"Шалкан әкиятен" сәхнәләштерү
методическая разработка на тему

Миргазизова Лейсан Мубаракзяновна

Башлангыч сыйныф балалары белән сәхнәләштерү өчен "Шалкан" әкиятенең  татарча сценарие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл шалкан әкияте14.23 КБ

Предварительный просмотр:

“Шалкан”

әкиятен сәхнәләштерү

Төзеде: II төркем тәрбиячесе

Миргазизова Ләйсән Мөбәрәкҗановна


Тәрбияче :  Безнең бабай шалкан чәчкән,

                Тәрбияләп үстергән.

                Чүп үләнен йолкып торган,

                Сулар сипкән кич белән.

 Шалкан  зур булып үскән,

Бабай тартып, тартып караган –

Тик чыгара алмаган

Бабай:          Ай, аллам, вай, аллам!

                Каян үскән бу шалкан!

                Кайсы ягыннан тартыйм,

                Ничек кенә чыгарыйм?

Тукта әле, әбине чакырыйм, булмаса.

Әбисе, әбисе! Чык әле монда!

Әби:                Ятып кына торыйм дисәм!

                Тагын нигә чакыра?

                Нәрсә булган бу бабайга –

                Шалканга карап тора?

Бабай:        Күр, әбисе, нинди шалкан

                Үскән безнең бакчада.

                Бергәләп тартыйк, әйдә,

                Тотын минем аркага!

Тәрбияче:   Әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар, тарталар – тартып чыгара алмыйлар икән.

Әби:                Булмый бу болай, кызны чакырыйк, булмаса.

                Кызым, кызым Гөлчирә!

                Кил әле син бирегә!

Кыз:                 Телевизор карадым,

                Һәм курчак та уйнадым.

                Әбием, нәрсәгә мине өйдән чыгардың?

Әби:                Бабай шалкан үстергән,

                Шалкан зур булган!

                Тартып, тартып карадык –

                Һич чыгара алмадык. Син дә булыш әле!

Тәрбияче:  Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар, тарталар – тартып чыгара алмыйлар!

Кыз:                Кулларым арды,  Акбайны чакырыйк,

 Булышсын тартырга.

                Акбай, Акбай! Кайда син?

                Ник  бирегә килмисең?

Акбай:        Һау! Һау! Һау!

                Ни булды монда?

                Көн буе саклыйм йортны –

                Бер карак та кертмим мин.

                Тагын нәрсә булды?

Кыз:                Бабай шалкан үстергән,

                Шалкан зур булган!

                Тартып, тартып карадык –

                Һич чыгара алмадык. Тотын минем аркага!

Тәрбияче: Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар, тарталар – тартып чыгара алмыйлар икән!

Акбай:        Булмый бу болай, Мияубикәне чакырырга кирәк!

                Кайда син, Мияубикә?

                Тиз килеп җит монда!

Мияубикә:        Мияу, мияу мин

                Һәрвакытта уяу мин.

                Сөт эчәм, тычкан тотам,

                Уйнарга бик яратам!

                Акбай, Акбай! Ник бүләсең мине?

Акбай:        Бабай шалкан үстергән,

                Шалкан зур булган!

                Тартып, тартып карадык –

                Һич чыгара алмадык. Булыш әле!

Тәрбияче:        Мияубикә  Акбайга,  Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар, тарталар – тартып чыгара алмыйлар икән!

Мияубикә:         Мияу,мияу, арыдым.

                Ә шалкан чыкмый һаман.

                Бергә-бергә җиңел булыр –

                Чакырый без тычканны!

                Тычкан, тычкан Чи-чи-чи

                Син кайларда йөрисең?

                Кил бирегә!

Тычкан:        Нәрсә кирәк, Мияубикә?

Мияубикә:        Бабай шалкан үстергән,

                Шалкан зур булган!

                Тартып, тартып карадык –

                Һич чыгара алмадык. Булыш әле безгә!

Тычкан:        Миннән башка шалкан да тарта алмыйсыз бит сез, әйдәгез булышам!

Тәрбияче: тычкан Мияубикәгә, Мияубикә Акбайга, Акбай оныкка, онык әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган: тарталар, тарталар, тарта торгач тартып чыгардылар бит шалканны! Балалар, менә күрдегезме инде бердәмлекнең көчен!

                

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шалкан әкиятенә презентация

Шалкан әкиятенә татарча презентация...

"Шалкан" әкияте

"Шалкан "әкияте.Рус халык әкиятен сәхнәләштереп күрсәтү....

Шалкан (Әкият)

Рус халык әкиятенә презентация...

Тест по сказке "Репка" ("Шалкан") на татарском языке.

Тест по слайдам. Каждый слайд представляет вопрос, к нему даются три ответа, из которых только один верный ответ. Начинать надо с первого вопроса....

"Шалкан" әкияте (на татарском языке)

Сценарий сказки "Репка" на татарском языке для начальной школы...

"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү

Рус халык әкияте Г.Тукай әсәрләреннән өзекләр кулланып, шигъри юлларда төзелгән. Укучылар рус халык әкиятен өйрәнү белән бергә Тукай иҗаты белән дә танышалар....