4 нче сыйныф укучылары арасында А. Алиш иҗатына багышланган "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе
материал (4 класс) по теме

Татар язучылары белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tapkyrlar_zirklr.doc58 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

Апас урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбе.

Тема: «“Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” көч сынаша» бәйгесе.

 

Дәресне әзерләде һәм үткәрде: башлангыч сыйныфлар

укытучысы Салаватуллина Гөлшат Шәрәф кызы.

Апас, 2011 нче ел.

«“Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” көч сынаша» бәйгесе.

Уен барышы.

Укытучы сүзе.      Башлангыч сыйныфлар атналыгында сез төрле уеннарда, конкурсларда, кичәләрдә катнаштыгыз. Бүген 4 нче сыйныф укучылары катнашында «“Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” көч сынаша» бәйгесен  карап китәрсез.

«“Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” көч сынаша» бәйгесен   башлыйбыз!

Уенда ике команда катнаша: 4-а дан -5 укучы, 4-б дан -5 укучы. Алар үзләренә исемнәр дә уйладылар:

 4- а сыйныфы командасы- “Тапкырлар”

4- б сыйныфы командасы- “Зирәкләр”.

Уенчылар үз урыннарын алалар.

Исәп- хисап алып бару өчен бүгенге уенда хөкемдарлар да катнаша. Таныштыру.

  1. Уеныбызның беренче туры. “Танышу”.

Уенчылар үз урыннарын алалар.

Һәр команданың катнашучы укучысы үзе белән таныштыра. Бу бәйгедә сөйләме иң кызыклы дип табылган команда 5 балл белән бәяләнә. “Тапкырлар” командасы башлый.                          

Тапкыр җиңәр, оттырмас.                                        

 Сезгә куып тоттырмас.                                              

 “Зирәкләр”.        

Зирәк һәр җирдә кирәк,

Тик чын зирәк бик сирәк.

          2. Икенче тур. “Тел шомарту”.

 Командага 1 минут эчендә мөмкин кадәр күбрәк сорауга җавап биререгә кирәк. Әгәр дә сорауны белмәсәгез, “белмим” дибез. Һәрбер дөрес җавапка 1 балл. Ничә сорауга җавап бирсәгез шул кадәр балл.        

2тур.“Зирәк ләр” башлый.     

   1.Без яшәгән район. (Апас.)

2. Татарстанның башкаласы. (Казан.)

3. Татарстанның иң зур елгасы. (Идел.)

4. Бер атнада ничә көн. (7.)

 5. Бал яратучы хайван. (Аю.)

 6. Кышның соңгы ае. (Февраль.)

7. КамАЗ машиналары чыгара торган шәһәр. (Чаллы.)

8. Олысы да кечесе дә эшләпә кигән. (Гөмбә.)

9. Футбол командасында ничә уенчы? (11.)

10. Нинди кош көндез йоклый, төнлә оча? (Ябалак.)

11. “Шүрәле” әкиятенең авторы. (Г. Тукай.)

12. Җәйнең беренче аенда үткәрелә торган хезмәт бәйрәме. (Сабан туе.)

13. Беренче космонавт. (Ю. Гагарин.)

14. Ел календаренда тугызынчы ай. (Сентябрь.)

15. Җәен –соры, кышын –ак,   аңа шулай яхшырак. (Куян.)

2тур. “Тапкырлар” га сораулар.     

    1.Без яшәгән посёлык. (Апас.)                              

  2. Апас раойнында иң зур елга. (Зөя.)

3. Без яшәгән республика. (Татарстан.)                          

 4. Бер елда ничә ай? (12.)

5. Тавыклар яратучы хайван. (Төлке.)                              

 6. Көзнең соңгы ае.(Ноябрь.)

7. Татарстан флагында нинди төсләр бар? (Яшел, ак, кызыл.)

8. Шайба яки туп белән уйнала торган спорт төре. (Хоккей.)

9. “Туган тел” шигырен кем язган? (Г. Тукай.)                  

10. Озын койрыклы кош. (Саескан.)

11. Казан хоккей командасының исеме. (“Ак барс”.)      

 12. Бер сәгатьтә ничә минут? (60.)

13. Кайсы кош йомыркасын башка кошлар оясына сала? (Күке.)

14. Апас аша нинди елга ага? (Табар.)    

  15. Кышын ак тунын кия, кишерне ул бик сөя. (Куян.)

          3. Өченче тур. “Безнең кунагыбыз”.

Экранда язучыларның портретлары күрсәтелә. Аларга номерлар куелган.

Һәр команда экраннан карап: Абдулла Алиш портреты куелган номерны дәфтәр битенә язып миңа бирә. Дөрес җавапка 1 балл. (1-3нче слайдлар.)

        4. Дүртенче тур. “Мин- сиңа, син –миңа”.

Командалар өйдә бер- берсенә сораулар әзерләп килделәр. Өчәр сорау, шуңа күрә дөрес җавап бирсәгез 3 балл була. “Зирәкләр” башлый.

          5. Бишенче тур. “ Хикмәтле яфраклар”.

Тактада № язылган  яфраклар. Капитаннар чиратлашып яфракларны килеп ала, санны әйтә. Шуннан соң, Абдулла Алишның бу номерга туры килгән бер әкият герое экранда барлыкка килә. Капитан әкияттән өзек укып күрсәтә. Сез тыңлыйсыз, әкиятнең исемен әйтәсез. Икешәр сорау туры килгәнгә, җавап  дөрес булса, бу турда 2 балл бирелә. “Тапкырлар” башлый. (4 нче слайд.)

        6. Алтынчы тур. ” Капитаннар, алга!” Командаларның капитаннары унар сорауга җавап бирергә тиеш. Мисал: Алсу Хисамиева кем?-җырчы, чөгендер нәрсә?- яшелчә, Мәскәү нәрсә?- шәһәр... 

   “Зирәкләр” башлый.    

   1.Идел нәрсә? (Елга.)

2. Сандугач нәрсә? (Кош.)

3. “Дүртле” нәрсә? (Билге.)

4. Ромашка нәрсә? (Чәчәк.)

5. Күлмәк нәрсә? (Кием.)

6. Муса Җәлил кем? (Шагыйрь.)

7. Кишер нәрсә? (Яшелчә.)

8. Чаллы нәрсә? (Шәһәр.)

9. Ипи нәрсә? (Ашамлык.)

10. Ике нәрсә? (Сан.)

“Тапкырлар” га сораулар.

1.Абдулла Алиш кем? (Язучы.)

2. Каен нәрсә? (Агач.)

3. Чалбар нәрсә? (Кием.)

4. Кыяр нәрсә? (Яшелчә.)

5. Ит нәрсә? (Ашамлык.)

6. Илһам Шакиров кем? (Җырчы.)

7. Сыерчык нәрсә? (Кош.)

8. Унике нәрсә? (Сан.)

9. Агыйдел нәрсә? (Елга.)                    

10. “Бишле” нәрсә? (Билге.)

     Йомгаклау. “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” арасындагы бәйге тәмам.

Хөкемдарлар балларны исәпләгәндә, кыскача А. Алишның  тормыш юлы белән танышып китәрсез.

1 нче укучы. А. Алиш 1908 нче елның 15 нче сентябрендә Татарстанның Куйбышев (хәзерге Спасс) районы Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Гүзәл табигать кочагында үскән зирәк малай кечкенәдән үк китаплар белән дуслаша. 6-7 яшендә әтисеннән укырга- язарга өйрәнә.

 2 нче укучы. Авылдагы башлангыч мәктәптә белем ала башлый. Кечкенәдән үк бик сәләтле бала була, яхшы укый, концертлар, кичәләр оештырганда башлап йөри, үзе дә шигырь, хикәяләр яза. 1937 нче елдан алып – 1941 нче елга кадәр “Ялкын” журналы редакциясендә эшли. Шушы вакыт эчендә ул ике дистәдән артык әкият иҗат итә.

3 нче укучы. А. Алиш 1941 нче елның июль аенда фронтка китә, радист булып хезмәт итә. Шушы елның 12 нче октябрендә Брянск шәһәре янында чолганышта калып, фашистлар кулына тоткынлыкка төшә. Лагерьдан лагерьга йөри, Берлин янындагы Вусрау лагеренда М. Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша.

4 нче укучы.  Алар белән бергә антифашистик оешмага берләшеп, дошманга каршы көрәшә башлый. 1943 нче елда бу оешма ачыла, аларны фашист туды тарафыннан үлем җәзасына хөкем итәләр. 1944 нче елның 25 нче августында М. Җәлил белән бергә А. Алиш һәм аларның көрәштәш дуслары фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелә.

Язучы да Алиш, батыр да,

Яуда яшен сыман яшьнәгән!

Ил алдында тик бер тапкыр да

“Мин батыр!” – дип гайрәт чәчмәгән. (М. Хөсәен.)

Укытучы. Шулай итеп безнең уеныбыз тәмам. Нәтиҗә ясау өчен сүзне хөкемдарларга  бирәбез.    Уенчыларны  бүләкләү.

Югары балл

4-а             “Тапкырлар”

    4-б             “Җитезләр”

1 тур

5 балл

2 тур

15 балл

Җаваплар: 1)Апас, 2)Казан, 3)Идел, 4)7, 5)Аю, 6)Февраль, 7)Чаллы, 8)Гөмбә, 9)11, 10)Ябалак, 11)Тукай, 12)Сабан туе, 13)Гагарин, 14)Сентябрь,15)Куян.

Балл:

Җаваплар: 1)Апас, 2)Зөя, 3)Татарстан, 4)12, 5)Төлке, 6)Ноябрь, 7)яшел, ак, кызыл, 8)Хоккей, 9)Тукай, 10)Саескан, 11)Ак барс, 12)60, 13)Күке, 14)Табар, 15)Куян.

Балл:

3 тур

3 балл

4 тур

2 балл

5 тур

2 балл

6 тур

10 балл

Җаваплар:  1)елга, 2)кош, 3)билге, 4)чәчәк, 5)кием, 6)шагыйрь, 7)яшелчә, 8)шәһәр, 9)ашамлык, 10)сан.

Балл:

Җаваплар: 1)язучы,2)агач, 3)кием, 4)яшелчә, 5)ашамлык, 6)җырчы, 7)кош, 8)сан, 9)елга, 10)билге.

Балл:

Нәтиҗә

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме...

"Әйләнә-тирә дөнья" фәне буенча 2 сыйныф укучылары өчен "Җир-су хайваннары" темасына тест

"Әйләнә-тирә дөнья" фәне буенча 2 сыйныф укучылары өчен тест...

Укудан 2нче сыйныф укучылары өчен тематик план

Рус төркемендә укучы балаларга укыту- тиматик планы...

Башлангыч сыйныф укучылары белән сыйныфтан тыш эшләү өчен “Урланган балачак” темасына проект эше.

Проект эше мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.Эшнең нигезе- тикшеренү эше.Башлангыч сыйныф укучылары өчен  шактый күп көч таләп итә торган хезмәт.Проектның максаты:...

2 сыйныф укучылары өчен арадаш аттестация биремнәре.

2 сыйныф укучылары өчен арадаш аттестация биремнәре башлангыч сыйныф укытучылары өчен тәкъдим ителә....

4 сыйныф укучылары өчен арадаш аттестация эше биремнәре

4 сыйныф укучылары өчен арадаш аттестация эше биремнәре башлангыч сыйныф укытучыларына тәкъдим ителә....