Миргазизова Лейсан Мубаракзяновна

сайт воспитателя коррекционной школы-интернат

Йөрәгемне балаларга бирәм

Профессия: олигофренопедагог

Профессиональные интересы: коррекционная психология

Увлечения: рисование

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Кукморский район, с.Маскара

Место работы: ГБС(К)ОУ"Маскаринская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа-интернат 8 вида

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/mirgazizova-leysan-mubarakzyanovna
Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса - үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмә, - асылташ булып төпкә бат, ялтырывыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп иреккә ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр.
Ф.Яруллин

О себе

Мин, Миргазизова Ләйсән Мөбаракҗан кызы, 1978 елдаТатарстанның Кукмара районы Мәмәшир авылында туганмын. Урта мәктәпне тәмамлагач, Арча педагогия көллиятенең татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. Хезмәт юлымны районыбызның Мәчкәрә авылында урнашкан махсус коррекция мәктәбендә башлаган идем... инде 17 ел үтеп тә киткән. Шушы еллар эчендә тормышка чыктым, ике бала әнисе булдым, олигофренопедагогика буенча югары белем алдым. Безнең мәктәп балалары - үзенчәлекле балалар. Аларны яратмыйча мөмкин түгел! 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

М.Мәһдиев, Ф.Яруллин әсәрләрен кат-кат укыйм. Шулай ук  Һ. Такташ, С. Әхмәтҗанова, Ш. Җиһангирова шигырьләрен яратам.

Мой взгляд на мир

Кеше гомере йолдыз кебек

Атылып яна, диләр.

Яна да бик тиз сүнә ул,

Тик көле кала, диләр.

Кеше гомере йолдыздыр да,

Тик сүнәр өчен түгел.

Эш-гамәле белән бизи

Ул гомеренең күген.                 

                       Ш.Җиһангирова

 

 

Моё портфолио

Тәрбияче!

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,

Синдәдер ул күңелләрнең иң җылысы,

Һәр көн сиңа ничә сабый карап тора,

Алар сине әниседәй якын күрә.

Еласалар - син аларны юатасың,

Боексалар - син аларны уйнатасың.

Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,

Орышасың кайчагында җайлап кына.

Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,

Үстерәсең ничә буын балаларын.

Тәрбияче!

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,

Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син.

Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,

Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: