Куркынычка юл куймыйк!
методическая разработка на тему

Миргазизова Лейсан Мубаракзяновна

Куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлау буенча үткәрелгән уен-әңгәмә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Куркынычка юл куймыйк!25.34 КБ

Предварительный просмотр:

VIII төрдәге Мәчкәрә махсус (коррекция) интернат мәктәбе

Куркынычка юл куймыйк!

Куркынычсызлык кагыйдәләрен

кабатлау буенча әңгәмә

Төзеде: Миргазизова Ләйсән Мөбәрәкҗан кызы


-Исәнмесез, балалар! Җыелып беттегезме? Кәефләрегез ничек? Авырмыйсызмы? Бүген без сезнең белән куркынычка юл куймыйк! Дип аталган әңгәмәгә җыелдык.

Балалар, нәрсә соң ул куркыныч? Әйе , куркыныч ул - безнең безнең сәламәтлегебезгә, тормышыбызга куркыныч янау.

-Әйтегез, әле, балалар, безнең тормышыбызга һәм сәламәтлегебезгә нәрсә куркыныч тудыра, безне кайларда бәла-каза сагалап тора? Әйе, юлда,урамда, өйдә. Ә без күп вакытыбызны кайда үткәрәбез? Мәктәптә, өйдә, икенче төрле әйткәндә, кайда яшибез, шунда . Димәк, һәр көн без куркыныч хәлләр белән очрашырга мөмкин икәнбез.

-Балалар, карагыз әле монда, болар кемнәр? Куркыныч, Бәла-каза. сезгә болар ошыймы? Юк! Алар бик куркыныч! Алардан безне нәрсә саклый ала икән, кем белә? Куркынычсызлык кагыйдәләре. Әйе, без барыбыз да куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә, белергә генә түгел, төгәл үтәргә тиеш! Кагыйдәләрне үтәмәгән очракта менә бу куркыныч һәм бәла-казалар җанланачак, тереләчәк һәм безне эләктереп алачак икән. Әйдәгез, үзебезне алардан саклыйк, моның өчен без сезнең белән иминлек кояшын төзербез, куркынычсызлык кагыйдәләре язылган кояш нурларын җыеп, без  төрле куркыныч ситуацияләрдән сакланырга өйрәнербез.

-Хәзер мин сезгә бер шигырь укып китәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз.

Бер авылда бик тәртипсез

Бер малай яшәгән , ди.

Ваемсызлык аркасында

Зур бәла эшләгән, ди.

Печән арасына кереп,

Кырынаеп яткан, ди.

Кешедән качып тәмәке

Авызына капкан, ди.

Шырпы сызган, төтененә

Буылып-буылып  йөткергән.

Тәмәкесен читкә атып,

Теш аралай төкергән.

Ә тәмәке мыштым гына

Печәнне көйрәткән, ди.

Талгын җилләр утны һаман

Югары үрләткән, ди.

Ут кулын көйдереп алгач,

Малай сискәнеп киткән.

Шул арада ялкын теле

Түбәгә менеп җиткән.

Инде малай бар көченә

Янабыз бит, коткарыгыз!

Дип каравыл кычкырган.

Янгынчылар, килеп җитеп,

Бу янгынны сүндергән.

Тик шулай да зур араны

Ялкын ялмам өлгергән.

Утны санга санамасаң,

Килеп чыгар һәлакәт.

Малайга кыйбатка төшкән

Бер ваемсыз хәрәкәт.

Әй, малайлар! Сез дә шулай

Ут белән уйнамагыз!

Шуклык эзсез узар, диеп,

Һичкайчан  уйламагыз!

-Балалар, әсәрдә сүз кем турында бара? Ул нинди әшәкелек эшли? Тәмәке тарта, шырпы кабыза. Шырпы белән уйнарга ярыймы? Кечкенә балаларга ут кабызырга ярыймы? Юк!

Димәк, беренче кагыйдә нинди була? Ут белән уйнама! 

-Әйтегез әле, тагын нинди очракларда янгын чыгарга мөмкин? Электр приборлары, газ плитәсе  белән саксыз эш иткәндә.Сез нинди электр приборларын беләсез. Шуңа күрә электр белән эшли торган җиһазларны күзәтүсез калдырмаска, өлкәннәрдән башка газ плитәсен кабызмаска. Электр тогы белән эшли торган җиһазлар төзек булырга тиеш; электр җиһазларын үзең төзәтергә тырышма; розеткага, электр җиһазларына юеш кул белән кагылма; әгәр дә син электр төймәсенә басканда яки розеткадан вилканы тартып алганда ут күренсә, өлкәннәргә әйт; өйдән чыгып киткәндә утны сүндерергә һәм электр җиһазларын уттан алырга онытма!

 Димәк, беренче кагыйдә нинди була? Ут белән уйнама! 

-Балалар, тормышта төрле хәлләр була, әгәр янгын чыкса, бу очракта нишләрсез? Өйдән чыгу юлын табарга, күршеләргә хәбәр итәргә, 01 хезмәтенә шалтыратырга. Молодцы!

Әйдәге, хәзер уйнап кына 01 хезмәтенә шалтыратып карыйбыз. Адресларын әйтеп янгын сүндерү хезмәтен чакыралар.

(ишек шакыйлар)

-Балалар, кемдер килгән бугай, ишек шакыйлар. Кем микән бу?(бүре керә)

-Сез бу геройны таныйсызмы? Ул кайсы әкиятләрдә бар?

-Бүре , бүрекәй, сиңа ни кирәк?

-Мин бүре, усал бүре, явыз бүре,

Кирәк икән, була алам тәмле телле.

Ишек шакыйм су сорап бәтиләрдән,

Ә аннары – һап! Кабам да йотам!

-Балалар, сез ничек уйлыйсыз, чит кешегә ишек ачарга ярыймы? Нәрсә булырга мөмкин?

-Ну, ярар башкача эшләп карыйм. (маскасын сала)

Мин тәртипсез урам малае,

Караклыкта йөрим инде күптән.

Шалтыратыймчы, авырыйм диеп

Балаларны алдап-йолдап өйгә үтәм.

-Балалар, ә хәзер ишекне ачарга ярыймы? Молодцы!

-Ах, сез шулаймы әле! (парик кия)

Это ваша тётя Маша, как не открыть?

Я приехала сегодня, буду у вас жить.

Вам рассказывала мама обо мне

Чего медлить? Открывайте мне.

-Ә хәзер ачсак буламы ишекне? Юк! Таныш булмаган кешегә ишек ачарга ярамый!

-Димәк, икенче кагыйдә Чит кешеләр белән сөйләшмә, чит кешеләргә ишек ачма!

 Әгәр дә сезнең өйгә чит кешеләр керергә маташа икән, 02 хезмәтенә шалтыратырга кирәк.

Адель керә, кулында кара пакет.

-Апа,апа, мин монда пакет таптым! У-у-у авыр! Монда мөгаен безгә дигән бүләктер.

-Тукта-тукта, бу синең пакетмы? Балалар, сезнекеме?  Белмисезме? Минеке дә түгел. Хәзер нишлибез инде? Шикле пакетларга кагылырга ярамый, чөнки анда шартлаткыч булырга мөмкин. Әгәр шикле әйбер күрсәгез нишләргә кирәк? 02 хезмәтенә шалтыратырга.

-Өйдә ялгыз гына калгач,  Алия белән Алмаз,

Уйнап туйгач курчаклы, әбәкле һәм качышлы,

Тумбочкадан бер тартма чыгардылар бит тартып.

Ә ул хаҗлы тартмада төрле-төрле дарулар,

Кайсы кызыл, кайсы ал, кайсы яшел – матурлар!

Кәнфит кебек кызыктырып, мине кап дип яталар.

Шешәләрдә төсле-төсле сыекчалар, бальзамнар

Ачып карап һәрберсен кабып карамакчылар.

Нәрсә булып бетәр иде, әниләре  кайтмаса

Вакытында даруларны кире җыеп алмаса?  

-Балалар, нәрсә булыр иде микән? Әйдәгез үзебезнең медсестра апабыздан сорап карыйк әле.

-Димәк, өченче кагыйдә нинди? Өлкәннәрдән башка дарулар эчәргә, кабарга ярамый!

-Әйтегез әле, урамда кемгәдә булса начар икәнен күрсәгез, я булмаса өйдә әби-бабаегыз авырып китсә, сез нишләрсез? Дөрес, 03 хезмәтенә шалтыратырга кирәк.

- Балалар, табышмак әйтәм тыңлагыз: Барасың, барасың – барып җитә алмыйсың. (юл)

-Без барыбыз да яңа көн тугач юлга кузгалабыз. Кем мәктәпкә, кем эшкә, кем кунакка бара. Юл ул озын да була, кыска да; зур да була, кечкенә сукмак кына да . Төрле юллардан без җәяүләп тә, машина-автобусларга утырып та, велосипедлар белән дә хәрәкәт итәбез. Димәк безнең һәркайсыбыз юл белән очраша. Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә. Ләкин, кызганыч, юл – транспорт фаҗигалары еш булып тора. Без алар турында телевизордан карап, газеталардан укып беләбез. Бу аварияләрдә кешеләрнең сәламәтлекләренә зыян килә, үлүчеләр дә була. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, юл хәләкәтләрендә кем гаепле микән – шофёрлармы, әллә җәяүлеләрме? Ә без сезнең белән кемнәр? Әйе, өйдән чыгуга без җәяүлегә әйләнәбез, ә инде берәр төрле транспортка утырсак – без пассажир булабыз.җәяүле буларак та, пассажир буларак та юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт истә тотарга кирәк. Әйдәгез бергәләп җәяүлеләр белергә тиешле кагыйдәләрне төзик.

-шәһәр җирендә җәяүлеләр юлның кайсы җиреннән йөрергә тиеш?(тротуардан)

-ә авыл җирендә? (юл кырыеннан)

-җәяүлеләр машина белән бер яккамы, әллә машина хәрәкәтенә каршы барырга тиешме? (машина хәрәкәтенә каршы, чөнки каршыга килүче машинаны күреп була, ә арттан килүче машинаны юк)

-юлның кайсы урыныннан аркылы чыгарга ярый? (зебрадан, светофорның яшел уты янганда, җәяүлеләр юлы билгесе булганда)

-юлның транспорт йөри тоган өлешенә чыкмыйча, юлның икенче ягына тагын кайдан чыгып була? (җир өсте һәм җир асты юлыннан)

-әгәр светофор, зебра булмаса, юлны ничек чыгарга? (башта сулга карыйсың, юлның уртасына җиткәч, уңга карыйсың)

-төркем белән экскурсияләргә, походларга барганда  юлда ничек йөрисе?(тротуардан, юл кырыеннан, машина хәрәкәтенә каршы, ике колоннага тезелеп барасы)

-зур юлда велосипед белән йөрергә ярыймы?

физ-минутка

 Ә хәзер бер уен уйнап алабыз, уен светофор дип атала. Аның өч төсе бар икәнен беләсез инде, нинди төсләр әле? Минем кулымда кызыл, яшел, сары түгәрәкләр, әгәр мин кызыл түгәрәкне күтәрәм икән, сез чүгәлисез, әгәр сарыны күтәрсәм, сез кул чабасыз, әгәр инде яшелне күтәрсәм, сез урында атлыйсыз, аңлашылдымы?

Молодцы!  

-Җәяүле буларак без кагыйдәләрне кабатладык, ә пассажир булсак нәрсәләрне истә тотарга кирәк микән? Автобус көткәндә тротуар кырыена ук килеп басма, машина юлына төшмә; кергәндә арткы, я булмаса уртадагы ишектән кер; кергәч, ишек төбендә торма-  алга үт; тотынып бар; тәрәзәдән башыңны, кулыңны чыгарып барма; өлкәннәргә урын бир; төшәр өчен алдан әзерләнә башла; төшкәндә алгы ишектән төш; транспорттан төшкәч, ашыкма!

-Булдырдыгыз, балалар! Димәк, безнең алдагы куркынычсызлык кагыйдәсе нинди? Юлда йөргәндә сак бул!

Белмәмеш керә, кулы, башы марляга чорналган.

Исәнмесез, балалар!

-Син нишләп йөрисең, Белмәмеш? Сиңа нәрсә булды?

-Мин больницадан кайтып барам, сезнең мәктәптә куркынычсызлк кагыйдәләрен өйрәнәләр дип ишетеп килдем. Шул кагыйдәләрне белмәвем аркасында менә мин нишләдем.

-Нишләдең?

-Ялгызым гына өйдә калган идем, башта уенчыкларым белән уйнадым, аннан рәсем ясадым, аннан пластилиннан әвәләдем. Шуннан соң күзем үтүккә төште. Чалбарымны үтүклим дип үтүкне кабыздым. Мин барысын да дөрес эшләгән идем: башта розеткага вилканы тыктым, аннары кнопкага бастым да үтүкнең җылынганын көтә башладым, җылынды микән дип үтүкнең табанын тотып караган идем-  менә (кулына күрсәтә) пеште!

-Ә башыңа нәрсә булды?

-Шуннан, ачык тәрәзә төбенә бастым да, каравыл дип кычкырмакчы идем, егылдым да төштем. Башкасын хәтерләмим, болницада уяндым.

-Балалар, белмәмеш нинди ялгышлыклар эшләгән? Үтүкне өлкәннәрдән башка кабызган, табанын тотып караган, ачык тәрәзәгә менгән.

Әйе, балалар, кайсы вакытта сезгә өйдә үзегезгә генә калырга да туры килер. Өйдә үзең генә калгач, нинди тагын нинди куркынычлар килеп чыгарга мөмкин микән? Нәрсәләр белән уйнарга ярамый? (пычак,кайчы, энә,төрле инструментлар, электр приборлары, шырпы). Тагын нинди куркыныч булырга мөмкин? Шкаф өсләренә менәргә, биектән сикереп уйнарга, розеткаларга төрле предметлар тыгарга  ярамый, су краннарын ачык калдырырга ярамый, чөнки сәламәтлегеңә зыян килергә мөмкин,  имгәнергә мөмкинсең. Балалар, ә безгә кайчы, энә кебек предметлар кирәк буламы, алар белән эшләгәндә нинди кагыйдәләрне беләбез әле без?

Хәзер ике кечкенә баланы чакырыйм әле. Уен “Ярый-ярамый”: рәсемнәрдәге предметларны аерырга.

Димәк, балалар, алдагы кагыйдә: Ярамаган әйберләргә тимә!

Менә, балалар, кояшыбызның соңгы нурын табасы калды. Аны табар өчен экранга карыйк әле. Балалар кайда, нишлиләр?( табигатьтә уйныйлар) Ә анда уйнаганда нинди куркынычтан сакланырга кирәк? Агулы үләннәрдән, төрле бөҗәкләрдән, ерак китеп адашудан. Моның өчен таныш булмаган җилә-җимеш, гөмбәләрне җыймаска; бөҗәкләр тешләсә, өлкәннәргә әйтергә; агач башларына менмәскә; сулыкларга якын бармаска; таныш булмаган юллардан китмәскә; әгәр югалып калсаң нишләргә?

Менә, балалар без кояшыбызның нурларын җыеп бетердек. Карагыз әле ничек якты булып китте. Ул үзе дә безгә сөенеп карый. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, без үзебезнең иминлегебезне саклыйбыз.

Ә хәзер сезнең кагыйдәләрне ничек үзләштерүегезне викторина аркылы тикшереп карыйк әле.

Мин сезгә ситуацияләр әйтәм, дөрес булса, мин дә дип, ялгыш булса, мин түгел дип кычкырасыз:

-мин светофорның сары уты янганда юл аркылы чыгам;

-мин урманга барсам,  төрле-төрле җиләкләрне кабып карыйм;

-мин чит кешегә ишек ачмыйм;

-мин янгын чыкса, карават астына кереп ятам;

-мин шикле пакет тапсам, өлкәннәргә әйтәм;

-мин авырсам, үзем белеп дару эчәм;

-мин очлы предметлар белән сак эшлим;

-югалган очракта мин күзем кайда карый, шунда йөгерәм;

-автобуста барганда тәртипле генә тотынып утырып барам;

-мин янгын чыкканын күрсәм, 03 номерына шалтыратам;

-мин өйдә үзем генә калсам, шырпы белән уйнамыйм.

Молодцы, балалар, булдырдыгыз.

  • Без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләштек?
  • Төп нинди кагыйдәләрне таптык?

Шул кагыйдәләрне онытмыйча, исән-имин яшәрсез дип уйлыйм!