлакый тәрбияләүдә дәвамчанлык”

(Чыгыш)

                                                              Зиннурова Н.З.

                                                                                     1 квалификацион категорияле

  башлангыч мәктәп укытучысы.

1 нче март, 2011 нче ел

 Соңгы вакытта телевидение, радио, газета-журналлар илдә җинаятьчелекнең көннән-көн кискенләшә баруы турында хәбәр итәләр. Чыннан да кеше үтерү, көчләү, талау, кешене кыйнау, имгәтү һ. б. күптөрле җинаятьләрнең ташкынсыман арта баруын ишетеп, күреп беләбез.Ул гына да түгел, кайбер очракларда шаһитлары да булабыз. Минемчә, илдәге бу хәлгә безне әхлаксызлык, ягъни әхлак нормаларын, кагыйдәләрен тупас бозу, аларны үтәмәү китереп җиткерде. Элек “100 сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын” дигән мәкаль бар иде, ә хәзер “акчаң гына булсын,дуслары табыла аның” дигән сүзләр еш ишетелә.Тормышта акча, байлык төшенчәсеннән башканы белмәгән кешеләр күбәеп китте. ә аның нәтиҗәсе күз алдыбызда.

Бала әхлак тәрбиясен иң беренче чиратта гаиләдә ала. 30 ел укытучы булып эшләү дәверендә күзәтүләрем бер нәрсәгә инандырды:укучыдагы әхлак нормалары әти-әнидәге сыйфатларның күчерелмәсе. Бала аларны киптергеч кәгазь кебек үзенә сеңдереп кенә ала. Әйтик, бала шулкадәр оста итеп алдалый, кайбер очракларда укытучы үзе дә моңа ышана. Яки укучы үзсүзле, ялкау, шапшак һәм башка тискәре сыйфатларга ия .Әгәр ул баланың әти-әнисенә игътибар итсәң, ул сыйфатларны аларның берсеннән табасың. Шуны да онытмыйк, әти-әнидә булган уңай сыйфатлар да балаларга тиз күчә.Балаларны гаиләдә намуслы, әдәп-әхлаклы, хезмәт белән гадел көн күрә, фарыз гамәлләрен үтәп, хәрәм эшләрдән тыелып яши белә торган итеп үстерү-ата-ананың халык, милләт, җәмгыять алдында олы, үтә җаваплы вазифалары. Аның шулай булуын күренекле педагог А.С.Макаренко сүзләре дә раслый. “Балалар- безнең картлыгыбыз, начар тәрбия-киләчәктәге кайгыбыз, күз яшьләребез, башка кешеләр һәм бөтен ил алдында гаебебез”,- дип яза ул. Бу сүзләр татар халкындагы бик үзенчәлекле, кисәтүле тәкъбир белән аваздаш: ”Баладан бәхетең булса, карт көнеңдә яшь итәр, баладан бәхетең булмаса,иртә яшьтән карт итәр.”

Ата-ананың бурычы бала тугач та аңа матур, телебезгә, милләтебезгә туры килүче мәгънәле исем кушудан башлана. Бер-бер артлы еллар үтә. Бала балалар бакчасына йөри, мәктәпкә килә. Беренче сентябрь көнне мәктәптә матур киенгән, шат йөзле балаларны күрү-зур шатлык. Ә белем,тәрбия өлкәсендә уңышлар ничек булыр соң?Ата-ана бала миннән киендерелгән, исән-сау, ә калганы мәктәп эше дип тынычланып калса, киләчәктә эшләр шәптән булмаячак.Шуны онытмыйк: баланың тирән белемле, һәрьяклап үсеш алган шәхес һәм чын сәламәт кеше булып үсүенә гаилә, балалар бакчасы, мәктәп бердәмлеге, алар арасында дәвамчанлык булганда гына ирешеп булачак.

Нәрсә соң ул дәвамчанлык? Минем фикеремчә, бу - баланың аң һәм физик үсешендә өзеклек яки кискен сикереш ясамыйча, гаиләдә, балалар бакчасында алып барылган укыту-тәрбия эшенең мәктәптә дәвам иттерелүе. Моның өчен исә укытучының  “Балалар бакчасында тәрбия программасы”н ноктасына кадәр белүе генә түгел, аның ничек, нинди формада, нинди алымнар белән тормышка ашырылуын, һәр сабыйның  индивидуаль үзенчәлекләрен аңлавы шарт. Тәрбияче исә балада мәктәп шартларына яраклашу базасы булдырырга, аны мәктәпкә акыл һәм физик яктан гына түгел, психологик яктан да әзерләргә тиеш.

Без шушы юнәлештә ничек эшлибез соң?

Балаларга дөрес тәрбия бирү-бик авыр хезмәт.Бу эштә без балалар тәрбияләүне җайлаучы төп кагыйдәләрдән, дәүләт документларыннан файдалана белергә тиешбез.Ата-аналар җыелышларында Бала хокуклары турында конвенция, РФ нең Гаилә кодексы, РФ һәм ТР ның “Мәгариф турында закон”нары һ.б.документлар бергәләп өйрәнелә, түбәндәге сораулар буенча әңгәмә үткәрергә дә була:

1.Нинди документларда бала хокуклары яклана?

2.Халыкара балаларны яклау көне кайчан билгеләп үтелә?

3.Халыкара гаилә көне кайчан билгеләп үтелә?

Ата-аналар җыелышында китапчык рәвешендә эшләнгән түбәндәге киңәшләрне тәкъдим итәргә була:

Ата-аналарга киңәшләр.

  1. Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез. Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.
  2. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез. Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешегә тормыш бирәчәк һәм бу – табигать законы.
  3. Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә әче ипи әзерләмәгез. Чөнки ни чәчсәң, шуны урырсың.
  4. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз. Аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.
  5. Балагыз өчен нәрсә дә булса эшли алмыйсыз икән, үзегезне гаепләмәгез. Эшли алып та эшләмәгән очракта үзегезне гаепле саный аласыз.
  6. Бала – сезнең бөтен тормышыгызны үзгәртә, астын-өскә китерә торган тиран түгел, ә тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк. Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.
  7. Чит балаларны да яратырга өйрәнегез. Үз балагызга эшләүләрен теләмәгән әйберләрне, башкаларның балаларына эшләмәгез.
  8. Балагызны нинди булуына карамастан яратыгыз – талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да. Аның белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык.
  9. Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен һәм йомшак тавышыгызны ишетсен, иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.
  10.  Балагызны ашыктырмагыз. Вакытны дөрес бүлү – сезнең эшегез.
  11.  Баланы мәктәпкә иртәнге ашны ашатмыйча озатмагыз. Аны алда авыр хезмәт – уку хезмәте көне көткәнен онытмагыз.
  12.  Баланы мәктәпкә озатканда аңа уңышлар теләгез, ягымлы сүзләр әйтегез.
  13.  Баланы мәктәптән тыныч каршы алыгыз. Әгәр бала ни өчендер ярсыган, сезнең белән борчуларын бүлешергә тели икән, аны тыңлагыз.
  14.  Баланың борчылганын күрсәгез, тик ул борчылуын сезнең белән уртаклашырга теләмәсә, сорашмавыгыз хәерлерәк. Бала тынычлансын, үзе үк барысын да сөйләр.
  15.  Мәктәптән кайткач та баланы дәрес әзерләргә утыртмагыз. Бала 2-3 сәгать ял итеп алсын (I сыйныфлар 1,5  сәгать йоклап алсалар, тагын да яхшырак). Дәрес әзерләү өчен иң яхшы вакыт – көндезге сәгать 3 тән 5 кә кадәр, ә кич белән дәрес әзерләргә бөтенләй киңәш ителми.
  16.  Барлык фәннәрдән дә дәрес әзерләүне бер утыруда башкарырга мәҗбүр итмәгез. 15-20 минут шөгыльләнгәннән соң, 15-20 минутлык ял кирәк.
  17.  Дәрес әзерләгәндә балага мөстәкыйль шөгыльләнергә мөмкинлек бирегез. Әгәр сезнең ярдәм кирәк булса, сабыр булыгыз. Аңа борчылмаска кушыгыз, уңышларын күрегез, мактап алыгыз.    

Тәрбияче, укытучы кеше табиблар кодексына тиң сыйфатка ия булырга тиеш: авыруның серен саклау, аңа көчтән килгәнчә ярдәм итү- табибларның изге анты. Шушы таләпләр үтәлгәндә  сыйныф җитәкчесе ата-аналар белән уңышлы эшли ала, аларның ышанычын аклый. Ата-аналарның кайсысы нәрсәгә сәләтле икәнен яхшы белгән сыйныф җитәкчесе аларны мәктәптән тыш тәрбия чараларына-спорт, үзешчән сәнгать, әдәби түгәрәкләр оештыру эшенә тарта. Ата-аналар белән бергә үткәрелгән тематик кичә, сәяхәт, экскурсияләрнең әһәмияте бик зур.Мондый чаралар вакытында балаларда җаваплылык хисе дә арта, үзләрен күрсәтү теләге дә көчәя.Алар белән берлектә түбәндәге чараларны үткәрергә  була: “Эрудит гаилә”, ”Гаиләнең яраткан шөгыле”, ”Гаилә бәйрәме”, “Әти-әни һәм мин-спорт сөюче гаилә”, ”Әниләр бәйрәме”, “Әтиләр көне”, “Гаилә спартакиадасы” һ. б.

Әхлак. Нәрсә соң ул, аны ничек аңларга? Әхлак - тумыштан, уку,өйрәнү, гаилә тәрбиясе һәм башка юллар белән ирешелгән рухи халәт, сөйләгән сүзләрдә, эшләгән эшләрдә, ясаган хәрәкәтләрдә күпчелек тарафыннан дөрес дип табылган норма. Бу кагыйдәләр кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне тәртипле итә, чөнки кеше дөньяда башка кешеләр белән бәйләнештә яши һәм алар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салучы кагыйдәләр, гореф-гадәтләр булырга тиеш. Тәрбияле кеше булу өчен гәүдә саулыгы гына җитми, рухи сәламәтлек тә кирәк. Шуңа безнең: әти-әни, тәрбияче һәм укытучыларның бурычы - балабызның, укучыларның рухи сәламәтлеге турында кайгырту.

Ләкин бу эш кайгыртылучының да ярдәме, тырышлыгы һәм теләге булганда гына уңышлы чыгачак.Димәк, һәрбер кешенең үз-үзенә кагылышлы бик мөһим бурычы бар - ул рухи яктан үзен үстерү, баету. Гомерендә бер генә әдәби китап укымаган, нәфис фильм карамаган, театрда булмаган кешенең рухи яктан нинди ярлы, түбән икәнен аңлау авыр түгел.  Гаиләдә дөрес тәрбия алган бала мәктәп тәрбиясен дә кушкач, тормыштагы тискәре күренешләрне хупламый, ул гына да түгел, аларга каршы тора ала.

Әгәр дә бала һәр кешенең тормышына, малына, намусына, уй-фикерләренә һәм ышануларына хөрмәт күрсәтсә, үзенекен генә гел хакыйкать терәге дип санамыйча, үз-үзенә дә тәнкыйть белән карый белсә ,ул кешелек алдындагы әхлак бурычларын үти дигән ышанычта була алабыз.Чыгышымны халкыбызның атаклы улы Ризаэддин Фәхретдиннең тәрбия турында басылган барлык китапларның тышына алтын хәрефләр белән язып куярлык сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас.”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гаиләдә рухи-әхлакый тәрбия"

Выступление доклад на родительском собрании( на татарском языке)...

Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе).

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ата-ананың абруе - балаларга hәм яшүсмерләргә дәрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар бала...

РУХИ- ӘХЛАКЫЙ ТӘРБИЯНЕҢ КҮПМИЛЛӘТЛЕ ДӘҮЛӘТТӘ ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫН САКЛАУДА РОЛЕ.

Статья с рекомендациями духовного  воспитания сохранением межнациональной культуры...

Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр һәм укучыларның рухи-әхлакый проблемалары

В статье прослеживаются, что можно использовать в своей работе личные презентации. Очень эффективными могут быть тесты, кроссворды, разработанные в программе Microsoft Office Word.Спектр использования...