Сәгать һәм минут. Алар арасында бәйлелек.
план-конспект урока по математике (2 класс) на тему

Фазылзянова Рамиля Фирдинадовна

Сәгать һәм минут темасына технологик карта

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matematika_dresen_tehnologik_karta.doc75.5 КБ

Предварительный просмотр:

Математика дәресенә технологик карта

2 нче сыйныф, УМК “Россия мәктәбе”

Фазылҗанова Рамилә Фирдинад кызы,

башлангыч сыйныфлар укытучысы,
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы МБГБУ “Кенәбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”

Класс: 2

Предмет: математика

Тема: Сәгать һәм минут. Алар арасында бәйлелек.

Максат:  сәгатькә карап вакытны билгели белергә һәм вакыт берәмлекләрен берсеннән икенчесенә әйләндерергә өйрәтү.

Бурычлар

-Белем бирү: укучыларны яңа зурлык берәмлеге белән таныштыру; сәгать, минут турында кузаллау булдыру; исәпләү һәм мәсьәлә чишә белү күнекмәләре булдыру.

-Үстерелешле: күзәтү, чагыштыру, нәтиҗә ясый белүне үстерү.

-Тәрбияви: дәрестә активлыкны, мөстәкыйльлекне формалаштыру, уку фәненә кызыксыну уяту.

Нәтиҗәләр

-Шхси: укуга теләк уяту; әйләнә-тирә мөхитне кабул итү.

-Регулятив: үзеңненң эш урыныңны көйләү; эшкә максат кую һәм нәтиҗә ясау.

-Танып-белү: вакытны таный белү; зурлыкларны төркемләү һәм чагыштыру.

-Коммуникатив: диалогта катнашу; укытучы сорауларына җавап бирү.

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Төркемнәрне оештыру: фронталь, индивидуаль.

Чыганаклар:

-төп: дәреслек, М.И. Моро, М.А. Бантова, Г.В. Бельтюкова, С.И. Волкова, С.В. Степанова.

Җиһазлау: ноутбук, проектор, Power Point презентациясе “Вакыт. Сәгать, минут”, зурлыклар таблицасы, сәгать моделе.

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

ШУУГ – шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ - регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ  - танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ -  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат: психологик уңай халәт барлыкка китерү, хезмәттәшлек итү теләге уяту.

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

-  Рәхмәт, кояш! Таң китердең,

Бар дөньяны ялт иттердең.

Нурың төште бүлмәбезгә,

Җылы, рәхәт һәммәбезгә.

- Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? Көнне яхшы сүзләр, яхшы кәеф белән башласаң бөтен көнең яхшы үтәр, диләр. Әйдәгез бер-берегезгә елмаюлы караш белән карагыз әле.

- Ә мин сезгә һәр яңа көн тынычлык, сәламәтлек һәм бик күп бишлеләр алып килсен дип телим. Шушы кәеф белән дәресебезне башлыйк.

-Исәнмесез.

-Карыйлар.

-Утыралар.

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

II. Актуальләштерү.

Максат: дәрестә яңа мәгълүматлар кабул итүгә хәзерләнү, фикерләү осталыгын үстерү.

Телдән исәпләү

1.Әйләнмәле мисаллар чишү.

12-6        13-5

             6+7        8+9

63-60        17+3

3+9                                         20+40

                          60+3        

2. Мәсәләләр чишү.

А) Кәрзиндә 9 алма бар. Шушы 9 алманы 3 балага тигез итеп бүлергә кирәк һәм тагын кәрзиндә 3 алма калырга тиеш.  

Б) Салат ясар өчен 7 кг. кыяр, ә помидорларны 3 кг.га әзрәк алдылар. Помидорны күпме алганнар?    

В) Чиләктә 12 литр сөт бар. Шуның берникадәр өлешеннән творог ясаганнар һәм чиләктә 7 литр сөт калган. Творог ясар өчен ничә литр сөт тотылган?    

-бер балага кәрзине белән бирәбез

-4 кг. помидор алганнар

-5 литр сөт тотылган

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә  искә төшерү мөмкинлеге булдыру,

яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм белемнәрне  үзләштерүгә юнәлеш бирү; килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү

-Нинди үлчәү берәмлекләре беләбез?

-Озынлык үлчәү берәмлегенә кайсылары керә?

-Авырлык үлчәү берәмлегенә?

Таблица белән эш. Үлчәү берәмлекләрен тоташтырабыз.

Зурлыклар

Үлчәү берәмлекләре

Озынлык

Сантиметр

Сәгать

Метр

Дециметр

Минут

миллиметр

-Нинди үлчәү берәмлекләре калды?

-Алар нәрсә үлчиләр? Бер сүз белән ничек әйтәбез?

-Дәреснең темасы ничек аталыр?

-Нинди максатлар куябыз?

-озынлык, авырлык (масса)

-мм., см., дм., м.

-грамм, кг.

- Сәгать, минут

-Вакыт

-Вакыт үлчәү берәмлекләре

- Сәгать һәм минутны таный, аера, күрсәтә белергә

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

IV.Яңа материал өстендә эш.

Максат: сәгать һәм минутны аеру, вакытны билгели белү.

1. Табышмак әйтү.

Утырган килеш йөри,

Тик торган килеш йөри,

Соңа калып та йөри,

Очып барганда йөри,

Кайчак аны кешеләр,

Кулларына да тагып йөри.

-Нәрсә була бу?

- Сәгать йөри аламы?

-Аның нәрсәсе йөри?

2. Сәгать белән таныштыру. (слайд 1)

-Аның ничә теле бар?

-Алар ничек аталалар? (слайдтан күрсәтү һәм сөйләү)

- Сәгать теле ничек хәрәкәт итә? (слайд 2)

-Минут теле ничек хәрәкәт итә? (слайд 3)

-Шундый ничә сызык бар? Санагыз әле. (слайд 4)

-Минут теле бер тулы әйләнеш ясаганда ничек эйтелә?

-Кечкенә теле икенче цифрга күчәме?

-Димәк, 1 сәгатьтә ничә минут?

Тактага язып куела

1 сәгать = 60 минут

3. Физкультминутка.

Сораулар бирелә. Әгәр җавап белән килешәсез икән “әйе” була,  басып торасыз, килешмәсәгез “юк” була чүгәлисез.

4. Дәреслек белән эш.

1. №8, 35 бит.

- Сәгатьләр нинди вакытны күрсәтә?

2. №3, 45 бит (мәсәләне анализлау, тактада схемасын сызып күрсәтү һәм телдән чишү)

5. Сәгать төрләре белән таныштыру.

- Сәгатьләр һәрвакыт мондый булмаган, алар төрле булган. Сез нинди сәгатьләр беләсез?

Слайд 5, 6, 7, 8,9

-Аларны кайларда очратканыгыз бар?

- Сәгать

-юк

-телләре

-3

- Сәгать, минут, секунд.

-Бер цифрдан икенчесенә күчә.

-Бер кечкенә сызыктан икенчесенә күчә.

-60

- 

-Әйе

-60 минут

-сигезенче ярты

-сигез туларга 15 минут калган

-сигез тула 5 минуттан

-экскурсиягә 60 минут (1сәг) вакыт киткән.

-кул сәгате, стена сәгате, электрон сәгать

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

 IV. Белемнәрне ныгыту.

Максат: күнегүләр башкарып, белемнәрне ныгыту мөмкинлеге булдыру.

Сәгать моделе белән эш.

Сәгать моделендә әйтелгән вакытларны күрсәтәләр.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

V. Белемнәрне мөстәкыйль  куллану.

Максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль  куллану мөмкинлеге булдыру

Мөстәкыйль рәвештә зурлык үлчәү берәмлекләрен чагыштыруга карточка эшлиләр.

- Үз җавапларыңны күршеңнеке белән чагыштыр.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

VI. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

- Дәрес башында нинди максат куйган идек?

- Максатыбызга ирештекме?

-Син бүген үзеңне нәрсә өчен мактый аласың?

- Синең фикереңчә бу дәрес безгә ни өчен кирәк иде?

- Үзегезнең эшчәнлегегезне ничек бәяләр идегез?

- Сәгать һәм минутны таный, аера, күрсәтә белергә

-Эйе

- Сәгатькә карап вакытны әйтә белергә

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

VII. Өй эше.

Максат: укучыларның белемнәрен үстерүгә юнәлтелгән өй эшен  хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату, өй эшен дөрес башкару

№5, 31 бит

Өй эшләрен язалар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче сыйныф укучылары арасында А. Алиш иҗатына багышланган "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе

Татар язучылары белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан....

Алар Бөек Җиңүне якынайтты. Сыйныф сәгате.

Тема:Җиңү язын якынайтты Сезнең батырлык. Максат:балаларда өлкән буын вәкилләре – Бөек Ватан сугышы ветераннары үрнәгендә патриотизм тойгысы, гражданлык хисләре тәрбияләү....

Презентация к уроку по математики по теме "Вакыт, сәгать һәм минут"

Презентация к уроку по математики по теме "Вакыт, сәгать һәм минут". 4 класс...

Мектепалды даярлық пен бастауыш сынып арасындағы сабақтастық

Мектепалды даярлық пен бастауыш сынып арасындағы сабақтастық...

Сыйныф сәгате "Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотарга"

Тема: җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотаргаМаксат: балаларның, өлкәннәрнең урамда, мәктәптә, башка урыннарда үз-үзләрен тотышларын күзәтеп, уңай һәм тискәре гадәтләренә бәя бирергә өйрәтү; ягым...