"Зәлидә" уены (әниләр бәйрәме)
материал по теме

Миргазизова Лейсан Мубаракзяновна

Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән уен-тамаша

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл зәлидә214.12 КБ

Предварительный просмотр:

 “Зәлидә”уены

(әниләр бәйрәме)

.

Максат: Газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы  мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү һәм аларның олы зат булуына төшендерү. Балаларның фикер йөртү сәләтләрен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Әниләрне мәктәпкә җәлеп итү. Балаларны ата – аналар белән берлектә тәрбияләү бәйләнешен ныгыту.

1укучы:   Нигә бүген бөтен җирдә

                Чәчәкләр балкый бездә?

                Нигә кояш көлеп карый-

                Беләбез һәммәбез дә!

2укучы:    Бүген әниләр бәйрәме,

                Бүген җирдә тантана.

                Кояш шуңа көлеп карый,

                Гөлләр шуңа шатлана!

3укучы:   Әниләрнең бәйрәменә

                Куана шулай алар.

                Әниләрне котлый бүген

                Җирдә барлык балалар!

                        (җыр: Бәйрәм бүген!)

-Исәнмесез, кадерле әниләр, килгән кунаклар, тәрбияче апалар һәм балалар! Әйе, бүген бездә зур бәйрәм – Әниләр бәйрәме!  Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял бирә.

Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен!

-Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны Алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк. ,,Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың! Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың” Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы фразаларны җаныбызга сеңдерү зарур.

Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез.

Иминлекнең терәге сез.

Һәркемнең кирәге сез.

Сез чаялар, сез батырлар,

Сез дөньяда иң матурлар.

Сез булганга тормыш ямьле,

Сез булганга яшәү гамьле.

-Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!

-Әни... Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.

-Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.

-Ә авырсаң... авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.

-Әни!.. Әниләр! Алар яныбызда булса, без - көчлеләр, без – батырлар. Әниләр янәшәбездә торганда ата каздан да курыкмыйбыз, усал этләр дә куркыныч түгел. (“Әни кирәк!) Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк!

Җил-яңгырдан саклар өчен

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк, әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк!

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк!

-Әниләрдән безгә бик күп кирәк. Ә әниләргә бездән күп кирәкме? Алар бу хакта әйтмиләр. Әмма әйткән сүзләрен тыңласак, кушкан йомышларын эшләсәк, алар чиксез шатлык хисе кичерәләр. Йөгереп су алып кайтсак, идәнне юып чыгарсак, гөлләргә су сипсәк тә әниләр йөзенә куаныч-сөенечтән якты елмаю куна. “Уңганым, үскәнем, булышчым минем!”-диеп мактап туя алмыйлар алар.

Әниләрне шатландырыр өчен иң элек әнине чын күңелдән яратырга кирәк. Ә ярата белгән кеше үз әнисен һәрвакыт хөрмәт итә, авыр сүзләр әйтеп, аның йөрәген яраламый.

-Кадерле, әниләр! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз! Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез!

Сезнең белән күңел ачарга, сезнең тапкырлык һәм белемегезне, җитезлек һәм өлгерлегегезне белер өчен, сәләтләрегезне ачыклар өчен “Зәлидә” уены уйнап алырга булдык. Бу уен, хәтерләсәгез, 5-6 ел элек телевидение экраннарында бик еш күренә иде, борынгы халык уеннарына корылган булганлыктан, халык тарафыннан җылы кабул ителгән һәм популярлашып киткән иде.

Бүген без дә сезнең белән татар халкының җырлы-биюле уеннарын уйнарбыз.

Уеннар:

1. Гөлбану                                        6. Кем артык?

2. Назалы                                        7. Җебегән

3. Йөзек салыш                                8. Тукмак

4. Кулъяулык                                9. Кем өлгер

                                                        10.Җеп урау

5. Капкалы

Уенда катнашалар:

1. Алып баручы

2. 11 уенчы

3. Гармунчы

-Уенда катнашыр өчен әниләрне түгәрәккә чакырабыз.

 /Уенчылар үзләре белән таныштыралар/.

Уенчылар белән таныштык, инде кичәне ачып җибәрәбез.  

1. Беренче уен - Назалы уены. Уен болай уйнала: уйнаучылар парлашып бер сызыкка тезеләләр. Алда бер парсыз уенчы кала. Гармунчы көй уйный башлый. Уенчылар, бию хәрәкәтләре ясап, уенчыга багышлап җыр җырлыйлар. Җырның азагында ул парлар арасыннан уза, бер парның сыңарын “йолкып” алып китә һәм тезмәнең ахырына барып баса. Парсыз калган уенчы алга чыгып баса, уен яңадан башлана. Көй туктаганда ялгыз калган кеше үзенә пар табып өлгермәсә, аңа җәза бирелә.

/Уен башлана. Гармунчы көй уйный./

Җыр:         1.        Синмени, килдеңмени?

                Зәйтүн гөле өч тармаклы,

                Аның берсе синмени?

Кушымта.         Алсуланып кояш чыга таң аткач,

                             Ник сызгырып уятмадың, ошаткач?        

                2.         Исемнәре Нургата,

                Синең кебек ялкау бака

                Күпер астында ята.

                3.         Кара каеш ник  будың?

                Эш эшләргә ярамагач,

                Җан көйдереп ник тудың?

                4.         Исемнәре Алтынбай.

                Бер битендә балкый кояш,

                Бер битендә балкый ай.

/Көй туктала. Парсыз калучыга җәза бирелә./

 

Тизәйткеч әйтергә. Саран сара саный-саный салам сала.

Уенчы җавап бирә, чыгучы әнигә “Тел остасы”дигән медаль бирелә, аның хөрмәтенә шигырь: И.Дәнис “Әниемә ял кирәк!”

2. Икенче уенны уйнарга әзерләник. “Гөлбану”ны башлар өчен безгә уенны алып баручы кирәк. Әйдәгез, санамыш белән аны билгелик.

Уенчылар түгәрәккә басалар, 1 уенчы санамыш әйтә.

Әлчи-бәлчи,

Әни күлмәк үлчи.

Чәүкә, чыпчык,

Син кал – мин чык!

Ары алачык, бире алачык,

Кыр капкасы шыр ачык;

Анда чыпчык, монда чыпчык,

Син дә торма, йөгереп чык!

Чыгучы – Рәмилә. Димәк, “Гөлбану” уенын башлаучы Рәмилә була. Уенның эчтәлеген исегезгә төшерәбез: уенда катнашучылар түгәрәккә кулга-кул тотынып басалар. Уртада Рәмилә кала. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар:

Син уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез, Гөлбану.

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Шуны эшләргә могу.

Җыр туктагач, уртадагы кеше хәрәкәтләр ясый, түгәрәктәгеләр шуны кабатлыйлар. Бу хәрәкәтне дөрес кабатламаучылар булса, җәза бирелә. Уенны башлыйбыз.

/Гармунчы уен көе уйный, уенчылар җырлап әйләнәләр, көй туктый, бию көе башлана, Рәмилә бии, аның артыннан уенчылар кабатлыйлар. Уенда ялгышкан уенчыга җәза бирелә./

Уенның җиңелүчесе билгеле булды, аңа җәза бирелә. Ак чәчәк таҗларында биремнәр, сораулар бирелә, шуларга җавап бирергә кирәк.

Ул үзе бик кирәкле әйбер.

  • Ике колагы бер борыны бар.
  • Ул бик күп төрле була.
  • Бик матур бизәлгәннәре дә бар.
  • Аны әбиләр ярата.
  • Ул өстәл бизәге.    (самавыр)

Уенчы җавап бирә, чыгучы әнигә “Иң тапкыр әни”дигән медаль бирелә, аның хөрмәтенә җыр: В. Алинә

3. Ә хәзер өченче уенны башлыйбыз. Ул уен “Йөзек салыш” уены дип атала. Бу уен барчагызга да таныштыр. Уен кагыйдәләрен искә төшереп китик. Алып баручы билгеләнә. Аны санамыш белән билгеләр.

Сыерчык, сыерчык,

Күк күлмәгең киеп чык;

Үзеңнеке булмаса,

Атаңныкын киеп чык;

Атаңныкы булмаса,

Анаңныкын киеп чык;

Анаңныкы булмаса,

Бабаңныкын киеп чык...

“Йөзек салыш” уенын әби-бабаларыбыз болай уйнаганнар: уенчылар урындыкларга тезелешеп утыралар. Уенны алып баручы бии-бии аларның учларына “йөзек сала”. Алып баручының “Кемдә йөзек, йөгереп чык” дигән сүзләре әйтелгәч, “йөзекле” уенчы иптәшләренә сиздермичә генә торып, уеннан чыгарга тиеш, ә иптәшләре аны җибәрмәскә, тоткарларга тиешләр. Җиңелүчегә җәза бирелә.

/Уен уйнала, уен барышында гармунчы күңелле татар халык көйләрен уйный./

 Менә инде җиңелүче дә бар.

Күзне бәйләп үз балаңны танырга

Чыгучы әнигә “Иң сизгер әни” дигән медаль тапшырыла.

Малайлар башкаруында бию: “Кечкенә поварлар”

4. Алдагы уеныбыз белән танышып китик. Борын-борыннан аулак өйләрнең күрке булган уен – “Тукмак” уены. Аны уйнау өчен уенчылар түгәрәккә басалар, уртада 1 алып баручы тукмак тәгәрәтә. Тукмак башы кемгә карый, шуңарга җәза биргәннәр. Алып баручыны санамыш ярдәмендә билгелибез.

Ары карадым, бире карадым,

Аны күрдем, моны күрдем,

Ә монысын күрмәдем.

/Көй уйнала, тукмакны әйләндерәләр, тукмак башы караган уенчыга җәза бирелә./ 

- Ул элек чит илләрдә генә иде.

  • Хәзер бездә дә гадәткә керде.
  • Аны гәҗиттә басалар.
  • Телевизордан күрсәтәләр.
  • Кызык та була, ялыктыргыч та.
  • Аның бик файдасы юк, әмма эшмәкәрләргә бик кирәк.
  • Берәр кино карый башласаң, шуны күрсәтеп аптыратып бетерәләр.   (Реклама)

чыгучы әнигә “Иң зирәк әни” дигән медаль тапшырыла, аның хөрмәтенә шигырь: Фаезов Д. “Кем уяткан Ләйләне”

5. Ә хәзер алда уйналачак уенга күчәбез. Ул –“Кулъяулык уены”.

Уенчылар түгәрәккә тезелеп басалар, менә бу чиккән кулъяулыкны түгәрәк буенча җибәрәбез, музыка туктаганда кулъяулык кемдә кала, шуңа җәза бирәләр.

/Гармунчы дәртле көйләр уйный, көй туктала, җиңелүче ачыклана/

Бишек җыры җырлап күрсәт

        Уеннан чыккан әни “Иң моңлы әни” медале белән бүләкләнә.

Ә хәзер залдагы балалар белән уен уйнап алабыз, тик утырып аргансыздыр. “Күрсәт әле үскәнем”

6. Алдагы уеныбызның исеме “Капкалы”. Уенны башлап җибәргәнче, уен тәртибе белән танышыйк. 2 ярдәмче – капкачылар кирәк. Капкачылар залда утыручы җанатарлардан сайлана. Алар кулга-кул тотышып “капка” ясыйлар. Гармунчы көй уйный башлау белән, уенчылар капка аша бии-бии чыгалар. Көй туктаганда кем капка эчендә кала, шуңа җәза бирелә. Башладык.

/Гармунчы уйный..., көй туктала, ..... җиңелүчегә җәза бирелә./

Педагогик ситуация    Бала үстерүдә  әти-әни, беркадәр генә булса да, педагогика белән таныш булырга тиеш. Менә хәзер сезгә педагогик ситуация бирелә

1.Малай  бик бирелеп телевизор карый. Шулвакыт әнисе бик тиз башкарылачак эш куша, малайның телевизордан аерыласы килми, әнисе әйткәнне үтәми, шуны күрсәтергә кирәк.

-Мондый хәлдә сез нишләр идегез?

Җиңелүче әнигә”Иң акыллы әни” медале бирелә.

Аның хөрмәтенә җыр: Висков Евгений “Розовый вечер”

7. Уеннар белән танышуыбызны дәвам итәбез. “Кем артык? уены. Уенның эчтәлеге болай. Түгәрәк буенча урындыклар тезеп куелган. Урындыклар саны уйнаучылар саныннан 1-гә ким. Музыка уйный башлау белән уенчылар түгәрәк буенча биеп йөриләр. Көй туктауга, һәрберсе урындыкка утырырга тырыша. Кем урындыксыз кала, шул уеннан чыга. Җиңелүчегә җәза бирелә.

/Гармунчы бию көе уйный, уенчылар уйныйлар, җиңелүче ачыклана

Биергә, балаларны да чакырырга кирәк

Чыгучы әнигә “Иң яхшы биюче” медале тапшырыла.

 (Егетләр башкаруында җыр: “Белые розы”)

 8. “Җебегән” уены сезгә танышмы? Бу уенны болай уйныйлар. Санамыш ярдәмендә уенны алып баручы билгеләнә.

        Җепсез орчык,

Чәүкә, чыпчык,

Кар, балчык,

Син кал, бу – чык!

Уенны алып баручы уенда катнашучыларга “йөзем”, “алма”, “хөрмә”....һ.б. дип, җимеш исемнәрен әйтеп чыга. Аннан соң бу исемнәрне искәрмәстән генә кычкырып әйтә башлый. Һәрбер “җимеш” үз исемен ишетүгә сикереп торырга тиеш. Әгәр тора алмаса яки акрын торса, ул “Җебегән” була.

/Алып баручы исем куша, музыка уйный, “Җебегән” җәза ала./

Шушы әйберләрдән яңа мода уйлап чыгарырга һәм подиумда йөреп күрсәтергә

Чыгучы әнигә “Иң зәвыклы әни” медале тапшырыла.

(Бию: “Матрёшкалар биюе”)

 

9. “Җеп урау” уены. Йомгаклар бирелә, кем ахыргы чорнап бетерә – шул җиңелүче була. Башладык!

Җиңелүче билгеле, аңа җәза “мәктәптә” дип атала, сораулар бирәм, һәрберсенә җавап биреп барырга кирәк:

-Алтын таракның төшеп калган урыны?

-кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә?

-берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый?

-мәкальне дәвам ит: Әткәй шикәр, әнкәй.......

-кызыл калфакка әбисенә барганда кем очраган?

-әнинең әнисе сиңа кем була?

-явыз бүре ничә кәҗә бәтиен ашамакчы булган? Әнигә “Иң белемле әни” дигән медаль тапшырыла.

Аның хөрмәтенә В. Руслан башкаруында җыр.

10. Безнең уенчыларыбызның рәтләре кимегәннән кими бара. Хәзер безнең 2 уенчы калды. Аларның кайсысы җиңүче исеменә лаек булачагын нәкъ менә шушы уен ачыклар. Бу уеныбыз “Кем өлгер?” дип атала. Уен өчен безгә 2 урындык кирәк, аларны артлары белән терәп куябыз, ә урындыклар астына сузып тасма салына. Көй уйный, уенчылар урындык тирәли биеп әйләнәләр. Көй туктауга, алар урындыкка утыралар һәм, иелеп, тасманы тартып алырга тиешләр. Тасмасыз калган уенчыга җәза бирелә. Уенчыларга көч өстәп, җанатарлар, әйдәгез кул чабыйк.

/Гармунчы көй уйный, уенчылар уйныйлар, көй туктауга, алар утыралар һәм өлгер уенчы тасманы тартып ала. Җиңелүчегә җәза бирелә./

Залда барлыгы ничә кеше бар? Санап күрсәтергә.

Җиңелүче әнигә “Иң төгәл әни” медале бирелә.

(җыр: Г.Адель)

 Ә җиңүче әнигә “Иң молодец әни” дигән медаль бирелә, аның хөрмәтенә Дидария башкаруында җыр.

Кая барма, шунда әнкәй йөзе,

          Кая барсам әнкәй күңелдә

          Әни генә шулай синең өчен

          Җанын биреп йөри гомергә.

         Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә-

         Аларгадыр бөтен авырлык.

        Әнкәйләргә күктә йолдызлардан,

        Я кояштан һәйкәл салырлык.

        Җан җылысын тоя күңелебез,

        Әнкәй көчен тоя кулыбыз.

        Үпкәләмәсеннәр, әнкәйләргә

        Гел изгелек кенә кылыгыз.

Кадерле әниләр! Сезне тагын бер кат бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тыныч тормыш телибез! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын сезгә! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!

Изге теләк белән барыгызга

Тәмамлана бәйрәм кичәбез.

Туар көннең кадерен белеп,

Гел шатланып яшәгез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Көчсез буын" уены-"Тереклекнең килеп чыгышы" темасын гомумиләштерү

1. Укучыларның “Тереклекнең килеп чыгышы”темасы буенча ...

"Урта гасырлар тарихы" курсын кабатлау буенча үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены.

Мәктәптә  тарих атналыгында үткәрелгән кызыклы һәм мавыктыргыч чара.Ул  балаларның тарих белән кызыксынунын көчәйтү максатыннан  "Бәхетле очрак" телеуенына нигезләнеп төзелде. Өйрә...

"Бәхетле очрак" уены

Игра "Счастливый случай" для учащихся 5-ого класса....

"Зәлидә" уены

Урок - игра Зәлидә" в русскоязычной группе. Может проводится в начальном и среденем звене. Формы проведения разнообразны. Здесь учащимся прививается интерес  к татарским народным играм, повторени...

Күңелле стартлар уены.

Укучылар мәктәпнең спорт залына җыела. Мәктәп директоры, әлеге чараны уздыруда җаваплы физкультура укытучысы котлау сүзе белән чыгыш ясый. Спорт киемнәре кигән 2 егет 2  ...

Муса Җәлил иҗатын йомгаклау дәресе (акыллы егетләр,акыллы кызлар уены)

6 нчы сыйныфта Муса Җәлил иҗатын уен аша йомгаклау дәресе. Дәрестә бөек шагыйрьнең тормыш юлы, шигырьләре, көрәштәшләре турындагы белемнәр уен аша ныгыла.Шагыйрь иҗатын өйрәнгәндә Сезгә дә ярдәм итәр ...